Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әзһәр Шакиров: «Кеше фаҗигасенең бөтен тирәнлеген ачарга теләдем»

Камал театрының күренекле актеры, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Тукай премиясе лауреаты Әзһәр Шакировка шушы көннәрдә 85 яшь тула. 24 февральдә Камал театрында аның юбилей кичәсе көтелә.

news_top_970_100
Әзһәр Шакиров: «Кеше фаҗигасенең бөтен тирәнлеген ачарга теләдем»

Әзһәр абый белән күптән әңгәмә ясау теләге булса да, тиз генә сөйләшә алмадык. Аллага шөкер, мөмкинлек туды, очраштык, театр, иҗат һәм, әлбәттә, милләт һәм артист язмышы турында сөйләштек. Сүземне Әзһәр абыйны «Җылак» фильмының (режиссер – Алмаз Нургалиев) «Ника» кинофестиваленең озын исемлегенә керүе белән котлаудан башладым. Хәтерләсәгез, күргән булсагыз, Әзһәр абыйның язмышы сурәтләнгән фильм ул. «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә «Ника»га дәгъва итүчеләр арасында Әзһәр Шакировның үз исеме дә бар.

«Сез ул фильмда әйтергә теләгәнегезне әйтә алдыгызмы?» – дип сорадым мин аннан. «Юктыр, – диде ул уйланып кына. – Нишләптер шулай яшәлгән инде. Мин татарлар башка милләтләрдән ким түгеллеген исбат итәргә тырышып яшәдем. Һәрвакыт меңләгән кеше алдына чыгып чыгыш ясый идем. «Үзегезнең кем икәнегезне белеп яшәгез! Үзегезне тота белегез!» – дия идем. Безнең халык үзен кимсетеп яшәргә күнеккән. Шулай өйрәнгәннәр. Мин шуның белән көрәшеп яшәдем инде», – диде ул әкрен генә.

Әзһәр абый, инсульт кичердегез. Теге дөньяны бер күреп алу булдымы бу? Ничек итеп хәтерлисез ул мизгелләрне?

Алла саклады инде. Мин шунда үлсәм, әйбәтрәк була, дип уйлаган идем. Нишлисең бит...

Нишләп алай?

Бер шул хәл килеп чыккач, әкренләп китеп барсам, җиңелрәк булыр иде. Кире кайту борчый. Баш әйләнә башлый. Элек болар юк иде.

Бу тормышка кайткансыз икән, димәк, әле нәрсәләрнедер эшләп бетермәгәнсез, димәк, сез монда кирәк.

Әйтә алмыйм. Гади генә яшәлмәде инде. Җайсыз кеше булдым. Бик җайсыз.

Үзегезнең җайсыз кеше булуыгызны электән үк белә идегезме?

Ялагайланып карадым да, соң иде инде. Буйсынып, ялагайланып кына йөрергә иде дә бит... булмады.

Сезне начар яшисез димәс идем...

Ялагайланып яшәгән кешегә җиңелрәк. Мине Ходай шулай яраткан инде. «Без бүтән милләтләрдән ким түгел, без бүтәннәр белән тигез» дигән уй нишләп миңа кергән икән?!

Бәлки, шушы фикергә китергән остазларыгыз булгандыр.

Анысына үзем дә аптырыйм. 90нчы елларда беренче мәртәбә Гаяз Исхакыйны укыдым да, ничек шундый бөек язучы булган, дип гаҗәпләндем. Андый язучы барын да белми идек бит. Андый дәрәҗәдәге бөек кешене күргәнем булмады. Аны өйрәнгән булсалар, дөньяны үзгәртерләр иде.

Милләт турында уйлар 90нчы еллардан соң килдеме?

Шулай. Мин театрның бөеклегенә ышанып яшәдем. Дөнья театрларын күрдем. Татар дөньясының чын театры булуы татарның тормышын бөтенләй икенчегә үзгәртте. Татар театрын башлап җибәргән кешеләргә без мәңге рәхмәтле. Ач-ялангач килеш йөргәннәр, алар турында нинди генә сүзләр әйтмәгәннәр бит инде. Татар дөньясына каршы чыгып булса да, шушы бөеклеккә ничек күтәрелә алган алар?! Моннан 100 ел элек нинди кешеләр булган! Ә хәзер ничек шулай артта калдык соң без? Үсеш булырга тиеш...

Бөек шәхесләрдән кем белән сөйләшеп утырыр идегез, дип сорамакчы идем дә, Гаяз Исхакый, дип җавап бирәсегезне чамалыйм.

