news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ата йөрәге – сынмас терәк: «Яшәү рәвеше генә үзгәрүе дип кенә кабул итәргә кирәк»

Тормыш сынауларны биргәндә, өеп-өеп, мулдан бирә. Әмма кеше күңелендәге сүрелмәс өмет ул – сүнмәс маяк. Язмышның нинди генә ачы җилләре иссә дә, чыдый ата-ана йөрәге! Өмет хисе, егылган җирдән кат-кат торып басарга өйрәтеп, кеше рухына гаҗәеп ныклык өсти. Сүзем – Башкортстанның Агыйдел шәһәрендә гомер кичерүче гаҗәеп кеше турында.

news_top
Ата йөрәге – сынмас терәк: «Яшәү рәвеше генә үзгәрүе дип кенә кабул итәргә кирәк»
«Интертат» өчен Хәниф Каюмовның шәхси архивыннан тәкъдим ителде. Дизайн - Ильяс Хаҗиев

Ул – хезмәт ветераны, «Агыйдел чишмәләре» әдәби берләшмәсе әгъзасы Хәниф ага Каюмов. Аның рух ныклыгы, сынаулар алдында сынып төшмәве таң калырлык. Чын миһербанлы ата кеше шундый буладыр да… Типсә тимер өзәрлек улы бәхетсезлеккә юлыкканда аңа нибары егерме өч яшь була. Фаҗигадән соң Хәниф ага, җәмәгате белән икәүләп, улларын тәрбияли. Былтыр август аенда гаиләнең бу сынауга дучар булуына нәкъ 28 ел тулган…

Хәниф абыйның автобиографик рухта язылган «Язмыш белән тартыш» повесте – әйтерсең лә атаның үз баласы өчен көрәш көндәлеге. Бу әсәр – кайгыны җиңеп, рухыңны сындырмау турында гыйбрәтле әсәр-дәрес.

Әйтергә кирәк, кулыңа нинди китап яки журнал тотсаң, нинди генә әсәрне ачып укый башласаң да, аны бер сулышта укып бетерәсең икән, димәк автор кызыктырырлык һәм мавыктырырлык итеп яза алган. Шактый катлаулы гына әдәби жанрлардан саналган повестьларны халык яратып укый. Андагы образлар, язылган сүзләр, сурәтләнгән ел фасыллары – һәммәсе прототип булган кешеләрнең кичерешләре белән тулыландырылып, матурланып һәм көчәйтелеп бирелә. Бәләкәй генә повестька да – олы романнар сыеп бетә ала, диләр. Күрәсең, күләме берникадәр аз булса да, ул зур фикерләрне туплау һәм аларны күрсәтү мөмкинлегенә ия. Дөрес, бүгенге кызу темплы тормышта көндәлек эш-мәшәкатьләрдән туктап торып, яңа китаплар, яңа әсәрләр белән танышу да бик тансык мизгелләр.

Хәниф Каюмовның «Язмыш белән тартыш» повестен укып чыгу белән кеше гомеренең агымсу шикелле булуы хакында янә бер кат уйланасың һәм ни генә булмасын кеше гомерендә, тормыш дәвам иткәненә инанасың. Әлбәттә, гомер агышы, көндәлек яшәеш үзгәрә үзгәрүен. Повестьтә дә тасвирланган вакыйгалар язын, барлык табигать уянган, кояш рәхәтләнеп нурларын чәчкән вакытларга туры килә. Әйе, иң башта бик салмак кына, тыныч барган тормыш сурәтләнә төсле, гарчә ул чакта да йөз дә бер проблема, хәл ителәсе мәсьәләләр дә өелеп торгандыр. Авторның улы да нәкъ шундый язгы кояшлы көннәрнең берсендә, эше буенча авыл җиренә барганда авариягә юлыга да инде. Һәм әкрен генә бөтенләй башка көнкүреш башлана…

Газиз улы өчен көрәш: Чыдамлылык фәлсәфәсе

Улыбызның авариягә дучар булып, инвалид калуына августта 28 ел булды инде. Сүз дә юк, моның өчен аның үзенә дә, безгә дә зур чыдамлык, түземлек һәм сабырлык таләп ителә. Ләкин, шулай да, үзебезгә төшкән сынауны лаеклы үтәргә тырышабыз. Кая барасың? Берни дә эшләп булмый. Без үтәсе сынауларны башка кем үтсен соң? Башыңа төшкәч, башмакчы буласың, дигән кебек инде, – дип сүз башлады Хәниф абый.

Фото: «Интертат» өчен Хәниф Каюмовның шәхси архивыннан тәкъдим ителде

Атаның фикеренчә, рух ныклыгы тормыш тәҗрибәсе һәм язмыш дулкыннарында чыныгу белән килә. Ә бит гаиләнең һәр көне – сынаулар аша үтү.

