Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Иртәнге алтыда эшкә керешәбез»: язгы кыр эшләре турында Теләче районыннан репортаж

Татарстанда бөтен көченә чәчү эшләре бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматы буенча, чәчүлек мәйданының 44 процентына иген чәчелгән. Игенчеләрнең хезмәте белән танышу өчен «Интертат» хәбәрчесе Теләче районы басуларында булып кайтты.

news_top_970_100
«Иртәнге алтыда эшкә керешәбез»: язгы кыр эшләре турында Теләче районыннан репортаж
Алмаз Хәйруллин
Абдул Фархан

Теләче районы республиканың төньягында урнашкан, шуңа күрә монда, гадәттә, көньяк районнарга караганда чәчүгә бераз соңрак чыгалар. Кырлардан кар соңрак киткән булса да, Теләчедә чәчү эшләре югары темп белән бара. 11 майга 28 процент чәчүлек җирләренә иген чәчелгән.

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов «Интертат» хәбәрчесе белән фотографны сөйләшенгән вакытта администрация янында каршы алды да, кичекмәстән басуга алып китте. Кабинетта сөйләшеп утыра торган вакыт түгел – кырларда эш гөрли. Район белән танышу машинада барган килеш булды.

Теләче 43 Татарстан районы арасында мәйданы буенча арттан тугызынчы булса, сөт тапшыру күләме буенча алдан унөченче урында тора. Бездә көненә 81 тонна сөт савыла. Чагыштыру өчен, 10-15 тонна тапшыручы районнар да бар.

Беренче кварталда тулаем сөт савымы узган елның шушы вакытына караганда тугыз процентка югарырак. Күз тимәсен, эшләр әйбәт кенә бара. Бөтен хуҗалык та бертигез яхшы эшли дип әйтә алмыйм. Сыйныфта начаррак укучылар булган кебек, авыл хуҗалыгында да аксабрак баручы берничә оешма бар, - дип район белән таныштыра башлады Ралиф Низаметдинов.

Безнең үрнәк буларак күрсәтерлек уңышлырак хуҗалык күрәсебез килде. Шундыйларның берсе 2020 елның сентябрендә генә оешкан, көчле темплар белән алга баручы «Август-Теләче» оешмасы икән. Без шуның басуына юл тоттык.

Ралиф Низаметдинов – сулдан беренче

Фото: © Абдул Фархан

 Белгәнегезчә, бездә «Вамин» хуҗалыклары бар иде. Алар көч-хәл белән генә барды да, «Татагролизинг»ка күчте. Бераздан «Татагролизинг» бу җирләрне дүрт оешмага бирде. Шуларның иң зурысын – тугыз меңнән артык гектарны «Август-Теләче» ширкәте алды. 2020 елдан бирле оешма бик матур гына эшләп килә. Терлекчелектә дә, игенчелектә дә нәтиҗәләре сөендерерлек. Авыл хуҗалыгындагы яңалыкларны хәзер алардан өйрәнергә була.

Узган елда «Август-Теләче» 370 млн сум инвестиция кертте. Тугыз мең гектар җир өчен бу бик зур акча инде. Инвестициянең күбесе яңа техникаларга, җиһазларга кертелде. Үзәк бистәсе янында кыска срокта 135 миллион сумлык заманча ашлык киптергече салып куйдылар. Быел шуның кырыенда ашлык чистарта торган бик зур комплекс барлыкка киләчәк. Анда орлык әзерләү линияләре, складлар булачак. Шушы заманча комплексның сметага салынган бәясе – ярты миллиард сум тирәсе. «Август» оешмасы бер тотынгач, эшне азагына кадәр җиткерәчәгенә ышанам, чөнки җитәкчеләре үз сүзләрендә тора торган кешеләр, - дип сөйли Ралиф Низаметдинов үрнәк хуҗалык турында.

Фото: © 

«Август-Теләче» – яңа форматта эшләүче оешма булса, аның янында гына традицион алымнар белән эш итүче «Алан» хуҗалыгы бар. Аның да хезмәт нәтиҗәләре район җитәкчелеген сөендерә.

