«Асылташ» бәйгесе нәтиҗәләре: кайда сез, татарның булачак зыялылары?
9 апрельдә Казанда тавыш-тынсыз гына 9-11 сыйныфларда укучы татар кызлары арасында «Асылташ» бәйгесе узды. Башка бәйгеләрдән аермалы буларак, ул җыр-биюгә һәм шоу күрсәтүгә корылмаган. Аның асылы — булачак зыялы хатын-кызларыбызны барлау. «Татар-информ» хәбәрчесе бәйгене күзәтеп, уңай һәм җитешсез якларын бәяләде.
Бәйгегә унбиш гариза килгән
Шәһәркүләм «Асылташ» бәйгесенең төп оештыручысы — Казан шәһәренең 4нче гимназия-интернаты. Беренче мәртәбә ул 2019 елда үткәрелгән. Пандемия сәбәпле бер еллык тәнәфестән соң, быелгысы — икенчесе. Мәктәпнең зур проектка алынуы хөрмәткә лаек.
— 1997 елда ачылган 4нче гимназия-интернатта 5-11 сыйныф кызлары гына укый. Башлангыч классларыбыз юк. Укыту программасын һәм өстәмә түгәрәкләрне кызларга киләчәктә кирәк булырлык итеп оештырырга тырышабыз.
Кызлар арасында аерым бәйге уздыру фикере туды. Әлбәттә, «Татар кызы» бәйгесе бар. Җыр, бию һәм сәнгать белән генә чикләнәсебез килмәде. Үз халкының гореф-гадәтләрен, тарихын, телен, әдәбиятын тирән аңлый һәм белә торган кызларны ярыштырасы килде, — диде гимназия-интернат директоры Таһир Гыйззатуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Директор сүзләренчә, 2019 елда катнашу өчен шәһәр мәктәпләреннән егерме гариза килгән булса, быел унбишәү генә килеп ирешкән. «Татар-информ»га билгеле булганча, конкурс турында мәгълүмат бөтен мәктәпкә дә барып җитмәгән. Киләчәктә шәһәр җитәкчелеге шушы әзер идеяне күреп алып, бәлки, бәйгенең масштабын киңәйтер.
Дүрт этап
Гимназия-интернатта эшләүче ир-атлар «Татар кызына мәдхия» дип аталган җыр башкарып, бәйгене ачып җибәрделәр. Җырның сүзләрен гимназия укытучысы Рәмзия Садыйкова, ә көен — Альфред Якшембетов иҗат иткән.
«Чын татар кызы, милләтнең асылташы нинди булырга тиеш икән? Без моны бүген бәйге барышында ачыкларбыз», — диде алып баручы һәм сәхнәгә сайлау этабын узган ун укучыны чакырды. Кызларны сәламләргә дип 2019 елгы бәйгенең җиңүчесе, Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге 2нче татар гимназиясенең 10нчы сыйныф укучысы Зөһрә Камалова да чыкты.
— 2019 елда бу бәйгедә катнашып, җиңү яуладым. «Асылташ»ның беренче җиңүчесе булгач, мин үземне әдәпле, тәртипле тотарга тырышам, зыялы булырга омтылам. Яңа дусларым барлыкка килде. Җитди әзерләнгән идем, Татарстан тарихын кабатлап чыгарга туры килде, сөйләмне шомарттым. Интеллектуаль сынауны узар өчен мәдәният, сәнгать өлкәсендә белемне тирәнәйттем. Әдәби китапларга килгәндә, аларны болай да күп укыйм. Бәйге мине нык үзгәртте. Башкаларга да әлеге конкурста катнашырга тәкъдим итәм. Моңа әзерләнгән вакытта алган белемнәр үзеңә файдага була бит, — диде Зөһрә Камалова.
Сәхнәгә менгән кызлар конкурста катнашырга лаеклы булуларын «Мин татармын, татар булып туып, татар булып яшим дөньяда» темасына эссе язып һәм үзләренең уңышлары турында презентация ясап исбатлаганнар. Тамашачы һәм жюри алдында яңадан дүрт этап узарга әзер булган балалар мактауга лаек дип саныйм. Презентацияләрдән кызларның күбесен төрле конкурс җиңүчеләре дип тә карадым.
«Тере әңгәмә» дип аталган беренче этапта кызлар 5-6 җөмлә белән генә үзләре турында сөйләде һәм жюри әгъзалары белән әңгәмә корды. Жюри соравы буенча, яраткан яки ишетеп белгән татар язучыларын, композиторларын атау кирәк булды. Кызларның күбесе Тукай, Җәлил, Алиш исемнәреннән ерак китә алмады. Ркаил Зәйдулла, Марсель Галиев, Рүзәл Мөхәммәтшин кебек бүгенге авторларның кем икәннәрен бөтенләй белмәделәр.
