Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чулпан Йосыпованың 30 яшьтәге концертындагы «Җан авазы»: «Җырымны абыема багышладым...»

Казан филармониясе залында танылган җырчы Чулпан Йосыпова «30 гына» дигән концерт программасын тәкъдим итте. Программа «галиҗәнап хатын-кызларга» багышланган иде. КФУның Филология институты студенты Адилә Зыязетдинова концерттан репортаж тәкъдим итә.

news_top_970_100
Чулпан Йосыпованың 30 яшьтәге концертындагы «Җан авазы»: «Җырымны абыема багышладым...»
Фото: Адилә Зыязетдинова


Концерт алдыннан Чулпан Йосыпованың үзе белән дә сөйләшеп алдым. Концерт көн булганга, озак сөйләшеп булмады, кызганыч.

Бүгенге концертта нәрсәгә басым ясарга тырыштыгыз?

Концерт татар тарихында бик зур эз калдырган легендаларга багышланган, төгәлрәк әйткәндә, галиҗәнап хатын-кызларга. Эчтәлекле, җитди булсын өчен күп көчебезне куйдык, ләкин без 2 ай эчендә әзерләндек, югыйсә гадәттә андый чараларга озак әзерләнәләр. Видеолар төшерү иң күп вакытны сарыф итте. Әзерлек вакытында кыенлыкларга очрамасак та, кечкенә, халыкка күренми торган нюанслар өчен борчылган вакытлар күп булды.

Бүгенге концертка образларны үзегез сайладыгызмы яки стилист ярдәмендәме?

Барлык концертларга күлмәкләрне гел үзем сайлый идем, ә бу юлы стилист белән сайладым, өйдән бер күлмәк тә алып килмәдем. Концерт башланыр алдыннан кайбер күлмәкләрне күрмәдем дә (көлә). Мөгаен, концерт башланырга 5 минут калгач кына алып килерләр күлмәкне...

«30 гына» дигән концерт тәкъдим итәсез, ләкин сез 18 яшьлек кызлар кебек, моның сере нәрсәдә?

Бизәнгәч, миңа еш кына «олы күренәсең», «һаман 30 гына мени» дип әйтәләр, ә бизәнмичә кибеткә керсәм, хәмерне паспортсыз сатмыйлар (көлә). Безнең нәселдәгеләр яшь күренәләр, чөнки әбиемә 80 яшь булса да, битендә бер җыерчыгы да юк.

17 яшегездә шушы залда концерт куйгансыз, ничек узган иде, хәтерлисезме?

Ул вакыт минем истә түгел, образларымны, ничек куеп чыкканнарымны хәтерләмим дә. Бәлки, аңламыйча эшләнгән эш булгандыр, ләкин дулкынлану ул вакытта да булды, хәзер дә бар, бетмәде. Тамашачым каршына чыгып җырлау – минем өчен рәхәт хис. Ул концертны оештыру да үземнең теләк иде, гомумән, туганнан бирле минем бер генә теләгем бар, ул – җырлау. Кайда, ничек җырлау миңа мөһим түгел.

Бу олы чараны үзегез генә әзерләдегезме?

Элек бөтен әйберне үзем эшли идем, ә бу елны оештыручылар оештырды, администраторларым да бар, мин бүген җырлыйм гына...

Җырларны ничек сайлыйсыз?

Соңгы елларда үземә ошаган җырларны гына җырлыйм, ә башка елларны кем нәрсә җибәрсә, шуны җырлый идем. Хәзер күбрәк тормыш тематикасына багышлана, күңел халәтенә туры килгән җырларым да шактый.

Җырларны ничә көндә ятлыйсыз?

Ошаган җырым булса, бер көндә ятларга мөмкинмен, ә күңелгә хуш килмәгәннәренә 1 ай вакыт та үтә.

Абыегыз бу көннәрдә генә яңадан хәрби операциягә китте, концерт вакытында аның турында уйлыйсызмы яки, киресенчә, бу уйлардан арынасызмы?

Мин сәхнәгә чыккач, бер әйбер турында да уйламыйм, бөтен чирләрем югала, ләкин бүгенге концертта шул темага багышланган бер җырым булачак, ул әлегә чыкмады, премьера концертта була. Ул җырны мин хәрби операциядә батырларча көрәшкән егетләргә һәм шулай ук абыема багышладым.

Сезне Әлфия Авзалова белән чагыштыралар, аннан үрнәк аласызмы?

Әйе, мин бик күп легенда җырчылардан үрнәк алам. Мәсәлән, Хәмдүнә апа Тимергалиевадан, Хәния ападан, Әлфия Афзаловадан гел үрнәк алып яшәдем. Һәрберсен дә яратам.