 «Алан» терлекчелек буенча бик әйбәт эшли. Май аенда хуҗалык бер сыердан уртача 27 килограмм сөт сауды. Узган ел белән чагыштырганда, тулаем савым ике тоннага күбрәк булып бара. Хәзер «Алан»лылар көненә 18 тонна сөт тапшыра. Игенчелектә дә уңай нәтиҗәләре күренә, - ди идарә җитәкчесе.

Шәтке авылында «Фортэкс» оешмасының «Агролак» хуҗалыгы да әйбәт эшли икән. «Татагролизинг» дүрткә бүлгән җирнең бер өлешен алган «Чулпан» хуҗалыгы да коллективны туплап, инвестицияләр кертеп, эшне башлап җибәргән. Ралиф Низаметдинов «Чулпан»га зур өметләр баглый. Узган ел белән чагыштырганда, хуҗалык савымны утыз процентка арттырган.

 Бездә: «Тота белгән кеше бай була», - дип әйтәләр. Тоту – ул акчаны файдалы, бәрәкәтле итеп куллануны аңлата. Әйбәт барган хуҗалык җитәкчеләре, чыннан да, акчаны дөрес тота, - ди Ралиф Низаметдинов.

 

Нәҗип Хаҗипов

Фото: © Абдул Фархан

2019 елда район башлыгы булып озак еллар Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары вазифасында эшләгән Нәҗип Хаҗипов килде. Чагыштырмача яңа җитәкче турында кызыксынмыйча кала алмадым.

 Нәҗип Нәкыйпович килгәннән соң авыл хуҗалыгында алга китеш бар. Аның белеме дә, элеккеге хезмәт юлы да авыл хуҗалыгы белән бәйле булгач, бу тармакта ул бөтен нечкәлекләрне белә. Элек тә без начарлар рәтендә булмадык. Элеккеге башлык Илдус Зарипов башка тармакларга күбрәк игътибар итә иде. Ул районны күтәрүгә зур өлеш кертте.

Иң мөһиме - безнең 48,7 мең гектар сөрүлек җирләребез тулысынча эшкәртелә. Моңарчы бер генә сутый җирнең дә эшкәртелмичә калганы булмады. Икътисадый вәзгыять катлауланган елларда алдарак ирешкән нәтиҗәләрне саклавы да авыр, ә без барыбер алга барырга тырышабыз, - ди чын дипломатларча Ралиф Низаметдинов.

Кадрлар һәм бәяләр мәсьәләсе

Сөйләшә торгач, сизмәстән җитәкченең авырткан җиренә дә басып куйдым. Авыл җирендә кадрлар мәсьәләсе күпләрне борчый.

 Яхшы кадрлар табу – иң авырткан җиребезнең берсе. Бүген күпчелек хуҗалыкка сыер савучы, механизатор кирәк. Районга белгечләр, хуҗалык җитәкчеләре дә җитми. Яшьләр калмый бит инде, теләсә нәрсә эшлә. Ирләре калырга теләсә дә, күп очракта хатыннары шәһәргә өстери. Авылда тырышып-тырмашып эшләргә кирәк бит. Май бәйрәмнәрендә шәһәр халкы ничә көн ял итә? Бүген басуда игенчеләрне күрдегез. Алар аннан кара көзгә кадәр кайтып керми. Җитәкче дә, белгеч тә, кыр эшләрен ташлап, ялга китә алмый шул.

Авылларның бетә баруы бер бездә генә түгел инде. Икенче яктан, хәзер авылда яшәү өчен бөтен уңайлыклар булдырылган. Теләче районында 53 авыл бар. Һәрберсенең юлына асфальт яисә таш җәелгән, газ, су кергән.

Белгечләрне авылга җәлеп итү буенча дәүләт тарафыннан да кызыксындыру чаралары бар. Бүгенге көндә белгеч югары уку йортын бетереп хуҗалыкка кайта икән, аңа шундук пособие түләнә, аннары ул ел буе аена 7,5 мең сум өстәмә акча алып бара. Без йорт салырга урын бирәбез. Яшь белгечләргә йорт җиткезү өчен ташламалы программалар бар, - ди Ралиф Низаметдинов.

