Азәрбайҗанга сәфәр: «Черт побери!», Каспий диңгезе, һәм нигә Ичәришәһәрдә тычканнар юк
Азәрбайҗандагы бинаның архитекторын Мэрилин Монро һәм актрисаның ак күлмәге илһамландырган. Монда дөньяда иң беренчеләрдән булып нефть табылган. Иосиф Сталин утырган төрмә дә шушы илдә. Мөслим Магомаевның туган ягына Татарстаннан бер төркем журналистлар сәяхәт кылды.
Танымаслык булып үзгәргән Баку
Азәрбайҗан Республикасы башкаласы Бакуга пресс-тур кысаларында бардым. Без бер төркем журналистлар – «Российская газета» журналисты Олег Платонов, блогер Русина Семененко, Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясеннән Диана Дасаева һәм оператор Ренат Сәхибгәрәев, Татарстан Республикасы Туризм буенча Дәүләт комитетының матбугат хезмәтеннән Елена Елизарова һәм мин идек. Әлеге пресс-тур Азәрбайҗан Республикасының Туризм буенча агентлыгы чакыруы белән Татарстан Республикасы Туризм буенча Дәүләт комитеты ярдәме белән туризмны үстерү максатыннан оештырылды.
Шунысы җайлы: Казаннан Бакуга һәм Бакудан Казанга туры рейс белән самолетка утырып очып була. Азәрбайҗан һава юллары самолеты белән 3 сәгатьтән артык юл, һәм, рәхим итегез, сез – Бакуда! Самолет дүшәмбе, чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә оча.
Бакуда элек тә булганнар әйтүенчә, соңгы 30 ел эчендә Баку танымаслык итеп үзгәргән: чын мегаполиска әйләнгән. Азәрбайҗанның башкаласы Баку – гасырлар аша кичкән Шәрыкъ мәдәнияте традицияләрен һәм заманча мегаполис ритмын берләштергән шәһәр. Монда берничә минут эчендә Париж бульварларын, Барселона модернын, Италия Венециясен, Совет «сталинкаларын», шулай ук, нефть чыганакларын, Каспий диңгезе яр буен, җемелдәп торган Ут манараларын һәм Ичәришәһәрнең (Искешәһәрнең) тар-тар урамнарын – «Бриллиантовая рука» герое адашып йөргән лабиринтны күрергә мөмкин. Дөрес, фильмда лабиринт булып тоелса да, анда ул кадәр үк адашырлык түгел үзе.
Баку – сәнәгый яктан да, мәдәни яктан да алга киткән шәһәр. Сизелә: шәһәрне матурлату өчен зур тырышлык куйганнар. Бакуның бөтен «тәмен» белер өчен 3-4 көн кирәк булыр иде, мөгаен. Әмма безнең программа тыгыз булганлыктан, шәһәр буйлап иркенләп йөреп кала алмадык. Ә Баку исә безне җәен җылы көннәрдә янәдән үзенә дәшеп калды.
Бакуда без «Marriott», «Marriott JW», «Four seasons» кебек отельләрдә булдык. «Люкс номерлар»ын да күрдек. Отель шәһәрнең үзәге һәм Каспий диңгезе яр буенда урнашканга күрә, балконыннан искитмәле манзарага ачыла: гел болытлы, караңгы күк йөзе ачылып китте, нурларын чәчеп кояш чыкты. Хозурлана-хозурлана, Баку күренешләрен фотога төшерергә ашыктык.
«Черт побери!», «цигель-цигель, ай люлю!»
Бакуда Россия туристлары арасында иң популяр урыннарның берсе булып Ичәришәһәр, ягъни Искешәһәр, эчке шәһәр районы санала. Ичәри шәһәр – Бакуның йөрәге. Нәкъ менә шушы урында, диңгез янындагы калкулыкта борынгы Баку барлыкка килгән.