Күземне ачканга, мин аңа мәңге рәхмәтле. Әмма үзе белән сөйләшеп утырыр идем дип уйларга да оялам. Андый бөеклектәге башка кешене күрмәдем. Аннары башкалар чыга башлады, Аяз абыйдан башлана ул... Язучыларның әсәрләрен радиодан укый идем.

Исхакый дидегез, Аяз Гыйләҗев... Әсәрләре киләчәккә кала торган бөек язучыларыбыз тагын да бармы?

Белмим. Андый дәрәҗәдә була алмый. Халкыңның бөеклеген ачарга өйрәнергә кирәк. Фикри үсешне аңлаган андый дәрәҗәдә кешеләр бүтән халыкларда да юк. Мин үз вакытында барысын да укып барырга тырыштым. Гаяз Исхакыйдан соң алар барысы да төшеп кала.

Сезнең хәзер иркенләп сөйләшер, фикер алышыр кешеләрегез бармы?

Хәзер бер кеше белән дә алай сөйләшкәнем дә юк... Иптәшләрем вафатлар инде. Китә инде иптәшләр... китә... Әнә, Рәйсә дә үлде... Ринат китте дә, аның артыннан ул китте. Аллага шөкер, матур итеп җирләделәр, театр бик зурлады. (Ринат Таҗетдинов һәм аның хатыны Рәйсә ханым Әзһәр Шакиров гаиләсе белән күрше фатирларда яшәделәр. авт.)

Ринат абыйның китүен авыр кичердегезме?

Авыр кичерәсең инде. Бергә яшәгәч... Күрше фатирларда торгач, янәшә бүлмәдә торган кебек кенә иде. Кызыгы шунда: Мәскәүдән кайткач, Ринат Рәйсә белән тора башлады, мин дә шулар янында – бер бүлмәдә яшәдем. Мин, яхшысынмыйча, балконда ята идем. Салкын да тиеп бетте. Аннары, ничектер җаен табып, аларны күчерделәр – аерым урын бирделәр, Аллага шөкер! Үләр вакыт җиткәч, тагын, күршеләр булып, кире бер урынга кайттык. Язмыш бит бу! Шулай 20 ел бергә – күршеләр булып яшәдек. Яшь чакта уйланмаган бит инде, яңадан бергә яшәрбез, дип. Ходай шулай язган.

Артистлардан щепкинчылардан Камалда Равил абый (Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев. – авт.) белән икәү генә калдыгыз... Аралашып торасызмы?

Әйе, театрдан икәү. Тагын Батулла да бар (Татарстанның халык язучысы, җәмәгать эшлеклесе, режиссер, педагог Рабит Батулла. авт.). Очрашсак – сөйләшәбез. Телефоннардан шалтыратышып сөйләшкән юк инде.

Татар дөньясында сезнең щепкинчылар ниндидер бер могҗиза иде кебек. Ничек шулай килеп чыккан икән ул? Ниндидер үзенчәлекле шәхесләр җыелганмы, әллә остазларыгыз шундый бөек иткәнме?

Мин дә уйлыйм ул турында. Ходай Тәгалә шулай тудыргандыр. 1956 елда 10 классны бетергән балаларны Мәскәүгә укырга керсеннәр өчен җыйганнар. Башка да сыймый бит бу. Нәҗибә белән без бер авылдан – 20 йортлы авылдан. Гомердә радио тыңлый алмаган, артистның кем икәнен белмәгән балалар... Мәскәүгә барып укырга керүебез – Ходайның юл күрсәтүедер. Иптәшләрем бик талантлылар иде, Аллага шөкер!

Театрда талантларның бергә җыелуы рәхәтме, кыенмы? Конкуренция ягыннан, мәсәлән.

Бергәлек, әлбәттә, әйбәт. Үзара көнчелек була инде ул. Сәнгать булган җирдә ансыз булмый. Конкуренция бар. Сәнгать – ул мәңгелек.

Әзһәр абый, сез Мәскәүдә бер төркем булып байтак кеше укыгансыз бит инде. Камал театрына иң талантлылар кайттымы? Әллә бик талантлар театрга килмичә әрәм булып та калдымы?

Театрга килмәгәннәре Казан кызлары иде. Казанда туган татар кешесенең татарлыгы шулкадәр генә кала инде. Без авылдан булгач, авыл нуры белән калганбыз. Казаннан китеп Мәскәүдә бездән алда укыганнар да, бездән соңгылар да татарча белә торган кешеләр түгел иде. ГИТИСны тәмамладылар алар, әмма аларга рус дөньясы якын иде, татар яшәеше түгел. Рухың белән татар булу бар бит әле. Син мине аңлыйсыңмы икән?

