Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар халкына кымыз кирәкме?

Питрәч районы Званка авылында урнашкан «Казан» нәселле ат заводының җитештерү эше беренче июньнән тукталуы турында хәбәр чыкты. Ул республикада кымызны сертификацияле продукция итеп җитештергән бердәнбер предприятие иде. Татарстанда кымыз җитештерү ни хәлдә? Атчылык тармагына бәйле кешеләрнең фикерләрен белештек.

news_top_970_100
Татар халкына кымыз кирәкме?
Владимир Васильев

«Казан» нәселле ат заводына 1968 елда нигез салынган. 2000 елларда ат заводы «Татспиртпром» акционерлык җәмгыяте карамагына күчкән. Бүгенге көндә завод акцияләренең 99,8 проценты «Татспиртпром»га, 0,02 проценты «Фирма Таңсу» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятькә карый. 2016 елның август аенда ат заводы «Татспиртпром» тарафыннан сатуга куелган иде, тик ул үзенең эшен яңадан башлап җибәрде.

«Казан» нәселле ат заводы җитештергән кымызны «Бәхетле» сәүдә челтәреннән һәм Агросәнәгать паркыннан сатып алырга мөмкин иде. 0,5 литрлы шешәсе - 130 сум. Чагыштыру өчен - Башкортстанда 1,5 литр кымызны шул ук бәягә сатып алырга мөмкин.

Хәзер завод билгесез вакытка реконструкциягә ябыла. 

Без «Казан» нәселле ат заводына бардык. Хуҗалыкның мәйданы барлык яктан да чикләнмәгән, ачык калган җирдән территориягә теләсә кем керә ала. Атларның берничәсе хуҗалык янындагы сары тузганак чәчәгенә күмелгән болында йөри иде. Бер абзарда ат караучы абый эшли. Ул хуҗалыкта бер генә ел эшләвен, хезмәт хакының вакытында түләнүен әйтте. Атларны фотога төшергәнне күреп, безнең хуҗалык территориясеннән чыгуыбызны сорадылар.

«Кымыз бездә сувенир продукциясе буларак җитештерелде»

«Казан» нәселле ат заводы директоры Марат Гыйльфанов:

2020 елның 1 июненнән кымыз җитештерү линиясе реконструкциягә ябыла. 2019 елда 25 мең шешә продукция җитештерелде. Без 70 квадрат метр мәйданда көненә 70 шешә кымыз чыгардык. Ул сувенир продукциясе буларак җитештерелде, сатудан табыш алу максаты булмады. Продуктны саклау срогы — 5 тәүлеккә кадәр, һәм без аны сәнәгать масштабында чыгарырга планлаштырмадык.

2017 елда «Татспиртпром» ярдәме белән ат абзарларына, ашлык киптерү складларына ремонт ясалган иде.

«Кымызны авыру кешеләр генә эчә дигән фикер нык сеңгән»

Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, ТР Ат асрау һәм ат спорты федерациясе җитәкчесе Васил Шәйхразиев кымыз җитештерү дәвам итәчәген әйтте:

Кымыз ясау заводы, ремонт башлану сәбәпле, эшен туктатып тора, әмма аны яңадан эшләтеп җибәрүне максат итеп куябыз. Кымыз җитештерүчеләргә ярдәм итәргә телибез, булган әйберне кайтарырга тырышачакбыз. Республикада 600 баш татар токымлы ат бар.

2019 елда татар токымлы ат сертификат алды, бу - халкыбыз өчен зур горурлык. Безнең атлар спорт өчен дә, эш өчен дә куәтле, аларның ите һәм кымызын да халыкка тәкъдим итәргә кирәк. Әмма халыкка кымыз эчү традициясен дә ирештерү мөһим, әлегә ул традиция югалган, кымызны авыру кешеләр генә эчә дигән фикер нык сеңгән.

«Кымыз — специфик продукт, аның белән яңадан базарга керү авыр»

«Казан» нәселле ат заводының элекке директоры Марсель Хәйруллин инде күптән яңа җитәкчелекне профессиональ эшләмәүдә гаепләп килә.

Ат заводлары Татарстанда күп түгел. Кымыз чыгару өчен җиһазлар, белгечләр, биналар кирәк. «Казан» ат заводында аларның барысы да бар. Ул инде 50 ел кымыз ясый. Татарстанда бердәнбер кымыз ясаучы завод иде ул.

Заводны ничә тапкыр ябып, яңадан ачтылар. Нигә андый юлга баралардыр, тик заводны ябу дөрес түгел. Мин эшләгән вакытта ябылу турында сүз беркайчан да булмады. Завод бер ябылгач, яңадан эшчеләрне табу авыр, кибетләр белән элемтә дә өзелә, ә кымыз — специфик продукт, аның белән яңадан базарга керү авыр. Завод яңадан ачылыр дип уйлыйм.