Ичәришәһәр Бакуның иң борынгы торак кварталы булып тора. Иске шәһәр территориясендә VIII-XI гасырлардан бирле күпләп кешеләр яши башлаганлыгы билгеле. Бүгенге көндә ярым җимерелгән ныгытма диварлары эчендә бик күп уникаль һәйкәлләр сакланган: Ширваншаһларның каберлеге, диванханә, Сарай комплексы, Кыз манарасы (Гыз галасы), мәчетләр һәм манаралар, кәрван-сарайлар, мунча калдыклары… Биредә хакимнәр сарайлары да, торак кварталлар да урнашкан булган.
Бүгенге көндә Ичәришәһәрнең мәйданы – 22 гектар. 1977 елда ул «тарихи-мәдәни тыюлык» дип игълан ителә, ә 2000 елда ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелә. Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында Ичәришәһәр ныгытмасы төрле әйберләрне саклау урыны (склад) булып торган. Бервакыт ул бөтенләй ташландык хәлгә килгән, Советлар Союзы заманында 1960 еллардан музей буларак эшли башлаган.
Ичәришәһәрне еш кына ныгытма дип атыйлар, чөнки ул зур-зур таштан төзелгән диварлар белән уратып алынган. Диварларның калынлыгы – 3,5 м, биеклеге – 8-10 м. Элек эчке һәм тышкы диварлар булган, бүгенге көндә эчке диварлар гына сакланып калган.
«Ичәришәһәр эчендә песиләр бик күп, шунлыктан, тычканнар юк», – дип аңлатты экскурсоводыбыз Нәргиз. Баку XVII-XIX гасырларда Ичәришәһәр чикләреннән чыкмаган. Экскурсоводыбыз Нәргиз Асадова әйтүенчә, торак кварталларында хәзер 1300ләп гаилә яши. 1747 елдан 1806 елга кадәр биредә Баку ханлыгының башкаласы урнашкан булган. Нефть сәнәгый масштабта табыла башлаганнан соң, шәһәр үсә башлый һәм Ичәришәһәр чикләреннән чыга.
Искешәһәргә аяк баскач, башыма килгән беренче уй шундый булды: «О, мин монда Каспий диңгезе ярында туктаган «Михаил Светлов» корабыннан килеп эләктем ахры! Хәзер карап йөрим дә, кире корабка утырып, кайтып китәм!». «Бриллиантовая рука» (1968) фильмы сюжеты буенча Семен Семенович Горбунков ролен башкарган Юрий Никулин Истанбулга сәяхәт кыла. Төркия шәһәре күренешләрен нәкъ шушында – Бакуның Ичәришәһәр территориясендә төшерергә уйлыйлар. Аннан соң, «Человек-амфибия» (1961) фильмын да биредә төшергәннәрен беләбез.
Менә шулай, фильмнар аша бу урыннар тарихка кереп калган һәм әле дә туристларны җәлеп итү ноктасы булып тора.
Ичәришәһәрнең кайбер урамнары бик тар, «Бриллиантовая рука» фильмын искә төшерсәгез, Андрей Миронов урамда адашып кала – беренче килгән кешеләр буларак, безне озатып йөрүче Нәргиз булмаса, мөгаен, без дә адашкан булыр идек. Урамнар тар булгач, җил дә юк, рәхәтләнеп йөрергә була. Монда йөргәндә: «Каспий диңгезеннән килгән җил чәч-башны туздырудан, борыннарны кызарттырудан туктады, ниһаять!» – дип, җиңел сулап куйдык.
Тар урамнардан барасың-барасың да, кеше яшәгән йортларга килеп чыгасың. Каршыдагы йортның балконы кул сузымында гына, терәлеп тора диярлек.
Рим уртасындагы Ватикан шәһәр-дәүләте булган кебек, Ичәришәһәрне дә күпмедер дәрәҗәдә шуның рәтенә кертеп булыр иде: Баку уртасында булса да, бу шәһәрнең аерым мэры бар, шәһәр эчендә үзгә законнар гамәлдә, һ.б. Мисалга, әгәр яшәгән йортыңны төзекләндерәсең килсә, берәр отель ачасың килсә, Ичәришәһәр мэрыннан рөхсәт алу сорала.
