Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Аслар өскә килгәндә. 2 өлеш (Айдар Солтан)

Баю юллары катлаулы.

news_top_970_100
Аслар өскә килгәндә. 2 өлеш (Айдар Солтан)
Петр Кулинич карикатурасы, "Чаян" журналы

Дәвамы. Башы — «Патша Горбачев булыр…»

Мәсәлән, «Кызыл Пәрәмәч» колхозы рәисе. Чучка сатып тотылды. Аны утыртып булмый бит инде, ысбулыч булса да, үзеңнең ысбулычың — аны утыртсаң, халыкның җитәкчеләрдән куркуы кими дигән сүз. Халык, «урлаганын өстәгеләр белсә, рәисләрне утырталар икән» дип уйлап, жалулар язарга керешергә мөмкин. Рәис үзе дә тиз генә бирешмәячәк, акчасы бар, адвокат яллаячак, утырта башлагач, әллә ниләр сөйләргә мөмкин. Шул килеш калдырып та булмый, кулы яман, тагын да катырак урлый башлаячак. Шуңа да аны шыпырт кына эшеннән чыгаралар. Әмма бер тапкыр җитәкче булып караган кешене тик тотарга ярамый. Аның күңеле тулы тизәк — менә шул тизәк озак утырса, чүпрә кебек әчеп, начар ис бөтен районны каплап алырга мөмкин. Абзый янына килеп, турыдан-туры егетләрчә сөйләшергә йөрәге җитмәсә дә, авылдагы хатыннарны котыртып, жалу яздырып ятарга әшәкелеге җитә. Һәр жалу — абзый артына кадалган бер шырпы. Артыңда шырпы булса, йөгереп йөреп булмый. Шуңа да эштән куылган һәр юньсезне эшкә урнаштырып барырга кирәк. Әмма ул бит әле гади эшкә риза түгел, «ак эш» кирәк!

 Агроном дипломың бармы? Яхшы, авыл хуҗалыгы идарәсенең игенчелек бүлеге җитәкчесенең беренче урынбасары булып эшләрсең. Үз колхозыңда эшли алмаганыңны башкаларга өйрәт! Кемнең ашламасыз, кемнең ашлама белән чәчкәнен тикшереп барырсың. Берочтан кайсы колхоз рәисенең ни ашаганын, кемне сыйлаганын, кайсының кем белән йөргәнен дә әләкләп барсаң, бәлки әле идарәдә бүлек башлыгы да булырсың.

 Ветеринар дипломы булганын терлекчелек бүлегенә баш белгеч итеп куялар — анысы Сабантуй мәйданына чыгасы атларга клизма ясатуны шәхсән тикшереп тора. Төп эше шул.

Менә шулай, идарәдәгеләр барысы да эшле, әмма, колхоз рәисләреннән аермалы буларак, ашлы түгел. Шуңа да үзләренең шәп чакларын хәтерләтеп торган колхоз рәисләрен сөймиләр. Тыныч тормышларына таяк тыгып болгатып тору сәбәпле, рәисләр дә боларны яратмый.

 Эчтән яратышмасалар да, кеше алдында бик дустанә тоталар үзләрен.

— Сәлам, Җәмил Вакыйфович!

— Хәерле көн, иптәш кураторлар!

— О-о, кемнәр җыелган монда! Районыбызның шәп җегетләре!

 Евгений Васильевич белән Ликвидатор мондый мөнәсәбәттән, җебеп үк төшмәсәләр дә, сузылган юеш кулларны бик шатланып кысалар:

— Хезмәт алдынгыларына сәлам!

 Кабул итү бүлмәсенә җыелган колхоз рәисләре ни турында сөйләшсен инде? Билгеле, Абзыйның кәефе турында! Шул кәеф ничек булудан чыгып, исән чыгасыңмы-юкмы икәнеңне уйларга була.

— Сез белмисезме, безне нигә җыялар икән?

