Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ат рәнҗеше төшмәсме: нигә Васил Шәйхразиев вәгъдә иткән Званка кымызы һаман юк?

Питрәч районы Званка авылындагы «Казан» нәселле ат заводының кымыз цехы 2020 елның май аенда «ремонтка» ябылган иде. Шуннан ачылмады. Ел ярым вакыт үтте, хәзер инде ат заводы бөтенләй ябыла, атларны, җирләрне саталар дигән сүзләр йөри. Ул сүзләр дөреслеккә туры киләме-юкмы икәнне ачыкларга тырыштык.

news_top_970_100
Ат рәнҗеше төшмәсме: нигә Васил Шәйхразиев вәгъдә иткән Званка кымызы һаман юк?
Владимир Васильев

Узган елның май аенда без ул хуҗалыкта булып кайткан идек. Ул имеш-мимешләргә ачыклык кертергә тырышып, нәселле ат заводының җитәкчесе Марат Гыйльфановка шалтыраттым: «Комментарийларсыз. Сау булыгыз», — диде ул. Төрле сайтларда күрсәтелгән номерларына шалтыраткач та, җавап бирүче булмады. Барысы да яхшы булса, алай дип җавап бирмәсләр иде инде, аны-моны эшлибез дип рәттән төзеп китәләр, гадәттә. 

«Ул бит инде ат заводы түгел — сарык заводы»

«Казан» нәселле ат заводының элекке директоры Марсель Хәйруллин белән сөйләштем.

Ул бит инде ат заводы түгел — сарык заводы. Программаларны, статистиканы карасак, анда ат калмады диярлек. Мин эшләгәндә алты йөз баш ат бар иде, хәзер 150 баш ат та 150 баш сарык тоталар. Кымыз җитештерү дә бетте инде анда, ул цехны ябып куйдылар. Әлбәттә, эше күп, ат савучы кирәк, цехны эшләтергә, кибеттә сатарга, реклама белән эшләргә, шешә, этикетка, лицензия алырга кирәк. Лицензия беткәч, аны ташладылар бугай инде. Җиңел юл белән баралар. Мин эшләгәндә дә ул бик рентабельле түгел иде, әмма Татарстанда «Казан» ат заводы булды, безнең атлар Мәскәүдә чабышларда катнаша иде. Хәзер аларның атларының бер приз отканы юк.

Ул бит «Татспиртпром»ныкы, бер тонна арыштан 330 литр спирт чыга. Анда акча бар дип әйтүем, бер ат заводын тота алмыймы… Анда хәзер эшләргә кеше дә юк, ун кеше калгандыр инде. Миңа бик кызганыч. Мин ул заводка атларны бөтен Россиядән җыйган идем, ә алар шул яхшы атларны сатты.

Бездә бик зур акчаларга хоккейчыларны, футболчыларны китерәләр, ат заводына игътибар булсын иде, субсидия бирү мөмкинлеге каралса да, әйбәт булыр иде, — диде Марсель Хәйруллин.

Ул шулай ук ат каргышы дигән төшенчәнең булуын да ассызыклады.

Васил Шәйхразиев нигә максатына ирешмәгән?

Узган елның май аенда кымыз цехы ябылгач, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, ТР ат асрау һәм ат спорты федерациясе җитәкчесе Васил Шәйхразиев заводны яңадан эшләтү максатын куйган иде.

Питрәч районы Званка авылындагы кымыз ясау заводы, ремонт башлану сәбәпле, эшен туктатып тора. Әмма аны яңадан эшләтеп җибәрүне максат итеп куябыз. Кымыз җитештерүчеләргә ярдәм итәргә телибез, булган әйберне кайтарырга тырышачакбыз, - дигән иде Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, ТР ат асрау һәм ат спорты федерациясе җитәкчесе Васил Шәйхразиев бер ел элек.

Нишләп максатына ирешмәгән икән дип, аңа мөрәҗәгать иттем.

Сез бит шундый максат куйган идегез, нишләп ябылу ягына гына бара?

Ябылу ягына бармый. Хәзер ничек итеп нәтиҗәлерәк итәргә, сыйфаты ягыннан ничек яхшыртырга дигән сүз бара. Әле карар кабул ителмәгән, тик сүзләр йөри. Реконструкциягә ябылгач, алар әле ачылмады. Аннан соң анда җитәкче дә үзгәрде. Җитәкче алышынгач, бәлки, имеш-мимешләр йөридер. Киләчәге турында бүгенге көндә әйтә алмыйм, чөнки яңа планнарны әле күрмәдем. Ул бит инде ипподромныкы, ипподромда бүген яңа җитәкче. Ул ипподром һәм Званканың киләчәккә планнарын күрсәтергә тиеш. Шуннан соң инде нидер әйтергә була, әлегә ул планнарны күрмәдем, — диде Васил Шәйхразиев.

Гыйльфанов Марат Айдарович 7 октябрьдән «Казан Ипподромы”н да җитәкли башлаган. Шул ук вакытта ул «Казан» нәселле ат заводын да җитәкли. Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгындагы белгечләр аның ат заводында үз вазифасында калуын раслады.