«Бриллиантовая рука» фильмы геройлары бу урынны «Город контрастов» дип бәялиләр. Ичәришәһәргә аяк баскач кына шул чын контрастны күреп була: күп гасырлар элек төзелгән ныгытмалар, ерактарак тауларда ут манаралары һәм тагын биек биналар калкып тора. Шул вакытта гасырлар авазы, тарих, бүгенге мизгел һәм киләчәк турында уйландыра. Монда мин үземне бер мизгелнең кыйпылчыгы гына итеп тойдым.
Сәфәребез барышында «Бриллиантовая рука» фильмында Юрий Никулин «Черт побери!» дип кычкырып, даруханә каршында егылган ноктада һәм «Цигель-цигель, ай, лю-лю!» – дип, Юрий Никулинны бер бинага алып кереп китә язган ханым басып торган урында булдык. Бу ике нокта фильмда якын итеп күрсәтелсә дә, чынлыккта алар бер-берсеннән ерак урнашкан булып чыкты.
Ичәришәһәрнең гадәти булмаган һәйкәлләре
Ичәришәһәр капкасыннан керүгә, без азәрбайҗан классик шагыйре – Әлиага Вахид исемендәге скверга килеп эләктек. Әлиага Вахидка гадәти булмаган һәйкәл-бюст куелган – аның муен турысыннан зур гына башы күренеп тора (авторы – Рагиб Гасанов). Бюстның чәчендә шагыйрь әсәрләренең геройларын күрергә мөмкин: баш артында мөселман акыл ияләре «сөйләшә», чигә турысында хиҗаб кигән хатын-кызлар «елый», баш түбәсендә байлар ярлы эшчеләрне «шелтәли». Нәргиз сүзләренчә, Әлиага Вахид сатирик әсәрләрендә тирания, тискәре карашларны һәм социаль гаделсезлекне тәнкыйтьләгән.
Ә хәзер иң кызыгы: Әлиага Вахид рус шагыйре Сергей Есенин белән бик дус була (Есенин сәфәрләре вакытында җирле мәдәниятне бик тырышып өйрәнмәкче булган). Бик үк бай булмаган кеше буларак, Әлиага үзенең рус дустына һәрвакыт кунакчыллыгын күрсәтергә тырышкан: шәһәр буйлап йөргәндә, ул редакциягә кереп, әҗәткә акча сорап торган һәм кич буе Есенинны сыйлаган, диләр. Бакуда булганда, Сергей Есенин «Фарсы мотив»лары шигъри циклын яза («Шаганэ, ты моя шаганэ!» һ.б). Гомумән алганда, Есенин Бакуга 6 тапкыр килгән. Соңгы тапкыр – 1925 елда Бакудан киткәндә ул «Прощай, Баку!» шигырен иҗат итә һәм башка кайтмый. Үлемен алдан сизенгән кебек, диярсең…
Алдагы фотода кечкенә китаплар музее. Зафира Сәләхованың шәхси музее «Гиннесс рекордлар китабы»на дөньядагы иң зур миниатюр китаплар җыентыгы буларак кергән: экспозиция дөньяның 68 иленнән 4500дән артык басмадан тора. Зафира ханым 30 ел эчендә 7500дән артык китап җыйган. «Зафира ханым – бик кызыклы шәхес, ул хәзер 90 яшьтән өлкәнрәк», – диде Нәргиз. Музей дүшәмбе һәм пәнҗешәмбедән тыш көн саен 11:00дән 17:00гә кадәр ачык, керү бушлай.
