Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Аслар өскә килгәндә. 4 өлеш (Айдар Солтан)

Карак

news_top_970_100
Аслар өскә килгәндә. 4 өлеш (Айдар Солтан)
"Чаян" журналыннан

Дәвамы.

1 өлеш — Патша Горбачев булыр…

2 өлеш — Баю юллары катлаулы

3 өлеш — Танышу

Евгений Васильевич, аек булу сәбәпле, боларга шикләнеп карый — ничек инде базар тоткан байлар шәһәр буйлап автобуска утырып йөри? «99"лы «Жигули»да йөрергә тиешле магнатлар! Эчтән уынса да, шикләрен башкаларга җиткерә алмый — тегеләр инде салган, аларга кызык кирәк, мондый яхшы кешеләрнең начар булуына ышандыра алмыйсың. Ә жуликлар һәрвакытта да яхшы психологлар — кемне ничек алдыйсын алар бик яхшы белә. Запиры тегеләр белән чөкердәшсә, Алхас бер адым Евгений Васильевичтан калмый, гел аны сөйләштерә, игътибарын читкә юнәлтеп бара.

 Колхоз рәисләренең күзләренә Запир белән Алхас бөтен шәһәрне кулда тоткан магнатлар булып тоела. Пычкыннарның да төшеп калган кешеләр итеп күрсәтәселәре килми, акчалы, бай булулары белән мактанышалар. Билгеле, ярлы дип әйтеп булмый аларны, ярлы колхоз рәисе ул бит инде майсыз май дигән белән бер. Аларның өсләренә кигән киемнәрен, кесәләрендәге акчаларын Запир белән Алхас инде тәмам бәяләп өлгергән була. Безнең җегетләрдән аермалы буларак, алар исерми дә. Үзләренә кирәген күреп кенә түгел, эшләп тә өлгерәләр. Ул арада кунакханәгә кайтып җитәләр. Пычкынныкыларның бүлмәсе икенче катта, балконнары да бар, анысы ишегалдындагы гаражның түбәсенә тиеп тора диярлек. Запир кеше күрмәгәндә, балкон тәрәзәсенең биген ычкындыра. Иртәгә Каспийда корабта сәяхәт ясарга вәгъдә итеп («кызлар да була!») китә болар.

 Алар киткәч тә утыра әле пычкыннар эчеп. Юлда килү, көн буе йөрү һәм исерү үзенекен итә, караңгы төшү белән йокларга да яталар.

 Карак

— Төнлә ни була? Ни булсын — тәрәзәне Запир ачык калдырган иде дигән идек бит.

 Төн уртасында караклар керә. Боларның затлы Төркия свитерларын, джинсларын, сумкаларын, кесәләре акчадан кабарып торган чалбарларын шалт-шолт кына капчыкларына тутыралар. Ботинкаларыннан да йөз чөермиләр — бер генә киелгән, аларын базарда үз бәясеннән шудырырга була. Караңгыда әйбер аралап тору юк, барысын да ашык-пошык тутыралар. Исерекләрнекен тутырып бетергәч, берсе түрдә яткан парторг мулла ятагы янына килә дә, аның әйберләрен җыештыра башлый. Сак йокылы Евгений Васильевич уянып китә, беренче күргән әйбере — шортик, шортик астыннан төшеп киткән җонлы аяк. Каф тау артына килделәр бит, менә җене дә килеп җитте дигән уй башына суга! Шуңа да: «Каравыл!!!» — дип акырып, иптәшләрен уятасы урынга, шыпырт кына догасын укырга керешә. Моның уянганын «җен» дә күрә, «тсс» дип пышылдый. Капчыгын сул кулга күчереп, уң кулы белән моңа пистолет төби. Пистолет тоткан җеннәр турында «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә сөйләгәннәре булмау сәбәпле, Евгений Васильевич бу җан иясенең җен булуына шикләнә башлый. Хәтта Уфадагы әбине көчләгән кар кешесе турында да яза ул чакта «Татарстан яшьләре», әмма пистолеттан атып йөргән җеннәр турында мәгълүматлар юк. Теге җонлы аякның кеше икәнен аңлый бу. Мәдрәсәдә «без бу дөньяда кунакта гына, ахирәт кенә мәңгелек йорт» дип өйрәтсәләр дә, үләсе дә килми бит. Шуңа кычкырмый.