Аңладым.

Алар татар дөньясын кабул да итә алмый.

Театрдагы бүгенге яшьләрегез нинди?

Безнең бүгенге яшьләр, Аллага шөкер, татарча яхшы белә. Аларда татар теленә хөрмәт бар әле. Шулай да милләтнең фаҗигасе үз эшен эшләгән...

Хәзер авылларның хәле бик әйбәттән түгеллеген күреп торабыз. Авыл ул телне саклаучы урын да иде. Шәһәр телне саклап кала алмас, дисезме?

Татарның бетүе инде ул – авылның бетүе. Шәһәргә килгән татар руслашырга хыяллана. Бу – аларның иң зур теләкләре. Максатлары да шул! Иң зур максатлары!

Бөтенесенеке түгел инде.

Бөтенесенеке дә! Чөнки шулай тәрбияләнгән алар. Алар татарның бөеклеге турында уйламый. Ләкин кайвакыт телевидениедән («Шаян» телеканалы турында сүз бара. – авт.) балаларның чыгыш ясаганын карыйм да сокланып торам. «Кайдан тапканнар икән мондый матур сөйли торган балаларны?» – дим: алар миңа нык тәэсир итә. Шуны аңлап эшләгән кешеләр табылган бит, Ходай рәхмәте!

Шуларны күргәч өмет туа бит инде, Әзһәр абый. Барысы да начар түгел... Тормышта үкенечләрегез күп калдымы?

Үкенечләр күп була инде ул. Аллаһыга килү үзгәртә кешене. 1917 елдагы революциядән соң 70 елга сузылган динсезлек – бәхетсезлек инде ул.

Дингә вакытында килмәгәнмен, дигән үкенеч дисезме?

Әйе. Андый әйбер бар. Вакытында аңламау. Безне бит Аллаһының барлыгына ышанмаска өйрәттеләр.

Сез, шул өйрәткәнгә карап, «юк» дип яшәгәнсез дип уйламыйм.

Мин алай яшәмәдем. Мин «Аллаһ бар һәм бер» дип сөйли идем гел.

Бу яктан үкенеч юк инде, димәк.

Әле дә күз алдында: әти атна саен 4 чакрымдагы Буралы авылына мәчеткә җомга намазына бара иде. 88 яшенә кадәр шулай йөрде. Ураза да тотты. Бик дини кешеләр булган инде алар. Мин алар белән бергә яшәмәгәч, гел күреп торалмадым. Аларга Аллаһы көч биргәндер. Уттай кызуда ураза тотканнарын язганым да бар. Әнигә: «Кирәкмәс инде, соңыннан тотып бетерерсең әле», – дип тә әйтә идем. «Син бернәрсә аңламыйсың», – дия иде әни.

Сез дингә килергә кирәген 90нчы елларга таба аңладыгызмы?

Шулай инде. Әмма ул бит инде эчтә булган, акыл гына җитмәгән. Эчтә булса гына, тыштан керә ул.

Сез хаҗи бит, әйеме, Әзһәр абый?

Әйе, хаҗда булдым.

Хаҗ кылу сезне үзгәрттеме?

– Мин анда барганда әле әзерлекле түгел идем. Миңа анда барырга мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдин ярдәм итте, үзем билетлар сатып алырлык кеше түгел идем бит инде. Равил хәзрәт мине бик талантлы кеше дип кабул итә иде. Без Хельсинкида чыгыш ясаганда, сөйләшеп торырга туры килде. Шунда ничектер, уйламыйча гына: «Мине хаҗга җибәрегез әле», – дип әйтеп куйдым. «Анда белеп, өйрәнеп барырга кирәк, ул – гүләйт итеп йөри торган санаторий түгел», – диде. Анда 24 көн булдым. Мин анда әзерләнеп килгән кешеләрне күрдем, шундыйлардан үрнәк алдым. Бөтенләй үзгәреп кайттым, дия алмыйм, әмма тәэсире булды. Телисеңме-теләмисеңме – анда елыйсың һәм кайткач авырыйсың. Беркайчан да «хаҗда булдым» дип мактанып йөрмәдем.

Мин бер генә максат белән – татарлар башка халыктан ким түгел, дигән фикерне исбатлап яшәдем. Шуны исбат итү өчен, нишләргә кушсалар да, риза идем.

Сез аны үз мисалыгызда булса да исбатладыгыз кебек.