Ичәришәһәрнең гадәти булмаган һәйкәлләренең берсе – Ширваншаһлар сарае. Ул борынгы шәһәрнең иң югары ноктасында урнашкан. Кайчандыр бу хәзерге Азәрбайҗанның төньяк-көнчыгыш өлешендәге Ширван хакимнәренең резиденциясе булган. Сарай комплексы 9 бинадан тора, аларның күп өлеше XV гасырда төзелгән. Сарайдан тыш, бу территориягә Диванханә ишегалды, Ширваншаһлар каберлеге, 1441 елгы сарай мәчете, мунчалар, сарайда яшәгән галим Сәйид Яхья Бакуви мавзолее керә. Сарай хәзер музей буларак эшли, аңа реставрация ясалган.
Рәссам Али Шәмси остаханәсе. «Али әфәнде бездә – җирле Сальвадор Дали кебек үк, бик танылган рәссам», – дип, Нәргиз безгә Кичик Гала урамындагы аның остаханәсен күрсәтте. Дөрестән дә, остаханәнең тышкы ягында төрле-төрле рәсемнәр ясалган иде. Талант икән бу, дип, кызыгып карап тордык. Кызганыч, эченә кереп карый алмадык.
Кыз манарасы (Гыз галасы) – Ичәришәһәр ныгытмасының көньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан һәм шәһәр символы булып санала. Азәрбайҗан архитектурасының уникаль корылмасы XII гасырда төзелгән дип санала (ташта шундый язу тапканнар), ләкин нигезе, ислам дине кабул ителгәнче үк, безнең эрага кадәр төзелгәнлеге билгеле.
Кыз манарасы кыя башында төзелгән, биеклеге – 28 м, диаметры – 16,5 м. Манара нинди максат белән төзелгән икәнлеге археологлар һәм тарихчылар өчен әле дә сер булып кала. XII гасырда азәрбайҗан архитекторы Масуд ибн Давуд корылманы төзеп бетергән.
XVIII-XIX гасырларда Кыз манарасы маяк буларак кулланылган, чөнки ул вакытта Каспий диңгезе яры манара янында гына булган. Кыз манарасының барлыкка килүе турында бик күп риваятьләр бар. Аларның күбесе «кыз» сүзенең мәгънәсе белән бәйле. Менә шуларның берсе: шаһ үзенең кызын бер кешегә кияүгә бирергә уйлый. Кыз ул кешене яратмый. Үзен аянычлы язмыштан коткару өчен, әтисен үгетләргә тырышып, кыз шаһтан манара төзетүне сорый һәм төзелеш тәмамланганчы сабыр итәргә куша. Төзелеш тәмамлангач, кыз манарага менеп, диңгезгә ташлана. Шуннан соң патша кызы, ташка бәрелеп, вафат була. Һәм шул ташка «Кызлар ташы» дигән исем бирелә. Кәләшләр бу ташка чәчәкләр китергәннәр, ди. Риваятьнең икенче варианты да бар: диңгезгә ташлангач, кызның сөйгән яры үч ала – кызның әтисен үтерә. Әмма кыз могҗиза белән исән кала: аны Су анасы коткара. Сөйгән ярлар бер-берсен эзләп табалар һәм кавышалар. Өченче варианты – шаһ кызы ярлы моряк егетенә гашыйк була. Шаһ бу мәхәббәткә каршы була һәм, гыйшык уйлардан арындыру өчен, кызын манарада ялгызын калдыра. Ләкин кыз сөйгәнен тагын да ныграк сагына башлый. Берзаман аны сөйгәне диңгезгә таба чакырган төсле була: егетне кочаклыйм дип, кыз манарадан диңгезгә таба кулларын суза һәм диңгезгә төшеп китә.
Кыз манарасын өстән караганда азәрбайҗаннарның милли бизәге – бутаны хәтерләтә. Бута – ялкын телен чагылдырган символ.
Гейдар Алиев исемендәге мәдәни үзәк
Азәрбайҗанның өченче Президенты Гейдар Алиев исемендәге үзәк Баку үзәгендә, шул ук атамадагы проспектта урнашкан. Комплекста аудиториум (конгресс-үзәк), музей, күргәзмә заллары, административ офислар бар. Проектның авторы – архитектор Заха Хадид. 2007-2012 елларда төзелә. Бакуның төп символларының берсе булып санала.
