Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Асылташ» бәйгесенә күзәтү, яки балалар Мулланур Вахитовны нигә белми?

Казанда 4нче ел рәттән 14-18 яшьлек кызлар өчен республикакүләм «Асылташ» бәйгесе үтте. Бәйгене башыннан азагына кадәр күзәткән «Интертат» хәбәрчесе фикерләре белән уртаклаша.

news_top_970_100
«Асылташ» бәйгесенә күзәтү, яки балалар Мулланур Вахитовны нигә белми?
Салават Камалетдинов

Казанда бары тик кызларга белем бирә торган 4нче гимназия-интернат бар. Ул укучыларны Россиянең төрле төбәкләреннән сынау нәтиҗәләре буенча кабул итеп, интернатта яшәтеп укыта. Бирегә 4нче сыйныфтан өлкән һәм укырга сәләтле кызлар гына керә ала. Аларны башлыча 5нче һәм 7нче сыйныфларга кабул итәләр. Монда укуы җиңел түгел, чөнки 4 телне – татар, рус, инглиз һәм төрек телләрен камил үзләштерергә кирәк булачак. Химия һәм биология инглиз телендә бара. Димәк, бу фәннәрне әйбәт укыр өчен, инглиз телен «су эчкән кебек» белергә кирәк булачак. Шул ук вакытта татар һәм төрек телләренә дә игътибар бик зур.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Шушы гимназия-интернат 4нче ел рәттән 14-18 яшьлек кызлар өчен республикакүләм «Асылташ» бәйгесе үткәрә. Оештыручылар аны киләчәктә төбәкара дәрәҗәгә күтәрергә ниятли.

2021 елда мин «Асылташ» бәйгесен күзәтеп, «Кайда сез, татарның булачак зыялылары?» дигән сорауны күтәргән идем. Ул чакта миңа кызларның татар әдәбиятын, мәдәниятен, сәнгатен, тарихын белү дәрәҗәләре түбәнрәк кебек тоелды. Кайбер конкурсантларның бүгенге көндә иҗат итүче бер генә татар язучысын, тарихта тирән эз калдырган бер генә композиторыбызны да әйтә алмаулары күңелне төшергән иде.

Быел исә бәйгенең финалыннан бөтенләй башка тәэсирләр белән кайттым, чөнки әзерлекле, татарча фикерли ала торган, кулларыннан эш килә торган, оста телле, укуларында да алдырып барган, яшьләрнең җәмәгать тормышында актив катнашкан кызлар җыелган. Интеллектуаль ярыш язның беренче көнендә – 1 мартта узды. Бәйгедә күңелгә кереп калган фикерләр белән уртаклашасым килә.

Балалар Зифа Кадыйрованы белә, ә Ркаил Зәйдулланы – юк

«Танышу» һәм «Нәселебезнең һөнәре» дип аталган беренче 2 биремне финалистлар югары дәрәҗәдә үтте. Алдан әзерләгән сүзләрне сөйләү, презентация ясау кызларга җиңел бирелде. Һәр кызның да һөнәрле, эш сөючән, гореф-гадәтләргә сакчыл карашлы гаиләдә тәрбияләнгәне күренде. «Алтын җөй» дип аталган 5нче биремдә дә финалистлар соклану хисе уятты. Аларга милли бизәкләрне кулланып, берәр кием элементы яки аксессуар әзерләп килергә һәм аны, видео ярдәмендә, үзләре эшләгәнен дәлилләргә кирәк иде. Кызларның чигү һәм тегү осталыкларын күрдек. Һөнәрле кеше югалмый. Алдагы көннәрендә алар шуның куанычын, һичшиксез, күрерләр. Жюри әгъзалары да шушы 3 бирем нәтиҗәләрен бик югары бәяләде.

Татар дөньясы турында белем һәм фикерләү дәрәҗәсен сыный торган 3нче һәм 4нче биремнәр кызларның күбесен дулкынландырды һәм каушатты, ә миндә фикерләр ташкынын кузгалтты.

