Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Азат Абитов: «Башта Гөлсириннең авырлы булуына ышанмадым»

Җырчы үзенең әти булачагын белгәч кичергән хисләре белән уртаклашты.

news_top_970_100
 Азат Абитов: «Башта Гөлсириннең авырлы булуына ышанмадым»
Салават Камалетдинов

Яшь җырчылар Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллина әти-әни булачак дип язган идек. Азат «Интертат» хәбәрчесенә үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты. 

«Гөлсирин миңа: «Бәбиебез булачак, ахры», — дип өйдә әйтте. Әмма мин үзем саграк кеше, төгәл билгеле булмыйча, ышанып бетмәдем. Кабат мин рульдә барган вакытта, инде дәлилләре булгач, «дөрес» дип шалтыратты. Мин шок халәтендә калдым. Хисләремне ничек чыгарырга да белмәдем. 

Башта бик нык шатландым инде. Кабат нәрсәне ничегрәк эшләргә икән дип аптырашта калдым. Безнең өчен яңалык бит инде бу. Аннан әти-әни булу - ул зур җаваплылык. 

Хәзерге заманда бөтен нәрсә куркыта. Шуңа күрә бу яңалыкны азрак сер итеп сакладык. Әти-әниләргә дә бераз вакыт узгач кына хәбәр иттек. 

Тамашачыбызга әйтергәме, әйтмәскәме дип озак уйладык. Әмма күп кеше сизенә иде инде, сораулар да бирә башладылар. Алай качырып йөрү психологик яктан да авырга туры килә иде. Бүген ачылып, язып куйдык. Күңелгә рәхәт булып китте», — дип сөйләде булачак әти. 

Гөлсирин кайбер йөкле хатын-кызлар кебек көйсезләнми икән. Азатны әллә нинди ят ризыклар сорап та йөдәтмәгән. «Бер тапкыр йоклар алдыннан „Татмак“ пиццасы ашыйсы килеп киткән иде. Барып алып кайттым. Башка ризыклар сораганы юк», — ди Азат, көлеп. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100