Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җәвит Шакировның улы Искәндәр авария турында: «Канга батып, аңымны җуеп, җирдә ятканмын»

news_top_970_100
Җәвит Шакировның улы Искәндәр авария турында: «Канга батып, аңымны җуеп, җирдә ятканмын»
социаль челтәрләр

Зөлфия һәм Җәвит Шакировларның улы Искәндәр – җырчы Исканның җитди авариягә эләгүе хакында язган идек. Искәндәр «Ирек мәйданы» газетасына үзенең хәле һәм юл һәлакәтенең ничек килеп чыгуын сөйләгән.

11 майда Алабуга янындагы трассада юл-транспорт һәлакәтенә эләктек. Бик күп имгәнүләр алдым: 9 кабырга, аяк сынды, санап бетерә торган түгел. Чаллыда хастаханәдә ятам. Йөртүче яллап, машинага заказ биргән идек. Арткы утыргычта йоклап кайттым. Һәлакәттә безнең йөртүче гаепле. Ул барган җирдән йоклап киткән. Шул гына хәтеремдә: бик тиз һәм сәеррәк бара башлагач, беренче машина белән бәрелгән тавыштан уянып киттем. Шунда янымдагы кызга: «Хәзер без үләбездер инде...» – дип әйтергә генә өлгердем. Нәтиҗәдә башта 3 машина белән, азактан ягулык станциясенең реклама баганасына бәрелеп туктадык. Безгә ярдәмне тиз күрсәттеләрме, белмим, ул вакытта мин канга батып, аңымны югалтып, җирдә ятканмын. Тизрәк терелергә насыйп булсын инде, – дигән җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100