Икенче этапта конкурсантлар «Тәрбияле вә зыялы кыз бала — гаиләнең бәхете, милләтнең асылташы» фикерен исбатлады. Барысы да әлеге биремне яхшы башкарып чыкты, чөнки аңа алдан әзерләнеп куясы булган.
Өченче этап интеллектуаль конкурс форматында узды. Кызлар тарих, әдәбият, сәнгать өлкәләренә кагылган сорауларга җавап бирделәр. Бу этап университеттагы имтиханны хәтерләтте. Кызларга билетлар тартып чыгарырга кирәк булды. Белгән билетың эләгәме-юкмы — монысы бәхет эше, ләкин барлык сораулар да әзерләнү өчен алдан бирелгән булган. Аларга бары тик өйдә җавап табып, өйрәнгән материалны искә төшерергә кирәк иде. Истә калган берничә сорауны билгеләп үтәсем килә: «Россиядә беренче хатын-кыз казыйны әйт», «Камал театрының күренекле „щепкинчыларын“ әйт. Ни өчен аларны шулай дип йөртәләр?», «Казанда Габдулла Тукайга ничә һәйкәл куелган? Урыннарын әйт», «Татар театрының туган көне кайчан? Ни өчен бу дата алынган?»
Кызларның барысы да бу биремне уңышлы үтте дип әйтеп булмый. Өйләрендә җавап таба алмаганнармы, өйрәнгәнне искә төшерә алмадылармы, каушадылармы? Бу сорау мине озак борчып торды.
Дүртенче этап иң кызыгы һәм кызлар өчен иң авыры булды. Тәкъдим ителгән бер афоризмны сәнгатьле итеп укып күрсәтергә һәм мәгънәсен аңлатып бирергә кирәк иде. Бу бирем укучыларның фикерләү сәләтен, тел байлыгын күрсәтте. Танышу этабында теле телгә йокмаган балаларга да тулы, камил җөмләләр төзү җиңел бирелмәде. Карап торышка гади генә бирем балаларның эчке дөньясын ачты.
Бәйге ике сәгатькә якын барды. Жюри җиңүчеләрне игълан итмәде. Аларның исемнәре 17 апрельдә котлау тантанасында билгеле булачак. Бүләкләрне гимназия әзерләгән, шулай ук берничә спонсор да тапкан. Оештыру эшләрендә Татарстан Язучылар берлеге, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Казанның мәгариф идарәсе булышкан.
Жюри фикере
Бәйгедән соң жюри әгъзаларының кайберләре белән сөйләшеп, фикерләрен барладым.
Телевидение һәм кино режиссеры, сценарийлар авторы Нурания Җамали:
— Бу бик кирәкле, татар кызларын төрле яклап ача торган бәйге. Аны дәвам итәргә кирәк. Беренчедән, аның исеме бик матур — «Асылташ». Икенчедән, кызлар гына катнашуы әйбәт, чөнки киләчәк буынны тәрбияләү хатын-кыз, ана кулында. Хәзерге конкурсларда җырлап, биеп, шигырь сөйләп кенә җиңеп чыгалар. Монда баланың интеллектуаль ягы тикшерелә. Шушында кызларыбызның сөйләм теле, фикерләү сәләте, әдәбияттан, тарихтан белеме никадәр камил икәне күренә.
Балаларның әзерлеге югарырак булсын иде. Миңа ике ел элек үткәрелгәнендә катнашкан кызлар көчлерәк кебек тоелды. Пандемиянең тәэсире булды микән? Бәлки, бәйге быел булмас дип уйлаганнардыр.
«Тәртип» радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева:
— Бу матурлык бәйгесе түгел, ә татар кызлары арасыннан чын асылташларны, булачак зыялыларны барлый торган чара. Белеме сай булганнар монда катнаша алмый. Жюри алдында имтихан биргән кебек чыгыш ясыйсы. Шуңа күрә теләк белдерүчеләр әз булгандыр. Бәйгенең темасы алдан бирелсә дә, бала үз милләтенең тарихын, гореф-гадәтләрен, язучыларын, мәдәниятен күзалларга тиеш. Презентацияне өйдә башкалар ярдәме белән дә ясап, чыгышны ятлап була. Ләкин, каушап, югалып калмас өчен, ятлау да аңлы рәвештә булырга тиеш.
