Азәрбайҗанның Шахдаг курортына сәяхәт: Иң матур таулар, адреналин һәм онытылмаслык ял
Азәрбайҗанның төньягындагы мәгърур тауларда чаңгы һәм тимераякта шуып, күңел ачып, кемнең ял итәсе килмәс?! Шахдаг ял итү курорты – нәкъ шундый урыннарның берсе. Гүзәл табигатьнең матур күренешләрен «Интертат» хәбәрчесе күреп кайтты.
Галиҗәнәп Шаһтау: Россия туристлары белмәгән серле урын
Кышкы ялларны күңелле һәм истә калырлык итеп үткәрәсе килгәннәр өчен Азәрбайҗанның иң мавыктыргыч ял итү һәм күңел ачу урынына сәфәр кылырга киңәш итәм. Кышын барасызмы, җәенме – мөһим түгел, Шахдаг ел әйләнәсе ачык: кышын чаңгы-чана-тимераякта шуу өчен ял итү комплексы, җәен бик күп кызыклы күңел ачу урыннары булган туристик база буларак эшләп килә. Шахдаг – татарча «Шаһ тавы» дип тәрҗемә ителә, һәм ул чынлыкта да шундый: тауны борынгы бозлыклар һәм тирән тарлавыклар, искитмәле табигать уратып алган. Шаһтауга сәяхәткә баручыларны иң матур тау күренешләре, кышкы спорт уен төрләре, күңел ачу һәм адреналин көтә.
Азәрбайҗан Республикасы башкаласы Бакуга пресс-тур кысаларында бардык. Без бер төркем журналистлар – «Российская газета» журналисты Олег Платонов, блогер Русина Семененко, Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясеннән Диана Дасаева һәм оператор Ренат Сәхибгәрәев, Татарстан Республикасы Туризм буенча Дәүләт комитетының матбугат хезмәтеннән Елена Елизарова һәм мин идек. Әлеге пресс-тур Азәрбайҗан Республикасының Туризм буенча агентлыгы чакыруы белән Татарстан Республикасы Туризм буенча Дәүләт комитеты ярдәме белән туристлык потенциалын алмашу максатыннан узды.
Азәрбайҗанга ничек барып була? Самолет белән. Россия туристлары өчен чит ил паспорты булу җитә, башка берни кирәкми. Гомумән, Россия кешеләренә Азәрбайҗан территориясендә 90 көн булу рөхсәт ителә. Казаннан Бакуга һәм Бакудан Казанга туры рейс белән самолетка утырып очып була. Азәрбайҗан һава юллары самолеты белән 3 сәгатьтән артык юл, һәм, рәхим итегез, сез – Бакуда! Самолет дүшәмбе, чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә оча.
Бакудан Шаһтауга машина белән 3 сәгатьтән артык барасы. Бу хозурлыкны күрер өчен барсагыз, бер дә үкенмәячәксез, русча әйтмешли, «это того стоит!». Бер серне әйтәм: Шахтау комплексы 2012 елда ачылса да, Россия туристлары бу галиҗәнәп урынны белеп бетерми әле, нигездә, җирле халык кына йөри.
Без «Shahdag Hotel&Spa» отелендә яшәдек. Шаһтау тау курорты территориясе 30 чакрымга сузылган һәм анда 28ләп тау бите бар. Тау җирлегендә безнең отельдән тыш, «Zirve Hotel Shahdag», «Pik Palace» һәм «Park Chalet» кебек кунакханәләр, «Gaya Residence» резиденциясе бар. Туристлар саны артыр, дипме, яңа отельләр төзү әле дә дәвам итә.