Кызлар 2 интеллектуаль биремнең сорауларын, нәкъ вузда имтихан биргәндәй, билет ярдәмендә тартып чыгарды. Сорауларның тематикасы һәм белергә тиешле шәхесләр исемлеге нигезләмәдә бирелгән иде. Мин анда ким дигәндә 25 кешенең биографиясен һәм иҗатын өйрәнеп килергә кирәк, дип таптым. Атнасына күп булса 1 сәгать әдәбият укыган хәзерге буын балаларга әзме бу, күпме – әйтә алмыйм. Укытучы бик кызыклы аңлатса, аның һәр сүзен йотып барсаң, бәлки, әдәбият дәресләрендә бөтен материалны үзләштереп буладыр. Шул ук вакытта кешенең баш мие яңа мәгълүматны 15 минут тыңлаганнан соң, авырдан кабул итә башлый. Шуңа күрә дә мәктәп елларында укыган әдәбиятны кайсыбыз яхшы хәтерли соң? Әдипнең әйтер сүзен, әсәрнең тирәнлеген аңлар өчен, акыл кергәч, яңадан укып чыгарга кирәк.

Бәйгедә йөзгә кызыллык китермәс өчен, шактый гына өстәмә материал үзләштерергә кирәк икән, дигән фикергә килдем. Ярый да, баланың һәм укытучының татар әдәбиятыннан дәрестән тыш шөгыльләнергә вакыты булса.

Кызларның берсе бәйге алдыннан компьютерда басылган 46 битле текстны кат-кат укый иде. Шулай да бу бичара сораудан уңмады. Моңа билетта Мулланур Вахитов һәйкәле рәсеме чыкты. Аңа һәйкәлне танып, революционер турында сөйлисе иде. Ул Мулланур Вахитов күкләргә чөелгән заманда яшәмәгән һәм Казан кызы да булмагач, һәйкәлен танымады һәм югалып калды. Жюри әгъзаларының моңа реакциясе катырак булды. «Казанның нәкъ уртасына куелган һәйкәлне ничек танымаска мөмкин? Шәһәр үзәгенә юк-бар кешегә куймаслар иде. Моны белергә кирәк», – диде араларыннан берсе.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Кыз мондый реакциядән тәмам югалып калды, ә минем аны яклап чыгасым килде, тик шул вакытта сүз әйтә алмадым. Совет чорында Мулланур Вахитовка дан җырлап тәрбияләнгән кешеләр өчен, әлбәттә, революционер – ул бөек, ә хәзерге буын балалары аны ни өчен белергә тиеш соң? Үзәктә һәйкәле торган өченме? Бүгенге күзлектән караганда, татар халкын алга җибәрү, аны дөньяда таныту өчен Мулланур Вахитов нәрсә эшләгән? Көч һәм корал белән дөньяның астын өскә китереп, илне упкынга этәргән революционерларга караганда, бәлки, Шиһабетдин Мәрҗани кебек, акыл һәм белем ярдәмендә халыкны милли алгарышка алып барган шәхесләрне белү мөһимрәктер? XIX йөз азагы – XX йөз башында татар халкының һәр өлкәсендә диярлек күтәрелеш чоры булып ала. Аның башында мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани тора. Мәгърифәтчелек эшен Каюм Насыйри, Риза Фәхретдин, Галимҗан Баруди, Хөсәен Фәезханов кебек шәхесләр күтәреп ала. Татар сәүдәгәрләре халыкны аңлы, белемле итүгә акчаларын кызганмый башлый, кыска вакыт эчендә төрле шәһәрләрдә бер-бер артлы данлыклы «Мөхәммәдия», «Хөсәения», «Галия» мәдрәсәләре, типографияләр ачыла, газета-журналлар чыга башлый. Бәлки, билетта Вахитов һәйкәле урынына Мәрҗани яки Тукай һәйкәлен куярга кирәк булгандыр?

Мулланур Вахитов һәйкәле

Фото: © Рамил Гали

Алга киттек. Жюри бер кыздан бүген иҗат итүче татар язучыларын санап күрсәтергә кушты. Факил Сафин, Йолдыз Миңнуллина, Зифа Кадыйрова исемнәре саналды. Шуннан соң кыздан: «Ркаил Зәйдулланы ишетеп булса да беләсеңме?» – дип сорадылар. Кыз белмәде. Жюри әгъзаларының берсе Ркаил абыйны бөек язучы, Татарстанның Язучылар берлеге рәисе дип таныштырды, аны белергә кирәк, дигән киңәшен бирде. «Әле ул Дәүләт Советы депутаты да», – дип өстәп куйды. Яшьләр Ркаил абыйларының иҗатын белсә – әйбәт инде, ләкин аның бөеклеген, тирән мәгънәле фәлсәфәсен аңлар өчен яшьрәк шул әле алар. Үссеннәр бераз. Милли җанлы булып үссәләр, һичшиксез, аңларлар.

