«Аю һәм игенче» әкиятенең Арча варианты: җир – хуҗаныкы, уңышы – «Аю»ныкы
«Интертат» Арчаның «Аю» хуҗалыгы һәм хуҗалык кулланылышында булган пай җирен сатып алган Илнар Абдуллин арасында килеп чыккан низагны тикшерә.
Кайвакыт чынга ашмас хәл турында «Әкият сатма инде!» дип әйтеп куялар. Ә кайвакыт әкиятнең дә тормыштан алынган икәненә инанасың. «Тебе – вершки, а мне корешки» дип, аюны алдалап йөргән бабай турындагы совет мультфильмын күпләр хәтерлидер. Арча районында җир бүлешү проблемасы да күпмедер дәрәҗәдә шул балачак хатирәләрен яңарта.
Арча районы Сөрде авылында яшәүче Илнар Абдуллин август башында Мөхәммәтгалиева Гөлфания белән Мөхәммәтгалиев Ришатның 10 гектарга якын пай җирләрен сатып ала. 17 июльдә төзелгән сату-алу килешүе ике як тарафыннан да имзалар белән раслана, Арча районы күп профильле үзәгенең зәңгәр мөһере дә куела.
9 августтан башлап 9,8 гектар җир Абдуллинныкы булып санала башлый. Бу факт ТР буенча дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсеннән рәсми документ белән раслана, һәм күчемсез милек бердәм дәүләт реестрында теркәлә.
Барысы да булды дигәндә генә, моңа кадәр пай җирләрен кулланган агрофирма барлыкка килә. Баксаң, ул җирләрдә «Аю» агрофирмасы күпьеллык үлән чәчкән булган. «Элекке пайчыларга да берни бирмәгән. Көздән ашлык астына люцерна чәчкән булган. Көздән ашлыгын сугып алганнар, беренче укос печәнне дә чапканнар», – дип язды бу хәл белән яхшы таныш Исмәгыйл Мөхәрләмов.
Җир шәхси милек санала башласа да, «Аю»ның үзе чәчкән уңышны үзе аласы килгән, һәм ул соңгы укосны да җыеп алган. Пай җире булгач, хуҗалык ул ашлыкның күпмесендер пай хуҗаларына кайтарырга тиеш. Тик Абдуллинарга ул уңышны да бирмиләр, җирләрен дә кулланалар.
«Тебе – вершки, а мне корешки» дигән кебек, «җире – сиңа, уңышы – миңа» килеп чыккан. Язмыш ирониясе: бу юлы бабай аюны түгел, «Аю» үзе җир хуҗасын алдалаган.
«Хуҗалык җитәкчесе: «Шул нәрсәңне тот!» – дип тутырып әйтте»
«Аю» агрофирмасы җирне алулары турында белмәгән, дип уйларга була. «Җир алыр алдыннан экономистына барып әйттем», – дип сөйләп китте бу хакта хәзер ул җирләрнең хуҗасы булган Илнар Абдуллин. Ул 2019 елда да үз җирен алган булган. Бу пай җирләрен дә шул булган җирләре белән янәшә рәсмиләштергән.
Быел яз җир алам дип йөри башладым да, 9 августтан җирне минем исемгә теркәделәр. Сафиуллиннарның Яхъя дигән абыйлары, дөрес җирдән алмыйсың, дип тә йөрде башта. 2019да дөрес урында булган да, хәзер дөрес түгелме?
Җир алыр алдыннан хуҗалыкның экономистына барып әйттем. «Кәгазьләрен чыгарып бир, мин язып бирермен», – диде. Кәгазе килде, копиясен чыгарып илтеп бирдем, – ди Илнар Абдуллин. Шулай итеп, җирнең яңа хуҗага бирелүе турында мәгълүмат агрофирмага билгеле була. Ә җир пайларына, билгеле булганча, аренда хакы түләнергә тиеш – җир бит җәй буена кулланылган булган.
Шуннан бөтен кешегә салам кайта башлады, ә миңа юк. Агрофирманың җитәкчесе Марсель Сафиуллин янына бардым. «Нинди салам бирим мин сиңа? Әнә басуга бар да, таралып калганын җый», – ди. Миңа чүп җыярга куша. «Ә ашлыклары кайчан?» – дим. «Нинди ашлык бирим мин сиңа?» – ди. «Син бит минем җирдән файдаланасың. Аренданы ничек түлисез?» – дидем.
