Азәрбайҗан мәдәнияте турында: иң популяр ризыклар яки нигә туган телнең бетү куркынычы юк
Ни өчен һәр азәрбайҗан кешесе туган телен белә һәм туган иленә дан җырлый? «Интертат» хәбәрчесе Зилә Мөбәрәкшина Азәрбайҗандагы сәяхәтендә азәрбайҗаннарның туй традицияләре, милли мәкаме, уен кораллары һәм биюе белән танышып кайтты.
- Азәрбайҗанга сәфәр: «Черт побери!», Каспий диңгезе, һәм нигә Ичәришәһәрдә тычканнар юк
- Азәрбайҗанның Шахдаг курортына сәяхәт: Иң матур таулар, адреналин һәм онытылмаслык ял
«Илен белмәгән игелексез, халкын белмәгән холыксыз, нәселен белмәгән нәсәпсез» ди халык мәкале. Ләкин бу сүзләр азәрбайҗаннарга хас түгел. Кайсы илгә барсаң да, шул илнең халкын, гадәтләрен, үзенчәлекләрен белергә тырышасың. Азәрбайҗан Республикасының Туризм буенча агентлыгы чакыруы белән Татарстан Республикасы Туризм буенча Дәүләт комитеты ярдәме белән туристлык потенциалын алмашу максатыннан оештырылган сәфәр вакытында азәрбайҗаннарның культурасы белән күпмедер дәрәҗәдә танышып калдым.
Кыска вакыт эчендә гасырлар дәвамында формалашкан халыкның тарихын, мәдәниятен энәсеннән җебенә кадәр өйрәнеп бетереп булмас иде, шуңа күрә әлеге язмада үзем күргән, ишеткән мәгълүматны тәкъдим итәргә булдым. Азәрбайҗан культурасы турында тулырак безгә экскурсоводларыбыз Нәргиз Асадова һәм Гүзәл ханым сөйләде. Кызлар белән танышуыма шатмын һәм минем белән әңгәмә корырга вакыт тапканнары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм.
Азәрбайҗанда сөнниләр дә, шигыйләр дә яши
– Бездә туган ягын, туган телен яраткан, ватанпәрвәр халык яши, – дип сүзне башлады Нәргиз Асадова. – Урамнарда төрле биналарның балконнарында Азәрбайҗан әләмнәрен күрергә мөмкин. Әләмдә өч төрле төс бар: күк төсе, кызыл һәм яшел төсләр. Күк төсе – төрки халыкның символы. Кызыл төс – демократия, бәйсезлек. Яшел – ислам дине төсен аңлата.
Азәрбайҗан – «утлар иле» дип тәрҗемә ителә. «Азәрбайҗан» сүзе фарсы телендәге «Атропатена» дигән исемнән килеп чыккан, диләр. Соңрак, төрки телгә яраклаштырып, «Адәрбайган» дип йөрткәннәр. Хәзер исә илне Азәрбайҗан буларак беләбез.
Азәрбайҗан территориясендә иң беренче рәсми дин – зороастризм булган. Аңа кадәр кешеләр утка табынганнар. Сүз уңаеннан, Азәрбайҗанда Атәшгяһ дигән гыйбадәтханә бар, һәм зороастризм динен тотучылар төрле илләрдән махсус шушы гыйбадәтханәгә килә. Гыйбадәтханә XVII-XVIII гасырда төзелгән булып санала.
Бүгенге көндә Азәрбайҗан дөньяви дәүләт булуына карамастан, илдә ислам динен тотучылар күпчелекне тәшкил итә. Дин дигәннән, бездә сөнниләр дә, шигыйләр дә бар. Азәрбайҗанның төньяк якларында сөнниләр яши. Көньяк якларында, Иранга якын җирдә, шигыйләр күбрәк. Көнбатыш ягында шигыйләр дә, сөнниләр дә бар. Моннан тыш, без – күпмилләтле дәүләт. Ә гомумән алганда, шигыйләр сөнниләрдән күбрәк, дип әйтә алам. Азәрбайҗанда сөнниләр һәм шигыйләр арасында бернинди каршылык юк. Шуңа күрә үзегез теләгән мәчеткә кереп, намаз укып чыга аласыз, бәйләнүче, сүз әйтүче булмаячак. Кием ягыннан да кысрыклаучылар, бәйләнүчеләр юк.