«Ат заводын кабердән кире кайтарып булмый»

«Казан» нәселле ат заводында 1983 елдан башлап егерме елга якын вакыт дәвамында җитәкче булып Риф Димиев эшләгән. Аның фикеренчә, ат заводын инде яңадан торгызып булмый.

Пенсиягә чыкканнан соң да мин анда башкарма директор булып эшләдем. Без анда атларны үстердек, өстәмә керем булсын дип үгезләр дә тоттык. Акча да бар, кымыз да бар — барысы да бар, әйбәт кенә эшлибез. Көтмәгәндә җитәкчелек алмашына. Алар атчылык тармагында эшләгән кешеләр түгел иде.

Мин киткәндә үгезләр белән бергә биш йөздән артык баш мал бар иде, аннан соң ул бик нык кимеде. Шул ук вакытта ат абзарларын, икмәк киптерә торган агрегатларны сүтә башлаганнар иде. Ат караучылар миңа елап мөрәҗәгать итте. Барысын да җимерәләр, ваталар, Минтимер Шәриповичка әйтегез әле, диләр. Мин аның янына бардым, кереп утырдым.

«Бик кызыклы хәл бит әле, ат караучылар елыйлар, ат заводын бетерәләр бит. Без эшләгәндә алты йөзгә якын баш ат бар иде, хәзер кимеде, кымыз җитештерүне туктатканнар», — дим. «Кит аннан, аны яңадан эшләтеп җибәреп буламы?» — ди. Бер атнадан делегация белән ат заводына бардык.

Бу ике-өч ел элек булган хәл иде. Атлар алдында тюклары черегән печән ята, бу бит инде җәй айлары. Без атларны көтүгә үләнгә чыгара идек, ә монда июль аенда черегән печән ашап ята, капканы гына ачып чыгарасы бит, юкса. Күпмедер вакыт узгач, кымыз цехын ачтылар, атларны үстерә башладылар, ике-өч ел вакыт узгач тагын игътибар бетте. Хәзер инде анда берни дә юк диярлек. Без ашлык үстерүдә югары күрсәткечләр өчен кызыл байрак алган идек. Колыннар алу буенча Россия күләмендә икенче урын алдык, аның өчен безгә «Москвич» бирделәр. Завод гөр килеп тора иде. Хәзер җирләрне сатып бетерделәр шул. Без йөз баш колын ала идек. Алар инде егермеләп кенә колын ала башлады. Шулай итеп баш саны бетте.

Ат заводы урнашкан җирләр Званка эчендә бит, анда җир кыйммәт тора. Төзелеш өчен бик әйбәт җирләр. Элек 2100 гектар җир бар иде, хәзер барысы 500-600 гектар гына калган. Завод «ликвидирован» дисәк тә була инде, аны яңадан эшләтеп булмый, бетте инде ул хәзер, ул кабердән чакырып кайтарган кебек булыр иде, — дип сөйләде ул.

«Булган әйберне ябалармы инде?»

«Казан» нәселле ат заводында озак еллар эшләгән тагын бер апа белән сөйләштем, ул 2020 елда эштән киткән.

Без эшли башлаганда гөрләп тора иде. Дүрт ел эчендә эшчеләр китеп бетте диярлек, эшләргә авыр булды. Барысын да үзебезгә эшләргә туры килде, бер кеше берничә эшне башкара иде. Бишәр эш туры килгәне дә бар. Соңгы вакытта ике-өч ат караучы бар иде. Хәзер атларны саталар, диләр, кеше бармый инде анда. Бөтен җирдә бар инде ул күренеш. Үзебез анда озак еллар эшләгәч, бик кызганыч, — ди ул.

Ильяс абый Сафин ат заводында зоотехник булып эшләгән, 2016 елда эштән киткән, шулай да ул үзе Званкада яши һәм завод эшчәнлеге турында хәбәрдар. Аның тормыш иптәше дә ат караучы булган.

Аны ябарга телиләр ахры, шундый сүзләр йөри. Шундый әйбәт эшли торган завод иде, тирә-як районнардан кымыз алырга киләләр иде. Тоттылар да кымыз цехын ябып куйдылар. Хәзер кымызга ихтыяҗ да зур, килеп сорыйлар. Миннән сораучылар, кибеткә килүчеләр бар. «Шулай буламы инде?!» — диләр. Булган әйберне ябалармы инде? 80нче елда Марий заводы бездән өйрәнеп киткән иде, алар рәхәтләнеп кымыз ясап яса, ә безнекен ябып куйдылар. Эшләр өчен бөтен әйбер бар иде бит, бары тик эшләргә генә кирәк иде. Анда эшчеләрне дә җибәреп бетерделәр бугай инде.

Бер хезмәткәр бар анда: ул үзе механик, үзе тракторчы, үзе шофер. Бер слесарь бар, ул завток, завсклад, ат караучы да. Алар атларны кызганып, ашатып йөриләр инде. Анда йөздән артык ат бар әле. Маридан эшчеләр алып килеп эшләтәләр дә, алар эчә инде, аннан соң тагын эшләргә кеше юк. Мондагы әйбәт эшчеләрне куып бетерделәр. Булганны тарату авыр түгел, — диде Ильяс Сафин.