Кымыз чыгару кирәк. Ул — дәвалый торган эчемлек. Туберкулездан, аллергиядән файдалы, организмда матдәләр алмашын яхшырта. Һәрвакыт кымыз эчеп торучы кешеләр бар, алар да аны башка җирдән эзли башлыйлар.

Татарстанга килгән кунакларга да кымыз эчертә алмыйбыз. Атны саудың да, сатарга илтеп куйдың түгел, кымыз специфик продукт булганга, маркетинг ягыннан да күп эшләргә кирәк. Саклану срогы биш көн булганга, тиз арада сатарга да кирәк.

«Тукай, Толстой, Чехов, Горький, кымыз белән терелеп, ничә еллар яшәгәннәр»

Лениногорск районыннан Фәрит Нәбиуллин: кымыз җитештерә. Билгеле, сәнәгать масштабларында түгел.

Татар халкына кымыз кирәк. Ни өчен? Рәсми мәгълүмат бар: 2021 елдан башлап, 2025 елга кадәр Россиядә туберкулезның ачык формасыннан үлемнәр ел саен бер миллионнан күбрәк булачак. Туберкулезны җиңә торган иң табигый дару — кымыз. Тукай, Толстой, Чехов, Горький, кымыз белән терелеп, ничә еллар яшәгәннәр.

1960 елларда һәр районда диярлек кымыз ясыйлар иде һәм диспансерларга җибәрәләр иде. Туберкулез белән авыручыларга кымыз эчү мәҗбүри иде. 1990 елларда бетте ул күренеш.

Кымыз проблемасын дәүләт проблемасы итеп күрүче юк әле. Атчылык авыл хуҗалыгының бер тармагы булып тора. Ул тармакка караган барлык фермерларны республика буйлап җыярга кирәк. Шуннан соң кымыз ясау беренче урынга чыгар иде.

Бездә кымыз чыгару өчен сертификацияләр үтәргә кирәк. Башкортстанда, Казахстанда, Кыргызстанда өйдә ясыйлар һәм саталар, ә бездә документ сорала. Элек әбиләр ясап сатканнар, тәмсез булмаса, алмаганнар, тәмле булса, күпләп сатып алганнар.

2016 елда үземнең хуҗалыкта Кымыз бәйрәме ясап карадык. Кешегә кымыз эчәргә кирәклекне аңлатырга кирәк. Кымызның файдасы турында бик күп мәгълүмат бар. Төрки халыкка кымыз бик кирәк, ул канда утыра.

Кымызга карата икенче караш тудырырга кирәк. Халык чирләп үлә башлаганны көтү дөрес түгел. Сәясәт алдан күрә белергә тиеш. Авырудан чарасызлыкта ноу-хау кебек күтәреп чыгу дөрес түгел. Мәктәпләргә, шифаханәләргә кертергә кирәк кымызны. Аның өчен мин йөрергә тиеш түгел, ә киресенчә, миннән килеп сорарга тиешләр, тик алай булып чыкмый, нәрсәдер җитми.

Атлар тармагын үстерүгә килгәндә, Аударыш уеннарын да үткәрергә кирәк. һәр Сабантуйда булсын иде ул. Гомумән, милли спорт төрләре буенча аерым берәр җаваплы кеше булса иде.

«Кымызга сорау артыр дип уйлыйм»

Арча районы фермеры Айзат Сәләхов та кымыз җитештерә.

Кымыз ясауның киләчәге бар дип уйлыйм. Халык кымызны эчә башлады. Файдасын да күрәләр. Кымыз ясау белән кызыксынучылар арта, башка районнардан килеп өйрәнәләр.

Үзебез кымызны заказга ясыйбыз әлегә. Өч ел инде кымыз ясау белән шөгыльләнәбез. «Бәхетле» кибетенә, Арча районы кибетләренә җибәрәбез, килеп тә алучылар бар. Бер атнада «Бәхетле»гә дүрт йөздән артык шешә кымыз китә. Кымызга сорау артыр дип уйлыйм.

Кымыз Казахстанда, Монголия, Кыргызстанда һәм Россиядә җитештерелә.

agroobzor.ru/ сайты мәгълүматлары буенча, Россиядә лидер Башкортстан: барлык продукциянең 63 проценты бу төбәктә җитештерелә. Кымыз шулай ук Ростов, Тверь, Ярославль өлкәләрендә җитештерәләр: барлык продукциянең 12 проценты шушы өлкәләргә туры килә. Марий Эл, Алтай, Саха (Якутия) республикалары илдәге кымызның ун процентын җитештерә.

Башкортстанда кымыз җитештерүчеләр бәйгесе үткәрелә. Якутскида 2014 елда 11 меңнән артык кеше берьюлы кымыз эчеп, Гиннессның рекордлар китабына керде.

Татарстанда кымызны Званкадагы ат заводы (сертификация белән, шешәләргә тутырып), Ленингорск, Ютазы, Арча фермерлары җитештерә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100