Бина ап-ак төстә һәм аның почмаклары юк: эшләпәгә охшаш, дулкынлы формада төзелгән. Архитекторны Мэрилин Монро һәм актрисаның ак күлмәге илһамландырган. «Бинада Каспий диңгезе дулкыннарын күрергә мөмкин. Ак төс – чиксез якты киләчәкне аңлата. Биектән карасаң, бина Азәрбайҗанның элекке Президенты Гейдар Алиевның имзасын хәтерләтә, диючеләр бар. Әмма бу – дөреслеккә туры килми», – ди Нәргиз.
Бина эченә кереп йөрергә вакыт булмаса да, тәрәзәсеннән Гейдар Алиев утырып йөргән машиналарны күрдек. Җир өстеннән санаганда, бина 7 катлы кебек. «Әмма җир астында тагын 3 кат бар әле», – дип аңлатты экскурсовод. Бинада даими һәм вакытлы күргәзмәләр эшли. Даими күргәзмә «Азәрбайҗан шедеврлары» дип атала. Анда милли киемнәрне күрергә мөмкин. «Милли киемнәрне төбәккә карап аерып була. Мәсәлән, төньяк төбәкләрдә яшәүчеләрнең киемнәрендә күбрәк зәңгәр төс бар. Көньяк якта яшәүчеләрнең киемнәрендә күбрәк якты төсләр бар», – диде Нәргиз.
Шулай ук, ул үзәк эчендә келәмнәр күргәзмәсе булуын да әйтте. Кайберләрендә милли бизәкләр шулкадәр вак –аларны махсус лупа белән карыйлар икән. Келәмнәр төбәккә карап аерыла, ди. Һәм дә биредә азәрбайҗан милли уен кораллары белән танышырга мөмкин. «Уен коралы янына килгәч, шул уен коралының яңгыравын ишетәсең», – дип өстәде Нәргиз. Мәдәни үзәккә керү түләүле.
Биби-Әйбат мәчете, дөньяда иң беренчеләрдән булып нефть табылган урын
Бакудан 20-30 минут ераклыкта Баку бухтасы янында урнашкан Шихово бистәсенә юл тоттык. Нәргиз безне таулы яклардагы Биби-Әйбат (азәрбайҗан телендә – Биби-Һейбәт) мәчете белән таныштырырга булды.
Ул шигый юнәлешендәге мөселманнар мәчете, 1998-1999 елларда төзелгән. Бу урында элек XIII гасырның икенче яртысында ширваншаһ Абу-л-Фатх Фаррухзад төзегән мәчет була. Мәчет территориясендә җиденче имамның кызы Укейма ханым җирләнгән. Укейма ханымның Әйбат исемле хезмәтчесе була. Укейма ханым чирләгәндә, хезмәтчесе аңа тугры була, аны карый. Шуңа күрә мәчеткә Биби-Әйбат дигән исем бирәләр. Мәчет артында гына тау күренә, шул тауда каберлекләр бар, Укейма шунда җирләнгән.
Төрле елларда мәчет берничә тапкыр үзгәртеп төзелгән (соңгы тапкыр – 1911 елда). 1936 елда – Советлар Союзындагы дингә көрәш чорларында мәчетне шартлатып җимерәләр. Бинаның беренче өлеше генә кала…
СССР таркалганнан соң, Азәрбайҗанда гыйбадәт йортларын торгызу процессы башлана: 1994 елда республика Президенты Гейдар Алиев элекке урында Биби-Әйбат мәчетенең яңа бинасын төзү турында боерык чыгара. Мәчет 1999 елда ачыла.
Экскурсовод әйтүенчә, Искешәһәр эчендә гел бер манаралы гына мәчетләр. Биби-Әйбат мәчете – ике манаралы. Мәчеткә 10 мең кеше сыя. Мәчетнең эчендә яшел һәм ак төсләр хөкем сөрә.