Тагын көтәм, бернинди үзгәреш юк. Аннары районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесенә шалтыраттым. «Хәл итәрбез», – диде. Ул шул Сафиуллиннарга шалтыраткан. Хәзер алар миңа: «Нигә шалтыраттың?» – дип, авыз-борын төяп йөриләр, – ди Илнар Абдуллин.
«Кем чәчкән – шул ура»
Җирнең яңа хуҗасына ул кишәрлекне кулланган өчен уңыш та түләнми, әмма ул җирдән элекке хуҗа калган уңышны – соңгы укос печәнне дә чабып ала.
Илнар Абдуллин үз кишәрлегендә комбайн күреп, яннарына бара. Комбайнның рулендә «Аю» агрофирмасының директоры Марсель Сафиуллин үзе була.
Әби өйдә калган иде. «Безнең җирне чапканнар бугай анда», – ди. Басуга бардык, комбайнның каршысына чыктым. Комбайнына мендем, ишекне ачмый. Шул эчтә утырган килеш кенә теләсә нәрсә кычкыра. «Хет прокурорга, хет кемгә шалтырат», – дип, тутырып ук әйтә.
Баскычыннан төштем дә, 112гә шалтыраттым. 15-20 минуттан участок полиция хезмәткәрләре килде. Теге (Марсель Сәфиуллин – ИТ) инде тайган иде. Куып тотып: «Нәрсә кеше җирен чабасың?» – дигәч, «Нишләп кеше җире булсын, минем җирем ич ул», – ди. Полицияләр янында кылана башлады: «Нәрсә кирәк сиңа? Ашлыкмы, саламмы?» – ди. Әле генә «шул нәрсәңне тот!» дип тутырып әйткән кеше бит ул. Полиция хезмәткәрләре дә аптырады инде, – ди Илнар Абдуллин.
Бу хәл берничә тапкыр кабатлангач, Илнар Абдуллин полициягә һәм прокуратурага гариза яза. Әмма хокук саклау органнары нәрсәдер кыймылдаган арада, басудагы уңышны «хәл итәләр» – Кырлайда узган «Ат көне» көнне бер сәгать эчендә басуны «чистартып» чыгалар. «Полицияләрнең бөтенесен шунда «Ат көне»нә җибәргәннәр иде. Бөтен техникасы бергә җыеп, 1 сәгать дигәндә басуда бернәрсә калмады», – ди ул.
Шул хәлдән соң Абдуллин кабат прокуратура юлын таптый.
«Аю»лар ник җавап бирми?
«Аю» агрофирмасы – Арча районының Сөрде һәм Югары Ор авыллары җирләрен 49 елга арендага алган хуҗалык. Сафиуллиннарны инвесторлар дип атасак, дөресрәк тә булыр. Хуҗалыкның конторасы Сөрдедә урнашкан булса, Сафиуллиннар үзләре Югары Орда яши. Хуҗалыкның элек 3 мең гектар тирәсе җире булса, хәзер күпмегәдер кимегән.
Интернеттагы бөтен сайтларда да «Аю» хуҗалыгының җитәкчесе һәм директоры дип, Сафиуллина Илсөяр Яхъя кызы күрсәтелгән. Яхъя – Марсель Сафиуллинның бертуган абыйсы. Авыл халкы сүзләренчә, алар Казанда яши. «Аларның монда күренгәннәре юк, барысына да акча күптән бүленгән инде», – ди халык.
Шуңа күрә, хуҗалыкны авылда яшәүче Марсель Сафиуллин җитәкли, дисәк тә, ялгыш булмас. Комбайнга үзе утырып, закон буенча башка кешенең җире булып саналган җирдә печән чабып йөргән хуҗалык җитәкчесен күргәнегез булмаса, «Аю» басуларына рәхим итегез. Бөтен җирдә дә председатель дигән зур кешеләр – костюм-чалбардан, биек машиналарда гына утырып йөрми икән менә.
Комбайнга үзе утыруын башка сәбәпләр белән дә бәйләүчеләр бар. «Кешене эшкә ала да акчасын түләми. Яз көне дә, кыш көне дә килеп эшләүче малайлар булды, түләмәде. Бер малайга ай буена 9 мең акча язган. Берсе дә зарланмый шуларның… Куркалармы инде…» – ди Илнар. (Бу ни дәрәҗәдә дөрес – монысын ачыклап булмады, чөнки Марсель Сафиуллин белән берничек тә элемтәгә кереп булмады. Әгәр ул бу гаепләүне инкарь итәргә теләсә, без аңа мәйдан бирергә әзер).