 Хезмәт алдынгылары гаҗәпләнешеп бер-берсенә караша — кем-кем, ә Ликвидатор райондагы бөтен хәбәрләрне белеп торучы кеше бит! Абзыйның спецназы Ак йорттагы бөтен эшләр турында хәбәрдар. Әгәр инде ул да белми икән, димәк, бик мөһим мәсьәлә дигән сүз.

 Ул арада кабул итү бүлмәсендә телефон шалтырый, сәркатип кыз, өстәл астыннан сузылган матур аякларын тиз генә тартып алып, телефонына үрелә:

— Әйе, Абзый Абзыевич…

Фәрманны делегациягә җиткерә:

— Керегез.

Бишлек берсен берсе таптап, Абзый ишегенә ташлана. Тормышта беренче булырга тырышкан кеше генә хөрмәттә. Шуңа да кетәклектәге тавыклар кебек барысына да югарыга үрмәләргә, күршене чукырга, аста утыручыга кәкәй итәргә кирәк.

 Абзыйның кәеф әйбәт, хәтта ки шат күренә. Янында утырган авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгының да авызы колагына җиткән. Кергән бишлекнең дә җаннары җылынып китә. Хәлләрне белешкәч, Абзый эшкә күчә.

— Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан фәрман килде. Бик мөһим бурычны үтисе бар, егетләр, бу эшне башкарсагыз, сез генә башкарып чыга аласыз…

Абзыйның авызыннан шундый сүзләрне ишеткән җегетләрнең борыннар күтәрелеп китеп, түшәмдәге акшарны кыра башлый. Моңарчы бу бүлмәдә гел тәнкыйть кенә ишетәләр иде, ә бит менә Абзыйның чын мөнәсәбәте нинди икән!

Абзый дәвам итә.

—  Колхоз рәисләре белә булыр, ил җитәкчелеге дөньяның астын-өскә әйләндерү өстендә эшли. Эшлисе эшләр әле бик күп. Мәскәүдән әле таралып бетмәгән авыл хуҗалыгын тәмам таратып бетерергә дигән карар килгән. Дагыстанда колхозларны тарату буенча киңәшмә үтәчәк икән. Татарстанга шелтә килгән, колхозларны таратмаган өчен кисәтү ясаганнар, шушы киңәшмәдә катнашу өчен белгечләрне җибәрергә кушканнар. Казан Мәскәү фәрманын колхозларны иң начар таркаткан Пычкын районына җибәргән. Район җитәкчелеге авыл хуҗалыгын тарату турындагы утырышта катнашырга делегация туплау белән шөгыльләнә икән. Абзый бу киңәшмәгә, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгының киңәшен дә исәпкә алып (бу урында идарә башлыгы тамагын кырып куя), шушы бишлекне җибәрергә уйлаган.

Колакка кадәр ерылган авызлар кире җыела. Шунда гына колхоз рәисләре үзләренең нинди тозакка әйләнгәннәрен аңлыйлар. Хәйләкәр дә кеше соң инде бу Абзый! Сез иң яхшылар дип мактый үзе, ә үзе исә авыл хуҗалыгын таркатырга өйрәтә торган киңәшмәгә җибәрмәкче. Бу бит инде ачыктан-ачык: «Менә сез ул колхозларны таратучылар», — дип әйтү. Абзый, күзләрен хәйләкәр кысып, реакцияләрен күзәтә.

 Болар уңайсызлана, ни әйтергә белмиләр. Бармыйбыз дип әйтеп, Абзыйның сүзенә каршы да киләселәре килми, барабыз дисәләр, бигрәк начар киңәшмә…

— Миннән булмас, — ди Кашыйм кушаматлы Һашим. — Мине хатын җибәрми. Башкаларның да авызлары ачыла башлаганын күреп, Абзый һөҗүмгә күчә:

— Ярар, Һашим Җәүдәтович, килештек. Махачкалага бармасаң, Канадага барасы була инде алайса сиңа.

