Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Атнабайга һәйкәл ачылу, яки Татар шагыйреннән башкорт ясау мизгелләре

1 мартта Югары Тәтешледә Әнгам Атнабаевка һәйкәл ачылды. Тантаналы чарада катнашкан «Интертат» хәбәрчесе татарларны башкортлаштыру сәясәте мисалын күреп кайтты.

news_top_970_100
Атнабайга һәйкәл ачылу, яки Татар шагыйреннән башкорт ясау мизгелләре
Фото: © «Татар-информ», Рифат Каюмов

Әнгам Атнабаевның якташлары – Тәтешле районы җәмәгатьчелеге чакыруы буенча, Әнгам Атнабаевка һәйкәл ачу тантанасына Казаннан язучылар – «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов, «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон, «Казан утлары» журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин килде. Делегация составында «Интертат» хәбәрчесе дә бар иде.

Һәйкәл ачыласы урынга – Югары Тәтешленең Ленин урамында урнашкан үзәк китапханә каршына без 2 сәгать алдан килеп бастык. Бу уңайдан китапханә һәм 2 ел чамасы элек ачылган Хәния Фәрхи музее белән танышып чыктык.

«Казан урамына да Атнабай исемен бирергә кирәк»

Һәйкәл ачылышын көтеп торганда, яныбызга җәһәт кенә Мәгъдән абый Атнабаев килеп басты. Ул – Әнгам Атнабаевның 92 яшен тутырып килүче бертуган энесе. Өлкән булуына карамастан, рульдә дә үзе йөри. Мәгъдән абый белән сөйләшеп киттек.

«Без 7 бала үстек. Әнгам абый арабыздан иң өлкәне иде. Хәзер сеңлем белән икәү калдык. Сеңлем 1939 елда туган, ә мин 1932 елгы, – дип башлады сүзен Мәгъдән абый. – Әнгам язучылык юлыннан китте, зур кеше булды. Мин балачакта шигырь язып караган идем, ләкин Әнгамны уздыра алмадым да ташладым. Шуннан машина, трактор йөртүчегә укыдым, машина, трактор йөрттем. Мәктәптә дә эшләп алдым. Аннан соң мәдәният йорты директоры булдым. Пенсиягә чыккач, 20 еллап имам-хатыйб булдым. 80 яшьтән соң имам булу – кирәкле әйбер түгел, чөнки өлкән кеше, укыганда, ниндидер кагыйдәне үтәгәндә ялгышырга мөмкин. Бер хәрефтә генә ялгышсаң да, сүзнең мәгънәсе үзгәрә. Үзең өчен генә укырга була. Имамның вазифасы зур. Ул һәрвакыт халык белән эшли».

Мин һәйкәл ачылуны ничек кабул итүе турында кызыксындым. Бу эшнең инициаторы ул үзе булып чыкты. Ярдәм иткән район башлыгын да мактап алды.

«Һәйкәл ачылу безнең гаилә өчен зур бәйрәм инде. Тәтешле районы башлыгы Фәннүр Шәйхисламов Әнгам Атнабаевны бик нык күтәрде. Ул Хәния Фәрхи һәйкәлен куйдыру артыннан да күп йөрде.

Башкортстанда Атнабайны иң нык күтәргәне – Тәтешле районы. Күрдем авылында, Тәтешледә Атнабай исемендәге урам бар. Күрдем мәктәбе аның исемен йөртә. Атнабай музее эшли. Башкортстанда елның-елында кичәләр үткәрелә. Уфада да Атнабай урамы бар. Хәзер Казанга да кирәк инде, чөнки Атнабай – башкортның да, татарның да халык шагыйре. Ул бер генә халыкныкы түгел. Аллаһ Мөхәммәд пәйгамбәрне дә бөтен халыкларга пәйгамбәр итеп җибәргән. Атнабайның китапларын «башкорт халкының шагыйре» дип түгел, «халык шагыйре» дип чыгардылар», – диде Мәгъдән абый.

Берничә ел элек Уфада Әнгам Атнабаев урамы барлыкка килгән. Мәгъдән Атнабаев, хәзер Казан урамына да Атнабай исемен бирергә кирәк, ди.