Бу хәлне, әлбәттә, төрле яклап аңлап була. Күпьеллык үләнне башка кешегә бирәсе килмичә, үзенекен урып алган, дип уйлап була. Тик ул аның сатып алган җире түгел, пай җире булуын онытмаска кирәк. Нәрсә генә дисә дә, ул күпмедер уңышны пай хуҗасына тапшырырга тиеш.
Аннары җир сатып алу законнарын да беркем дә тыймаган. Пай җиренә тиеш уңышын бирсә, бәлки, ул кадәр тавыш күтәрергә дә кирәк булмас иде?
«1998 елда пай җирләре бүленгән, пайчыларның җыелышы булган. Шул җыелышның документы – килешүе бар, диләр, тик күрсәтмиләр. Ул булса, чыгарып күрсәтерләр иде бит. Участок полиция хезмәткәрләре дә сорады, «бар, бар» гына диде, күрсәтмәде. Документлар белән дә проблемалары бар аларның», – ди Илнар Абдуллин.
Ни кызганыч, «Аю»лар бер дә сөйләшергә ярата торган кешеләр булып чыкмады. Марсель Сафиуллинның кесә телефонына да, агрофирманың «директор» дигән телефонына да, «бухгалтерия» дигән телефонына да көненә 5 шалтыраттым – файдасыз. Инде бу хакта да «чит номерларны алмыйлар» дип хәбәр иттеләр. Авыл җирендә хуҗалык булдырып, шунда халык белән эшләргә тырышучы кеше аңлату, сөйләшү, килешү кебек сүзләрне дә белергә тиеш кебек. Сөйләшүдән качуны исә җаваплылыктан качу, дип кабул итик.
Авыл хуҗалыгы идарәсе: «Безнең система ук дөрес түгел»
Илнар Абдуллин бу проблема белән районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе таныш булуын әйтте. «Районда булган бөтен әйбер белән дә таныш. Нәрсә оча, нәрсә йөзә, нәрсә хәрәкәтләнә, нәрсә үсә», – диде бу хакта идарә җитәкчесе Ленар Абдуллин үзе дә. Ул төп проблеманы кешеләрнең үзара килешә алмавында күрә. «Бөтен кеше акча эшләп калырга тырыша», – ди ул.
– «Аю» агрофирмасы, җирләрне «Росреестр» аша уздырдык, андый протокол бар, диләр. Ләкин бу кешегә (Илнар Абдуллин – ИТ) җирне башка җирдән биргәннәр. «Аю» агрофирмасы узган ел күпьеллык үлән чәчкән. Күпьеллык үләнне быел чәчтең дә быел урып алдың түгел. Ул 4-5 ел кулланылышта була торган әйбер. Бу кеше (Илнар Абдуллин – ИТ) җирне әле августта гына рәсмиләштергән һәм «Аю»га, бу – минем җир, ди, – диде ул.
- Россиянең Җир кодексының 40нчы маддәсенең 2нче пункты буенча, җир хуҗасы, кишәрлеккә рәсми рәвештә хуҗа булганнан соң шул җирдәге уңышка да хуҗа була. Ленар Абдуллин бу законны «дөрес түгел» дип саный булып чыкты.
Безнең система ук дөрес түгел, – ди ул. – Бернинди килешү юк, һәр кеше акча эшләргә тырыша. Җир үлчәүчеләргә киләләр дә, миңа моннан җир кирәк, диләр. Тегеләре тота да бүлеп бирә. Зур басуның уртасыннан җир бүлеп биргән очраклар да булды. Ә ул басу уртасына ничек кереп була соң? Ул турыда беркем дә уйламый. Басу уртасына кергәндә, мәсәлән, агрофирма җирләре таптала. «Землемер»лар җир кешеләре түгел. Җир бирү мәсьәләсе – иң авыр сорауларның берсе. Әле очы-кырые күренә торган, хәл итеп була торган әйбер, дип әйтеп булмый.
Тик бу очракта артык зур проблема да юк. Әгәр дә ул, «Аю» агрофирмасына килеп, «мин җир алырга телим, каян алыйм» дип сөйләшсә, агрофирманың да дәгъвасы калмый, кеше дә җирле була. Ул аны барыбер, закон белән язылган булмаса да, килештерергә итәргә тиеш. Бөтен нәрсә мин дә «прав», син дә «прав» дигән хәлгә кайтып кала.
