Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бәхәс китереп чыгарган "Дуслык күпере": Илдар Хәкимов Элвин Грейның популяр калачагында шикләнә, эстрада патшабикәсе титулын Зәйнәп белән Уразова бүлешә

“Дуслык күпере” татар-башкорт эстрадасы фестиваленә багышланган матбугат конференциясендә эстрада артистлары һәм журналистлар шул проблемалар хакында фикер алышты. Бу очрашу инде узган атнада ук узса да, анда әйтелгән сүзләр шау-шуы әле дә басылмый.

news_top_970_100
Бәхәс китереп чыгарган "Дуслык күпере": Илдар Хәкимов Элвин Грейның популяр калачагында шикләнә, эстрада патшабикәсе титулын Зәйнәп белән Уразова бүлешә

Татар эстрадасында төп өч проблема барлыгы ачыкланды. Беренче иң зур проблема – сәхнәдә җанлы һәм җансыз җырлау. Икенчесе – татар эстрадасына кереп, татар җырчыларының төн йокыларын качырган башкорт егете Элвин Грей һәм аның сәхнәдәге киләчәге. Өченчесе – татар журналистлары татар эстрадасының патшабикәсен билгеләү мәсьәләсендә уртак фикергә килә алмый. Хәер, кайнар фикер алышулар булмаса да, дүртенче проблема да ачыкланды. Миңа калса, анысы иң зурысы. Әмма фикер алышулар булмаганга күрә, анысын глобаль проблема буларак карамыйбыз.

“Дуслык күпере” татар-башкорт эстрадасы фестиваленә багышланган матбугат конференциясендә эстрада артистлары һәм журналистлар шул проблемалар хакында фикер алышты.

Танылган продюсер Рифат Фәттахов Татарстан халыкларының Дуслык йортында уздырылган матбугат конференциясендә Россиянең, Татарстанның, Башкортстанның халык артисты, легендар Фидан Гафаров, Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова, Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова һәм аның ире, әлегә мактаулы титуллары булмаган җырчы Илдар Хәкимов катнашты. Пресс-релиз буенча Элвин Грей дә катнашырга тиеш иде. Әмма матбугат конференциядә аның урынын пресс-релизда күрсәтелмәгән Илдар Хәкимов алды.

Татарстан эстрада фестивальләренең уртак бренды – Гөлназ Сәфәрова

Проблемаларга күчкәнче, төп тема турында беркадәр мәгълүмат: “Дуслык күпере” татар-башкорт эстрадасы фестивале 7 апрельдә Мәскәүдә башлана. Дәүләт Кремль сараенда татар һәм башкорт эстрадасының “беренче эшелоны” җырчылары катнашында зур концерт үтә. Икенче көнне җырчылар Пензага китә, аннары – Ульяновскига, Самарага, Оренбургка... Фестиваль Башкортстанның ике шәһәрен колачлый – Стәрлетамакта һәм Уфада үтә. Ниһаять, Екатеринбург, Төмән һәм Чиләбе аша үтеп, 18 апрельдә Казанның “Пирамида” залында гала-концерт белән төгәлләнә.

Проектның сопродюсерлары – сәнгать җитәкчесе Рифат Фәттахов һәм генераль директоры Айдар Шәйдуллин.

Афишада күрсәтелгән җырчыларга күз салсак, катнашучылар нигездә татар җырчылары. Башкорт җырчысы дип бары тик Элвин Грейны гына атый алабыз. Ул бары тик Мәскәү һәм Казан концертларында гына катнаша. Ярар, башкорт театры артисты Фидан Гафаровны башкорт җырчысы дип саныйк ди. Башкалары – Башкортстанда туып үскән татар җырчылары. Шулай да фестивальнең репертуары концертны татар-башкорт концерты дип атарга мөмкинлек бирәчәк дип ышандыра оештыручылар.

Шунысы кызык – фестиваль үз алып баручысын тапмаган. “Дуслык күпере” фестивален “Татар җыры”ның традицион алып баручысы Гөлназ Сәфәрова алып барачак. Сәхнә партнерлары – Мәскәүдән Максим Шәрәфетдинов белән Уфадан Фирдат Галиев.