«Әнгам Атнабаевның 100 еллыгына Башкортстанда зур эшләр башланды»

Мәгъдән абый үз эшләре белән китте. Мин кабат Хәния Фәрхи музеена юл тоттым. Музей Атнабай һәйкәле каршында гына урнашкан. Экспонатлар белән танышып йөргәндә, күренекле башкорт язучысы, Башкортстан язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтовны очраттым. Аның белән аралашып киттек.

«Әнгам Атнабаев – Башкортстан өчен, милләтебез өчен зур шәхес, – диде Айгиз Баймөхәммәтов. – Аның иҗатын төрле катлам халык белә. Бүген дә әдәбиятта аның иҗаты яши. Ул публицист та, халыкчан телле шагыйрь дә, шәп драматург та булган. Аның «Игезәкләр», «Ул кайтты» спектакльләре зур уңыш казанган. Башкорт дәүләт академия драма театрында бик күп әсәрләре куелган. Аның «Кара икмәк» кебек шигырьләрен күпләр, шәхсән үзем дә, яттан беләм.

Әнгам Атнабаев – чынлап та халык шагыйре. Шуңа аның исемен мәңгеләштерү безнең бурыч булып тора. Аның «Мин бу җирне матурларга килдем» дигән шигырь юллары бар. Ул – чынлап та туган җирен матурларга килгән иҗатчы. Шуңа да аны Башкортстанда бик яраталар. Былтыр аның 95 еллыгы Башкорт дәүләт академия драма театрында зурлап үткәрелде. Дәүләт китап нәшриятында «Халык шагыйре Атнабай» дигән саллы китап чыкты. Инде 100 еллыгына да Башкортстанда зур эшләр башланды. Республика кимәлендә зур чаралар үтәчәк. Уфада исемсез 2 башкорт гимназиясе бар. Шуларның берсенә Әнгам Атнабаев исемен бирү турында сөйләшүләр бара. Әнгам Атнабаевның туган авылында да бик күп эшләр эшләнә. Менә хәзер Тәтешледә һәйкәл ачыла. Һәрхәлдә, бу эшләр Әнгам Атнабаев исемен мәңгеләштерүнең башы да, азагы да түгел. Ул даими бара. Әнгам Атнабаев – бик бәхетле иҗатчы, чөнки аны халык бүген дә ярата».

«Тәтешледә тормыш әйбәт»

Бу вакытта һәйкәл ачылу сәгате якынлашып килә иде. Мәйданга киттем. Анда очраклы рәвештә «Тәтешле хәбәрләре» газетасының җаваплы сәркатибе Миләүшә Гәрәева белән танышып, сөйләшеп алдык.

«Районда 21 мең, ә район үзәгендә 8 меңнән артык кеше яши. Газетабыз рус һәм татар телләрендә 2 меңнән артык данә белән чыга, – диде Миләүшә Гәрәева. – Рус телендәгесенең тиражы 800 данә. Районда руслар да, марилар да, удмуртлар да яши. Рус варианты алар өчен языла. Редакциядә 13 кеше эшли. Шуларның 7-8е иҗатчылар. Газетада районның көнкүрешен яктыртабыз. Иҗтимагый-сәяси темалар да, халык иҗаты да була. Тәтешледә тормыш әйбәт, авыл хуҗалыгы өлкәсе нык. Эшкуарлар саны арта. Соңгы елларда район үзәге үсә, төзелә. Халыктан бик уңай бәяләмә алабыз. Халкыбыз хакимиятнең эшеннән бик канәгать».

Тантаналы чара Уфа вакыты белән 15:00 сәгатьтә башланды. Җомга көн булуына карамастан, берничә йөз кеше җыелды. Аларның күбесе өлкәннәр иде. Һәйкәл ачылышына Ленин урамының китапханә турысында юлны машиналардан ябып тордылар.

Фото: © Рифат Каюмов

Тантаналы чараны Тәтешле районы башлыгы Фәннүр Шәйхисламов ачып җибәрде.

