Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җәвит Шакировның улы Искәндәр хастаханәдә көчкә-көчкә генә йөргән видеосын куйган

news_top_970_100
Җәвит Шакировның улы Искәндәр хастаханәдә көчкә-көчкә генә йөргән видеосын куйган
социаль челтәрләр

Артист Зөлфия һәм Җәвит Шакировларның улы, Искан псевдонимы белән җырлаучы Искәндәр Шакиров бик җитди авариягә эләккән иде. Җырчы беренче тапкыр интернет дуслары белән элемтәгә чыккан. Хастаханә коридорлары буйлап көчкә-көчкә генә йөргән видеосын урнаштырып:

«Бу айны гомеремдә дә онытмаячакмын… 9 сынган кабырга, чәрдәкләнгән аяк, ярылган баш… Ләкин минем хыяларым күп әле, шуңа күрә мин чигенә һәм инвалид кала алмыйм… Бөтен җирне сындырырга мөмкин, тик характерымны гына түгел…

Барысы да йоклаганда, мин яңадан йөрергә өйрәнәм...» – дип язган ул.

Җырчының юл һәлакәтенә эләгүен белми калган язылучылары нәрсә булуы турында сорашканнар. «Минем тормышымда җавапсыз машина йөртүче очрады», – дип җавап калдырган ул аларга.

Искәндәр авария хакында журналистларга комментарийда: «Йөртүче яллап, машинага заказ биргән идек. Арткы утыргычта йоклап кайттым. Һәлакәттә безнең йөртүче гаепле. Ул барган җирдән йоклап киткән. Шул гына хәтеремдә: бик тиз һәм сәеррәк бара башлагач, беренче машина белән бәрелгән тавыштан уянып киттем. Шунда янымдагы кызга: «Хәзер без үләбездер инде...» – дип әйтергә генә өлгердем. Нәтиҗәдә башта 3 машина белән, азактан ягулык станциясенең реклама баганасына бәрелеп туктадык», – дип сөйләгән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100