Көчле рухлылык ул – хәл-вакыйгаларны тетрәнмичә кабул итү генә түгел. Кырыс чынбарлык белән күзгә-күз очрашкач, ничек кенә авыр булса да, бу хәлне кабул итеп, аның белән килешеп, алга барырга кирәк… Яшәү рәвеше генә үзгәрү, дип кабул итәргә дә була. Тормыш бу сынауларны алдыңа китереп куйган икән, син алардан беркая да кача алмыйсың. Повестьны язуның төп сәбәбе – артык төшенкелеккә бирелмәү һәм сәламәтлекнең кадерен белергә кирәклеген башкаларга да искәртү, – дип сүзен дәвам итә әңгәмәдәш.

«… Операциядән соң Рәсүл һушына килде… Ул күзен ачкач та, аякларына күз ташлап:

– Айнур, кара әле! Минем аякларым бармы ул? Бөтенләй кузгалып булмый ләбаса! – дип пошалана башлады...» (Повестьтән өзек).

Миһербанлык хисе

Хәниф Каюмов заманында Башкорт дәүләт авыл хуҗалыгы институтының икътисад бүлеген тәмамлап, авыл хуҗалыгы тармагын сайлый.

Нинди генә дәрәҗәле урыннарда хезмәт куйса да, һәрвакыт кеше булып калуны ул иң мөһиме дип саный. Алар гаиләдә җиде бала үсә. Гади колхозчы булган әти-әнисе, өстәл артына утыртып акыл өйрәтмичә, үзләренең гадел һәм ярдәмчел тормышлары белән балаларына үрнәк булганнар.

Улы фаҗигагә очраганнан соң да, Хәниф ага һәм тормыш иптәше эшләүдән туктамый. Улларын алмаш-тилмәш карыйлар. Хезмәттәшләрнең мөнәсәбәте төрлечә булса да, ата кеше аларга ачуланмый.

Кемнең нинди мөнәсәбәттә булуы һәркемнең үз намусында бит, – ди.

Хәниф абый тормыш иптәшенә дә бик рәхмәтле, чөнки ул да авырлыклар алдында сыгылып төшмәгән.

«Операцияне табиблар уңышлы булды дип әйтсә дә, Фәрзинәнең дә күңеле тыныч түгел иде. Аларның уңай нәтиҗәне тизрәк үз күзләре белән күрәсе килде, шуңа өметләрен өзмәделәр. Тик табиблар гына ашыкмады, калганын вакыт күрсәтер инде, дип аларны тынычландырырга тырышты». (Повестьтән өзек).

Тормыш чынбарлыгы

Ул бәхетсезлеккә очрагач та, дуслары бик еш килә иде. Озакка сузылгач, әкренәйделәр инде. Бөтенләй килмиләр, дип булмый. Киләләр, сирәгрәк булса да. Аларга да ачуланып булмый: һәркемнең үз тормышы бит. Ул вакытта аларның күбесе ялгыз иде әле. Хәзер инде өйләнеп, балалар үстерделәр, кайберләре картәтәй, нәнәй булырга да өлгерде. Шулай да бөтенләй онытмыйлар, рәхмәт аларга, – ди язмам герое.

Өмет тылсымы

Авырлык килгәндә ир-ат кешегә хас булмаган күз яшьләре турындагы сорауга җавап биреп, Хәниф ага елау ике төрле була дип әйтә: тышкы, кычкырып елау һәм эчке, тавышсыз елау. Соңгысы күбесенчә ир-атларныкы.

«Авариягә эләккән зур улыбызның энесе безнең белән төшкән фотосы 1989нчы ел», диде язучы

Фото: «Интертат» өчен Хәниф Каюмовның шәхси архивыннан тәкъдим ителде

Ә гомумән алганда, еламаган кеше булмыйдыр, булса да, бик сирәктер андыйлар, – дип сүзен йомгаклады әңгәмәдәшем.

«Әкрен генә култык астыннан тотып, идәнгә бастырырга тырышты. Икесе дә тырыша торгач, Айсылу аны бастырды да кулыннан тотып, алга таба әйдәли башлады. Кинәт Рәсүл, алга омтылгандай итте дә, бер аягы белән бер адым ясады, аннан икенчесе белән бер атлады. Һәм, әллә куркудан, әллә артык дулкынланудан, Айсылу иңнәренә таянды». (Повесть шулай тәмамлана).

«Язмыш белән тартыш» повестенең ахыры могҗизага тиң хәл белән йомгаклана – егет аякка баса. Хәниф абый сөйләвенчә, әсәрнең төп герое булган улы әсәрне позитив төстә тәмамлап язуны сораган.

Халыкта «укыган саен доганың көче арта гына» дигән әйтем бар. Ә кем белә, бәлки, күңелдәге хис-тойгыларны ак кәгазь битенә төшерү дә шундый тылсымлы көчкә иядер?! Хәниф ага белән сөйләшүемнең азагында – өмете һаман сүрелмәгәнен аңладым…

Хәниф абыйга 60 яшь тулган көн. Гаилә әгъзалары һәм туганнары белән. 2007 ел.

Фото:«Интертат» өчен Хәниф Каюмовның шәхси архивыннан тәкъдим ителде

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар