Чокырлы юлда - балалар язмышы: Кенәр-Сөрде арасындагы юлда мәктәп автобуслары ватыла
«Кенәр-Сөрде арасында ничек батмый каласы», — дип көйләп йөри хәзер Арча халкы. Чокырланып беткән, куркыныч юлдан балалар мәктәпкә укырга йөри. Юлда берәр фаҗига килеп чыкса, кем җавап бирәчәк? Ата-аналарга ничек тыныч күңел белән балаларын укырга җибәрергә? Кенәр-Сөрде юлы турында чираттагы язма.
Арчаның Яңа Кенәр белән Сөрде авыллары арасындагы берничә чакрым юлның һаман очына чыга алмыйлар. Кенәр-Сөрде арасындагы чокырланып беткән юл турында беренче язуыбыз түгел. «Башка каска киеп йөрисе генә калды инде», — дип уфтанды халык, юлның начарлыгы аркасында өч машинаның дамба астына төшеп киткәнен дә, яңгырлы көндә суга тулган чокырларны ерып барганын да искә алып. Район башлыгына да, юл һәм транспорт министрлыгына да чыктык ул вакытта. Нәтиҗәсе дә булмады түгел: авыллар арасындагы юлны эттереп, тигезләделәр, кайбер җирләренә таш та салып китәләр.
Тик таш — очып, тигезләнгән җирләр кабат чокырланып бетәргә дә өлгергән инде. Балалары Кенәргә йөреп укырга мәҗбүр булган әти-әниләр нишләргә дә белми. Автобусның көпшәкләре тишелгән очраклар булуы да куркуга калдыра. Кемгә бала кадерле түгел?
Әти-әниләр: «Ничек курыкмыйча балаларны укырга җибәрәсе»
Әти-әниләр, авыл халкы исеменнән бу юлы да Илнар Абдуллин җаваплылыкны үз өстенә алды. «Юл салсыннар, балалар әйбәт юлдан йөрсеннәр иде», — дип янып-көеп йөрүче кеше дә Илнар. Үзе дә әти кеше булгач, балалары шул автобуста мәктәпкә барып-кайтып йөргәч, көенерлек тә шул.
— Ничек курыкмыйча балаларны укырга җибәрергә. Ничә еллар йөрим, бер нәтиҗәсе дә юк. Кырдырылган юл кире чокырланып бетте инде, — ди Илнар, уфтанып.
Башка ата-аналарның гына сүз әйтергә куркулары кызганыч. Үзләренең, балаларының йөрисе юллары бит. Хәер, кешегә сүз түгел, киңәш әйтә торган заманмыни.
Авыл җирлеге: «Юл әйбәтләнде»
Беренче шалтыратуыбызда авыл җирлеге рәисе урынбасарыНаил Нәҗметдинов юлның начарлыгы турында яхшылап сөйләде. Балалар турында сүз кузгаткач, «әти-әниләр белән бергәләп мәгариф бүлегенә хат язып карыйсы булыр», — дип әйтте.
Тик ташны күз буяп кына салып киткәннәр дигән белән килешмәде. «Барысы да әйбәт, йөреп була», — дип җавап бирде ул кабат шалтыратуыбызда.
— Сезнең язмадан соң юлны кырдырып, таш салып, иске асфальт белән тигезләп чыктылар юлны. Әлегә нормаль, әйбәт юл, үзем шуннан барып ятам менә. Ремонт ясап киткәч, хат та язмадык инде. Кенәр башыннан башлап иске асфальт салдылар, аннары Сөрдегә хәтле тигезләделәр бит. Автобуслар да әйбәт кенә йөреп тора әле. Ул чокырлар вак таш салып кына идеаль булып бетә алмый инде. Чагыштырмача юл барыбер дә яхшырды, — дип сөйләде ул.
Мәгариф бүлегенә язылмый калган хат турында кабат-кабат сораша торгач, якты киләчәккә якты өметләр баглаган сүзләрне көч-хәл белән тартып ала алдым. «Әти-әниләр белән җыелышлар булырга тиеш. Шунда тагын бер кат сөйләшербез. Хат турында сүз кузгатырбыз инде кабат», — диде ул.
Мәктәп: «Балалар язмышы белән шаярырга ярамый»
Юл авыл җирлеге карамагында булса, балалар — мәктәпнеке. Юлда ни генә булса да, Алла сакласын, әлбәттә, ул хәл өчен мәктәп дирекциясе җавап тотачак. Яңа Кенәр авыл җирлегенә күптән түгел генә килгән башлык Әгъзам Гайфулин ноябрь башларында әле мәктәп директоры вазифаларын башкара иде. «Балаларның иминлеген тәэмин итү өчен мәктәп тарафыннан бөтен кирәкле эшләр дә башкарыла», — диде ул.