Белмим, алай дип әйтә алмыйм.

Әзһәр абый, бу сорауны да бирәсем килә: театр дөньясында эчеп әрәм булган, юкка чыккан талантлар да булды. Сезне нәрсә саклап калды?

Артистның эше күп бит аның. Аракы эчеп эшләп булмый. Безнең иптәшләребез тәртипле кешеләр булып чыктылар, алай йөрсәләр, 85 яшькә җитмәсләр иде. Эчеп йөргән кеше иң күп дигәндә 35-40ка кадәр яши ала.

Эчеп йөргән талантларны: «Энем, бетәсең бит, эчмә, азып-тузып йөрмә», – дип сүккәнегез булдымы?

Юк, мин андый ук акыллы түгел идем.

Сез 2 китап яздыгыз. Шул китаплар аша әйтәсе сүзләрегезне әйтеп бетердегезме? Әллә тагын язарлык фикерләр бар идеме?

И-и-и-и, бар иде дә, булмады инде. Нишләп язарга тотынганмындыр инде... Үзем белән эшләгән иптәшләремнең нинди талантлы икәнлекләрен халкыбызга аңлатырга тырышкан идем.

Әзһәр абый, театрның яңа бинасын ачтык, труппагыз белән яңа сәхнәдә басып тордыгыз. Күңелегез кабул иттеме яңа бинаны?

Ясадылар бит инде, Аллаһка рәхмәт әйтәбез. Ул бина без күнеккән әйбер түгел – Европадан искән җилләр белән, аларның алымнары буенча төзелгән. Япониядән алынган проект бит инде. Аларның климатына әйбәттер ул, аларның шартларына ул мөмкин... Мин бу темага әйтеп-сөйләп карадым инде. «Мәчет кенә булырга тиеш түгел», – дип әйттеләр инде миңа.

Театрда сезнең рольләр калмадымы инде?

«Зәңгәр шәл»гә чыгып керәм әле.

Уйныйсын уйнадым, әйтәсен әйттем, дигән хис бармы?

Әйтәсе фикерләрне спектакль аша үзем теләгәнчә әйтергә тырыштым. Драматург язган текст булса да, драматург шулай язган – шулай әйттем, димәдем, үземчә эшләдем. Мәгънәсен калдырып, аны үзгәртүнең үз ысулларымны таптым, шунсыз булмый берничек тә. Мин һәр спектаклемдә үз сүземне әйтә ала торган юллар эзли идем. Тамашачы мине ишетергә тиеш! Мин аңа тәэсир итергә тиеш! Татарның бит бөтенесе укымышлы кеше түгел, аларга да тәэсир итәрлек итеп әйтәсе килде.

Күптән түгел генә «Телсез күке» спектаклен видеодан карадым. Зөлфәт Хәкимнең шәп әсәре буенча куелган шәп спектакль. Сезнең бик тәэсирле сүзләр бар анда...

Әйе, анда да өстәүләр бар инде. Ансыз эшли алмыйм. Ул спектакль – заманы өчен иң көчле әйберләрнең берсе иде дип саныйм.

Сезнең «Курчак туе»ндагы баегызны да бик ярата идем.

Мин ни өчен ул образны шулай эшләдем? Чөнки байларны бик түбән, пычрак итеп эшләргә теләгәннәр иде. Мин ул байлар арасында чын кешеләр булганлыгын исбат итергә теләдем. Шул бөтенесен дә үзгәртте. Бай кеше икән – ул иң әшәке, иң кабахәт кеше дигән сүз түгел. Байларыбыз арасында милләтне хөрмәт иткән кешеләр булган – мин шул әйберне бирергә тырыштым.

Мәгърифәтче, хәйрияче байларыбыз...

Дөрес әйтәсең. Шул фикерне җиткерәсем килде. Соңгы спектаклем «Томан» булды инде. Аны ни өчен эшләдем дип сорыйсыңмы? (Гүзәл Сәгыйтованың дебют пьесасын Камал театрында 2019 елда Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштерде, спектакль «Яшьләр сишәмбесе» проекты кысаларында барды. авт.)

Әйе. Ул сорауны бирәсем килгән иде.

Ни өчен эшләдемме? Кешенең намусы, чисталыгы без күз алдына китергән бозыклык белән тәңгәл түгеллеген аңлатасым килде. Аны яздылар да, әйттеләр дә. «Это же потрясение, что вы создали такого человека», – диделәр. «Такого еще не было», – диделәр.