Мине “Үзгәреш җиле” фестивален дә Гөлназ Сәфәрова белән Айваз Садыров алып баруы гаҗәпләндергән иде. Чөнки Гөлназ Сәфәрова классик стильдәге алып баручы түгел, ул үз харизмы, үз энергетикасы булган үзенчәлекле алып баручы. Ул “Татар җыры” фестиваленең бренды. Ә брендны икенче бер зур фестивальдә куллану гаҗәбрәк иде. Инде өченчесендә дә кулланылуын күргәч, гаҗәпләнүем чиктән ашты, колакларыма ышанмый тордым. Ничек инде иң яхшы татар продюсерларының берсе Рифат Фәттахов, татар эстрадасына Филүс Каһиров, Ришат Төхфәтуллин кебек йолдызларын ачып биргән кеше, бер булса да алып баручы әзерли алмасын?! Үзенекен! Ничек инде дәвамлы булуы күзалланган фестивальне башка фестивальдән “бурычка” алып торган йолдыз белән ачып җибәрсен?! Бу, миңа калса, Рифат Фәттаховка зур минус.

Инде теге өч зур проблемага күчик һәм аның беренчесеннән башлыйк.

Татар эстрадасының беренче проблемасы - фонограмма

Фестиваль концертлары өлешчә җанлы, өлешчә фонограмма белән узачак. Оештыручылар моны, әлбәттә, телевидениегә төшерү таләпләре белән бәйләп аңлата – ишеткән бар, яңалык түгел. Ә менә Фидан Гафаровның аңлатуын рәхәтләнеп тыңлый алабыз.

“Җанлы концерт авылларда баян белән матур уза ул. Әмма Дәүләт Кремль сарае башка, - дип башлады сүзен сәхнә мэтры. - Минем анда җанлы итеп чыгыш ясаганым бар, җанлы җырлаганнарын күргәнем дә бар... Һәрвакыт җанлы итеп җырларга тырышабыз. Минем җырны бит инде башка кеше җырлый алмый. Ә телевидение төшергәндә ялгышу булырга, сүзләр онытылырга мөмкин. Безнең яшьләр теле белән әйткәндәй, “косяклар” булмасын өчен, һичшиксез, фонограмма җибәрергә кирәк. Киркоров та шулай чыгыш ясый, Алла Пугачева да, башка артистлар да шулай җырлый. Телим икән - үзем җырлыйм, тавышым бар, теләмим икән, йә концерт яздырыла дип җитәкчелек теләми икән – фонограмма җибәрелә. Бу шулай тиеш, бу – закон”.

“Кремль сараенда кайбер җырлар фонограммага җырланачак, - диде Мәскәү продюсеры Айдар Шәйдуллин. - Бу – зур сәхнә законы!”

Илдар Хәкимов “эстрададагы авыр артиллерия” фикере белән килешмәде, Кремль залында да үз тавышы белән җырлаячагын әйтте. “Беренче көн сәхнәгә чыккан кеше түгел, 15 ел концерт биреп, ул синең табигый эшең, монда бернинди каушау булырга тиеш түгел”, - диде ул. Ирен Гүзәл Уразова да җөпләде, Кремль залында бик күп тапкырлар җырлаганнарын искәртте. Һәм гел җанлы тавыш белән! “Прогонда барысы да тикшереләчәк – җырлый ала икән, җырлый; җырлый алмый икән – фонограмма”, - дип җентекләп аңлатты Илдар.

Әңгәмәгә Зәйнәп Фәрхетдинова кушылды: “Тере тавыш белән җырлаудан куркырга кирәкми, Кремль сараенда бик яхшы аппаратура. Кем курка – үзенә карасын. Әмма минеке тере булачак”, - диде татар җырының патшабикәсе.

Шулчак Габдерәхим псевдонимлы Рөстәм Юнысов мәрхүм Илфак Шиһаповның сүзләрен искә төшерде. “Халыкка син фонограммага җырлыйсыңмы-җырламыйсыңмы – барыбер, иң мөһиме – шоу, матур концерт булсын!” - дигән икән танылган продюсер һәм журналист.

Җавап сүзен Илдар Хәкимов әйтте: “Фонограмма нинди генә яхшы булса да, кеше белән арада җанлы энергетика булмый. Ул җансыз була. Бүгенге көндә яшьләр фонограммага җырлыйлар. Кемнәр икәнен әйтмим – от и до! – диде ул. – Бер җырны үзем җырлыйм дип җырлап күрсәтергә мөмкиннәр. Яшьләр җырчының үзе җырламаганын белә торып, шуңа баралар”.