Тарих ягыннан карасак, Азәрбайҗан төрле елларда Госманлы империясе, Персия (Иран дәүләтенең элекке атамасы) һәм Россия империясе белән чиктәш булган. Күрше дәүләтләрдә нинди вакыйгалар булган – барысы да безнең илгә йогынты ясаган.
Сәяси яктан без Төркия Җөмһүрияте сәясәте белән якын. Халык буларак, Иран дәүләте белән дә тыгыз мөнәсәбәттә торабыз. 1813 елда Гөлистанда тынычлык турында килешү төзелә. 1828 елда рус-иран сугышы нәтиҗәсендә Төркмәнчай килешүе төзелә. Шулай итеп, килешүләр нигезендә, Азәрбайҗанның хәзерге төньяк җирләре Россия империясе составына керә. Азәрбайҗанның ул вакыттагы көньяк территориясе Иран составына керә, һәм ул бүгенге көндә дә Иран составында санала. Шуңа күрә шул территориядә 30 миллион азәрбайҗан яши (рәсми мәгълүматларга караганда, Азәрбайҗан территориясендә – 10 миллион азәрбайҗан). Иранда яшәүче азәрбайҗаннарның сөйләмендә акцент бар. Без аларны шунда ук белеп алабыз. Алар азәрбайҗан һәм иран телләрендә сөйләшә.
Азәрбайҗанда авыл хуҗалыгы, туризм, нефть сәнәгате алга киткән һәм зур темплар белән үсеш кичерә. Нефть чыганаклары әле тагын 100 елга кадәр җитә, диләр. Шулай ук, яңа чыганаклар да табыла тора. Шунлыктан Азәрбайҗан халкы җир җимертеп, киләчәккә якты өмет, ышаныч белән яши.
Табигатьнең тагын бер үзенчәлеге бар: җир тетрәүләр булып тора. Нигездә, Каспий диңгезеннән килә ул. Соңгы тапкыр 5,7 балл белән булган иде. Каты җир тетрәүләре булмый. Күп дигәндә – 6-7 балл. Йортлар, өйләр җир тетрәү очракларына яраклаштырылып төзелгән. Хәтерлим, 2000 елда җир тетрәве булды. Сабый идем әле мин, без ул вакытта фатирда яшәдек, берзаман тирә-яктагы бөтен әйбер әйләнә башлады. Нәрсә икәнен аңламыйча калдым. Беренче тапкыр җир тетрәвенең нәрсә икәнен әнә шулвакыт белдем, – ди Нәргиз Асадова.
Нәргизнең сөйләвеннән миндә Азәрбайҗан иле турында күпмедер дәрәҗәдә күзаллау туды. Билгеле, без әле тагын сөйләшеп утырган булыр идек, ләкин без бу вакытта Шахдаг (Шаһтау) тау курортына барып җиттек, шунлыктан әңгәмәбез өзелде.
Нәргиз туристларның Азәрбайҗанга күбрәк Россия, Һиндстан, Пакистан, Кытай һәм гарәп илләреннән килүләрен әйтте.
«Азәрбайҗан егетләре буш вакытны хатыны, балалары белән үткәрергә ярата»
Отельдә теркәлгән вакытта Нәргизгә сорауларымны бирә тордым.
– Нәргиз, сездә катнаш никахлар бармы?
– Әйе, күп. Төрле гаиләләр бар. Кайсы милләт кешесен яратасың – шуның белән гаилә корасың инде. Әмма, нигездә, азәрбайҗаннар үз милләт кешеләре белән гаилә кора. Берара азәрбайҗан кызлары итальяннарга, төрекләргә кияүгә чыга башлады, модага кереп алды ул.
Элекке заманда әти-әниләр бу мәсьәләдә җитдирәк булган. Балаларына тиң ярны табарга ярдәм иткән, бер-берсе белән таныштырган.
