«Әдәби марафон» тантанасы: Дүрт илдән меңләгән кеше татар китабына мәхәббәтен раслады
Бүгенге гаджетлар, интернет заманасында китап укучыларны күрү сирәк. Шулай да Казаныбызда әллә никадәр китап укучылар клублары эшли, «Әдәби марафон» дөньякүләм китапсөярләр проекты да бик уңышлы гамәлгә ашырыла. Хәзерге вакытта ул, проект кысаларыннан чыгып, тулы бер хәрәкәтне хәтерләтә башлады, дисәк –күпертү булмас.