Мәчет мәйданыннан Баку кул сузымында гына күренеп тора. Ә аска – Каспий диңгезе ярына карасаң, нефть чыганаклары табылган урыннар: 1847 елда биредә 21 метр тирәнлектәге коедан нефть табыла. Нефть чыккан урынны, шулай ук, Биби-Әйбат дип атыйлар.
Нәргиз әйтүенчә, нефть чыгару тулы куәткә дәвам итә. Мәсәлән, бер кое 2005 елда 635 метр тирәнлектә казылган. Көненә 2 тонна нефть чыга. «Җир астыннан да, Каспий диңгезе астыннан да нефть чыгаралар. Диңгездән нефтьне чыгаруы җиңелрәк», – дип аңлата Нәргиз.
Сталин утырган төрмә
Автобусларга утырып, таудан аска табарак, нефть табылу хөрмәтенә куелган һәйкәл янына төштек. Шул һәйкәл каршысында – юлның теге ягында элек төрмә булган. Төрмә булган, дип әйтүе кыен, аның диварлары гына калган. «Шунда Иосиф Сталин утырган», – диде Нәргиз.
Революционерларга акча кирәк булу сәбәпле, 1907 елның июнендә Тифлиста (Тбилиси) Камо җитәкчелегендә казначействога һөҗүм була – 5 миллион доллар урлыйлар. Бу җинаятьтә Иосиф Джугашвили (ул вакытта әле Сталин түгел) да гаепле дип табыла һәм менә шуның өчен аны 1909 елда утырталар.
Биби-Әйбатның тирә-ягында йортлар, биналар төзелгән. Шунысы күзгә ташлана – барлык биналар ком төсендә. «Бу – безнең якның үзенчәлеге. Ком төсе – байлык төсе. Кояш чыккач, гел матур була инде!» – диде экскурсоводыбыз. Биналар соңгы 20 елда калкып чыккан.
Каспий диңгезе һәм Бакуның Ут манаралары
Баку Каспий (азәрбайҗан телендә – Хәзәр) диңгезе яры буенда урнашкан. Каспий диңгезе яр буе 16 чакрымга сузылган. Яр буенда парк, кафелар, күңел ачу нокталары бар. Киләчәктә яр буен 26 чакрымга кадәр сузмакчы булалар. Гомумән, ул – теләсә кайсы вакытта һава сулап йөрү өчен яхшы урын.
Каспий яр буе көндезен дә, кичен дә искитмәле матур. Без яр буеннан төнлә йөрдек. Бер яктан – диңгез исе, икенче яктан – шәһәр ыгы-зыгысы, шәмнәр янып торган кебек, биналар җем-җем килеп балкып тора. Бигрәк тә, Ут манаралары, ягъни Flame Towers. Бу өч биек бинада кунакханә, фатирлар, офислар бар. Алар ялкын теле формасында төзелгән. Биналарны ачылып торган анар (гранат) җимешенә охшатучылар да бар. Кичен биналар ялкын, Азәрбайҗан байрагын җилфердәткән кешеләр рәвешендә дә яктыртыла.
«Без шәһәр янында диңгездә коенмыйбыз, чөнки монда нефть чыгаралар. Диңгез чиста түгел. Аякларны гына чылатабыз. Каспий диңгезенең икенче яр буена – Билгәһкә шәһәр тибындагы бистәгә барабыз. Яр буенда вак ташлар, ком бар. Гомумән, шәһәр читендә 5-6 комлык бар. Шул комлыкларга барып коенабыз», – дип аңлатты Нәргиз Асадова.
Икенче көнне Нәргиз белән тиз генә шәһәр эчен карадык. Асфальт юлның бер ягында – Азәрбайҗан Республикасы Милли Мәҗлесе, ягъни бездәге Дәүләт Думасы. Икенче ягында – шәхидләр аллеясы, төрле сугышларда һәлак булганнарның каберлеге һәм алар истәлегенә мәңгелек ут яна. Шуннан ерак түгел Тау паркында (Нагорный парк) фуникулерга утырып, таудан төшәргә була.
Яшел базарга керүчеләргә киңәш: сатулашыгыз!
Һәр шәһәрнең бер зур базары була. Бездә Колхоз базары булса, Бакуда ул – Яшил (яшел) базар. Зур гына мәйданда урнашкан базарда тәм-томнар, чәйләр, яшелчә, җиләк-җимешләр, тәмләткечләр, ит, балык һәм җаның теләгән тагын бик күп нәрсәләр сатып алырга мөмкин. Азәрбайҗаннан нәрсә алып кайтып була дигәндә: Азәрбайҗанда ясалган пәхләвә, чурчхела, җирле анар (гранат), чәй, инҗир кайнатмасы, шәрбәт (хәлвә), сыр алырга мөмкин. Сатучылар һәм, гомумән, Азәрбайҗанда яшәгән урта һәм өлкән буын русча аңлый. Шуңа күрә, беренче әйткән бәягә риза булу дөрес булмас, ягымлы гына итеп бәяне төшерүне сорарга була. Шуңа күрә, оялып тормагыз, сатулашыгыз!
Базарга барырга өлгермәсәгез дә, супермаркетка, кибеткә керергә була. Анда да шундый ук әйберләрне таба аласыз (ләкин бөтенесен түгел). Сүз уңаеннан, безнең отель янындагы бер кибеткә кереп чыгарга туры килде. Ярты товарлары Россиядән китерелгән! Кәнфит, печенье, май, колбаса... Бәяләр дигәннән, нәкъ бездәге кебек, арзан дип әйтеп булмый.
Азәрбайҗанның хәзинәсе
Азәрбайҗанга аерым мәхәббәтем җырчы Мөслим Магомаев иҗаты белән бәйле. Татар халкының сандугачы – Илһам Шакиров булса, Мөслим Магомаев – азәрбайҗаннарның горурлыгы!
Ичәришәһәрдә Мөслим Магомаев исемен йөрткән урамнарның берсе күзгә ташлана. Ләкин ул танылган җырчы хөрмәтенә түгел, ә аның бабасы – Азәрбайҗан классик музыкасына нигез салучы, озак еллар дирижер булып эшләгән Мөслим Магомаев хөрмәтенә аталган. Шулай ук, Азәрбайҗан дәүләт филармониясе дә аның исемен йөртә.
Җырчы Мөслим Магомаевның да исеме Бакуда мәңгеләштерелгән. Мәсәлән, Баку үзәгендәге Диңгез яры бульварында Мөслим Магомаевка һәйкәл тора. Ә аның иҗатын яратучылар өчен төп урыннарның берсе – мемориаль зират. Әйтүләренчә, анда туристлар да, җирле халык та килә. Әлеге зиратта Гейдар Алиев та җирләнгән. Ул үз вакытында Мөслим Магомаевны «Азәрбайҗанның хәзинәсе» дип атаган булган.
Сүз дә юк, Азәрбайҗанда карарлык урыннар бихисап. Санаулы көннәрдә генә дә безгә әлеге илнең барлык матурлыгын, гүзәллеген күрсәтергә тырыштылар. Көннәр чикле булганга күрәдерме, күңелдә: «Җитмәде бу!» – дигән уйлар калды. Шуңа күрә, шәһәрнең сулышын тояр өчен, Азәрбайҗанга тагын бер иркенләп барасы килеп калды, чөнки җанымның бер өлеше шунда калгандай булды.
Азәрбайҗанда русча беләләрме? Белем бирү системасы нинди? Миллилек, патриотлык көчлеме? Ни өчен азәрбайҗанлылар кышын ял итәргә Шахтауга бара? Милли ризыклар һәм башкалар турында киләсе материалларда тәфсилләп язарбыз.
Дәвамы бар.