Аннары, яшьләр өчен кешенең ниндидер рәис яки депутат булуы мөһим түгел. Түрәләргә табына торган замана үтте инде. Хәзерге буынның фикерләве Совет чоры кешесенекеннән нык аерыла. Элек кенә ул халыкны «сельсовет», «беренче секретарь» сүзләре белән куркытып торганнар. Хәзер кешегә берәр нәрсә ошамаса, авылдан чыга да китә. 2000 еллар балалары сәяси күзлектән үзләрен иркен тота.

«Телефонда утырган күпчелек бала хәзерге язучыларны белергә дә теләми»

Сынаулар бетеп, жюри хөкем чыгарырга киткән арада, мин финалистларны әзерләп алып килгән укытучылар белән сөйләшеп алдым. Алар исемнәрен миңа әйтсәләр дә, мәкаләдә күрсәтмәскә теләделәр.

«Сорауларны балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзергә кирәк. Алар тематика белән генә түгел, ә конкрет сорау рәвешендә алдан билгеле булса, яхшырак булыр иде. Сораулары алдан билгеле булса, кыз балалар жюри алдында адәм көлкесенә калмас иде. Атнасына 1 сәгать әдәбият укыган бала шулкадәр материалны үзләштерә алмый. Сораулар әдәбият белән генә чикләнмичә, тарихка да кереп китә. Без аның кадәр мәгълүматны кыска вакыт эчендә ничек биреп бетерик? Телефонда утырган күпчелек бала хәзерге язучыларны белергә дә теләми. Без болай да укучылар арасыннан иң-иңнәрен, «бишле» билгеләренә генә укый торганнарын алып килдек. «Син шуны да белмисеңмени» дигән караш белән кыз баланың кәефен төшерергә кирәкми. Аларның шулкадәр кеше алдында, бәлки, чыгыш ясаганнары да юктыр. Кайвакыт, каушаудан, белгәнеңне дә әйтә алмыйсың.

Финалга чыккан кызлар – барысы да чын «асылташлар». Андыйларны эзләп табасы бар әле. Хәзер балалар гына түгел, күпчелек ата-аналар да кул эшләре белән шөгыльләнми, милли ризыклар пешерә белми. Чигеп утыра торган хатын-кызны кайда күргәнегез бар?» – диде бертавыштан берничә укытучы.

«Асылташ» бәйгесенә килгәндә, педагоглар аны югары һәм «бик кирәкле» дип бәяләде.

Оештыручылар сүзләренчә, бәйге күңел ачу өчен түгел, ә татар халкының йөзек кашы, намусы, киләчәге булырдай кызларны барлау өчен уздырыла. Аның максаты – кызларда гыйлемлелек, изгелек, гаделлек, әдәплелек кебек рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләү, милли үзаң уяту. Мин, чыннан да, бәйгенең исеме җисеменә туры килә, дигән фикердә калдым.

Җиңүчеләр исемлеге белән «Татар-информ»да чыккан хәбәрдә танышырга мөмкин.

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 5 март 2023
    Чэчкэ
    Бик акыллы журналист язган бик матур хэм фикерле язма. Мэкалэдэ телгэ алынган бирем-сорауларга яшьлэр тугел, олкэннэр дэ авырсынып жавап бирер иде.
  • 4 март 2023
    Исемсез
    Әфарин, Рифат. Һәйкәлне «Шәһәр үзәгенә юк-бар кешегә куймаслар иде» - шаблон, буш сүзләр. Шулай әйткән жюри әгъзасыннан Казан үзәгендә күптән торган бюстлардан берсенә төртеп күрсәтеп (язуын күрсәтмичә), шул кемгә куелган дип, шуның биографиясен сорасаң, ул үзе шул ук вакыт төгәл җавап бирә алмас. Өч язучыны исенә төшергән кыз Тукай белән Җәлилне генә атамаганы өчен дә молодец; ә Зәйдулла хөрмәткә лаеклы булса да, аның бөеклеге нидә, дигән урынлы сорау туа. Шуны кем булса да аңлата аламы?..
  • 4 март 2023
    Исемсез
    Афэрин,бик дорес эйтелгэн фикерлэр!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100