«Зәңгәр»леккә җәмгыятьнең мөнәсәбәтен белгән хәлдә, андый бабайны уйнарга туры килүе борчымадымы?

Шуны әйтәм бит: бабайның фаҗиги хәлате бозыклык белән бәйләнмәгән. Минем шушы әйберне исбатлыйсым килде – шуның өчен эшләдем. Хәзер ул темага караш тагын да кискенләште инде. Минем, ул спектакльне чыгарганда, кешенең эчке чисталыгын бирәсем килде. Табигать аны шулай тудырган.

«Томан» спектакленнән күренеш

Фото: © Салават Камалетдинов

Бу бабайны чыгарганда да, башка персонажларны эшләгәндә дә прототиплар табасызмы?

Юк. Мин бәхетсезлекнең бөтен трагедиясен ачарга тырыша идем. Миңа бүтән нәрсә кызык түгел иде. Чын кешенең фаҗигасе турында уйландым: ни өчен татарның язмышы фаҗигале булган, кеше фаҗигасендә нәрсә ята? Сәхнәдә шушы фикерләр үзеннән-үзе килеп чыга торды. Табигатем шундый булган инде. Кеше фаҗигасенең бөтен тирәнлеген ачарга теләдем. Ходай шундый мөмкинлек биргәндер. Әлбәттә, аны безнең татар тамашачысы арасыннан да бик азлар аңлый. 15-20 кеше аңласа... Аңлаган кеше бик хөрмәт белән карый торган иде.

Әзһәр абый, аз кеше аңлый, дисез, мәсәлән, хатыныгыз Саҗидә апа – сезне аңлый торган кешеме?

Белмим. Белмим...

Сез гомер буе бергә яшәдегез...

Гомер буе бергә яшәү – бер әйбер, сәнгати бәйләнеш – икенче.

Сезнең белән яши-яши, Саҗидә апаны мәдәниятне-сәнгатьне, сезнең иҗатны, сезнең бөеклекне аңлый-бәяли торган кеше итә алдыгызмы?

Андый дәрәҗәдә аңладымы икән – әйтә алмыйм. Университетта укыган, белемле кеше булгач, аңлыйдыр да. Ярарга тырышадыр инде.

Гомер буе сезнең иҗатны яраткан, һәр спектаклегезгә йөргән тамашачыларыгыз да күптер.

Андыйлар бар. «Син әллә кайчангы бит инде, син исәнмени?» – дип сораучылар да булды. Чөнки яшьли – 25 яшемнән 60 яшьлек картларны уйный башладым.

Сез ул картларны аңлап уйный идегезме?

Авылдагы бабайларны күз алдында тота идем инде. Бәләкәй генә авылдагы кешеләр күңелдә калган. Картларны башкалардан иртә уйный башлагач, картаеп кына картларны уйный башлаган яшьтәшләремнән өстен булганмындыр. Ринат та, Дунай да үз вакыты җиткәч кенә карт рольләргә матур гына керделәр (Камал театрының күренекле артистлары Ринат Таҗетдинов (1938-2024), Наил Дунаев (1937-2022) турында сүз бара. – авт).

Сезне хәзер урамда яшьләр таныйлармы?

Таныйлар. Ничек таныганнарына да аптырыйм.

Аксакаллык нәрсә ул?

Белмим мин. Үземдә дә юк, хәзер тирәлегемдә андый кешене дә белмим. Заманында Габдулла Шамуков, менә, аксакал иде. Безгә караганда бик укымышлы иде. Талантлы артист иде.

Беренче тапкыр татар театрын 1957 елны Мәскәүдә күрдем. Андый тетрәнү башка булмады. Югыйсә, үзбәкләрне дә, кыргызларны да, таҗикларны да – барысының да театрларын карадым, алар берсе дә татар артистлары кебек түгел иде. Безнең артистлар көчле. Мәсәлән, Хәлил Әбҗәлилов кебек артист дөньясында сирәк булгандыр. Инглизчә дә, французча да – бөтен спектакльләрне карап бара идем: шуңа бәя бирә алам. Беренче мәртәбә Мәскәүдә безнең артистлар уенын күргәч: «Ничек болар рус артистларыннан ким түгел соң?!» – дип аптыраган идем. Күрәсең, рус артистлары белән бер «школа» булудан инде. Станиславский системасы кебек укыту дөньяда юк бит ул. Дөньядагы иң көчле театр системасы!

Сез талантына сокланган өлкән буын артистларының нинди дә булса киңәшләре истә калганмы?