Отельгә бик соң гына урнаштык. Икенче көнне иртән торып, балконнан чыгып карасам, күз явын алырлык манзарага тап булдым. Шаһтауның галибанә матурлыгы аерымачык күренә: тау битеннән таң сызылып килә, офыкта кояшның «уянган» чагы – кыялар арасыннан кызгылт төстә шәфәкъ уты беленә. Тау астына ак болытлар сыенган. Шул болытларга карап торасың да: «Их, шулар өстендә бер киерелеп аласы, хыялланып күккә карап ятасы, ә аннары йөзәсе, дөнья гизәсе иде...» – дип, авыз тутырып елмаеп, фантазияләргә биреләсең. Тауларга сокланып карап торганда вакыт узганын сизмисең, 5 минут үткән була, карлы таулардан кояш нурлары күренә башлый, алар инде кызыл түгел, ә якты төсләргә кергән була. Шулвакыт караш янә теге бөдрә болытларга төшә: куе болытлар әкренләп тарала, томан булып өскә күтәрелә башлый.
Бу күренешне видеога да төшереп алдым:
2300 метр биеклектә кичергән хисләр: Һавасы салкынрак, кояшы яктырак
Шаһтау – Азәрбайҗан җирлегендә ачылган иң беренче тау чаңгысы курорты. Туристик объект диңгез өсте тигезлегеннән 1300-2300 метр биеклектә урнашкан, комплексның төп өлеше диңгез өсте тигезлегеннән 1440-1640 метр биеклектә. Комплексның мәйданы – 2058 гектар. Туристлар өчен иң биек зона – 2300 метр. Һәм икенче көнне без, фуникулерга утырып, 2300 метр биеклеккә – Шаһтауга мендек. Бер кабинага 8 кеше сыя, кабиналар автомат рәвештә менә, ишекләре, шулай ук автомат рәвештә, үзләре ябыла. Менгәндә һәм төшкәндә үзгә бер рәхәтлек кичерәсең: тауларны карый-карый музыка тыңлап менәсең. Шәп! Фуникулердан төшәргә вакыт җиткәндә, тизлеге автомат рәвештә акрыная, төшеп калырга яки утырырга өлгерә алмам, дигән борчылуларны да онытасың. Алай гына да түгел, мәсәлән, мин менгәндә, биеклектән курку хисе онытылды. Минем беренче тапкыр шундый фуникулерга утырып менүем иде, биеклектән бераз курыксам да, коллегалар белән аралашып, тауларга исем китеп карап, өскә менеп җиткәнне сизмичә дә калдым.
Тауларда башка мохит: һавасы салкынрак, кояшы яктырак (тауларга менгәндә кояш нурларыннан саклаучы күзлек кию киңәш ителә, чөнки күзне бик каты чагылдыра), кары да күбрәк. Тауда туклану ноктасы бар, туңсагыз яки тәнәфес ясап аласыгыз килсә, шунда кереп чыга аласыз.
Тауларда бер төркем чаңгычыларны да очраттык, алар чаңгы шуды, ә без Шаһтау белән хозурландык. Шаһтауда нишләп була, дигәндә, шуларны әйтеп була: әйткәнемчә, канат юлыннан фуникулерга утырып менү. Чаңгыда шуарга теләмәсәгез, «Шаһтау» комплексының канат юлында йөрергә кирәк.
Чаңгыда шуу. Шаһтауда чаңгы юллары бик күп, үзегезгә уңайлы юлны сайлап, шунда шуарга була. Чаңгы, шлем, сноуборд яки башка кирәкле әйберләрне арендага алу мөмкинлеге каралган, кирәк булса, тауда дөрес итеп шуарга да өйрәтәләр.
Зиплайн. Бу аттракционда 20 секунд эчендә (ягъни бик тиз!) троска тотынып, таулар өстеннән «очып» үтәргә була. Трос бик биектә урнашканга күрә, батырчылык итмәдем. Ә менә коллегаларым бу аттракционга бик теләп утырды.
