Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җәвит Шакировның улы Искәндәр, куркыныч авариягә эләккәннән соң, аякка баскан

news_top_970_100
Җәвит Шакировның улы Искәндәр, куркыныч авариягә эләккәннән соң, аякка баскан
социаль челтәрләр

Җитди авариягә эләккән җырчы Искан – Искәндәр Шакиров – инде 3 атна Чаллының ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсендә дәвалана. Ул 11 май көнне М7 федераль трассасындагы булган авариядән соң авыр хәлдә хастаханәгә эләккән иде. Искәндәр иптәш кызы белән үзе утырган такси йөртүче йоклап китүе һәм машинаның баганага бәрелүе хакында сөйләгән иде. Аллаһка шөкер, Искәндәр инде терәнәкләнә башлаган. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.

Искәндәрнең әти-әнисе – җырчылар Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар – бу күңелсез вакыйганың беренче көннәреннән үк уллары янында хастаханәдә булганнар.

Фото: © социаль челтәрләр

Улыбыз тернәкләнә башлады: барлык операцияләрдән соң йөри башлады, реабилитация курсы уза, – дигән матбугат чарасына Җәвит Шакиров. – Кайчан чыгарачаклары билгесез әле. Ләкин мине һәм тормыш иптәшемне иң авыры артта калу сөендерә. Без аның белән хәзер дә улыбыз янәшәсендә. Беренче тапкыр Зөлфиянең туган көнен хастханәдә үткәрдек. Үзе әйтүенчә, аның өчен иң кадерле бүләк – Искәндәрнең исән-сау булуы, – дигән артист.

Искәндәр һәм аның коллегасын башта авыр хәлдә Алабуга хастаханәсенә китергәннәр, анда алар берничә көн реанимациядә булган. Соңрак аларны Чаллыга күчергәннәр.

Биредә, травматология бүлегендә, улыбыз өчен искиткеч шартлар тудырылган – аерым палата, аны тәҗрибәле табиблар дәвалый, дарулар да бар, – дип сөйләгән Җәвит Шакиров.

Җырчы һәркемгә рәхмәт сүзләре җиткергән.

Бу фаҗигадән соң, безгә көн саен туганнарыбыз, якыннарыбыз, күпсанлы хезмәттәшләребез һәм дусларыбыз шалтырата, нәрсә кирәк икәнлеген сорыйлар, ярдәм тәкъдим итәләр. Авыр вакытыбызда без ялгыз түгел. Чаллыда дустыбыз Гөлназ яши, ул көн саен диярлек яныбызга килеп йөри. Без Зөлфия белән 1нче каттагы кафеда тукланабыз, – дигән Җәвит Шакиров.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100