Бәйге икенче мәртәбә генә үткәрелә. «Асылташ»ларны барлау идеясе туганын, гимназия укытучыларының янып-көеп йөрүләрен күреп, мин бик куандым. Шул ук вакытта бу бер мәктәп җилкәсенә генә салып куя торган эш түгел, үсәргә тиешле зур чара икәнен дә күрдем. Оештыручыларга ярдәм кирәк. Шәһәр комитеты, Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән эшләнсә, нәтиҗәсе тагын да яхшырак булыр дип уйлыйм.
Тагын эчне пошырганы — балаларның күбесе татар язучыларын, композиторларын белми. Тукайны, Җәлилне, Алишны әйтәләр, ләкин әкиятләр, балачак хәтирәләре буенча гына күзаллыйлар. Бүгенге көндә иҗат итүче язучылар турында сүз киткәч, көймә комга терәлә. Димәк, татар китаплары укымыйлар булып чыга… Мин моңа борчылдым. Сайлап алган балаларыбыз бит, югыйсә.
Күбесе бик күп башка конкурсларда җиңгән кызлар. Видеопрезентацияләрне шулкадәр оста итеп, бик матур шигырь юлларын, язучыларның гыйбрәтле сүзләрен кертеп әзерләгәннәр. Бер баланың билетында чыккан сорауга җавап алдарак күрсәтелгән презентациясендә үк яңгыраган иде. Сорауга җавап бирә алмады.
Әллә артык катлаулы иттекме икән, дип борчыла оештыручылар. Юк, минемчә. Темалар алдан бирелгән. Бүгенге көндә нәкъ шундые кирәк бәйгенең. Безнең халык, тыштан ялтырап — эчтән калтырап торырга тиеш түгел. Бу бит куркыныч әйбер. Бәйгедә катнашкан исемен алу өчен генә, кушканга эшләүгә, тышкы кабыкны күрсәтүгә генә кайтып калмасын иде бу бәйгеләр. Бүгенге көндә татар теле укытучыларына җиңел түгеллеген аңлыйм, әмма безнең максат рухи хөрлек, милләтпәрвәрлек хисе тәрбияләү булырга тиеш. Минем фикер артык зур, тапталган сүзләр кебек яңгырыйдыр бәлки. Ләкин безнең зыялы гаиләләребез, талантлы балаларыбыз юк түгел. Тамырларыбызга дүрткуллап ябышырга кирәкле чорда яшәгәнебезне, күп нәрсәләр үзебездән дә тора икәнен аңлап эш итсәк иде.
Казанның Абдулла Алиш исемендәге 20нче татар гимназиясе директоры Рәхимә Арсланова:
Җырлап-биеп кенә әллә кая китеп булмый, интеллектуаль бәйгеләр дә кирәк. Аяныч, хәзерге укучыларның белемнәре сай. Әдәбият дәресләренә атнага бер сәгать аз икәне чыннан да күренә. Ул вакыт эчендә баланың хәтерендә калырлык нәрсә биреп була соң? Безнең әдәбият бик бай. Дәрестә әсәргә анализ ясарга да, авторның биографиясен өйрәнергә дә кирәк.
Яшьләр күбрәк спецэффектларга игътибар итә. Балаларның хәтере начарайды, чөнки бөтен мәгълүмат башта түгел, ә телефонда. Игътибар иткәнем бар: укучылар дәресләр расписаниесе янына киләләр дә, телефонга төшерәләр — истә калдырырга бөтенләй тырышмыйлар.
Сөйләм теленең камил булмавы — ул бердәм дәүләт имтиханнарының нәтиҗәсе. Кызганыч, без балаларны телдән җавап бирергә өйрәтмибез. Укучылар язма рәвештә җавап бирергә ияләште.
Бәйгедә яңгыраган сораулар балаларга алдан бирелде, ләкин кемгә кайсы билет эләгәсе билгесез иде. Сораулар мәктәп программасында да бар. Мәсәлән, Гомәр Бәшировның «Туган ягым — яшел бишек» повестен укыганда халкыбызның күпме гореф-гадәтләрен өйрәнәбез!
Бәйгедә катнашучыларның әзерлеге йомшаграк булган. Бу нәрсәдән килә? Балалар мәгълүматны истә калдыра алмый.
Кызларыбыз чибәр, мөлаем, сөйкемле. Иң мөһиме, алар бит милләтебезнең киләчәген тәрбияләүчеләр. Күп әйберне киләсе буыннарга җиткерерлек итәсе килә. Татар халкын бөтен дөньяга таныткан шәхесләребез бихисап. Бу өлкәдә дә алар үз белемнәрен баетуларын телим. Бәйгедә катнашулары өчен рәхмәт аларга. Бу — зур тәҗрибә. Татар милләтен күтәрүдә һәрберебезгә уңышлар телим.
Галерея: Казанда татар укучы кызлары арасында «Асылташ» бәйгесеннән фоторепортаж