«17 яшемдә шушы залда беренче концертым булган иде, ә хәзер миңа – 30, шундый ук дулкынлану кичерәм», – дигән сүзләр белән башлап җибәрде Чулпан Йосыпова.

Ул концертны иң популяр «Тип әле, йөрәгем» җыры белән башлады.

Гадәттә, концерт вакытында тамашачылар чәчәкләр, бүләкләр бирәләр. Чулпан Йосыпованы да бүләккә күмделәр, ләкин арасында ниләр генә юк иде! Әлеге концерт булырга берничә көн калгач, Чулпан Йосыпова ватсабына: «Тормыш иптәшем Фидан, чәчәкләрне өйгә алып кайтмыйм, дип әйтте, шуңа бүләк алып киләсегез килсә, ризык алып килегез», – дип куйган булган. Бәлки, шуңа күрәдер дә чәк-чәкләр, өчпочмаклар, чәйләр, сырлар алып килгәннәр...

Әлеге концертта Чулпан Йосыпова «Җан авазы» дигән өр-яңа җырын тәкъдим итте. Җырның көй авторы – Реваль Хисматуллин, ә сүзләр авторы – Айгөл Вәлиуллина. Җыр хәрби операциядә катнашкан егетләргә багышланган. Чулпанның махсус операциядән яраланып кайткан абыйсы бу көннәрдә генә кире хәрби операциягә китте, шуңа ул җырда Чулпан Йосыпованың күңел халәте тасвирланган иде. «Җан авазы» җырын башкарган вакытта зал елады, анда утырган һәрбер кешенең битендә күз яшьләре иде…

«Абыем тагын китте… Яраланып кайткан иде. Исән-сау гына кайта күр», – дип язган иде Чулпан саубуллашу видеосында. Видеода туганнар бер-берсен кочаклый, елый-елый саубуллашалар.

«Соң инде» җырын Чулпан Йосыпова иҗатташ дусты, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Насыйбуллин белән бергә җырлады. Бу дуэт тамашачыларына концерт бик ошады – җырдан соң алкышлар озак тынмый торды.

«Чулпан беренче тапкыр концерт куйган вакытыннан соң тыңлый башладым, бер тапкыр да килми калганым юк. Ул мине моңы, җыры белән үзенә җәлеп итте. Әниләргә багышланган җырларын тыңларга бик яратам. Бүгенге концерт бик ошады, гел карап кына утырыр идем», – дип, хис-кичерешләре белән бүлеште яраткан тамашачыларының берсе.

Концерт вакытында кечкенә фильмнар белән үрелеп барды. Фильмда Чулпан Йосыпова Сөембикә-ханбикә, Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Сара Садыйкова, Әлфия Афзалова рольләрен башкарды.

Фильмнарда – халкыбыз тарихында тирән эз калдырган, сәясәт, мәдәният, музыка өлкәләрендә бәяләп бетергесез өлеш керткән легендалар иде. «Мин Сөембикәдән рух ныклыгына, Сәхипҗамалдан һөнәремә тугрылыкка, Сара ападан милли моңга, Әлфия ападан җыр сәнгате серләренә, башкару осталыгына өйрәндем. Мин дә алар кебек халкыбыз мәдәниятендә кечкенә генә булса да эз калдырсам, бик бәхетле булыр идем», – дигән сүзләр белән Чулпан «30 гына» дип аталган концерт программасын төгәлләде.

Концертта Чулпан Йосыпованың иң зур кунаклары әтисе белән әнисе булгандыр. Әнисе Илсөяр ханым бик матур җыр да җырлады.

Концерт беткәч, әтисе белән әңгәмә кордык.

«Чулпан 2 яшьтә авылда Сабантуй үткәрдек, мин җитәкче идем. Микрофоннан сөйләгәндә, кечкенә Чулпан: «Әти, миңа да микрофон бир әле, әнием белән җырлыйм», – дип килде. Мин аны, комачауламасын дип, читкәрәк алып киттем. Әнисе җырларга чыккач, Чулпан минем кулдан микрофонны тартып алып, әнисенә кушылып җырлый башлады. Ул вакытта аңа 2 генә яшь иде... Аның бала чактан ук абсолют ишетү сәләте. Безнең гаилә мәдәнияткә нык якын, Чулпанның сәләтен күрү белән, барлык мөмкинлекне бирдек, бармаган бәйгеләр калмады... Бүгенге концерттан соң юкка яшәмәгәнемне аңладым», – диде әтисе Әүхәт абый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100