Ильяс абый «Авито»да атларны сату турында белдерү булуын да әйтте, Рүзәл исемле егет исеменнән эленгән, ди. Ул белдерү чыннан да бар, Званкада дип күрсәтелгән. Ул сарыкларны да сатуга куйган. «Сатучы» сүзләренчә, атлар бер хуҗалыкны, тик хуҗалыкны ул әйтмәде. Аның сүзләренчә, «бракованный» биш-алты ат булган, тик алары да инде сатылгандыр, ди. Үзе отпускта икән, шуңа тулы мәгълүмат бирә алмады.

«Алар базасында татар токымлы атларны үрчетү үзәген ясарга уйлаган идек»

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына «Казан» нәселле ат заводының нинди хәлдә булуын сорап мөрәҗәгать иттем. Сөт һәм ит җитештерү бүлекчәсендәге төп киңәшче Айрат Хәбибуллин минем сорауларга җавап бирде.

«Казан» нәселле ат заводында хәзерге вакытта терлекләр сатыла. Ул бит шәхси хуҗалык, «Татаспиртпром»га карый, без аларга сүз әйтә алмыйбыз. Без алар базасында татар токымлы атларны үрчетү үзәген ясарга уйлаган идек. Якынча ике атна элек райондагы идарә терлекләр сатыла дип хәбәр итте. Без аның сәбәбен әйтә алмыйбыз.

Быел терлек азыгы белән дә шартлар авыррак булуын истә тотарга кирәк. Ул яктан да уйлап карыйк. Аларда «тяжеловоз» атлар, урын да аз, бәлки, азык сатып алуга акчалары җитмәгәндер. Алар мөстәкыйль, безгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итмиләр. Аларның ипподромда торган спорт атлары да бар, аларына без субсидия бирәбез, ул яктан бернинди авырлыклар юк.

Эш ябылуга бара дип әйтеп булмый, бәлки, башка планнары бардыр. Бәлки, яңа цех та төзеп куярлар, белмибез бит, — ди Айрат Хәбибуллин.

Хәзерге вакытта Татарстанда кымыз җитештерә торган ике КФХ гына калган. Арча районында Шәйдулла Сәлахов һәм Ютазы районында Салават Сәүбәнов кымыз җитештерә. Бөтен Татарстанга бары тик ике хуҗалык!

Ат заводы җирләре шәхси торак төзелешенә бирелә

Питрәч районындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш зоотехнигы Хәлим абый Гатауллин мин шалтыратканда Казанда иде. Ул да аларның атларны сатуын раслады. «Алар безгә баш саны буенча гына хисап тота, аларда 99 ат бар иде дип хәтерлим. Хәзер төгәл мәгълүматны әйтә алмыйм, үзебез дә аларга чыга алмыйбыз», — диде ул.

Шулай да, соңыннан ул әлеге хуҗалык буенча мәгълүмат җибәрде.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе биргән мәгълүмат буенча, хуҗалыкта ел дәвамында 25 баш колын алганнар, 97 баш ат сатылган. Яртысыннан артыгы ( 58 баш) октябрь һәм ноябрь айларында сатылган. 17 ноябрьгә булган мәгълүматлар буенча хуҗалыкта 124 баш ат бар, аларның 25е Казан ипподромында, калганнары Званкада. 

2021 елда хуҗалыкка үсемлекчелек тармагынна министрлык тарафынна 591 мең 525 сумлык ярдәм күрсәтелгән, 2020 елда үсемлекчелек тармагына 533 мең 540 сум, нәселле атларга 6 млн 290 мең сум ярдәм бирелгән. 2019 елда шулай ук үсемлекчелеккә 988 мең 600 сум ярдәм бүленеп бирелгән булган.

Алар биргән мәгълүмат буенча, 2021 елның 9 аенда хуҗалыкта табыш булмаган, чыгымнар (убыток) 38 млн 491 мең сум булган. 

Хуҗалыкның бухгалтерия хисабы һәм финанс нәтиҗәләре хисабын интернетта табып була. Аның буенча хуҗалык соңгы тапкыр 2018 елда табыш алган. 2019, 2020 елларда күрсәткеч тискәре, "убытокка" (2020 елда күрсәткеч - минус 16 млн сум) эшләгәннәр була. Быелгы күрсәткеч тә уңай булыр кебек түгел.

Беркем белән дә элемтәгә чыкмыйча, качып яталармы икән соң алар? Без капчыкта ятмый инде, үзебезнең чыганаклардан билгеле булганча, хәзерге вакытта ат абзарлары урнашкан җирләр шәхси торак төзелешенә бирелә. Ул инде озакламый анда барысын сүтеп атачаклар дигән сүз.

Монда ике вариант бар кебек. Беренче вариант: җирне, атларны саталар да, «Казан» нәселле ат заводын җир йөзеннән юк итәләр. Икенче вариант: барысын да саталар да, яңа урында яңа завод, кымыз цехы ачалар, дөнья чәчәк ата, күбәләкләр оча, халык шатлана. Тик икенче вариантның тормышка ашачагы бик шикле...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100