Алар үзләре үрнәк иде. Безнең бәхеткә халыкның театр яраткан шундый чоры туры килде. Безгә кадәрге артистлар тамашачыны тәрбияләп, әзерләп биргәннәр инде. Безнең спектакльләргә билет табып булмый иде бит. Ит-май аласы булганда да, чакыру билеты белән бара идек...

Заманында театрга Ленин ордены бирелүнең нәрсә икәнен сез аңламыйсыз да! Сугышта герой дәрәҗәсе бирелү кебек ул заманы өчен.

Сугышта алынган исемнәрнең дәрәҗәсе зур, килешәм. Ләкин башка төрлесенең, мәсәлән, артистларга бирелә торганнарының дәрәҗәсе төшеп бетте инде. «Атказанган артист» исемен эте-бете алып бетерде.

Акчасы юк аның, акчасы булмагач, ул исемнәр нигә кирәк?! Мин аны әйттем дә инде, яздым да! «Акчагыз юк икән, кәгазь бирү нигә кирәк?» – минәйтәм. Акчасы да булса, алай җиңел таратмаслар иде. Хәзер бит «Народный артист России» исемен бирмиләр дә, үскәнем. Чөнки аны «Народный артист СССР» исеме дәрәҗәсенә күтәрделәр. «Народный артист СССР» дип әйтерлек артист сирәк була иде, хәзер «Народный артист России» исеме – шул дәрәҗәдә.

Бөтен спектакльләрне карап бардым, дигәннән, бераз читкә китеп, бер сорау бирим әле. Башка яшьтәшләрегез кызлар белән йөргәндә, сез театр карагансыз алайса. Ринат абый Мәскәүдән өйләнеп кайткан, әнә, Туфан абый белән Нәҗибә апаның да мәхәббәте шунда башланган, Мәскәүгә Әдәбият институтына киткән шагыйрьләребез дә хатын белән кайтканнар. Ә сез яшь чагында театрдан театрга йөргәнсез.

Минем уку да уку, кайда кызлар белән йөрү булсын инде, миңа кем карасын?! Үзебез кызлар да миңа карамый иде.

Нигә алай? Курсташларыгыздан яшьрәк булгангамыни? Болай матур гына егет булгансыз кебек күренә фотоларда.

Юк инде.

Саҗидә апа, сезне күреп гашыйк булып, Казанга үзе кайткан, диләр – шулай ишеткән идем.

Анысы соңрак бит. Ул вакытта рәтләнгән идем инде. Театр гастрольләр белән баргач, Алма-Атада күрде ул мине. Институт тәмамлагач, минем янга Казанга кайтты. Ул вакыт 27-28 яшьлек егет идем инде.

Әзһәр абый, авыр чакта, борчулы вакытта нәрсә тынычландыра? Бәлки, ниндидер музыка тыңлыйсыздыр...

Татар җырчыларын тыңлыйм.

Илһам Шакировнымы?

Аны да. Дуслар идек бит. Ул мин катнашкан һәр спектакльгә килә, минем уенымны карый иде. Академия театрына бик йөрде ул.

Сез дә аның концертларына йөрдегезме?

Аллага шөкер, йөрдем. Бик хөрмәт итә идем. Миңа элек аның җырлары бик тәэсир итә иде. Артистлар ул вакытта бер-берсенә хөрмәт белән карый иде.

Ул вакыт эстрада артистлары да, театр артистлары да, язучылар да, рәссамнар да ничектер аралашыбрак яшәгән шул. Татар бомонды укмашып яши алган.

Әйе. Хәзер дә шулайдыр инде ул.

Алай түгел кебек шул...

Шулаймыни? Хәзер белмим инде. Илһам премьераларны карарга, аңларга тырыша иде. Табигате шундый иде.

Фикердәшләр идегезме?

Эчкәндә ярый инде, сүз табыла. Фикергә килгәндә, төрлечә була. Табигате белән сәнгатьне, театр сәнгатен ярата торган кеше иде. Әле вафатына 1-2 ел кала гына авырды бит.

Илһам абый дип сүз башлаганбыз икән, сорыйм әле – сезнең өчен нәрсә ул моң?

Бервакыт Илһам да, Разил Вәлиев та, мин дә Болгарга бардык. Илһамга багышланган тапшыру әзерләргә барган идек. Мәчеткә барганда Илһам җырлап бара. «Мәчеткә җырлап бармыйлар, дога гына укыйлар», – дим. «Минем җырларым дога кебек», – диде. Шулай диде!

«Моң нәрсә ул?» – дип сораган идем.