Фәннүр Шәйхисламов

Фото: © Рифат Каюмов

«Мәгъдән абый (искәрмә – шагыйрьнең энесе) соравы буенча, якташыбыз, Башкортстанны данлаган халык шагыйре Әнгам Атнабаевка күркәм һәйкәл ачабыз. Һәйкәл куюда ярдәм иткәне өчен хәйрияче Камил Ибатуллинга рәхмәт әйтәм. Әнгам абыйның иҗатын буыннан-буынга тапшыру – ул безнең бурычыбыз. Китапханә каршындагы матур һәйкәл яшьләрне тартып торыр, дип уйлыйм», – диде Фәннүр Шәйхисламов.

«Әнгам Атнабаевны «Кара табын башкорты» дип әйтәбез»

Һәйкәл ачылышына килгән халыкны Россия Дәүләт Думасы депутаты, Бөтендөнья башкортлар корылтае (конгрессы) президиумы рәисе Эльвира Аиткулова да сәламләде.

«Районда бер-берсен яраткан, бер-берсенә терәк булган халык яши. Күреп торабыз, Әнгам Атнабаевка хөрмәт күрсәтеп шулкадәр күп кеше килгән. Зур рәхмәт! Бу һәйкәл гаилә тырышлыгы, район тырышлыгы, меценатлар ярдәме белән бергә эшләнгән.

Әнгам Касыйм улы белән Башкортстанның халык шагыйре буларак та, башкорт халкының мәшһүр улы буларак та горурланабыз. Аны «Кара табын башкорты» дип әйтәбез. Аның шәҗәрәсен бөтенебез дә беләбез.

Аның әсәрләре башкорт әдәбиятының алтын фондында саклана. Ул – башкорт сүзен әдәбиятта югары кимәлгә күтәреп, дөнья кимәлендә күрсәткән шәхес. Шуның өчен матур урында урнашкан һәйкәл буш тормас, дип ышанабыз. Бу урында балалар да, олы яшьтәге кешеләр дә монда килеп, үзләренең булган сүзләрен әйтерләр. Минемчә, бик матур килеп чыккан.

Бурычларга килгәндә, без үзебезнең туган телебезне саклап, үстереп, балаларыбызга тапшырыйк. Үзебезнең матур телебездә сөйләшергә язсын, булсынмы ул әдәби башкорт теле, башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты булсынмы», – диде Эльвира Аиткулова.

Башкортстанда кайбер мөтәгалимнәрнең татар шәхесләрен «башкорт» дип, татар телен «башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты» дип, халыкның башын бутап йөрүләренә күпләр ияләшкән иде инде. Эльвира Аиткулова мисалында татарларны башкортлаштыру эшенә зур сәясәтчеләрнең дә кушылганы күренә. Әле 27 февральдә генә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров татар җәмәгатьчелеген җыеп хөрмәт, ачык йөз күрсәткән иде. Нәкъ 3 көн үтүгә, Эльвира Аиткулова «башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты» мәсьәләсен актарып чыгарды. Бу гамәлне ничек аңларга да, аңлатырга да белмим. Авыз әйткәнне колак ишетмәдеме, әллә татарның күзенә карап арт ягына типтеләрме? Россия Президенты сайлаулары алдыннан милләтара мәсьәләне болгатырга нәрсәгә кирәк булгандыр?

Эльвира Аиткулова үз чыгышында Әнгам Атнабаевны «башкорт сүзен әдәбиятта югары кимәлгә күтәрүе»н билгеләп үтте, ләкин Мәгъдән Атнабаев шагыйрь исән чагында бер генә әсәрен дә башкорт телендә бастырмаганын әйтте.

Әнгам Атнабаев үзе, мәсәлән, «Менә шулай!» шигырендә «Мин – чи татар башкорт илендә», – дип язган.

