Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Аслар өскә килгәндә - 3 кисәк (Айдар Солтан)

Танышу.

news_top_970_100
Аслар өскә килгәндә - 3 кисәк (Айдар Солтан)
Василий Александров карикатурасы, "Чаян" журналы

Дәвамы.

1 өлеш — «Патша Горбачев булыр…»

2 өлеш — «Баю юллары катлаулы»

Зур эш кырган кебек юлга чыгып китә болар. Бер-берсенә булган үпкәләрне юл мәшәкатьләре оныттыра. Поездда нишләсен инде мужик кеше? Хатыннары биргән йомыркаларны ашап, проводницадан алган аракыларны йоткалап барып җитәләр Махачкалага. Урнашалар кунакханәгә. Абзыйның сүзләрен тыңларга күнеккән бит инде, килеп хәл алуга, автобуска утырып, киңәшмә барган җиргә китәләр.

Иртәдән кичкә кадәр анда сөйләгәннәрне тыңлап утырырга димәгән, — дип акыл сатып бара Ликвидатор. — Көн саен бераз гына утырган рәвеш чыгарырбыз да, Дагыстан коньягын эчәргә кирәк.

Өч колхоз рәисенең дә йөзләренә хуплау билгеләре бәреп чыга, яңа бозаулаган сыерныкы кебек мөгрәгән авазлар ишетелә.

— Безне Абзый киңәшмәгә дип җибәрде, — дип кәҗәләнә Евгений Васильевич. — Димәк, азакка кадәр утырабыз.

— Син суфый парторг эчмәгәч тә, без коры утырырга тиешме?.

— Сез теләсә нишләгез, мин утырышта катнашырга килдем, — дип киреләнә теге.

— Ярар, син тыңларсың, ахырдан безгә ни булганын сөйләрсең.

— Юк, — ди парторг. — Мин дин юлындагы кеше, булмаганны булды дип әйтә алмыйм. Дөресен сөйләрмен. Абзыйны алдап, Ходай каршында җавап тотасым килми.

— Монда Абзаң менә бу булыр, белдеңме? — ди Ликвидатор, моның борыны астына йодрыгын китереп тыга. — Син безнең белән икәнеңне онытма. Онытсаң, исеңә төшерербез, монда Абзаң юк, иманыңны укытырбыз!

— Мин бер Ходайдан гына куркам, — ди теге. Үзе шәһәрне әйләндереп алган тауларга куркып карап бара: Каф тау арты дигәннәре шушыдыр инде, җеннәре кайда икән? Җеннәренең аяк астында икәнен белми әле бу.

 Дин сүзе керә башлаган заман, Евгений Васильевичның аяк терәп каршы торуын күргәч, артык сүз көрәштермиләр. Барыбер ул киңәшмә дигәннәрен барып күрергә дә, анда кемнәр ни сөйләгәнен белергә дә кирәк бит инде. Барып җитәләр утырыш барган җиргә, керәләр. Ни күрсеннәр — кергән җайга өстәлләр тезелеп киткән, анда җиңелчә кабымлыклар куелган. Кайсыларыдыр шунда нәрсәдер кимереп торалар. «Дөньялар монда да рәтле икән, җегетләр, чәйләп алырга кирәк», — диләр болар, куанышып, бер өстәл янына өеләләр. Вак-төяк кабымлыклар капкалап, чәйләп торганда болар янына калку борынлы ике кеше килә:

— Каян буласыз, кемнәр буласыз?

Сүз иярә сүз китә, танышып та китәләр. Запир белән Алхас дип таныштыралар болары үзләрен. Тау араларындагы ниндидер колхозлардан түгел, шушы шәһәрдәге ниндидер авыл хуҗалыгына кагылышлы оешмадан килгәннәр икән. Пычкындагы халыкның тышкы кыяфәтеннән үк җитәкчеме, гади кешеме икәнен аерып була. Каф тау арты халкының үзенчәлеге шундый — анда барысы да текә булырга тырыша, үзенең сукыр бер тиене булмаса да, киеме буенча райком секретареннән ким түгел. Иң модалы киемнәрне — төрек свитерларын һәм «Адидас» спортивкаларын кигән авыл агайлары бу ике кешене дә зур җитәкчеләр итеп кабул итәләр. «Сез директорлармы әллә? — Әлбәттә!» Үзләренең дә зур кеше икәнлекләрен күрсәтү өчен Циркуль кесәсеннән акча янчыгын тартып чыгара, нидер караган булып, кире урынына тыгып куя. Имеш, буш кесә белән йөрмибез! Моны тегеләр күреп, бәяләп өлгерә, билгеле.

— Монда колхозларны тарату турында сөйләячәкләрме соң? — дип сорый Кашыйм.

— Нәрсә-нәрсә? — ди тегеләр.

— Безгә әйттеләр, монда авыл хуҗалыгын таркатырга өйрәтәчәкләр икән.

Тегеләр шаркылдап көлешә.

— Әйе-әйе, — ди тегеләр. — Авыл хуҗалыгын таркату турында киңәшмә, монда зур кешеләр килгән. Бөтен колхозларны таратачаклар. Шундый карар кабул итәчәкләр.

— Нинди таркату, — дип кызып китә безнекеләр. — Безгә бернинди карар кирәкми, без андый карар чыгарган кешеләрне муеннарыннан гына борып атачакбыз.