– Азәрбайҗанда туйлар ничек үтә?
– Туйга кадәр бездә «хна-яхты» – кыз озату кичәсе (девичник) була. Кәләшнең дус кызлары җыела, кыз кызыл төстәге милли кием кия һәм аның кулларына хынадан (хнадан) төрле бизәкләр ясыйлар. Бизәкләрне ясап бетергәннән соң чәй эчәләр, кәләшнең күңелен күрәләр, бергәләп бииләр, күңел ачалар һ.б. Ә кияү, гадәттә, иптәшләре-дуслары белән мунча (хамам) керергә бара.
Туйда уртача 200-300 кеше була. Зурлап үткәрәләр, барлык туганнарны, якын кешеләрне чакыралар. Залларыбыз бик зур безнең, сарай дип атыйбыз без аны. Язылышкач, төп залдан чыкканда, ике якта тартмалар куелган була. Бер тартмага «кыз өе», икенче тартмага «егет өе» дип языла. Ике якның туганнары конвертка исемнәрен язып, акча салып, тартмаларга төшерәләр.
Күпхатынлылык рәсми рәвештә рөхсәт ителмәгән.
– Никах белән туйны аерым үткәрәләрме?
– Гадәттә, аерым. Кайчак бергә дә үткәрәләр. Хәзер иң элек парлар ЗАГСта язылыша, аннары мәчеткә барып никах укыта. Элек киресенчә булган: баштан никах укытканнар, аннары гына ЗАГСка барып, рәсми рәвештә никахларын теркәгәннәр. Әмма никах укытып, никахны рәсмиләштермәүчеләр дә булган. Бераздан соң кайбер парлар аерылышкан, гаиләләр таркалган. Шуңа күрә иң элек ЗАГСка барып теркәлү кирәк. Бу хәзер – дәүләт дәрәҗәсендә кабул ителгән тәртип.
Алай да, ни кызганыч, соңгы арада аерылышучылар күп. «Кызлар таләпчәнгә әйләнде хәзер», – диләр. Әмма бу – сылтау гына. Мәсәлән, 10 ел элек кенә әле Азәрбайҗанда машина йөртүче кызлар юк иде әле. Хәзер исә күп кызлар машина йөртә.
Мәсәлән, бездә ир-ат яхшы эштә эшли икән, хатыныннан: «Эшеңнән китеп торырсың инде», – дип сорарга мөмкин, чөнки азәрбайҗан егетләре өйдә хатын-кыз пешергән тәм-томнар белән сыйланырга, буш вакытларын күбрәк хатыны, балалары белән үткәрергә ярата. Сез рестораннарда ашаган тәмле ризыкларны без өйдә дә әзерлибез, – дип аңлатты Нәргиз.
Бу вакытта «Shahdag Hotel&Spa» отелендә безгә азәрбайҗанча кунакчыллык оештырдылар: азәрбайҗан музыкантлары милли көйләр уйнады, җырлады, ә без хәйран калып карап, тыңлап тордык, азәрбайҗаннарның милли ризыкларын авыз иттек.
Иң популяр азәрбайҗан ризыклары
Хәзер азәрбайҗаннарның милли ризыклары белән таныштырып үтәсе килә. Сәфәр вакытында без нинди генә ризыктан авыз итмәдек, барысы да искитмәле тәмле һәм күңел җылысын биреп әзерләнгән иде. Форсаттан файдаланып, әлеге отельдәге ресторанның шеф-повары Камран Вәләдов белән сөйләшеп алдык.
– Күңелебезне биреп, кунакларга ошасын дип, ризыкларны тәмле итеп пешерергә тырышабыз. Продукт бозылмаган булырга тиеш, карап, сайлап кына кулланабыз. Шулай ук, милли ашларыбызның тәмле һәм үзенчәлекле булуы төрле тәмләткечләр кушуга, әзерләү ысулына да карый. Мәсәлән, мангал-салаттагы яшелчәләрне (помидор, болгар борычы, баклажан) без мангалда кыздырып алабыз. Шунлыктан, салаттагы яшелчәләрдән мангал тәме килә. Азәрбайҗан шашлыгының сере – итнең яңа (свежий) булуында һәм әзерләү осталыгында. Шул очракта шашлык тәмле була.