«Тәтешле төбәге зур шәхесләргә бай»

Дума депутаты чыгышыннан соң сүзне Әнгам Атнабаевның бертуган энесе Мәгъдән Атнабаевка бирделәр. Ул Тәтешле төбәгенең зур шәхесләргә бай булуын әйтте. Район күренекле мәгърифәтче Гали Чокрый, язучылар Әнгам Атнабаев, Саҗидә Сөләйманова, Әдип Маликов белән дан тота. Тәтешле халкы яшьләрдән Фәнил Миңнегалиев, Ләйсән Кәшфи, Галия Гайнетдинова белән дә горурлана. Мәгъдән Атнабаев сүзләренчә, олы шәхесләр үзләренең мирасын яшь буынга калдыруда зур эшләр алып бара.

Мәгъдән Атнабаев

Фото: © Рифат Каюмов

Мәгъдән Атнабаев Казаннан килгән язучыларга зур рәхмәт әйтте. Тантанада Вахит Имамов, Ләбиб Лерон, Рөстәм Галиуллин катнашканын алдарак язган идем.

Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов һәйкәл янында да миңа алдарак әйткән фикерен җиткерде. Бер үк сүзне кабатлап тормыйм.

Айгиз Баймөхәммәтов

Фото: © Рифат Каюмов

Чираттагы чыгыш ясаучы Башкортстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ринат Гайсин булды. Ул сүзен кыска тотты – халыкны сәламләде генә.

«Әнгам Атнабаевның әсәрләре сәхнәдә 40ар ел дәвам итте»

Аннары һәйкәл янына Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры директоры Иршат Фәйзуллинны, театр артистлары – Башкортстанның халык артистлары Илдар Гомәров белән Минзәлә Хәйруллинаны чакырдылар.

Иршат Фәйзуллин уңнан беренче

Фото: © Рифат Каюмов

«Башкорт дәүләт академия драма театрында Әнгам Атнабаевның әсәрләре күп куелды. Атап әйткәндә, 11 әсәре сәхнәләштерелде. «Ул кайтты», «Балакайларым» спектакльләре өчәр тапкыр куелды һәм һәрберсе сәхнәдә 40ар ел дәвам итте. Әнгам Атнабаевның каләме үткен, ә үзе халыкчан булды. Академтеатрда Атнабаевларның династиясе зур булды. Алар грим цехында да, костюмер булып та эшләделәр. Фәнис Касыймович сәхнә карау эшен алып барды. Алар һәрберсе уңган, театр рухлы кешеләр иде. Ә инде Зинира Касыймовна Атнабаева Башкорстанның һәм Россиянең халык артисты кимәленә җитеп, театрыбызны югары үрләргә күтәрде», – диде Иршат Фәйзуллин.

«Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән «Сез белмәгән Атнабай» китабы дөнья күрде»

Мәртәбәле һәм һәйкәл янында сүз әйтүче кунаклар рәтендә Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин да бар иде.

Альфред Дәүләтшин

Фото: © Рифат Каюмов

«Сәлам һәм тәбрик сүзләрен Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыевтан җиткерәм. Рәхмәт сүзләремне Әнгам Атнабаевны сынландыруда ярдәм иткән барлык иганәчеләргә, сынчыга һәм, беренче чиратта, Мәгъдән абыйга әйтәм. Күптән түгел Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән «Сез белмәгән Атнабай» китабы дөнья күрде һәм татарлар күпләп яшәгән Россия төбәкләре, шул исәптән Башкортстан китапханәләренә тапшырылды. Быел яки киләсе елга Әнгам Атнабаевның яңа китаплары дөнья күрәчәк. Бәрәкәтле җирләрдә барыбызга да имин яшәргә язсын. Җәй көне Пермь крае Барда районында Бөтенроссия авыл Сабан туе узачак. Кунакка баручы күпләрнең юллары Тәтешле аша узачак. Алар Әнгам Атнабаевның һәйкәлен күреп китәчәк. Миңа шалтыратып, Әнгам Атнабаев һәйкәле һәм Хәния Фәрхи музее белән кызыксынучылар бар», – диде Альфред Дәүләтшин.