— Нинди Канада? Ничек? — тегесенең йөзләре яктырып китә инде.

Абзый бер кыйссаны сөйләп ташлый.

 Әле күптән түгел генә ниндидер химия заводын карарга килгән Канада делегациясенә Пычкын кырларын да күрсәткәннәр икән. Күрсәткәннәр дип, шулай килеп чыккан. Боларны бер шәһәрдән икенчесенә алып барганда Канада кешеләре тәрәзәдән авылларны да карап барганнар. Пычкын районы буйлап узып барганда авыл тормышыннан бик ерак булган канадалы ханым Кашыйм Җәүдәтовичның кырларына гашыйк була. Гашыйк булмаслык та түгел — басуда нинди төрдәге генә чәчәкләр юк! Күкчәчәкләр, ромашкалар, шулар арасыннан чәчәккә бөреләнеп килгән билчәннәр. Басу күрмәгән шәһәр хатыны, инде урыс аракысын эчеп тә хушланган, күзенә шушы чәчәкләр бигрәкләр дә күркәм күренә. Район башлыгына тәрҗемәче аша сүз ката:

Безнең фермерлар да ашлык үстерә. Әмма алар сезнең кебек булдыра алмый. Безнекеләр ашлык кына җыеп ала. Ә менә сез ашлык җыеп кына калмыйсыз, бу эшне матур итеп тә башкарасыз, берочтан чәчәкләр дә үстерәсез икән. Сезгә үтенечебез шул — игенчелек серләренә безне дә өйрәтсәгез иде, шушы басуның орлыкларын безнең фермерларга да сата алмыйсызмы?

Тәрҗемәче Мәскәү егете булса да, безнең ил кешесе, тәрҗемә итеп бетергәч, пырхылдап көлеп җибәрә. Ханымның үтенечен ишеткәч, автобустагы калган җитәкчеләр дә көлешә башлыйлар. Бу авыр хәлдән ничек чыгар икән дип Пычкын башлыгына текәләләр.

— Әмма мин ул хатынның да авызын томаладым, министрны уңайсыз хәлдә дә калдырмадым, — ди Абзый. — Тик ачуланма, сине дә катыштырдым. Тәрҗемәчегә әйттем — син аңа тәрҗемә ит: без Канадага бу басуның затлы орлыкларын сата алмыйбыз. Әмма без сезгә бу басуның хуҗасын командировкага җибәрә алабыз. Ул сезгә килсә, өч ел эчендә бөтен Канада басулары шушындыйга әйләнәчәк, дидем.

Һашим Җәүдәтовичтан калганнар тәгәрәшеп көләләр. Аларның яшьле күзләренә карап торгач, Җәүдәтович үзе дә көлеп җибәрә. Канадага барыргамы, Махачкалагамы дигән сорау шул ук урында Махачкала файдасына хәл ителә.

— Кыстатмагыз, җегетләр, — ди Абзый. — Чыгымнарыгызны дәүләт күтәрә, булганны таратам дигән кешегә иркенлек заманы килде. Барырга кирәк. Бу өлкәдә сез әлегә иң талантлылардан. Бер җилләп тә кайтырсыз.

Нишләсен, риза була болар.

— Утырышта ни турында сөйләгәннәрен түкми-чәчми миңа сөйләрсез, — ди җитәкче.

— Анда баргач, дөньяны онытып, кызлар артыннан чабып йөрисе түгел. Һәркайсыгыздан сорыйм җыелышта ни турында сөйләгәннәрне.

— Юк инде, сез нәрсә, — диешә тегеләр. «Миңа бер коньяк алып кайтырсыз», — ди идарә башлыгы, аркаларыннан сөеп, озатып кала боларны.

(Дәвамы бар)

3 өлеш - Танышу.

4 өлеш - Карак

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100