Азәрбайҗанда 2000 төрле ризык рецепты бар, пылауны гына да 200 төрле рецепт буенча әзерлиләр. Милли ашларда сарык, бозау, кош, балык итеннән әзерләнгән ризыклар күп. Пешергәндә без җиләк-җимеш, яшелчәләр һәм яшеллекләр кулланабыз. Йөзем, айва, каштан, кизил, помидор, баклажан һ.б. өстенлек бирәбез. Яшеллекләрдән кинза, петрушка, яшел суган, базилик, кориандр, бөтнек, шафранны очратырга була.
Икмәк аерым урын алып тора. Авыл җирлегендә тандырда лаваш пешерү киң таралган. Шулай ук тандырда төрле камыр ризыклары, чурек, кутаблар әзерлиләр. Баллы ризыклардан төрле җимеш вареньелары, пәхләвә, курабье печеньесы, шәкәрбура һ.б. бар. Татлы ризыкларның бездә 50 төре бар, – диде ул.
Географик яктан Азәрбайҗан Якын Көнчыгыш, Кавказ аръягы, Көнчыгыш Европага якын урнашкан. Күп гасырлар дәвамында әлеге дәүләт төрле мәдәниятләрнең традицияләре, истәлекле урыннар, тарихи һәйкәлләр белән баетыла. Кайбер кешеләр Азәрбайҗанның милли ашларын Азия һәм Кавказда иң тәмлеләрнең берсе дип бәяли. Камран Вәләдов Азәрбайҗанда иң популяр милли ашларны санап үтте.
Пылау. Азәрбайҗанда иң тәмле пылау әзерлиләр, дигән гыйбарә бар. Пылау әзерләүнең аерым бер үзенчәлеге бар: дөге барлык ингредиентлардан аерым әзерләнә. Пылау инде әзер булганда гына барысын бергә кушып, кунакларга тәкъдим итәләр.
Дюшбара. Пилмәнгә охшаш ризык. Дюшбараны әзерләү өчен сарык итен төрле тәмләткечләр һәм яшеллекләр белән болгаталар. Дюшбараның пилмәннәре ваграк, шулпа күбрәк була.
Долма. Сарык ите фаршына вакланган дөге һәм яшеллекләр өстәп, виноград яки айва яфракларына төреп әзерләнә.
Гүрзә. Пилмәнгә охшаш ризык. Дюшбарадан аермалы буларак, гүрзә эченә әзер фарш салалар. Фаршны баштан аерым пешерәләр. Гүрзәнең камыры бизәккә охшатып ясала.
Шашлык. Сарык, сыер яки тавык итеннән әзерләнә.
Кутаб. Кыстыбый формасына охшаш. Юка камырдан әзерләнә, камырны нык кыздырылган майсыз табада пешерәләр. Әзерләгәннән соң гына май яки төрле соуслар белән майлыйлар. Камыр эченә төрле ризыклар: яшелчә, ит, яшеллек, вакланган сыр салалар.
Пәхләвә. Төрек пәхләвәсеннән аермасы шунда: азәрбайҗан пәхләвәсе артык баллы түгел. Классик азәрбайҗан пәхләвәсе 12 катлам юка камырдан әзерләнә. Камырның калынлыгы 0,5 сантиметрдан артмаска тиеш. Пәхләвә чүпрәле камыр, туралган чикләвек, шафран һәм шикәрдән әзерләнә.
Шәкәрбура. Кечкенә пирожки формасындагы татлы ризык. Өстенә бизәкләр ясала. Чүпрәле камыр, урман чикләвеге, шикәр һәм кардамоннан әзерләнә. Тәме буенча пәхләвәгә охшаш.
Милли эчемлек – Азәрбайҗан җирлегендә үстерелгән кара чәй. Шулай ук, анардан (гранат) ясалган шәраб.