Яшьләрнең “белә торып” кем концертына баруын Илдар ачыклап бетермәде. Әмма аның бу сүзләре үк мәрхүм продюсер Илфак Шиһапов сүзләрен раслый түгелме: “Кешегә шоу кирәк!”

“Шоу ясыйм дип сәхнәне сатарга ярамый”, - дип сүзгә Зәйнәп кушылды. Ул үз микрофоны эшләмәгәч, күршесе Фидан Гафаров микрофонын файдаланды. “Җырчы булып фонограмма белән шоу ясап йөрү дөрес түгел. Бу бәхәсле мәсьәлә...” – дип фикерен киңәйтергә генә җыенган иде... ярты гасырдан артык сәхнә тоткан Фидан Гафаров үз микрофонын хәтта патшабикә белән дә бүлешергә теләмәде - үзе файдаланды. Түбәндә – аның монологы:

“Бүгенге көнне кайбер яшьләр йә урта буыннар, зур-зур сәхнәләрдә җанлы җырлыйм дип, залдагы кешеләрне җырлаталар. Көнбатышта мондый нәрсәне күргәнегез бармы? Берәр вакыт күргәнегез бармы профессиональ җырчының шулай итеп җырлатып, аннары кушылып китеп... бу бит аның “Мин җанлы җырлыйм, мине яратыгыз”, диюе. Фонограммага җырлыйсыңмы, фонограммага җырламыйсыңмы... Гүзәл, мин сезнең сәнгатьне хөрмәт итәм, сез – мин хөрмәт иткән бердәнбер кешеләр... Мин бу тармакта 53 ел эшлим: драмада да, эстрадада да мин бу өлкәдә профессорга тиң. Энергетика булырга тиеш, артистта табигый культура булырга тиеш. Сәхнәне нәрсәгә әйләндереп бетерделәр?! Тозсыз сүзләр, билдән түбән юмор... Сәнгатьтә тәм калмады. Эстетик ләззәт алып булмый. Ничек җырлау – ул әле бәла түгел, бәла – нәрсә сөйләүдә! Җыр белән җыр арасында ни генә сөйләмибез! Җырлаган һәм сөйләгән кешедә эстетик культура булырга тиеш!”

Фидан Гафаров сүзен түгәрәкләде. Сүзне кабат Илдар Хәкимов алды. “Бу фестиваль милләтләрне генә түгел, эпохаларны берләштерә. Фидан абыйның минем әтиләр заманындагы мегапопулярлыгы Элвин Грейның төшенә кермәгәндер. Менә бүген Грей үзе юк әле”, - диде ул.

Татар эстрадасының икенче проблемасы – Элвин Грей

Сүз матур гына итеп икенче проблемага күчте – Радик Юльякшин, ягъни Элвин Грей.

“Без Зәйнәп апалар җырларында үстек. Без бүген дә, аларны күрсәк, кочаклап алабыз, хөрмәт итәбез. Бүгенге яшьләрдә исәнләшү дә юк. Кешегә хөрмәт булырга тиеш. Шушы сәхнәдә бергә чыгып, моңны отып алып, без балаларыбызга җиткерергә тиешле кешеләр”, - диде Илдар Хәкимов.

“Без татар-башкорт эстрадасының бөтен буыннарын колачларга тырышабыз. Без Фидан агайлар, Хәмдүнә апалар буыныннан башлап, Зәйнәп ханымнар, Айдар Галимовлар, Гүзәл Уразовалар, Раяз Фасыйховлар, Гөлсирин, Азат Абитов кебек иң яшь буынга кадәр катнашучы бар”, - диде продюсер Рифат Фәттахов. Шулай итеп, фестивальдә Ваһапов фонды җырчылары булачагын да ассызыклап куйды.

“Бәлки, “Дуслык күпере” бөтен артистларны дуслаштырыр”, - дип яхшыга өметләнде Гүзәл Уразова.

Алга китеп өстәм куйыйм, бу вакытта әле ул тагын өч көннән Элвин Грейдан үз иренә “инстасәлам” килеп ирешәчәген белми иде. Ә матбугат конференциясе алга таба дәвам итте – ул татар эстарадасындагы “Гүзәл белән Элвин” дуэтына нокта куячак финалга якынлаша иде.

