Дәвамы…
1 өлеш — Патша Горбачев булыр…
2 өлеш — Баю юллары катлаулы
3 өлеш — Танышу
4 өлеш — Карак
Болар куркыша-куркыша гына торалар, берсе торып маташкан Кашыймга кизәнә. Теге куркуыннан тагын сузылып ята. Тегеләр шаркылдаша:
— Без бит шаярып кына. Ачуланмагыз, җегетләр, безгә ялгыш әйткәннәр… Без сезне караклар дип белдек…
Нинди ялгыш күрсәтмә булсын ди инде? Экипаж юлга чыкканчы ук кунакханәдәге хатынга шалтыратып, кемнең нинди каза күргәнен белешеп килгән була. Начальникларының туган көненнән тартып чыгарганга шулай үч алалар. Чит яктан килгән кешеләрнең үзләренә зыян китермәсен беләләр.
Болардан күрсәтмә ала башлыйлар. Документларын сорыйлар. Документлар юк! Киемнәр белән киткән. Бер Евгений Васильевичның гына паспорты калган.
— Димәк, дөрес кыйнаганбыз боларны, — ди милиционерларның берсе. — Монда бер кеше һәм дүрт карак, димәк.
— Тагын бер кыйныйкмы әллә? — дип сорый икенчесе.
— Паспортлары табылыр дисеңме?
— Ха-ха-ха.
Шулай ачыктан ачык көлеп тора милиционерлар. Башлары авырткан, тезләре сыдырылган, иреннәре ярылган адәмнәр гаҗизлектән нишләргә белми.
— Нигә генә чакырдык боларны, — дип уына Төпчек.
— Киемсез дә йөреп булмый бит, — ди калганнар.
— Киенегез, киттек, — ди милиция. Бүлеккә барабыз!
— Нигә?
— Сез бит безне чакырдыгыз. Менә без килдек. Хәзер киттек бүлеккә. Анда безнең коньяк суына. Киттек!
Боларның бишесен дә арестантлар кебек тезеп урамга алып чыгалар да, консервтагы кильки рәвешенә китереп уазикка бөкләп тыгалар. Бүлеккә килеп җитсәләр, кәмит карарга бар да җыелган икән инде — ишек төбенә тезелешеп милиция халкы чыгып баскан. Бәйрәм итеп кызышкан тәртип сакчылары боларны кул чабып каршы ала. Бичараларны эчкә алып керәләр. Мәченеке кебек озын мыеклы лейтенант боларның кем булуларын һәм нинди каза күрүләрен сораштыра да, турыдан сорый:
— Ничә сумлык товарыгыз югалды?
— Унбиш миллион! — ди ликвидатор.
— Ха-ха. Бай яшисез икән. Без сезгә әйберләрегезне табып бирәбез. Биш миллион бирәсез дә бетте-китте.
— Ничек?
— Ничек булсын. Каракларны табар өчен машинага салырга бензин кирәк. Сез нәрсә, безне бушка эшли дип уйлыйсызмыни?
— Соң инде, — дип гаҗәпләнә болары, — каракларның кем икәнен сөйләп торабыз ләбаса. Алар авыл хуҗалыгын таркату буенча киңәшмәгә килгән кешеләр. Запир белән Алхас. Шуларны гына табып була бит.
— Ә мин ничек ышана алыйм сезгә, үзләре исерек, үзләре шәрә кешеләргә? — ди лейтенант. Һәм, ишектән кергән кешене күреп, үрә сикереп честь бирә:
— Иптәш командир, сезнең фәрманыгыз буенча безнең экипаж яңа гына тоткарлаган шикле кешеләрдән күрсәтмә алам!
Бер кулына бокал белән коньяк, икенче кулына кәҗә сыры тоткан полковник бу шәрәләрне күргәч, елмаеп җибәрә:
— Нәрсә, спорт белән шөгыльләнәсезме? Санитар-курорт дәвалану курсы? Махачкала һавасы шифалы ул!
— Командир, — ди Евгений Васильевич, һаман өметен өзми. — Безне талаган каракларның кем икәнлекләре билгеле. Алар авыл хуҗалыгын таркату буенча киңәшмәгә килгән кешеләр. Шул киңәшмәне оештыручылар аркылы аларның кем икәнен ачыкласагыз, киемнәрне табып була.
— Хе-хе. Авыл хуҗалыгын таркату буенча дисең алайса?
— Ие, шундый киңәшмәгә килдек без…
— Авыл хуҗалыгын таркатырга килдегез алайса? Димәк, сез юньле эш белән йөрмисез.
— Без түгел, безне чакырдылар…
— Документларыгыз юк. Мин каян ышана алам сезнең дөрес сүз сөйләгәнегезгә? — ди полковник. Лейтенантка ымлап сорый: «Каза күрүчеләр безнең тәкъдимгә ризамы?»
— Юк, иптәш полковник.
