Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Аслар өскә килгәндә - 6 өлеш (Айдар Солтан)

Чегән

news_top_970_100
Аслар өскә килгәндә - 6 өлеш (Айдар Солтан)
Чаян журналыннан

Дәвамы

1 өлеш — Патша Горбачев булыр…

2 өлеш — Баю юллары катлаулы

3 өлеш — Танышу

4 өлеш — Карак

5 өлеш — Карак-2

 — Карагыз әле, — дип бик куркыныч тавыш белән кычкырып җибәрә Төпчек. Талашып яткан җирләреннән борылып карасалар, ул ботинкалар тирәсендә катнаша. — Килегез әле, кил!

— Киләләр. Ни булды?

— Карагыз! Без бит алты төрле аяк киеме алганбыз!

Карасалар! Өчесе күтәреп чапкан аяк киемнәре алтысы да алты төрле. Һәрберсе һәр кулына берәр аяк киеме алган булган, әмма алтысы да алты төрле, өстәвенә алтысы да уң аякныкы! Күрсәтергә дип төрле аяк киемнәре тезеп куюларын болар гел оныткан булып чыга. Киеп-киеп карыйлар — берсе дә аякта йөртә алырлык түгел. «Моны бит алкашларга да сатып булмый!»

 Бүлмәдә ызгыш-талаш, бер-береңне гаепләүләр китә. Син гаепле, син карамагансың. Болар сугышыр чиккә җитү сәбәпле, ишек тавышын да ишетми калалар.

— Привет! — дигән тавышка борылып карасалар, артларына утыра язалар. Ишек катында аркылысы бер, буе ике метр булган бер амбал басып тора. Чем кара чәч, чем кара сакал-мыек, өстендә кура җиләге төсендәге пиджәк, кулында — теге Кашыйм төшереп калдырган сумка… Шәрә кеше киемле янында болай да каушап кала, болар исә бөтенләй җебеп төшәләр. Теге бер сүз дә дәшмичә карават янына килә, башта бер, аннары бармагын Ликвидаторга төртә — кил беренче булып.

— Мин урламадым, — дип чәчрәп чыга Евгений. — Мин тимәдем. Мин бөтенләй бармадым.

— Димәк, син кил беренче, — ди теге. Болар куркышкан тавыклар кебек бер почмакка посып торалар. Чегәнгә каршы тору турында сүз дә була алмый, бу бер төчкерсә дә җиргә егыласың.

— Курыкма, — дип авызын колагына кадәр ера чегән. — Бер генә сугам. Ачуым басылды инде минем. Мин бит сезне җәзасыз калдыра алмыйм. Кил.

Болар берәм-берәм чегән янына баралар, теге чегән һәрберсенә дә берәрне шәпләп ямап чыга. Идән тузанына инде икенче тапкыр сузылып ятып карагач, болар әхлакый яктан үле хәлгә киләләр.

— Хәзер урлаган әйберләрегезне кире урынына китереп куясыз, — ди чегән. — Сатучы хатыннан гафу үтенәсез. Аннары идәннән торып килгән мескен кыяфәтләренә бер караш ташлап, Евгений Васильевичка әйтеп куя:

— Ярар, син генә бар. Йөрмәгез урам буйлап шәрә килеш.

— Куен кесәсеннән тартып чыгара зур бер бумажник, ача — тегендә долларлар.

— Билет ничә сум тора сезгә?

— Ни, — ди Ликвидатор, — билет 250 мең, ни бит, безнең паспортлар юк…

— Барасыз вокзалга, табасыз таксист Богданны. Аңа әйтәсез, ул сезне моннан утыртып җибәрер. Купе ышандырмыйм, бездән утыртып җибәрәм, Мәскәүдән соң үзегез карарсыз җаен. Базарга барып кием алыгыз.

Чегән караватка долларлар ыргыта да да, ботинкалар кочаклап торган Евгений Васильевичны ияртеп чыгып китә. Болар рәхмәт әйтеп калалар.

— Хозыр Ильяс дигәннәре шушы буладыр, — ди Төпчек.

— Хозыр Ильясын күрдек, Каф тау арты җеннәрен күрдек, Яэҗүҗ-Мәэҗүҗләре кайда икән? — ди Ликвидатор.

Анысы без үзебез инде! — ди Циркуль. — Без бит кичә йөрдек Яэҗүҗ-Мәэҗүҗләр кебек.

