Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Алтын каләм»че Рәйсә Абдуллина: Минем төп максатым – татар телен булдыра алганча үстерү

news_top_970_100
«Алтын каләм»че Рәйсә Абдуллина: Минем төп максатым – татар телен булдыра алганча үстерү
Рәйсә Абдуллина (сулда) һәм Адилә Зыязетдинова
Фото: Адилә Зыязетдинова

Абдуллина Рәйсә Илдар кызы Уфа шәһәрендә туа (Башкортстан), 2016 елда гаиләсе белән Балтачка күчеп киләләр. Декабрьда 18 яшь тулган. Әдәби бәйгеләрдә актив катнаша: «Серле каләм», «Лучший журналист», «Иделем акчарлагы», «Сәләткә нур булган йолдызлар» конкурслары җиңүчесе. Шулай ук XI Халыкара олимпиадада гран-при яулады. Иҗат җимешләре «Көмеш кыңгырау», «Ялкын», «Шәһри Казан»да басылып килә. Моннан тыш, «Татарстан – территория возможностей», «Большая Перемена», «Волонтеры победы» оешмаларында копирайтер вазыйфасын башкара.

Рәйсә, язу теләге кайчан барлыкка килде? Нәрсәләр яздың?

7 яшемнән язам мин... Башта лампа малае турында көлкеле шигырьләр язсам, хәзер илебез, тарихыбыз кызыксындыра. Уендагы – кәгазьдә, диләрме әле... Нәкъ шулай минем. Ә болай, поэзия, проза, публицистика өлкәләрендә язам

Бигрәк кызыклы тарихың... Ә ни өчен «Алтын каләм» бәйгесендә катнашырга булдың?

«Алтын каләм» – яңа мөмкинлекләр, тәҗрибә туплау өчен менә дигән чара. Монда «яшелрәк» журналист булып килгәннәр дә тәмам «өлгереп җитә». Беренче чиратта бу – сиңа аңларга булыша: әлеге өлкә синекеме, юкмы. Ә тәҗрибәле кешеләр белән утырып сөйләшү, киңәшләшү генә дә никадәр файдалы!

Тормышыңны ни өчен иҗат белән бәйләдең?

Мин – иҗади, хыялый бер кыз. Иҗаттан башка яшәвемне гомумән күзаллый да алмыйм.

Син, иҗаттан башка яши алмыйм, дидең, әгәр дә иҗат ягы булмаса, нәрсә белән шөгыльләнер идең?

Әгәр дә иҗат булмасамы... Куркыныч сорау. Мөгаен, үземне укытучылыкка багышлар идем.

Син бик күп олимпиадаларда катнашасың һәм уңышларың бар. Сиңа олимпиадаларда катнашырга һәм җиңәргә нәрсә этәргеч, көч бирә?

Иң зур этәргеч – куйган максатыңа ирешүне аңлау. Минем төп тәнкыйтьчем дә, мотиваторым да үзем. Шуңа күрә, үземнән канәгать булу хисе – иң зур этәргеч.

Син Халыкара олимпиадага бик күп еллар катнашасың, синең өчен Халыкара олимпиада нәрсә ул?

Үз-үзеңә ышаныч, яңа танышулар, туган телең, милләтең, татар халкың белән чиксез горурлану.

Рәйсә, син, бу елны Халыкара олимпиадада гран-при яуладым, дидең, син бу олимпиадага ничек әзерләндең? Үзең генә белгән серләр (лайфхаклар) бармы? Бүлеш әле, зинһар.

Миннән берничә лайфхак:

1. Белем башта булырга тиеш. Ягъни бөтен әйбер яттан.

2. Инша языгыз. Бу – файдалы тәҗрибә.

3. Йокыгыз туйсын!

Лайфхакларың бигрәк яхшы, олимпиадаларда катнашкан һәр кешегә ярдәм итәчәк. Син, олимпиадада урын алыр өчен, иң беренче чиратта нәрсә эшләргә һәм нәрсәгә игътибар итәргә тәкъдим итәр идең?

Беренче чиратта сиңа бу ни өчен кирәк икәнен аңларга, аннан соң инде әзерлек программасын төзергә кирәк. Грамматиканы өйрәнгәндә, күнегүләр эшләп, белемегезне ныгытырга тәкъдим итәм.

