Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Федераль эзләүдәге Эльвира Әхтәмова Төркиядә: «Монда да мошенниклар күп»

news_top_970_100
Федераль эзләүдәге Эльвира Әхтәмова Төркиядә: «Монда да мошенниклар күп»
социаль челтәрләр

«Җырлыйк әле»нең элекке алып баручысы Эльвира Әхтәмова (Мадиярова) социаль челтәрдәге сәхифәсендә мошенниклардан сак булырга киңәш итә. 
Инде хәбәр иткәнбезчә, ул хәзер Төркиядә яши.

«Сак булыгыз! Мошенниклар! Белмәгән кешеләрдән арендага фатир алмагыз. Телеграм-каналлар чатында, сайтларда риелтор эзләмәгез!

Дөресен әйтим, миңа, ярдәм сорап, күпсанлы хәбәрләр килә. Мин ярдәм итәм, әмма бар кешегә дә түгел. Бөтен кешегә дә җавап бирергә өлгермим.

Фатир сатып алучыларга өстенлек бирәм. Аларга «вид на жительство»га барлык документларны әзерлибез. Аларга тулысынча ярдәм итәбез, консультация бирәбез.

Шуда күрә, кадерлеләрем, мин ярдәм итәргә әзер, әмма физик яктан барыгызга да җавап бирергә һәм сорауларыгызны өйрәнергә өлгермим», – дип язган ул.

Шулай ук ул алдау очракларын да мисал итеп китерә. «Фатир арендаларга яки сатып алырга теләгәндә бары тик торак базарында билгеле агентлыкларга гына мөрәҗәгать итегез», – дип киңәш итә Эльвира Әхтәмова.

«Җырлыйк әле»нең элекке алып баручысы Эльвира Әхтәмова (Мадиярова) федераль эзләүдә булуы турында язган идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100