Ходай Тәгалә тарафыннан, табигать тарафыннан бирелгән моң бар. Марсель Сәлимҗанов белән бәхәскә керә идем. Ул миңа: «Великую русскую песню не понимаешь», дия иде. Мин аңа: «Татар моңы кебек беркайда да юк!» дия идем. Ни өчен? Чөнки татарның фаҗигале язмышы аша җаннарга кереп калган моң ул. Буйсынмаган халыкның моңы була димени? Испанныкын, немец белән французныкын тыңлап кара! Моң бармы соң? Татарның эчке дөньясына кергән бәхетсезлек моң булып ачылып китә. Моң дигән әйбер шушы әйбер ул.

«Бүтән халыкларның да үз моңнары» дип әйтәләр инде миңа. Башка халыкларныкын белмим, Аллаһы Тәгалә аларны үзе карасын. Моң ул татар зур бәхетсезлекне кичергәндә аның йөрәгенә кереп калган. Фәридә Кудашеваны гына тыңлап карагыз! Аның кебек моңлы тавышлы җырчы күргәнегез бармы?

Туксанынчы еллар хәзер ничек искә төшә? Матди яктан яшәү авыр булдымы? Әллә ниндидер ирекле чор идеме?

Мин артистларның акчалы чагын белмим. Гомеремдә дә андыйны күрмәдем. Гомер хәерче булдылар, мескеннәр. Хәерче илнең хәерче кешеләре идек. Филармониядә эшли башлаганнары рәтләнеп киттеләр, анысы ярый инде.

Сез театрдан читтә бик эшләп йөрмәдегез бугай.

Йөрдем инде.

Равил Шәрәфиевлар, Хәлим Җәләйләр кебек үк актив йөрмәдегез кебек.

Алар бик талантлы булдылар.

Ә сез нигә эстрада белән бик эшләмәдегез?

Мин башкалар кебек кеше көлдерә алмый да идем, андый теләгем дә юк иде, аңлыйсыңмы? Мине Фәридә Кудашева гына концертларына чакырып алды. Аның концертларында 40 көн чыгыш ясадым - шигырьләр укыдым. Шуның белән үземә костюм-чалбар алдым. Беренче мәртәбә акчалы кеше булдым. Тагын ниндидер төркем белән 20 көн йөрдем. Аларын оныттым да инде.

Болар акча кирәккә генә йөрү булдымы?

Әйе. Мин анда үз фамилиям белән дә чыкмадым, Рәшит Шәрифуллин булып йөрдем. Сөйләгәнем дә бар инде – шундый концертларның берсендә бер егет килеп керде дә: «Сез Әзһәр абый Шакировның туганы түгелме?» дип сорады. Кунакка чакырды. Күп булды инде андый хәлләр.

Нигә алай иттегез? Уңайсызландыгызмыни?

Әйе инде, үскәнем, академия театрыннан шулай филармония белән йөриләр димени? Ул бит академия театры! Алар тәңгәл була аламыни? Мөмкин түгел бу! Берничек тә! Соңрак, вакытлар узгач, үзгәрде инде. Ә җитмешенче елларда башкача иде. Шуңа күрә үз исемем белән йөрмәдем.

Филармония дигәннән, Камал театрында Әлфия апа Авзалова турындагы спектакльне карадыгызмы? (Резеда Гобәева белән Айдар Җаббаровның «Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл» байопик-спектакле. Авт.)

Аллага шөкер, тарихка спектакль итеп тә керттеләр. Бу бик зур вакыйга булды.

Бүгенге җырчыларны тыңлыйсызмы?

Илһам кебек җырчылар юк инде ул. Хәзер Ходай Тәгалә андыйны башка бирми.

Үзегезне бәхетле яшәдем дип саныйсызмы?

Юк инде. Мин бәхетле була алмадым. Берничек тә...

Татарның беренче номерлы театрында зур дәрәҗәләргә ирешкән хөрмәтле артист бит сез. Бу бәхет булып саналмыймы?

Артист профессиясе бик катлаулы һәм бәхетсезлек белән бәйле. Ходай Тәгалә ярдәм итсә, ачылып китә. Ходай Тәгалә уңыш бирсә генә килеп чыгарга мөмкин. Рус халкы рус театры артисты турында «Гордость нашего народа», дигән. Татар кешесе алай димәгән, ишеткәнем булмады. Татар кешесе алай уйламый да ул. Рус театрларының тарихын кара да, татарныкын кара! Элек татарда җырчыны да талантлы дип мактамаганнар, чөнки кеше мәчеткә барып дога укымыйча, җыр тыңлап йөрерләр дип борчылганнар. Шулай булгач, татар кешесен артист булып эшләү бөеклеккә алып барамы соң? Кайда аның бөеклеге?