Барысына да Габдерәхим “гаепле”. Гөнаһ шомлыгына каршы, танылган журналист Илдар Хәкимовтан: “Син Элвиннан көнләшмисеңме?” дип сорап куйды. Журналистлар күплегеннән һәм үзенең алар алдында “йолдызга” әверелә башлавын тойган җырчы җентекләп җавап бирде.

“12 яшьтән алып 20 яшькә кадәр аудитория өчен бер яшь җырчы юк иде. Монда проектның максаты итеп шушы аудитория билгеләнгән һәм ул тормышка ашырылды. Салават Зәкиевич белән Элвин Грей арасындагы күңелсез момент та булды. Ә бит Салават Зәкиевич бер Уфада гына рәттән унбиш-егерме концерт биргән кеше. Буыннар алышына, тенденцияләр, трендлар... - диде Илдар Хәкимов. - Мин фундаменталь әйберләр эшләргә кирәк дип уйлыйм. Җыр сәнгатендә дә мода һәм классиклар бар. Фундаменталь юнәлештә барса, кеше озак бара. Салават Зәкиевич 30 ел җырлый. Чөнки ул татар моңы белән үрелеп бара”.

“Элвин Грей 30 сезон эшләгәннән соң сөйләшербез, - дип дәвам итте Салават Фәтхетдиновның укучысы булган Илдар Хәкимов. - Рус эстрадасында да бик популяр җырчылар бар иде. Кайда соң алар хәзер? Мин иртәгә Элвин Грей булмас дип әйтәсем килми. Ул фундаменталь юнәлеш түгел. Кинәт килеп кереп популяр булган кеше”.

Өченче проблема – татар эстрадасының патшабикәсе кем?

Татар эстрадасының яңа патшабикәсе, Габдерәхим версиясе буенча, – Гүзәл Уразова. Матбугат конференциясе вакытында ул үзе шулай диде. Ә минемчә – Зәйнәп Фәрхетдинова. Беренчедән, патшабикә булу өчен 15 ел әле аз, икенчедән, кимендә дәүләт биргән "Татарстаның халык артисты” дигән титул кирәк. Габдерәхим Зәйнәпне легенда дип саный. Минемчә, әле җанлы тавышы белән җырлап торган кешене легенда итәргә иртәрәк. Легендалар, Аллага шөкер, бар, ә Зәйнәп – патшабикә. Кыскасы, без Габдерәхим белән уртак фикергә килә алмадык.

Гүзәлнең патшабикә буласы көннәре алда әле. Әлегә аңа, бөтен зирәклеген эшкә җигеп, Элвин Грей белән дуслашасы бар. Иренең, Элвин сүзләре белән әйтсәк, “недоартист” түгеллеген раслау өчен, Илдар Хәкимовка “Татарстанның атказанган артисты” алу юлында тырышасы бар. Югыйсә, “Заслуженных” недоартистам не дают” дип язган бит Элвин Грей. Язар да, аның “Башкортстанның атказанган артисты” дигән мактаулы исеме бар. Унбиш ел эстрадада җырласа да, Мәскәүнең Кремль сараенда еш чыгыш ясаса да, Илдар Хәкимовның андый исеме юк. Бөтен ышаныч, Элвин әйтмешли, “нереально талантливая” ханымда.

Кыскасы, утыз елдан соң очрашып, Радик Юлъякшинның кем булганын карарга килештек.

Ә Радикның журналистлар белән очрашуга ни өчен килмәве төгәл хәбәр ителмәсә дә, пиар-менеджер Айбикә Фәттахова моны: “Бер тапкыр конференциягә килә алмавы аннан тискәре образ формалаштыруга нигез булалмый”, - дип аңлатты.

Элвин Грей - модамы, символмы?

Әлеге фестивальнең татар-башкорт эстрадасы фестивале булуын истә тотсак, Элвин Грейны фестивальнең символы дияргә мөмкин. Чөнки катнашучылар исемлегенә караганда, биредә нигездә Башкортстаннан чыккан татар җырчылары катнаша. Бары тик Радик Юльякшин гына үзе башкорт җырчысы, үзе татар кешесе өчен дә популяр булган җырчы. Ул берүзе кайчаннан бирле шушы “Дуслык күпере” вазыйфасын башкара түгелме? Унбиш ел җырлаучыларның төшенә дә кермәгән популярлыгын искә алсак, шәп башкара кебек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100