Тормышта нинди девизга таянып яшисең? Ул девиз синең тормышыңда кайдан барлыкка килде?

«Максатка ирешү өчен бер әйбер генә кирәк: аңа таба атларга» – кайчандыр кемдер әйткән әлеге фраза – минем девизым.

Девизың бик кызыклы, ә синең нинди максатларың бар, нәрсәләр эшлисең аның өчен?

Минем төп максатым – татар телен булдыра алганча үстерү. Моның өчен тат.лерн проектын оештырдым. Тат.лерн — яшүсмерләргә татар телен өйрәтү буенча проект. Мин әлеге проектның методика бүлеген җитәклим, без укучыларга туган телне өйрәнү өчен курслар әзерлибез. Җитәкчебез — Руслан Зәйнуллин. Без Россиякүләм "ПроеКТОриЯ" бәйгесе җиңүчеләре.

Ни өчен журналист һөнәрен сайларга булдың? Бу һөнәр сиңа кайсы ягы белән ошый?

Без – кешеләргә кирәкле мәгълүматны җиткерүчеләр бит! Бу, һичшиксез, бик мөһим.

Әйдә әле, үткәннәреңне искә төшерик, Рәйсә, мәктәптә иң истә калган вакыйга?

Укытучы апамның «мин синең психологияңне беләм, син, һичшиксез, киләчәктә зур дәрәҗәгә ирешәсең» дигән сүзләре.

Вакытны кире кайтарып булса, нәрсәләрне һәм ниләрне үзгәртер идең?

8нче сыйныфта ук «СОлНЦе»га укырга керер идем. Вакытымны заяга уздырмас идем.

Авыр чакта нәрсә ярдәм итә?

«Бу сынау» дип уйлыйм. Кара – ак тормышта чиратлашып килә ул. Иң мөһиме: үзеңә тугры калырга кирәк.

Рәйсә, максатым – татар телен булдыра алганча үстерү, дидең, шуның өчен татарлык темасына кагыласым килә, синең өчен нәрсә ул татарлык?

Татарлык – үз милләтеңә булган хөрмәт, татар булуың белән горурлану, татар телен камил белү, аны саклап калу, гореф-гадәтләрен белү һәм аны нәселдән-нәселгә күчерү, йолаларны үтәү, үз нәселеңне белү, үткәннәрне белү, динеңне белү – шуларны үтәгән кеше үз-үзен татар дип саный һәм әйтә ала.

Син милли җанлы икәнсең... Син татар телен югалтмас өчен нәрсәләр эшлисең?

Туган телемне камил беләм, ул телдә саф, аһәңле сөйләшәм һәм белемнәремне башлангыч сыйныф укучылары белән бүлешәм. Мин татар телен югалтмыйча, аны үстерү өчен барлык көчемне куям.

Ә син үзеңне чын татар дип әйтә аласыңмы һәм ни өчен?

Әйтә алам, мин туган телемне чиксез яратам, аны үстерәм һәм татар булуым белән горурланам. Миндә татарларда булган сыйфатлар бар.

Татар телен үстерү өчен яшьләр нәрсәләр эшли алалар?

Яшьләр беренче чиратта туган телен хөрмәт итәргә тиеш. Икенчедән, билгеле, телне камил белергә. Ә өченчедән, төрле татар телендә проектлар ясарга һәм татар телен үстерүгә багышланган чараларда, бәйгеләрдә катнашырга тиешләр.

Татар телен үстерү өчен үзең нәрсәләр тәкъдим итә аласың?

Татар телен үстерү өчен төрледән-төрле чаралар, проектлар оештырырга һәм шул проектларга яшьләрне җәлеп итәргә кирәк.

Кайсы татар шәхесеннән үрнәк аласың? Ул шәхестә нинди татарларга хас булган сыйфатлар бар?

Миңа үрнәк шәхес – Ркаил Зәйдулла. Ул милли әдәбиятыбызны үстерә һәм татарларга хас булган барлык сыйфатларны җыйган шәхес дисәм дә, ялгышмам.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100