— Менә күрәсезме. Мин сезнең проблемагызны хәл итәр өчен туган көнемдә экипаж җибәрдем. Коньягы суынганына да игътибар итмичә, сезнең белән лейтенант сөйләште. Ә сез безнең җегетләргә бераз гына акчагызны да кызганасызмы?
— Командир, карале, безнең бит акча юк, урладылар. Кайткач, бәхилләтер идек берәр ничек.
— Акча юк? Акча булмагач, кием дә юк, — ди полковник. Һәм чыгып китешли, башын борып боларга дәшә:
— Уйлагыз! Риза булмасалар, үзең хәл ит…
Лейтенант та кыбырсый:
— Ярар, сез уйлагыз. Мин хәзер керәм.
— Нәрсә уйларга?
— Акча бирәсезме?
— Юк безнең акча!
Лейтенант кулындагы ручкасын тотып ата да боларның сөйләгән кәгазьләрен кулына ала:
— Ертып атарга, димәк?
— Юк инде, ертмагыз, каракларны тотыгыз! — Төпчек нидер әйтмәкче булганда, Ликвидатор моның авызын каплый:
— Юк, иптәш лейтенант. Акча юк. Кайтарып куегыз безне.
— Кайтарып кую 50 мең, — ди теге, күз дә йоммый.
— Акча юк дим бит!
— Менә бу иптәшнең паспорты калган бит, — ди лейтенант. — Акчасы да калган булырга тиеш.
— Калмады акча! — ди Евгений Васильевич куркынып.
— Үзем карыйммы кесәгезне, үзегез күрсәтәсезме?
Нишләсеннәр, күрсәтергә туры килә. Лейтенант боларны юата:
— Борчылмагыз, артыгын алмыйм мин, тиешлесен генә алам.
— Акчаның артыгы буламы, — дип нервлана Евгений Васильевич. Җәмгысе 17 мең тирәсе акча табыла, теге унбиш меңен кесәсенә шудыра да, ике меңен кире бирә. «Әйтәм бит, артыгын алмыйм мин!»
Экипаж ничек алып китсә, шул рәвешчә алып кайтып та ата боларны. Шәрә килеш йөгерешеп менеп барган адәмнәрне таныгач, милиция сиренасы тавышына уянып чыккан юан хатын «Брежнев кашлары» өчен үч алынганын аңлый, сөенеченнән кычкырып кала:
— Физкультпривет! Карак тотучы хәсрәтләр!
Кая инде ул хатын белән талашу! Милициядән котылган бәхеттән боларның әйтер сүзләре дә юк. Ишектән атылып керүгә, артларыннан юан хатын да килеп керә:
— Мендәр тышларын, пәрдәләрне ертсагыз, милициягә үзем шалтыратам, аңладыгызмы?
Аңламаган кая боларның. «Брежнев кашка» ялына башлыйлар — нинди дә булса кием юнәтә алмыйсызмы? Тегесе, үч ала алганына сөенеп, киресенә ката — бернинди ташламага барырга әзер түгеллеген аңлыйлар моның:
— Түләгән ике көнегезне яшәп бетерәсез дә, бер сәгать тә тормыйсыз — выжт кунакханәдән, аңладыгызмы?
Каракныкын бур урлаган
Биш дус утырып уйлана хәзер. Авылга шалтыратырга кирәк дип уйлыйлар. Ул фикердән кире кайталар — хур булачакбыз бит! Авыл хуҗалыгын бетерү буенча киңәшмәгә барырга кирәк дип уйлыйлар башта. Аннары ул фикердән дә кире кайталар — шәһәр буйлап анда кадәр барганчы, милиция тотачак. Аннары ул киңәшмәгә барып та нигә ирешеп булыр икән? Каракларның кабат анда килеп йөрүе шикле, хәтта килсәләр дә, нишли аласың? Ничек исбатлап була ул кешеләрнең урлаганын? Хур гына булып калырсың…
Андый чакта баш эшлимени — бер кешеләрен шул киңәшмәгә җибәреп, үзебезнең яктагы берәр өлкә-республикадан килгән делегатларны табып, хәлне аңлатып, ничек тә булса киемлек акча юнәтә алырлар иде. Әмма боларның әле эчкәне дә чыгып бетмәгән. Баш та эшләми. Нишләргә дип уйланганда, берсе караклар тими калдырган башланган шешәне карават астыннан тартып чыгара:
— Салыйк бер тутырып, егетләр, баш эшләп китмәсме?
Юк-юк, ризалыгым юк, — дип каршы төшә Евгений Васильевич. Эчү аркасында шушы хәлгә калулары турында нидер аңлатырга тырыша. Әмма шыр аек ирләрне туктатып калып булмаганны, башы һәм җаны авыртканнарын туктатып буламыни?
Болар утырып берне сала. Тагын берне. Евгений Васильевичның калган акчасын саныйлар. 2250 сум. Бер яртыга да җитми. Бик тырышсаң, ике кешене чалбарлы итеп була торгандыр. Нишләргә?