«Азәрбайҗан – төрле төстәге җепләрдән үрелгән келәм»
Кунакларны кабул итү кичәсендә азәрбайҗан милли җырлары яңгырады, биюләре тәкъдим ителде. Экскурсоводыбыз Гүзәл ханым мине азәрбайҗан халкының милли мәдәнияте белән якыннанрак таныштырды.
– Азәрбайҗан дөньяви ил булса да, без мөселман традицияләрен хөрмәт итәбез һәм дөньяда булган бәйрәмнәрне бәйрәм итәбез. Мәсәлән, һәр коллективта тау яһүдиләре, христиан дине вәкилләре бар. Рамазан аенда ураза тотабыз икән, башка дин вәкилләре безне хөрмәт итеп, яныбызда утырып ашамыйлар. Бу – милләтара һәм динара дуслыкның бер мисалы гына.
Бездә, мәсәлән, синагогалар да, православие чиркәүләре дә бар, Азәрбайҗанда яшәүче халыкның 10 процентыннан азрагы – христианнар.
Азәрбайҗанны мин төрле төстәге җепләрдән үрелгән келәм белән чагыштырыр идем. Һәм син шул келәмгә игътибарлырак карасаң, аның күптөрле детальләрдән торганына, бер-берсен тулыландырган мозаикалар барлыгына сокланасың.
Тарих һәм фактларга күз салсак, ислам дөньясында беренче опера – 1907 елда Азәрбайҗанда Узеир Гаджибеков тарафыннан «Ләйлә һәм Мәҗнүн» операсы куела. Узеир Гаджибеков – Азәрбайҗанның заманча профессиональ музыка сәнгатенә нигез салучы. Ул вакытта Ләйлә партиясен ир-ат башкарган, чөнки хатын-кызга сәхнәгә чыгарга ярамаган.
Азәрбайҗанда хатын-кызларга тавыш бирү һәм үз кандидатурасын тәкъдим итү хокукы 1918 елда бирелә. Бу хокук Европа илләреннән ислам дөньясында иң беренчеләрдән булып Азәрбайҗанда бирелә. Кызганыч, хатын-кызлар тавыш бирү хокукыннан файдаланырга өлгерми кала, чөнки 1920 елда республика Советлар Союзының бер өлешенә әйләнә (Азәрбайҗан Совет Социалистик Республикасы).
Безнең илдә милләтчелек ХХ гасырдан башлап ныграк формалаша. Мәсәлән, Нәүрүз бәйрәме электән үк бәйрәм ителгән. Без аны әлегәчә традицион бәйрәм буларак билгеләп үтәбез. Советлар Союзы чорында дингә тыю кертелгәнлектән, Нәүрүзне бәйрәм итүне дә тыймакчы булганнар. Шуңа күрә бәйрәмнең дингә катнашы булмавы турында фәнни докладлар язганнар, чыгыш ясаганнар, һәм бәйрәм итәргә рөхсәт иткәннәр. Нәүрүз ул – утка табыну белән бәйле. Бәйрәм вакытында без учак өстеннән сикерәбез. Нәүрүзне бәйрәм иткәндә тәм-томнар пешерәләр, һәр татлы ризык табигать күренешен чагылдыра. Димәк, без борынгы вакытта табигать күренешләренә табынганбыз, дигәнне аңлата.
«Яшьләр арасында милли театрларга йөрү популярлашты»
Теманы дәвам итеп, Гүзәл ханымнан Азәрбайҗанда милли мәдәният турында сорау бирдем: «Милли театрлар нихәлдә? Милли әсәрләр бармы, куеламы?» – дим.
– Бездә милли театрлар күп, – дип сөйләвен дәвам итте Гүзәл ханым. – Азәрбайҗан Дәүләт академик милли драма театры, Азәрбайҗан Дәүләт академик опера һәм балет театры, Азәрбайҗан Дәүләт музыка театры, Азәрбайҗан Дәүләт курчак театры, Азәрбайҗан дәүләт яшь тамашачылар театры, Азәрбайҗан Дәүләт пантомима театры, Рашид Бейбутов исемендәге Азәрбайҗан дәүләт җыр театры, Мөслим Магомаев исемендәге Азәрбайҗан Дәүләт филармониясе һ.б. бар.
