Рамил Ханнанов: «Мәктәп – театр кебек, аңа бер кереп чумсаң, чыга алмыйсың»
«Үз эшенең остасы» дип сирәк кешегә әйтә алабыз. Рамил Ханнанов – җанын биреп эшләүче, балаларда туган телгә мәхәббәт уятучы укытучы. Аның укучылары бик күп бәйгеләрдә җиңү яулый, бүгенге көндә 18 призер укучысы бар. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты Адилә Зыязетдинова «Интертат» сайты өчен аның белән сөйләште.