Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Аслар өскә килгәндә - 7 өлеш (Айдар Солтан)

Кайту

news_top_970_100

Дәвамы

1 өлеш — Патша Горбачев булыр…

2 өлеш — Баю юллары катлаулы

3 өлеш — Танышу

4 өлеш — Карак

5 өлеш - Карак-2

6 өлеш - Чегән

Кире кайтыр юлда инде килгәндәге кебек кайтып булмый. Коры закон. Ашарга да каты коты гына. Чегән «матрас булыр» дисә дә, поезд начальнигы аска салырга салам да бирми. Солдатлар кебек өченче каттагы коры урынга ятып кайталар. Кызганган кешеләрдән бераз ашау эләгә. Көч хәл белән кайтып җитәләр болар Мәскәүгә. Инде Казанга кайтыр өчен баралар проводниклар янына. Араларында татарлары очрый, аларга акча тәкъдим итәләр. Тегеләре азсына, әмма мескенләнә, сатулаша торгач, уртак тел табалар, боларны тагын плацкарттагы өченче катка утыртып җибәрәләр. Казанга кайтып җиткәч, тагын бер акчаларын санап карыйлар — автобуска гына җитәрлек. Боларның әле ярты юлны электричкада кайтасы. Билетсыз утыралар, контролерлардан качып, үзләре кебек үк куян студентлар белән тамбурда кайталар. Контролерлар кергәч, алдагы ишектән чыгып, арттагысына йөгереп кереп утыралар. Ике тапкыр шулай эшлиләр. Икенчесендә, Төпчекнең акрын йөгерүе аркасында, утыра алмый калалар — электричка, ишекләрен ябып куеп, китеп бара. Дүрт сәгать башкасы килгәнен көтеп, тукталышта катып торалар. Анысына утырып, тиешле станциягә килеп җиткәч, автобуска билетларын сатып алып, районга юл тоталар. Утырып китәр алдыннан автовокзалдагы автоматтан шалтыратап, авыл хуҗалыгы идарәсенең сәркатибенә хәбәр итәләр: «Без кайтабыз, кайтырга машина җибәрсеннәр әле». «Кешегә әйтмә», — дип тә өстәргә онытмыйлар.

Күрәчәкләренә каршы, сәркатипнең бу сөйләшүе вакытында кабул итү бүлмәсенә идарә башлыгы килеп керә һәм «кешегә әйтмә» дигән сүзләрне ишетеп ала. Билгеле, кемгә нәрсәне әйтергә ярамаганлыгын шунда ук ачыклый бу.

Автобуста кайтканда биш бичара сөйләшеп кайта — Абзыйга ниләр сөйлибез? Кемнәр чыгыш ясаганын уйлап табарга кирәк дигән фикергә киләләр. Кич очрашабыз, шунда рольләрне бүлешәбез — район башлыгы берничек тә белмәс дип уйлыйлар. Ул вакытта бит инде интернет-фәлән аркылы барысын да белешеп була торган заман түгел. Хәер, аның эше болай да күп, әллә кайдагы җыелышта нәрсә булганын сорап та тормас, бәлки дип, үз-үзләрен юаталар.

Кайтып җиткәч, автобустан төшкәндә тораташтай катып кала болар. Ни күрсеннәр — боларны каршы алырга Абзый ҮЗЕ килгән. Үзе генәме соң, ярты хакимият шунда, бөтен идарә шунда. Кайсыныңдыр хатыннары да шунда. Барысы шат, авызлары колакка җиткән…

— Кайттык без… — дигән мескен генә сүз чыга боларның авызыннан. Халык дәррәү куанышып көлеп җибәрә. Ә Абзыйның шатлыктан куанычы эченә сыймый:

— Күрдек без сезнең Махачкала базарында йөргәнегезне, бөтен район белән карадык!

Боларның күзләре шар була:

— Ничек?

Ул арада җыелган халык боларның киемнәрен тоткалап карый башлый, Махачкала базарыннан алган әйберләрнең сыйфатлары белән кызыксыналар. «Шәп чалбар алгансыз!» — башлык, иелеп-иелеп чалбарларын карый. Үзе бертуктаусыз көлә:

— Молодец! Шәп чалбар алгансың!

Өзек-өзек әйткәннәрдән болар акрынлап төшенәләр. Ул көнне Махачкала базарында ниндидер гауга чыгып, шул хакта репортаж ясарга Мәскәүдән, ОРТ каналыннан журналистлар килгән икән. Базарга килгән оператор чалбарсыз чабышып йөргән кешеләрне күргәч, нәрсә төшерсен инде, билгеле, камерасын боларга төбәгән. Боларның сайлаганнарын да, киеп караганнарын да, сатып алганнарын да озаклап-озаклап төшергәннәр. Болар поездда Казанга кайтып җиткәнче, тегеләр самолетта Мәскәүгә кайтып, шуны телевизордан күрсәткәннәр дә, бөтен район халкы Махачкала базарында ыштансыз чабышып йөргән Пычкын каһарманнарын тамаша кылган.

— Җыелышта ни турында сөйләделәр соң? — ди Абзый, үзе һаман көлә.

— Авылларны таркату турында инде…

— Авылларны таркатуын белмим, әмма сезнең ничек таркалып йөргәнегезне күрдек! Ха-ха-ха…

Җирнең ярыгы булса, шунда кереп китәр иде инде болар. Юк җирнең ярыгы. Эзләп-эзләп карасаң да юк. Ленин урамы чатындагы автобус будкасына кереп тә кача алмыйсың — ярты район каршыларга килгән!

***

Әлеге вакыйга булганнан соң озак еллар үткәч тә, бу тарихны районда онытмаганнар әле.Вакыйгаланың каһарманнары да исән-саулар, барысы да Пычкыннарында яшәп яталар. Озак заманнар үтеп, шул җыелышта катнашкан бер кеше белән очрашкач кына, махачкаладагы киңәшмәнең нәрсә турында булуын беләләр алар. Фермерлаштыруга кагылышлы җыелыш булып чыга ул. «Авылларны таркату турындагы җыелыш» дип шуңа атаган булалар аны. Анда төп чыгыш ясарга тиешле кеше фермерлаштыруны бик хуплап йөргән кеше Түбән Новгород губернаторы булган икән. Аннан соң ул гөбернаторны Ельцин бабай янына китә, аннан куылгач, оппозиционер булып йөри башлый, аннары Мәскәүдә атып үтерәләр үзен. Запирның да оештыру талантын бәяләүчеләр табыла — Дагстандагы бер зур шәһәр мэрының киңәшчесе ул хәзер. Алхасның гына язмышы билгесез. Икенче Чечня сугышы вакытында тиешсез вакытта тиешсез урында пәйда булып, эзсез югала. Әмма ни кырып йөргәндә гаип булганлыгын фаразларга була. Интернетта, Ютуб каналында Чабанмахи авылы янындагы сугыштан соң төшерелгән роликны карарга була. Генерал Трошев шәхсән үзе вафат боевикларны сүгеп сөйли анда, аеруча бер студент малайга каты эләгә. Шушы боевик студент Алхасның улы булмаганмы икән дигән шик бар Пычкын кешеләренең берсендә — бик тә исем-отчествосы туры килә. Алма агачыннан ерак төшми дигәннән чыгып, Алхасы да шул тирәдәдер дигән шик бар. Пычкыннан килгән аңгыра авыл кешесен алдап була ул, әҗәлне алдый алмыйсың.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100