Милли спектакльләр, опералар куела, пандемиядән соң театрлар әкренләп гадәти эш ритмына кайта башлады. Шул ук вакытта яшьләр арасында милли театрларга йөрү популярлашты. Халык мәдәнияткә күбрәк игътибар бирә: карантиннан соң китаплар укуга зур кызыксыну артты, кешеләр сериаллар, фильмнар карый һәм укый башладылар. Соңгы вакытта яңа авторлар барлыкка килде: алар, нигездә, Азәрбайҗан телендә генә түгел, рус телендә дә язалар. Аларның кайберләре Россиядә танылган. Мәсәлән, Эльчин Сафарли.
Милли балет та куела. Мәсәлән, Кара Караевның «Җиде гүзәл» балеты. Яшь буын үзенең тамырларын онытмасын өчен, әлеге балетны хәзер ешрак куя башладылар. 2021 елда Ариф Меликов музыкасына Дубайда «Мәхәббәт турында легенда» балеты куелды. Балетны Казахстан труппасы алып килгән иде. Азәрбайҗан музыкасын һушым китеп тыңладым, барысы да шулкадәр якын иде! Милли музыка күңелдә горурлык хисе уята алган икән, димәк, безнең мәдәният бай һәм тирән, дип әйтә алам.
Оркестр өчен милли әсәрләр дә языла: симфонияләр, концертлар һ.б. Джаз-фестивальләр, Симфоник оркестрның кыллы уен кораллары фестивальләре һ.б. үткәрелә, төрле илләрдән кунаклар чакырыла. Фестивальләр 7-10 көн дәвам итә, алар Бакуда да, төрле төбәкләрдә дә үткәрелә.
Милли музыка һәм уен коралы
Азәрбайҗан музыкасы, биюләре дә читтә калмады. Милли киемнәр, бию хәрәкәтләре Кавказ халыкларыныкына якын булып тоелды миңа. Шулай да, болар турында тулырак аңлатуны сорап, Гүзәл ханымга мөрәҗәгать иттем.
– Кичәдә милли уен коралларында милли трио – өч музыкант уйнады, – дип аңлатты Гүзәл ханым. – Музыкантларның һәрберсе Азәрбайҗанның милли уен коралларында милли көйләребезне яңгыратты. Мәсәлән, бер музыкант кяманчада (кыллы смычоклы музыка уен коралы), икенчесе – тарда (кыллы музыка уен коралы), өченчесе гавалда уйнады. Өченче музыкантны ханенде дип атыйлар. Ханенде – җырчы, мәкам (мугам дип тә әйтәләр – азәрбайҗан традицион музыкасының төп жанрларының берсе, азәрбайҗан халкының классик музыкаль-шигъри сәнгатен тәшкил иткән күп өлешле вокаль-инструменталь әсәр) һәм милли җырлар башкаручы, гавалда уйнаучы (гавал – азәрбайҗан бәрмә уен коралы).
Рәсми чараларда, туйларда без мәкам стилендә һәм мәкам ладында халык җырларын, милли репертуар башкарабыз. Авторлар язган әсәрләр дә бар.
Милли трио – безнең милли элементыбыз, Азәрбайҗанның бай мәдәнияте өлеше. Бу трио бер-берсен төрле бормалар (мелизмнар), яңгыраш белән тулыландыра. Бормалар нәкъ менә безнең төбәккә генә хас. Азәрбайҗан мәкаме бик үзенчәлекле һәм аның билгеле бер бормалары бар, аларны теләсә кем башкара алмый. Төрки халыклар үзенчәлекле бормаларны ханенде башкаруында тыңлап, гаҗәпкә кала. Чөнки аны кабатлавы авыр.