— Шулай-шулай, — ди тегеләр. Ул арада сумкаларыннан «Кизляр» коньягын тартып чыгарып, стаканнарга коялар. Коньяк күргәч, рәисләр «Утырышка керәсе бар» дип кыбырсый башлаган парторгның авызын тиз йомалар:

— Без Абзыйның исәнлеге өчен күтәрәбез.

— Әйдәгез, татарлар, монда килүегез хөрмәтенә! — ди дагыстанлылар. Берне күтәреп куялар. «Аһ, шәп!». Тагын берне! «Искиткеч!» Ул заманда аракы кибетләрдә тулып торса да, мондый зәһәр эчемлекләрне табам димә, подвалларда ясалган суррогат «Рояльләр» белән тулган заман — аларны эчүгә, пианистка әйләнәсең. Ә монда чын Дагыстан коньягы.

Болар эчә, утырыш башланырга санаулы минутлар калган, әмма инде чыланган тамаклар юешне сорый. Дагыстанлылар «утырышны» дәвам итәргә үгетлиләр: «Монда бер җиргә кереп алып чыгыйк, әле җыелыш башланганчы күпме вакыт бар». Евгений Васильевичның «керергә кирәк, теркәлергә кирәк, утырыш башлана» дигән ай-ваена карамыйча, дагыстанлылар белән кибеткә китәләр. «Хәзер, ашыкма, ул җыелыш көн буе бара әле». Кибеткә кереп алалар коньяк, авыл кешеләре бит инде, коньяк алганда һәрберсе тагын кесәләреннән калын янчыкларын тартып чыгара. Запир белән Алхасның күзләре шул акчаларда гына. Күз карашлары белән генә сөйләшә алар. Безнекеләрнең анда-монда гамьнәре юк, коньяк сайлыйлар. Казан ЦУМының подвалындагы яшерен кибеттә дә күргәннәре булмый мондый ассортиментны.

— Менә син җәннәт турында сөйлисең, монда икән бит ул җәннәт! — ди Кашыйм.

— Җәннәте мондадырмы, белмим, әмма Каф тау арты җеннәре тәгаен монда булырга тиеш, — ди Евгений Васильевич.

— Коньякларны сумкаларга тутыргач, кая барабыз дигән сорау туа.

— Ул җыелыш әле иртәгә дә була, менә бу кызыклы кешеләр белән утырырга кирәк, — дигән фикергә киләләр колхоз рәисләре. Чыннан да кызык кешеләр, берсе артыннан икенче мәзәкне сиптереп кенә торалар, әллә ниләр күрсәтергә вәгъдә итәләр. Гомерләрендә беренче күргән ике кара кешегә ияртеп, китәләр урам буйлап. Евгений Васильевич берничә тапкыр, аерылып, җыелышка китәргә омтылыш ясап карый, әмма тегеләр җибәрми. Күмәк җаваплылык дигәнне бик яхшы беләләр.

— Юк инде, Пычкынга кайткач, син генә әйбәт булмакчымы? Бергә килдек, бергә кайтабыз. Көн әле башланды гына, кереп утырып алабыз да, барырбыз аннары! Көнне файдалы уздырырга кирәк…

Китәләр Махачкала буйлап. «Кунакханәгезне күрсәтегез, шунда кайтып утырыйк, — ди тегеләр. — Иртәгә безгә барырбыз, бездә шундый гадәт». Сумкаларын шалтыр-шолтыр китереп кунакханәгә кайтып җиткәнче, бер җиргә кереп шашлык ашыйлар, икенче җиргә кереп сыра эчәләр, өченчесендә — коньяк. Мәңге эчмәскә ант иткән Евгений Васильевич адъютант кебек боларга ияреп йөри. Кунакханәгә барып җиткәнче җегетләр туганлашып беткән була. Авыл малайлары гына димәсеннәр безне! Тегеләрнең дә иреннәр сызгырып тора, бушлай сыйлаганны кем яратмый. Махачкаладагы авыл хуҗалыгы техникасы сату оешмасында йөк ташучы булып эшләгән ике дагыстанлы бу сала сарыклары алдында үзләрен зур җитәкчеләр итеп күрсәтәләр.

— Бу шәһәрдә бөтен нәрсә минем кулда, — ди Запир. — Шәһәрдәге бөтен базарларны мин тотам. Менә монда гына минем бер сәүдә ноктасы бар. Күрсәтимме?

— Күрсәт, кәнишне!

Кунакханәгә килеп җитәбез дигәндә генә урам чатында базар бар, базар зур — палаткалары янәшә урам чатларына да куелган. Запирның шунда аяк киеме сатучы бер таныш хатыны була, икесе дә даргиннар. Безнекеләрнең тел белмәүләреннән файдаланып, тегеңә килеп сүз ката, теге саткан аяк киемнәрен караган була, үзләренчә һаулашып сөйләшә. Сөйләшүе «сәүдә үтәме, һава торышы ничек»тән ерак китмәсә дә, «Сәүдә ноктасы”ннан киткәч, сөйләшүне үзенә кирәкле якка авыштырып тәрҗемә итә — имеш, начар сату иткән өчен теге хатынны сүккән икән. «Ялкауланды, алыштырасы булыр», — дигән була бу. 

Дәвамы булачак...

4 өлеш - Карак

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100