— Мин анда (Сөрдегә — ТИ) үзем дә ике-өч көнгә бер төшеп менәм. Юл әйбәт түгел. Автобусларны безгә АТП бирә. Бер-ике атна элек аларга да юлны фотога төшереп җибәрдек. Алар үзләре дә, автобуслар шушындый юлдан йөрергә мәҗбүр, берәр нәрсә эшләтеп булмый микән дип, министрлыкка хат язабыз, диделәр.
Юл үзе программага кергән. Тик ул программа 24 елга гына тормышка ашачак дип баралар. Әле бит аңа кадәр ике ел бар. Шушы программаны тизләтеп булмас микән дигән максат белән фотоларны да җибәрдек, — дип сөйләп китте ул.
Юлда автобусларның көпшәкләре тишелү очраклары да еш була икән дигән сүзне дә җиткердек элеккеге мәктәп директоры — хәзерге авыл җирлеге башлыгына. «Ноябрьдә безнең мәктәпкә ике яңа автобус кайта», — дип тә сөйләгән иде ул.
— Машиналарның көпшәкләре тишелмичә тормый инде ул. Безнең мәктәпкә егерме сигез урынлы ике автобус каралган. Берсенеке ватылса, икенчесенеке белән алыштырып торабыз. Президент тарафыннан мәктәпләргә беренче партия автобуслар тапшырылды. Ноябрьдә безнең мәктәпкә дә ике яңа автобус кайта. Шулай да, яңалары биреләсе булса да, «Балаларның язмышы белән шаярырга ярамый», — дип күптән түгел генә ун яңа көпчәк алып кайтып куйдык.
Автобуслар билгеле тизлек белән генә хәрәкәт итә — 60 км/сәгатьтән арттырмыйлар. Шофер һәрвакыт элемтәдә, дежур укытучылар куелган, исемлек бирелгән. Иртә белән өч рейс ясый, аннары көндез икедә, аннары озынайтылган көнгә калучыларны дүрттә кайтара. Берәр нәрсә була икән, автобусны алмаштырабыз, — дип сөйләде Әгъзам Гайфулин.
Мәктәпкә декабрь башында гына килгән яңа директор Хәмбәл Зарипов та бу проблеманы «яшереп кала торган түгел», — дип бәяләде.
— Юл начар, яшереп кала торган түгел. Кыш көннәрендә, бураннарда эттерәләр, чистарталар, автобуслар батып кала торган түгел, тик чокырлы. Автобус йөртүчеләр дә зарлана инде. «Автобуслар ватылып бетә» дип борчылалар. Мәктәпкә яңа автобуслар кайтты, тик әле документ эше күп. Яңа елларга яңа автобуслар белән йөртә башларбыз дип торабыз. Иске автобуслар да йөрерлек хәлдә әле, — дип җавап бирде яңа директор.
Мәгариф бүлеге: «Без нишли алабыз соң?»
Авыл башлыклары, директорларның моң-зарларын тыңлагач, «өскә» шалтыратырга булдык. Балалар өчен — мәктәп, мәктәп өчен районның мәгариф бүлеге җавап бирә бит ни дисәң дә. Телефонның икенче башында мәгариф бүлеге башлыгы Рамил Мөхәммәдияровның тавышын ишетү өчен күпме тапкыр телефон төймәләренә баскалаганымны белмәвегез кулай. Терелеп эшкә чыгуын дүрт түгел, сигез күзләп көттем. «Без нишли алабыз соң? Мәгариф идарәсе юлның чокырын ничек ремонтласын? Безнең бюджетта юлларга ремонт ясау каралмаган», — диде Рамил Данил улы хәлне сөйләп бирү белән.
— Мәгариф бүлеге нәрсә эшли ала соң? Тизлек режимын үтәтү каралган. ГИБДД белән берлектә ясалган актлар да, балаларны йөртү өчен рөхсәт тә бар. Авыл советының да юллар күз уңында. Икенче елга ремонт каралган микән, анысын әйтә алмыйм. Безгә мөрәҗәгать итсәләр, без дә хакимияткә дә, башка җирләргә дә язабыз. Ә үзебездә юлларны ремонтлау өчен акча каралмаган, — диде ул.
Балаларын автобус белән йөртергә курыккан һәм хәтта мәктәпкә ул чокырлы юлдан йөртергә баш тартырга уйлаган ата-аналарның зарына мәгариф бүлеге җитәкчесе: «Балаларны мәктәпкә йөртүдән баш тарту өчен, беренчедән, җәза бирелә. Чөнки һәр ата-ана балаларына тугыз класслык белем алуны оештырырга тиеш. Әлбәттә, белем алу формасын, өйдәме, үзләре укытамы, ансын алар сайлый алалар. Ә „мин баланы мәктәпкә йөртмим“ дигән сүз була алмый», — дип җавап бирде.