Музыка ритмы да үзенчәлекле: безнең фольклор җырлары тиз темп белән башкарыла. Тиз башкарыла да, моңлы өлеш башлана – темп акрыная, һәм кабат тиз ритмга кайта. Ритм мәкамнең мажорлы көйләренә нигезләнгән. Кайчак мажорлы көйләр минор белән алмашына. Һәм мондый мәкам барлык фольклор музыкасында очрый. Кагыйдә буларак, бер фольклор әсәре вакыт ягыннан озак башкарыла. Әсәрдә мәхәббәт тарихы, анага мәхәббәт, җавапсыз мәхәббәт, Азәрбайҗанга дан җырлау эчтәлегендәге текст була.
Милли биюләр
– Бездә милли биюләрнең берничә төре бар, алар грузин, чечен халыкларныкына охшаш, – дип, милли бию турында таныштыруны дәвам итте Гүзәл ханым. – Азәрбайҗан кызлары оялчанрак. Парлы бию булган очракта, биюнең башында кызның оялуына басым ясала. Ул кеше алдына чыгып аякларын күрсәтми, бию вакытында аяклары күренмәскә тиеш, шуңа күрә безнең кызлар озын итәк кия. Әлбәттә, кул һәм баш хәрәкәтләренә әһәмият бирелә. Кыз биегәндә яшь егеттән оялып, төрле борылулар ясый. Ул егетне эчтән ярата, әмма хисләрен белдерергә ояла.
Азәрбайҗан биюендә уен элементлары да бар. Ир-ат утырып тора, тирә-якта төрле хәрәкәтләр ясый, ошаткан кызны үзенә карата һ.б. Барлык биюләр дә билгеле бер темага нигезләнә: ир-ат килә, кызны күрә, аңа гашыйк була, аның йөрәген яулый, кыз борыла, егетнең мәхәббәтен сыный һәм биюнең азагында алар кавышалар.
Кунакларга тәкъдим ителгән бию – Азәрбайҗан төбәгенә караган лезгинка биюе иде. Лезгинкалар төбәкләргә карап аерыла: Авар, Дагыстан һ.б. төрләре бар. Ир-атлар бу биюдә ныклы адымнар ясап бии, бу – ир-атның үткенлеген, тизлеген чагылдыра. Бию вакытында ир-атлар бармакларында да бии, бу – ир-атның көчен күрсәтә. Һәр ир-ат бер-бер артлы чыга һәм үз көчен, осталыгын күрсәтеп бии.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, күрше халыкларның мәдәниятендә охшашлыклар күп. Мәсәлән, Азәрбайҗанның төньяк өлешендә урнашкан Гусар шәһәрендә лезгиннар яши, аларның үз телләре бар, алар туган телләрен югалтмаган, телләре әлегә кадәр буыннан-буынга тапшырыла. Лезгиннар туган телендә дә, азәрбайҗан телендә дә сөйләшәләр. Бу күренеш безнең илдәге мультикультурализмны тагын бер тапкыр исбатлый, чөнки без төрле халыкларның мәдәниятенә берничек тә тыкшынмыйбыз. Киресенчә, безнең территориядә яшәгән халыкларның мәдәнияте сакланып калсын өчен теләктәшлек белдерәбез, лезгин халкына ярдәм итү йөзеннән дәүләт тарафыннан чаралар үткәрелә.
«Безгә туган телнең юкка чыгу куркынычы янамый»
Азәрбайҗан – аерым дәүләт, азәрбайҗанлылар туган телләрен беләдер, дигән фикер кала. Советлар Союзы таркалганнан соң, рус телен өйрәнү тенденциясе калганмы? Шулаймы бу юкмы икәнен Гүзәл ханымнан сорадым:
– Төрле тенденция күзәтелә. Мәсәлән, минем буынның (1990 еллар башында туганнар) күбесе рус телен белә. Аңлашыла, безнең әниләр, өлкән буын барысы да русча сөйләшә, аралаша ала. Ә менә хәзерге мәгариф системасы шундый: мәктәпләрдә азәрбайҗан һәм рус секторы бар. Секторны сайлау мөмкинлеге бар. Рус секторында укыту рус телендә алып барыла. Өстәмә рәвештә азәрбайҗан теле дәүләт теле буларак өйрәтелә, һәм укучылар азәрбайҗан теленнән катлаулы имтихан тапшырырга тиеш була. Азәрбайҗан секторында укыту азәрбайҗан телендә алып барыла.