Кит инде, бездән нинди Яэҗүҗ чыксын, шүрәлеләр кебек диген…

 Ул заманда доллар курсы 3 мең тирәсе. Караватка ыргытылган долларлар күп булып тоелган кебек булса да, Мәскәүгә кадәр юлны бушлай кайтабыз дип исәпләгәндә дә, акча җитми булып чыга. Әмма инде барыбер акчасыз-нисез йөрү түгел.

Башта Евгений Васильевичны кысалар — бар, кием алып кайт. «Размерларыгызны белмим», — дип котылмакчы тегесе. Язып бирмәкче булалар, әмма хатыннары яннарында юк бит, хәтерләмиләр размерларын. «Ярар, монда безне кем белә!» Килешәләр — йөгереп кенә баралар да базарга, беренче эш итеп чалбар алалар, аннары аяк киеме, футболка, свитер.

 Евгений Васильевичны күпме генә кыссалар да («Синең бит майкаң бар!») күлмәген салдыра алмыйлар.

Киенү

Кунакханә янында кабат шул ук күренеш. Кайсыберсе майкалы, кайсысыныңдыр майкасы да булмаган трусикчан гына дүрт мужик, ашыгып-ашыгып урам буйлап атлый. Болардан читтәрәк күлмәкле, чалбарлы, икесе ике төрле ботинка кигән бер кеше бара.

Трусиклы кешеләргә оят, алар Евгений Васильевич янына елыша. Евгений Васильевичның болар янәшәсендә барасы килми, читкәрәк каера. Мөмкинлеге булса, урамның теге ягына чыгып китәр иде!

— Безнең яннан бар инде, — дип ялына трусиклылар.

— Сезнең яннан барам бит, — ди болар ягына борылып та карамаган Евгений Васильевич.

Барып җитәләр болар базарга. Ул замандагы базар хәзерге ише түгел, чүпрәк палаткалар, киенеп-чишенеп карау урамда дисәң дә була. Бушлай стриптиз. Шулай да Махачкала базарының әле трусикчан дүрт мужик күргәне булмый. Шаккатып калалар, бармак төрсәтеп көлә башлыйлар. Дөнья күргәнрәкләре як-якка карана башлый — кинофильм төшермиләрме, янәсе.

Тычканга үлем, мәчегә көлке. Болар беренче очраган палаткага барып төртелеп, зарларын сөйлиләр. Тегесе боларга палаткасы эченә елышырырга рөхсәт бирә. Ашыкканда баш эшлимени, ирләр чалбары саткан палаткага елышасы да, башта чалбар сайлыйсы бит инде. Юк, болар курткалар сата торган сатучының палаткасына керәләр. Аннары Евгений Васильевичны төрткәли башлыйлар — бар, чалбар алып кил! Тегесе китә, бер кочак чалбар күтәреп килә хәзер. Киеп карый башлыйлар, ярамый гына бит! Кешегә кием алып буламыни.

— Әй, фәлән нәрсәмне төгән итим, монда безне кем белә? — ди Ликвидатор шунда. Тотабыз да барабыз чалбар сатучының янына үзебез, шунда алабыз! Көлсәләр көлсеннәр монда тагын киләсе бармыни?

Шулай диләр дә, китәләр базар буйлап. Халык шаккатып карап тора боларның артыннан. Барып җитәләр чалбар сатучыга, алалар чалбарын, килеп керәләр күлмәк сатучыга, алалар иң арзанлы күлмәген. Көннәр җылы булса да, кичләрен салкын, кайтырга да кирәк бит. Модалы төрек свитерлары урынына ниндидер хатын-кызларныкы кебек төймәле кофталар табалар.

Киемнәр булгач, китәләр Богданны эзләп вокзалга. Анысы да чегән икән. «Цагар әйтте», — дигәч, вокзалга алып кереп китә боларны. Кич Мәскәүгә китәсе поезд җитәкчесе белән сөйләшә. Тегесе боларга плацкарттагы өченче катта кайтырга рөхсәт бирә. «Безнең контролерлар тотмас, Мәскәүдә тотсалар, анысы сезнең проблема. Матрас табылыр, башкасын вәгъдә итмим».

Болар хәзер тиеннәрен саныйлар, урамдагы киосктан сосиска алып бераз тамак ялгыйлар. Шешәләр бушаган, баш авырта, «беткән баш беткән» дип, бер кружка сыра эчәләр, калганына җитми. «Утырышка барырга кирәк» дигән Евгений Васильевичны чак кыйнап ыргытмыйлар — мондый киемнәр белән җыелышка барып, хур буласы килми берсенең дә. «Анда ашау бар бит» дип тә кызыктыра алмый тегесе.

 Дәвамы бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100