Альп таулары аттракционы. Тәвәккәл булсагыз, бу аттракционга да утыра аласыз. Системасы шундый: бер кабинага 1 яки 2 кеше утыра ала. Каеш белән эләктереп куялар. Шунда ук бер кулың белән рычагка тотынасың. Алга таба этсәң – тизрәк бара, урынында тотсаң – тизлеге акрыная. Шәхсән мин акрын тизлек белән бардым, чөнки бер кулым белән тирә-яктагы күренешне төшерәсем килде. Коллегаларымның күбесе шулай эшләде. Икенче тапкыр инде камерасыз – «очып» диярлек төшәселәре килде, ләкин иркенләп йөрергә вакыт җитмәде. Кыскасы, миңа калса, тизлекне контрольдә тота торган аттракцион һәркемгә ошаячак.
Тюбингка яки чанага утырып төшү. Тау битеннән кабартылган «чанага» – тюбингка яки без ияләнгән гади чанага утырып төшәргә яратучылар бар.
Кар машиналарында турлар. Кар машиналарына (снегоход) утырып, биек тауларда экскурсияләргә кушыла аласыз.
Шугалак. Телисез икән, музыка тыңлап, шугалакта шуа аласыз.
Парапланга тотынып очу. Аяк киеме, шлем, перчаткалар бирелә. Баштан өйрәтәләр, очышка 15-20 минут бирелә. Гомуми процесс якынча 1 сәгать дәвам итәчәк. Парапланга тотынып очканыгыз GoPro камерасына төшереләчәк.
«Территориядә ясалма кар табигый карга караганда күбрәк»
Безне явым-төшем кызыксындырды. Кар явамы? Яуса, озак торамы? Экскурсоводыбыз Нәргиз Асадова әйтүенчә, Азәрбайҗанның башкаласы Бакуда кар бик сирәк ява. «Яуса да, иң куркынычы – карның бозланып катуы», – дип өстәде ул. Нигездә, кышын анда кар бик юк. Ә менә Азәрбайҗанның төньяк якларында, без барган Шаһтау тауларында кышын кар була, дип аңлаттылар. Иң күп кар яуган ай ул – гыйнвар. Тау чаңгысы курорты булып аталгач, тауларда гел кар торадыр, дигән фикер килә. Кар эресә яки кар бик аз яуса нишлиләр? Моның чыгу юлын тапканнар.
– 30 чакрымга сузылган трассада 488 кар пушкасы бар. Ул территорияне ясалма кар белән тәэмин итеп тора. Кар пушкалары салкында гына эшли. Ким дигәндә һава торышы -2 °C, -3 °C градус булырга тиеш. Табигый кар – йомшак, ә ясалма кар – тыгыз. Территориядә ясалма кар табигый карга караганда күбрәк тә әле, 1 кубометрга 400 килограмм ясалма кар чыгарабыз. Сезон декабрьдән алып мартка кадәр дәвам итә. Ел саен безгә ял итәргә килүчеләр арта бара, – диде кар белән тәэмин итү (оснежение) бүлеге җитәкчесе Эльвин Мамиев.
Чаңгычылар әзерли торган спорт мәктәбе директоры: «Тау чаңгысы курортын Европада иң яхшысы дип бәялим»
Безне Шаһтаудагы чаңгычылар әзерли торган аерым спорт мәктәбе белән дә таныштырдылар.
– Мәктәп программасы 3 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен каралган. Дәресләр ким дигәндә 1 сәгать дәвам итә. 12 яшьтән өлкәнрәк балалар һәм зурлар өчен 2 сәгатьтән артык дәресләр була. Аерым дәресләр дә, төркем-төркем дәресләр дә бар. Барысы да баланың һәм ата-аналарның теләгеннән тора. Моннан тыш, быел без балалар өчен чаңгы лагере оештырдык. Баланы 10.00 сәгатьтә китереп, кичке 17.00 сәгатьтә килеп алырга була. Ул бу вакыт аралыгында чаңгыда шуа, төшке аш ашый, уйный, чанада шуа, чаңгыда шуарга өйрәтү дәресләренә йөриячәк. 2 сәгать дәрес – 120 манат (безнең акча белән 6400 сум) тора. Балалар өчен түләү – 60 манат (3200 сум).