АТП җитәкчесе: «Ул юлда йөреп, автобуслар кырылып бетте инде»
Арча АТП җитәкчесе Рүзәл Гараев белән дә элемтәгә чыктык. Ни дисәк тә, Кенәр-Сөрде юлы АТПның эшчәнлегенә турыдан туры кагыла бит. Техниканың ватылып торуы бер бәла булса, юлда каза килеп чыкса, аңа да автобус белән тәэмин иткән АТПның гаебе булачак.
— Ничә еллар язабыз инде. Җәфаланып беттек. Начар, бик начар ул юллар. Автобуслар кырылып бетә инде шунда йөреп. Кайларга гына актлар язмадылар, ГАИларга да җибәрдек. Бер ун ел бернинди дә хәрәкәт юк анда.
Көпшәкләр тишелеп тораы. Тишелгән саен яңаны алып торасың, нишлисең инде. Ну юл бик начар, бик начар — шунысы дөрес.
Кырдырып кына булмый инде аны. Ак таш салып китәләр дә, шуның белән шул. Хәзер бит автобуслар да импортный, микроавтобуслар кайта. Алар андый юлга өйрәнмәгән, — дип сөйләде Рүзәл Баязит улы.
«Ул безнең юл түгел»
Ә без исә, башны аска иеп, Арча районының инфраструктура үсеше бүлегенең шәһәр төзелеше һәм архитектура секторы җитәкчесе Марат Гәрәевның номерын җыйдык. Яңа сүз ишетәсенә өмет өзелгән иде инде. Беренче язуыбызда ук Арча районы башлыгы Илшат Нуриев «Ул безнең юл түгел» дип ярып салган иде. Марат Гәрәев тә шуны кабатлады. «Ул безнең юл түгел. Ул төбәк юлы. Минтранска шалтыратыгыз», — диде ашыга-кабалана. (Әле татарча сорауларыма русча җавап бирде Марат Рәшит улы. Арчада икетеллелек котырып үсә икән).
Абый, җаным, юл һәм транспорт министрлыгының: «Әлеге автомобиль юлын ремонтлау турындагы мәсьәлә киләсе елларда юл эшләре программаларын финанслау күләме чикләрендә каралачак», — дигән җавабының һәр сүзен яттан беләбез ич инде без.
Сентябрьдән бирле бер сорау борчый: ничек шул район өчен «янып-көеп» яшәргә ТИЕШ булган җитәкчеләрнең авызыннан «ул безнең юл» түгел дигән сүз чыга ала ул? Сезнеке булмый, Әгерҗе белән Буаныкы түгел бит инде. Сезнең район территориясендә сузылып яткан юл «безнеке түгел» дип кенә күршенекенә әйләнеп куймый бит. Мин аның төбәк дәрәҗәсендәге юл икәнен дә бик әйбәт аңлыйм, өстән карап, тикшереп торырга тиеш икәннәрен дә беләм дә соң. Тик сезнең район өчен сез тырышмый, Пушкин бабай килеп тырышсынмыни? Сезнеке ул, әле ничек кенә сезнеке.
Юллар — безнең илдәге иң авыр темаларның берсе. «Минеке түгел, син кара», «Юк, ул минеке дә түгел, тегенеке», «Безнеке булса да, акча юк, шуңа күрә безнеке дә түгел әлегә», «Без бернәрсә дә эшли алмыйбыз» — дип туплы уйнаганга кешечә юллар юк та инде. Түләгән салымнары да онытыла гади авыл кешесенең. Чокыр-чакырда йөри торгач, көн дә автосервиста күпме акча калдырып чыга. Башка чарасы юк чөнки. Бөтен кешенең дә кешечә яшисе килә бит. Юлга хуҗа таба алмый туплы уйнаган җирләреннән бер шул кешеләргә дә күз салып алсыннар иде дә бит җитәкчеләребез.
Иң мөһиме, бу чокырлы юлда — балалар язмышы. Алла сакласын, һәлакәтләр булып кына тора. Мәктәп автобусы, балалар белән бер-бер хәл булмасын дип теләргә кирәк монда. Тарих раслап тора: бездә берәр фаҗига килеп чыкса гына тотыналар тикшерергә дә, эшләргә дә. Күрәләтә үзебез ташлап киткән тырмаларга үзебезгә басмасак иде. Фаҗига чыкканын да, һәлакәт булганын да көтмик. Соң булырга да мөмкин. Онытмыйк: юлда — балалар язмышы.