Фото: © Рифат Каюмов

Халык мәйданнан тарала башлады

Башкортстанның халык язучысы Марсель Сәлимов сүз әйтергә чыккач, башлыгын эскәмиягә таба ыргытты, һәм баш киеме җиргә барып төште. Янәсе, Әнгам Атнабаев алдында баш киемендә басып тору килешми. Шул рәвешле халык язучысы халыкны көлдереп алды. Ул Атнабайга багышлап язган шигырен укыды да шул шигыре кергән китабын Тәтешле китапханәсенә бүләк итеп калдырды. Марсель Сәлимов китапханәгә дигән бүләген китапханәчегә түгел, ә район башлыгы кулына тоттырды. Шушы гамәле белән ул халыкны кабат көлдереп алды.

Тәтешле районында туып-үскән Башкортстан Корылтае депутаты Әлфит Нигъмәтьянов сүзен, оста гына, шәхесләрдән Фәнис Хөсәеновның (искәрмә – махсус хәрби операциядә каршы якның хәрби техникасын алып киткән егет) батырлыгына, патриотлар тәрбияләү темасына күчерде. Бу мизгелдә халык мәйданнан тарала башлады. Җыелган кешеләрнең, күп булса, өчтән бере генә калды. Моның сәбәбен аңлавы кыен. Күпләр, бәлки, туңган булгандыр. Әлфит Нигъмәтьяновка сүз чараның 40нчы минутында бирелде, ә халык бәйрәм башланганчы ук җыелган иде.

Депутат чыгышыннан соң сүз Әнгам Атнабаев премиясе лауреатларына бирелде. Алар сөйләгәндә, урамдагы тавыш тавыш көчәйткечләре аша янгын куркынычсызлыгы турында хәбәр әйтелде. Шуның белән һәйкәл ачу тантанасы төгәлләнде. Мәйданда калган халык һәйкәл янында фотога төшергә кереште.

Фото: © Рифат Каюмов

Горурлык хисен уятмый торган һәйкәл

Һәйкәлгә килгәндә, мин Әнгам Атнабаев образын яшьлек дәрте ташып торган горур кыяфәттә күз алдына китергән идем. Япма ачылгач, ни күрик: каршыбызда өлкән яшьтәге Атнабай уйчан гына китап тотып утыра. Күзләре аска төбәлгән. Кыяфәте буенча, ул – тормыш авырлыгы белән басылган гади бер кеше. Һәйкәлгә карагач, горурлык хисе уянмый. Горур һәм кабатланмас һәйкәлләре белән дан тоткан Башкортстанга зурдан кубып мондый һәйкәл ачу килешми кебек. Уфада генерал Шәйморатовка, Мостай Кәримгә, Шәехзадә Бабичка куелган һәйкәлләрне күргән кешегә Әнгам Атнабаев һәйкәлен кабул итү авыррак.

Сынның авторы – сынчы Халит Галиуллин. Югары Тәтешледә Хәния Фәрхигә куелган һәйкәлне дә ул койган булган.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 7 март 2024
    Исемсез
    Дөрес, шәп, ризамын! дип билгеләргә лайк тапмадым. Шуңа, алдагы фикергә, оялмыйча һәм курыкмыйча 👍👍👍 куям!
  • 7 март 2024
    Исемсез
    Эльвира Аиткулова "һич куркып тормыйча", Тәтешле татарлары һәм Казаннан килгән Татарстан татарлары каршында, шул район татары Әнгам Атнабаевны башкорт дип, ә шул татарлар сөйләшә торган татар телен башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты диеп атарга базнат иткән. Сорау. Ә шунда булган Тәтешле районы татарларыннан, Әнгам аганың туганнарыннан, Казан кунакларыннан, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкилләреннән, кем дә булса шунда ук, юк Әнгам ага башкорт түгел, ул татар, без сөйләшкән тел дә, бернинди дә башкорт теле диалекты түгел, ул татар теле, диеп җавап бирергә базнат иттеме икән? Әгәр итмәгән булса, бу турыда монда язып торудан гына файда юк. Башта курыкмыйча җавап бирергә өйрәнергә кирәк. Җавап бирсәң бәлки бүтән кабатламаслар да иде. Ә шунда ук җавап бирмәгәч, кабатларлар да кабатларлар инде. Гаеп үзебездә, татарлар. Иң нык гаеплеләре, әнә шунда булып та, шуны ишетеп тә, шуңа каршы сүз әйтмәгәннәре
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100