Ул (Илнар Абдуллин – ИТ) авыл хуҗалыгы министрлыгына да мөрәҗәгать иткән иде. Мин аңа «кил, хәл итеп бетерербез» дидем, әле үзе күренми. Әллә кая чыгара торган зур проблема түгел, – диде Ленар Абдуллин.
Илнар Абдуллин исә авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесенә мессенджерда кат-кат язган хатларын ук күрсәтте. Нишләптер, идарә җитәкчесе аларга җавап бирмәгән. Һәм нәтиҗәдә, «әллә кая чыгара торган зур проблема түгел» дисәләр дә, ул Авыл хуҗалыгы министрлыгы дәрәҗәсенә менгән.
Шушы көннәрдә Илнар Абдуллин ТР Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Рөстәм Гайнулловка да чыккан. «Ул да башта мине аңламады. Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе белән бергәләп утырып сөйләштек. Гайнуллов мине ашлык белән тәэмин итәргә кушты», – диде Илнар Абдуллин. Ул хәзер район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллиннан хәбәр көтә. «Сафиуллиннар белән сөйләшүдән мәгънә юк», – ди.
Сүз уңаеннан, бу ике Абдуллин туганнар түгел, бары фамилиядәшләр.
«Судка бирмичә генә, хуҗалык җитәкчесен уңга кертеп булмый»
Пай җире белән бәйле гаугалы очракларның беренчесе генә түгел бу. Пай җирләре мәңгелек проблема территорияләре булуын дәвам итәр кебек.
«Җир бүлешү белән бәйле хәлләр районнарда булып тора», – ди Татарстан фермерлар ассоциясе җитәкчесе Камияр Байтимеров. Андый хәл килеп чыкса, ул судка мөрәҗәгать итәргә кирәклеген әйтте.
Бер елны Буада шундый хәл булды. Анда агрохолдинг шәхси җиргә кереп чәчеп чыккан иде. Тормышта төрле хәлләр була. Документларын карамыйча гына әйтеп тә булмый. Әлбәттә, ул җир – пай җирен сатып алучы кеше милке. Мондый очракны суд кына хәл итә ала. Хуҗалык җитәкчесен берничек тә уңга кертеп булмый, – диде Камияр Байтимеров.
Илнар Абдуллинны Сөрде, гомумән, Арча халкы «хаклык эзләүче кеше» дип белә. Кенәр – Сөрде юлын ясауларын сорап, кая гына мөрәҗәгать итмәде, кайсы гына депутатка язмады ул заманында. Сөрде юлы турында «Интертат»та да күп мәкаләләр басылды.
- «Башка каска киеп кенә йөрисе калды инде»: Сөрде халкы юлдан зарлана, ә җаваплылар юк
- Чокырлы юлда - балалар язмышы: Кенәр-Сөрде арасындагы юлда мәктәп автобуслары ватыла
- Боз кузгалган, ләкин халык канәгать түгел: Кенәр - Сөрде юлы кайчан салыныр?
Аларның тел төпләре «син кем дә, без кем». Ул егетне (Илнар Абдуллинны – ИТ) мыскыл итәргә теләүчеләр күбәеп китте әле. Аның Кенәрдәге паеның межа баганаларын да сындырдылар, Кенәрдәге өенең утын да өзделәр. Басмакчы булалар, ул әле нык тора. Прокуратурага һәм полициягә гариза язды, тик тикшерүче тегеләр (Сафиуллиннар – ИТ) җырын җырлап йөри. Халыкка чыгарырга кирәк. 90нчы еллар кайта, «без – мафия» димәк булалар… – ди бу хакта Исмәгыйл Мөхәрләмов.
Эшнең прокуратурада булуын белеп, «Аю» хуҗалыгына бераз нервыларын какшатып алырга кирәк булыр. Арча полиция бүлегеннән «гаризада күрсәтелгән шартларда нинди дә булса җинаять һәм административ хокук бозу юк» дигән җавап хаты инде килгән дә. Район прокуратурасы, бер дә булмаса суды бу хәлгә күз йоммас, дип ышанасы килә. Бабай белән аю әкиятендә бабайның тапкырлыгына шаккатсак, «Аю» хуҗалыгы мисалында моның бер дә тапкырлык түгел, ә ялган булуына инанасың.