Әйе, татар театры тарихында динчеләр белән каршылык бар. Хәзер безнең дин белән театрны бергә алып бара алган хөрмәтле артистларыбыз бар.

Әйе, андыйлар бар, мәсәлән, безнең артистыбыз тормышын Илдус Әхмәтҗанов дин юлы белән алып бара (Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты. Авт). Туксанынчы елларда дин күтәрелеп китте, Аллага шөкер! Ләкин без нык артта калдык, безнең Аллаһының бөеклеген ачкан әсәрләр юк. Аллаһының бөеклегенә ышанса, кеше бик тырышып эшләсә, аңа Аллаһ ярдәм итәчәк. Хәтерлисеңме икән, «Минем исемем Кызыл» спектаклен (Төрек язучысы Орхан Памук әсәре буенча чакырылган режиссер Максим Кальсин куйган. авт.) уйнаган идек. Мин шаккаттым – төрек язучысы ничек шулай яза алган? Ул бит сәнгатьтә эшләүнең мәгънәсен ача алган. Иҗатчы эшли икән, ул Аллаһның бөеклегенә ышану аша эшләргә тиеш дигән фикернең аңа үсәргә бик нык ярдәм итәргә тиешлеген аңлавы зур этәргеч ясый. Бөеклекнең мәгънәсен ачар өчен Аллаһы Тәгаләнең бөеклегенә ышануның бер ысулы бу. Менә минем әнинең рәсеме юк бит, ярамый дип төшмәгәннәр. Ә бит диндә аның мәгънәсе бөтенләй икенче булган. Менә, Бакый Урманченың әсәрләре мәңге калачак. Чөнки ул Аллаһының бөеклегенә ышанып эшләгән. Аллаһның бөеклеген җаны белән тойган кеше көчлерәк була, андыйлар табигате белән икенче...

Мине дә нык тетрәндергән иде ул спектакль. Репертуарда озак бармавы борчыды. Сезне ничек кайсы спектакльләрегез белән искә алырлар дип уйлыйсыз?

Юктыр, искә алмаслардыр. Без төшкән телефильмнарны һәм телевидениегә яздырылган спектакльләрне яңадан торгыза алсалар, шуларны карап искә алырлар, бәлки. Чөнки хәзер руслар үзләренең бөтен фильмнарын яңарттылар. Безгә дә татар телевидениесендәге шул вакыттагы бөтен спектакльләрне һәм телефильмнарны да торгызасы иде. Безнекеләр шуны яңартырга әзер түгел. Телевидениедән балаларны карарга яратам. Табалар бит шундый татарча белә торган балаларны...

Әзһәр абый, дөньядагы бөтен яңалыклардан хәбәрдәр булып, барысын да карап-тыңлап барасыз ахрысы?

Карыйм инде.

Кайчакта бөтен яңалыклардан качып яшеренеп яшисегез килмиме? Башны комга тыгып дигәндәй.

Алай булмый. Мине һәрвакыт безнең милләт бер милләттән дә ким түгел икәнен исбатлау теләге йөртте. БРИКС вакыт бик борчылып тордым берәр бәхетсезлек булмасын дип. Аллаһы Тәгалә безне сакласын дип ураза тоттым, догалар укыдым. «Татарлар аркасында шундый нәрсә килеп чыкты», дип әйтмәсеннәр, дип борчылдым. Барысы да бик яхшы баргач, «Аллаһы Тәгаләгә мең рәхмәт» дидем. Россия уртасында төрле милләтләрнең бергә матур итеп яшәргә мөмкинлеген күрсеннәр дип сөендем. Моңа горурланмыйча мөмкин түгел. БРИКСка килгән кешеләр Казанны күрделәр, биредәге матур тормышны күрделәр. Бу минем өчен зур бәхет булды.

Татарның якты киләчәгенә ышанасызмы? Сез оптимистмы?

Алай дия алмыйм

Татар зыялылары Тукайга чәчәкләр сала. Алгы планда – Әзһәр Шакиров

Фото: © Салават Камалетдинов

«Алтын минбәр» кинофестиваленең кызыл келәмендә

Фото: © Рамил Гали

«Җылак» фильмының презентациясендә режиссер Алмаз Нургалиев белән

Фото: © Салават Камалетдинов

Әзһәр Шакировның 80 яшьлек юбилей кичәсеннән

Фото: © Салват Камалетдинов

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100