Зәһәр коньяк башка бәрә, берзаман болар үзләренең шушындый хәлгә калуына үрсәләнә башлыйлар. Без, биш мужик, Каф тау артына килеп, ниндидер шпаналар аркасында шушындый хәлгә килеп ятабызмы? Аларның үзләренең кирәкләрен бирергә кирәк! Ничек? Бик җайлы, ди Ликвидатор. Без аларның кем икәннәрен белмәсәк тә, кунакханә янында гына сәүдә нокталары бар икәнен беләбез. Запир сөйләшкән хатынны әйтә инде. Барабыз да шуны талыйбыз! Иртәнге караңгыда йөгереп барабыз да, беребез базар хатынының сумкасын алып чаба, калганнар күрсәтергә куелган аяк киеме эләктерә. Аңыша да алмый калачак! Сатуга килгән хатынның барыбер акчасы булырга тиеш. Аннары шул акчага тиз генә кием, билет алабыз, авыл хуҗалыгын тарату җыелышына кереп чыгабыз да, шуннан ук кайтып та китәбез. Тиз генә эшләсәк, беркем тотмый. Берәрсе күрсә дә танымаячак, чөнки без бит киемсез! Фәлән киемдә иде дип беркем әйтә алмаячак. Трусик төсен истә калдырса гына!
«Караклык начар», — дигән фикер әйтә башлый калганнар.
«Ә сезнең нинди тәкъдимнәрегез бар?» — Авызлар йомыла.
Рольләрне бүлешәләр. Базар хатынының сумкасын Кашыйм алырга тиеш була. Циркуль белән Төпчеккә сумканы ышанып тапшырмыйлар — ул үшәннәргә әһәмиятле эшләрне ышанып тапшырып булмый. Никадәр генә үгетләсәләр дә, Евгений Васильевич нәрсәдер урларга ризалашмый. «Башымны кисәргә бирәм, әмма урламыйм». Шулай да шухерда торырга риза була бу — «Брежнев кашлы» хатынга күрсәтмичә алып чыгуны үз өстенә ала.
Йокламаган, төн буе эт булып йөреп арган, өстәвенә махмыр һәм баш төзәткән адәмнәр иртән җинаять юлына кузгала. Ликвидатор алдан бара, артыннан тегеләр. «Юлны беләм» дип күпме генә шапырынган булса да, бераз чамаламый кала — яңа гына палаткасын куеп, киштәгә аяк киемнәре тезеп яткан Запир танышының өстенә үк килеп чыгалар.
— Господи, — дип никтер урысча әйтеп куя хатын, шундук боларны танып. — Нишләп йөрисез шулай?
— Спорт белән шөгыльләнәбез! — ди Ликвидаторы.
— Сәер кешеләр икән сез… Берәр ни булмагандыр бит? Кичә әйбәт кенә идегез бит әле…
Шушы урында операцияне туктату турында карар кабул итәсе генә бит инде. Юк, болар кызган. Хатынның читкә борылуы була, Ликвидаторның ишарәсе буенча болар палаткага атыла, берсе хатынның сумкасына ябыша, калган өчесе аяк киемнәрен эләктерәләр дә — әллүр! Чабалар. Теге хатынның ачы итеп сызгырган тавышы гына ишетелеп кала. Бу хәсрәтләр лап-лоп йөгерә.
— Арттан кумыйлармы? — ди Төпчек, ах-ух сулап.
— Юк-юк, — ди Ликвидатор.
Атылышып кунакханәгә йөгереп керәләр, икенче катка йөгереп менәләр. Карыйлар — Евгений Васильевич юк.
— Кайда ул?
— Бар, урамга чыгып кара!
Кашыйм чыгып йөгерә, бу вакыйгаларга катнашы юк сыман урамда басып торган Евгений Васильевичны тиз генә өстерәп алып керәләр. Кергән берсе табышын уртадагы караватка ата.
Уф! Дип бер сулагач, табышны тикшерергә тотыналар.
— Сумка кайда? Кашыйм, сумка кайда?
— Кашыйм үзе бүлмәдә, кулында сумка да, берни дә юк.
— Кайда сумка?
Кашыйм гомерендә беренче күргән кебек кулларына карый. Кулда сумка юк.
— Белмим, әле генә монда иде…
— Кайда соң ул?
— Син чабып кереп барганда кулыңда сумкаң юк иде, — ди Евгений Васильевич.
Тиз генә йөгереп чыгып, кунакханә ишагалдын карыйлар. Сумка бер җирдә дә юк. Эзлиләр, юк. Кашыйм үзе берни әйтә алмый. Бу бичара шулкадәр каушаган һәм исерек булган икән, хатын кулыннан тартып алган сумкасын кайда төшереп калдырганын да белми. Ачудан моңа биргәләп тә алалар. Әмма нишләсеннәр — иң әһәмиятле әйберне алуны аңа үзләре ышанып тапшырдылар бит.
— Сумка да юк, без карак та булып калдык, — дип үкерәшә болар.
Дәвамы бар…