Идарә башлыгының хуҗалык җитәкчеләре җитми диюе мине бераз аптырашта калдырды. Белгечләргә кытлык булуы табигый хәл, тик җитәкче урынына, халык белсә, минемчә, чират җыелыр иде. Ралиф Низаметдиновның бу мәсьәләгә карата үз фәлсәфәсе бар.

Элек кеше җитәкче булуга мех фуражка киеп куя иде. Колхоз рәисләренең кыяфәте бөтенесенеке бер төрле иде. «Ник аларның эш нәтиҗәләре аерыла икән?» - дип кайвакыт уйлап куясың. Хикмәт фуражкада түгел шул. Кайбер кеше: «Фуражка киеп куям да эш барачак», - дип фикер йөртә һәм ялгыша. Җитәкче булу – ул Ходайдан бирелгән талант. Андый талант бөтен кешедә дә булмый. Җитәкче, беренче чиратта, көчле аналитик булырга тиеш. Кызганыч, хуҗалыкка яхшы җитәкче табуы авыр, – ди ул.

Бәяләр диспаритеты да авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен нык борчый. Авыл хуҗалыгы продукциясе хакы техникага, запас частьләргә, ягулыкка, ашламага арткан бәяләрдән тора бара күбрәк калыша. - Егерме ел элек бер килограмм ашлыкка биш килограмм аммиак селитрасы алып булган булса, быел ашлама ашлык бәясеннән артып китте. Ярлы туфракта ашламадан башка мул уңыш алып булмый, - дип аңлата Ралиф Низаметдинов.

Сөт белән ягулык бәясен чагыштырганда да күпләр Советлар Союзы заманын сагынып искә ала.

«Техника тик торырга да, көчәнергә дә тиеш түгел»

Без басуга килеп җиткәндә игенчеләр 500 гектарга борчак чәчәләр иде. Бөтен кырга бер техника сукаланмаган җирне берьюлы йомшартып, ашламасын кертеп, орлыгын чәчеп, тырмалап йөри.

40 млн сумлык чәчү комплексы

Фото: © Абдул Фархан

«Август – Теләче» ширкәте директоры Алмаз Хәйруллин шушы чәчү комплексы былтыр кырык миллион сумга алынганын әйтте. Хуҗалыкта алар өчәү. Биредә бөтен агрегатның саны җир мәйданына карап исәпләнгән. Җитәкче сүзләренчә, техника тик торырга да, көчәнергә дә тиеш түгел. Бөтен исәпләүләр «Август» компаниясеннән төшерелгән. «Август – Теләче» оешмасына тыгылган акчалар һәм башка операцион чыгымнар аклансын өчен, биредә гектарына кимендә 30 центнер уңыш җыелып алынырга тиеш, дип исәпләнгән. Хуҗалыкта уңдырышлылыкны 35-40 центнерга җиткерергә исәплиләр.

«Август – Теләче» өченче класслы, ягъни ипи һәм кондитер ризыклары пешерергә яраклы, сыйфатлы бодай җитештерә. Продукция республиканың ипи заводларына озатыла.

Мин уҗымнар белән дә кызыксындым.

 Уҗым бодае мең гектарга чәчелергә тиеш иде. Көз коры килгәч, 609 гектарга гына чәчтек тә туктадык. Уҗымнар әйбәт сакланган. Ашлама керттек. Без җиргә сыек ашлама сибәбез. Аның уңай ягы бар - нәтиҗәлеге һава шартларына бәйле түгел, - ди Алмаз Хәйруллин. - Май башы салкынча һәм дымлы булуы орлыкларның шытуы өчен бик әйбәт. Былтыр 1 майдан соң яңгыр булмады диярлек бит. Басуларның җитешлеге төрлечә. Җитешкәннәренә чәчәбез, ә дымлыраклары әлегә кибә тора.