Шулай ук Азәрбайҗанда рус мәктәпләре бик күп. Төрек, француз, инглиз лицейлары бар, әмма алар түләүле.
Азәрбайҗан һәм инглиз телләре өстенлекле. Нигездә, мәктәпләрдә, чит тел буларак, соңгы елларда инглиз телен өйрәнә башладылар. Һәм, өстәмә тел буларак, немец, француз телләрен дә сайлыйлар. Гадәти мәктәпләрдә азәрбайҗан телен өйрәнәләр, чит тел буларак, рус телен, инглиз телен өйрәнәләр.
Азәрбайҗан халкы туган телен белә. Мәсәлән, бала рус секторын тәмамлаган икән, ул азәрбайҗан телен белми, дип әйтә алмыйбыз. Барыбыз да өйдә азәрбайҗан телендә сөйләшәбез. Әлбәттә, сөйләм теленә төрле сүзләр кушыла ала, әйтик, рус сүзләрен куллана алабыз. Инглиз сүзләре дә сөйләм теленә үтеп керә, чөнки бизнес өлкәсендә, чит ил коллегалары белән эшләгәндә, инглиз телендә хат язабыз.
Яшьләрнең күбесе инглиз телен белә һәм азәрбайҗан телендә сөйләшә. Безгә туган телебезнең юкка чыгу куркынычы янамый.
Азәрбайҗаннар нинди халык?
Төньяк Осетиядә булганда бер үзенчәлеккә игътибар иткән идем: осетиннар ут чыгарып, кулларын бөркет кебек җәеп, очып биесәләр дә, көнкүрештә ашыкмыйча салмак кына йөриләр. Азәрбайҗан егетләренең биюендә дә җитезлек сизелде, шунлыктан Гүзәл ханымнан: «Ә азәрбайҗаннар әкрен тормыш рәвеше алып барамы, әллә биюләрдәге кебек, җитез халыкмы сез?» – дип сорадым.
– Азәрбайҗаннарның тизлек төшенчәсе юк, – ди ул. – Чынлыкта, без – гел ашыга торган халык. Чөнки һәрвакыт барысын да соңгы мизгелдә – вакыты килеп җиткәч кенә эшлибез. Мәсәлән, әйткәнемчә, без ел саен Нәүрүзне бәйрәм итәбез. Күбесе бу вакытта ял ала. Әмма бәйрәмнең буласын алдан белә торып та, санаулы көннәр калганда гына ялны планлаштырабыз. Бездә кешеләр ашыгучан, ләкин сабырлар. Итальяннар кебек соңга калырга яратабыз. Әгәр дә 15 минуттан соң киләм, дип әйтәбез икән, димәк, 30 минуттан соң килеп җитәчәкбез. Бу – менталитетка хас әйбер һәм ул нормаль санала, – дип елмайды ул.
Дөньяның иң борынгы халыкларының берсе булган азәрбайҗан халкы үзенең тарихи һәйкәлләре, бай әдәбияты, сәнгате һәм музыкаль мәдәнияте белән горурлана. Азәрбайҗан халкы иҗатына бу төбәкнең матур табигате, табигый байлыклары зур йогынты ясаган. Сүз дә юк, Азәрбайҗан мәдәнияте илнең тарихы, дини ышанулар, халык традицияләре һәм кыйммәтләре белән тыгыз үрелеп бара. Ислам мәдәнияте белән кушылып, шәрык, рус һәм европа традицияләренең йогынтысын чагылдыра. Азәрбайҗан мәдәнияте дөньяга карашның, фикерләүнең байлыгы, җирле халыкның киң, юмарт, кунакчыл рухы булуы турында күзаллау тудыра. Азәрбайҗан сәнгате, мәдәнияте, аның табигате кебек үк, төрле һәм бай.