Шулай ук, Азәрбайҗанда быел беренче тау чаңгысы мәктәбе ачылды. Тирә-яктагы авыллардан, шәһәрләрдән балаларны җыеп алып килеп, алар өчен бушлай тренинглар үткәрәбез. 4-5 еллык тәҗрибәбез бар. Җыелма командабыз әлегә юк, ләкин булдыру өстендә эшлибез. 2025 елда Балалар олимпиадасына барырга исәп бар, – диде чаңгычылар әзерли торган спорт мәктәбе директоры Мария Шерстюк.
Мария ханым Украинаның җыелма командасында чыгыш ясаган булган, Швейцария, Италия, Австриядә эшләү тәҗрибәсе барлыгын әйтте. «Кайда гына эшләмәдем, техник яктан, мондагы тау чаңгысы курортын Европада иң яхшысы дип бәялим. Чөнки монда яңа җиһазлар, бик зур игътибар бирелә, инструкторларыбыз бик яхшы», – дип өстәде ул.
Бәяләр турында
– Кышын 22 күңел ачу төре тәкъдим ителә. Әйтик, зиплайнның биеклеге 50 метр, озынлыгы – 150 метр. Шулай ук биредә күңел ачу паркы, балалар өчен күңел ачу үзәге, пейнтбол, уктан ату, квадроцикл, тау велосипеды, скутерга утырып йөрү мөмкинлеге бар. Бәяләр – 5 манаттан (265 сум) алып 250 манатка (13 300 сум) кадәр, – дип аңлатты «Шахдаг» тау чаңгысы комплексының күңел ачу бүлеге җитәкчесе Эльхан Шингаев.
Әйтергә кирәк, нәкъ шул көнне Азәрбайҗанның «Шаһтау» ял итү комплексында рәсми рәвештә кышкы сезонның ачылышы булды. Азәрбайҗанның туризм бюросы «Шаһтау» тау курорты белән берлектә үткәргән чарада Катар, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Согуд Гарәбстаны, Россия, Үзбәкстан, Казахстан һәм Белоруссиядән 90га якын чит ил кунагы катнашты.
Кышкы сезон ачылышында курортта заманча уңайлыклар, күңел ачу урыннары тәкъдим ителде. Экскурсовод әйтүенчә, «Шаһтау» тау чаңгысы комплексын төзергә һәм проектлаштырырга Австрия инженер-консалтинг компаниясе ярдәм иткән.
Сәламләү кичәсе һәм гала-концерт төрле илләрдән килгән кунакларга бер-берсе белән танышу һәм аралашу, элемтәләр булдыру өчен мәйданчык булып торды. Бу очрашулар хезмәттәшлекне үстерүне тирәнәйтү, фикер алышу, сәяхәт һәм туризм өлкәсендә элемтәләрне ныгыту өчен файдалы булды. Биредә без Азәрбайҗанда кунакларны кабул итү традицияләрен күрдек, шулай ук җирле аш-су һәм шәрабтән авыз иттек.
Азәрбайҗанда тагын ике тау курорты бар: «Туфандаг» һәм «Агбулаг». Габала шәһәрендә урнашкан «Туфандаг» тау курортында чаңгы яки сноубордта шуу өчен 15 чакрымга сузылган трассалар бар. Чана, тюбинг һәм кар машиналарында шуу һ.б. күңел ачулар тәкъдим ителә. Агбулаг авылында кунаклар чаңгыда, сноубордта һәм чанада шуа ала, кече Кавказның матур күренешләрен күреп ләззәтләнә алачак.
Киләсе материалларда Азәрбайҗанда белем бирү системасы, милли гореф-гадәтләр һәм ризыклар белән таныштырырбыз.
Дәвамы бар.