«Чәчүгә кирәкле әйберләр Яңа елга кадәр хәстәрләнеп куелса, арзангарак чыга»

«Август – Теләче» оешмасы үз җирләренең урта бер басуында метеостанция урнаштырган. Бу җиһаз һаваның, туфракның температурасы, дымлылыгы, яфракның дымлылыгы, җилнең тизлеге, явым-төшем күләме турында мәгълүматны онлайн-режимда телефонга җибәреп тора. Метеостанция хуҗалык җитәкчесенә оператив каралар кабул итәргә ярдәм итә икән. Бәясе белән кызыксынган идем, тик Алмаз Хәйруллин аны әйтергә теләмәде. Аңлавымча, җиһаз үзен аклаячак, чөнки биредә киләчәктә табыш китерә торган әйберләргә генә акча тыгыла. Бабайлар заманында җирнең җитешкәнен учта йомарлап та, җиргә утырып та, башка табигать күренешләре белән дә бәйләп караганнар, ә хәзер алдынгы хуҗалыкларга цифрлы технологияләр ярдәмгә килә.

Фото: © Абдул Фархан

Акчаны тота белгән җитәкче зур эшкә алдан әзерләнеп куя. Биредә кирәкле запас частьләрне, орлыкларны, ашламаны былтыр бәяләр артканчы алып өлгергәннәр. Җитәкче сүзләренчә, чәчүгә кирәкле әйберләр Яңа елга кадәр хәстәрләнеп куелса, һәрвакыт арзангарак чыга.

Бодай орлыгын үзләренекен кулланалар, борчак һәм башка орлыкларны Мөслимнән кайтартканнар.

«Иртәнге алтыда эшкә керешәбез»

40 миллион сумлык чәчү комплексының берсен 33 ел механизатор булып эшләгән Илһам Фатыйховка тапшырганнар. Без яңа техника белән танышып торганда, басуга Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов килде. Районда чәчү вакытында һәр биш көн саен иң алдынгы механизаторларны билгеләп баралар икән. Җиңүчеләргә премия турында сертификат бирелә. Премиясен район Сабан туенда тапшырачаклар. Беренче биш көнлектә чәчү буенча Илһам Фатыйхов лидер булган. Район башлыгы беренче җиңүчене котларга махсус килгән икән.

Илһам Фатыйхов

Фото: © Абдул Фархан

 Яңа техникада ике ел гына йөрим. Аңарчы «Т-150» тракторында эшләдем. 

Иртәнге алтыда эшкә керешәбез. Яңгыр яумаса, кичке алтыларга кадәр эшлибез. Эш шартларыннан зарланмыйм, хезмәт хакы канәгатьләндерә. Шәһәргә йөреп эшләсәң дә, иртәнге биштә торып китәргә кирәк, күп акча юлга китә.

Чәчүдә беренче урынга чыгу техникадан, эшне оештырудан тора дип уйлыйм. Техника ватылмаса, ягулыгы, ашламасы, орлыгы тоткарлыксыз килеп торса, эш әйбәт бара инде, - ди Илһам Фатыйхов.

Басуга орлык китергән механизатор Халик Ситдыйков белән дә сөйләшеп алдык. Ул хуҗалыкта 39 ел механизатор булып эшләгән. Гомеренең күпчелек өлеше комбайнда узган. Җәй көне сенаж урса, көзгә таба ашлык суккан. Халик абый күп мәртәбәләр районда кыр батыры исеменә лаек булган.

Рульдә Халик Ситдыйков

Фото: © Абдул Фархан

Хәзер икенче сезон үзтөягечле «МТЗ 1221» тракторында йөрим. «Август» килгәч, акчаны әйбәт түлиләр. Һәр сезонга эш киеме бирәләр. Элек андый әйбер юк иде бит. Эштән зарланырлык түгел. Техникага яшьләр дә килесен иде, алайса һаман элеккеге кешеләр йөри.

Чәчүгә чыгу – ул көндәлек эшкә барган кебек кенә түгел инде. Күңел күтәренкелеге белән, икмәк чәчәбез дип йөрибез. Көн дә эшкә керешкәндә зур уңыш алырга насыйп булсын дип, эчтән теләкләр телибез.

Басудагы кешегә өйдәгеләрнең терәге бик кирәк инде. Гаиләдә аңлау булмаса, эшләп булмый, чөнки җәй буе көндезләрен кайтып кермибез бит. Өйдә дә эш тавык чүпләп бетермәслек. Каралты-кураны карау гомер буе ноябрьгә кала иде инде, - ди Халик Ситдыйков.

«Хезмәт хакын 32 мең сумга кадәр күтәрдек»

Игенчеләр белән аралашып алганнан соң, әңгәмәне хуҗалык җитәкчесе белән дәвам иттек.

 Безнең төп максат – продукциянең үзкыйммәтен арттырмыйча җитештерү. Бер килограмм ашлык алуга илле сум да тыгарга була, ләкин алай эшләү бөлгенлеккә китерә, - ди Алмаз Хәйруллин.

Биредә продукциянең үзкыйммәтен киметү эшчеләрнең хезмәт хакларына яисә техникага акча кысуга корылмаган. Киресенчә, хуҗалар эшләгән кешегә тиешенчә түләү яклы. Хуҗалыкта хезмәт хакы эш нәтиҗәсенә карап исәпләнә. Һәр хезмәткәргә нәтиҗәлелек күрсәткечләре кертелгән, план куелган. Шуларны үтәгән очракта, эшче әйбәт хезмәт хакы ала.

Фото: © Абдул Фархан

Оешмада 145 кеше эшли. Уртача хезмәт хакын 32 мең сумга кадәр күтәрдек ( Чагыштыру өчен: Татарстанстат мәгълүматлары буенча, Татарстанда гыйнвар аенда авыл хуҗалыгы буенча уртача хезмәт хакы 30,4 мең сум булган –ИТ). Без килгәнче – 2020 елда ул 18 мең сум гына булган. Башта авыл халкын эффективлык күрсәткечләренә ияләштерү авыр булды. Хәзер эшләгән кеше әйбәт акча аласын аңлый. Алынкы-салынкы йөрүчеләр, айный алмаучылар берничә айдан эштән китте. Күпләр айныды, чөнки исерек килеш эшкә кертмибез. Эчмәгән, тырышып эшләгән кешенең кереме күбәеп киткәнен бөтенесе күрде. Сыйфатлы башкарган хезмәт өчен, техниканы вакытында карап, ватмыйча йөрткән өчен эшчегә кварталга яисә ярты елга бер премия түлибез. Эшне җиренә җиткереп эшләү омтылышы барлыкка килде. Аның нәтиҗәсе күренә. Ике ел элек бер сыердан уртача 10-12 литр сөт сауган булсалар, хәзер савымны 23 литрга җиткердек. Бу малга сыйфатлы азык әзерләү белән бәйле.

Хезмәтне саклау таләпләрен үтәүгә зур игътибар бирәбез. Хезмәткәрләрне эш киеме белән тәэмин иттек. Тиешле урында каска, ачык төстә жилет киюне мәҗбүри куйдык. Безнең өчен эшченең эшкә сау-сәламәт килеп, сау-сәламәт кайтып китүе мөһим, - дип аңлата Алмаз Хәйруллин.

Башка хуҗалыклардан аермалы буларак, биредә кадрлар тулысынча тупланган. Киләчәк өчен хәзердән үк кадрлар әзерләүгә керешкәннәр.

Студентлар белән максатчан килешүләр төзелгән. Югары уку йортын тәмамлагач, безгә кимендә биш елга эшкә кайтырга тиешле студентлар бар. «Август» компаниясенең Мөслимдәге оешмасы быел авыл ипотекасы программасына кереп карый. Әгәр ул уңышлы булып чыкса, без дә талпынып караячакбыз, - ди җитәкче.

Украинадагы махсус операция сәбәпле, икътисад белгечләре быел дөнья базарында ашлыкка дефицит булыр һәм аңа бәя сизелерлек артыр дип фаразлый. Алмаз Хәйруллиннан безнең илдә ашлык бәясе ничек булыр икән, дип кызыксындым. Ул бәяләрне хөкүмәт көйлиячәгенә, Россия халкы ач калмаячагына ышана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100