— Тс-с, — дип кабатлый дагыстанлы. Капчыгын идәнгә куеп, икенче кулы белән муенына сызып күрсәтә.

— Ы-ы, — ди монысы.

— Синекеме? — дип сорый дагыстанлы, урындык аркасына элеп куелган чалбарга ишарәләп.

— Ы-ы, — дип башын кага Евгений Васильевич.

— Свитерыңны алам, башка киемнәреңне калдырам, тавышыңны чыгарма, — ди дагыстанлы. Менә бит, Каф тау артларында нинди миһербанлы караклар дисә… танып ала моны.

— Запир!

— Нәрсә кирәк?

— Син бит Махачкала бизнесмены! — ди Евгений Васильевич.

— Ы-ы, — ди дагыстанлы.

— Нигә тиясең безнең әйберләргә?

— Т-с-с, — ди теге тагы пистолетын төбәп. — Тавышыңны чыгарма, атам да үтерәм!

Ул арада Алхасы, капчыкларын күтәреп, балконнан гараж түбәсенә сикерә. Запиры да арты белән чигенеп бара да, кулындагы пистолетын бер читкә болгап атып, балконга сикерә дә юк була. Пистолет дигәне йоклап яткан Кашыймның маңгаена тиеп, бичараның канын эчеп исергән черкиләрне куркыта. Евгений Васильевич йөгереп барып утны яндыра. Кирәкле вакыттан ике минутка соңга калып:

— Каравы-ыл! — дип сөрән сала. Җегетләрне сырып алган черкиләр дә борылышып карый хәтта бу тавышка.

— Каравы-ыл, карак, тотыгыз, тот!

Тегеләр кыбырдашып тора башлыйлар. Башларын күтәреп карасалар, бүлмәдә үрсәләнеп Евгений Васильевич ишекле түрле чабып йөри.

— Карак керде, әйберләрне урлап качтылар!

 Адәмнәр исерек башларын күтәрәләр — бернәрсәләре калмаган! Җилләр искән киемнәрдән, өйдән алып килгән затлы сумкалардан. Кая ничек булды? «Запир белән Алхас иде ул! Әнә балконнан чыгып качтылар!» Кызган баштан балконнан гараж түбәсенә дә сикереп төшә Ликвидатор. Әмма ни калсын инде анда? Трусикчан шунда бераз җилләгәч, кире керә.

— Син ник безне уятмадың! — дип, Евгений Васильевичка ябыша.

— Ул пистолет терәде миңа!

— Пистолет?!

— Әйе! Аннары ыргытып чыгып китте!

— Пистолетынмы?

— Әйе!

— Кая ыргытты?! Җүләр, кем инде пистолетын ыргытсын, күзеңә күренгәндер!

— Ыргытты!

 Эзли башлыйлар пистолетны, Кашыйм караватыннан ручка табып алалар. Абзый Кашыймга бүләк иткән ручканы пистолет шикелле итеп тоткан булган икән Запир дуңгыз, мулла агай караңгыда бутаган. Тәк, тәк…

— Милиция чакырырга кирәк! Бу кешеләрне киңәшмәгә килгән иде, аларны анда белергә тиешләр!

Кунакханәнең беренче катына өелешеп төшеп, милициягә хәбәр итәргә дип чыкмакчы булсалар, киемнәре юк. Саный башлыйлар, боларның «Белмәмешнең Айга сәяхәте”ндәге нәнүсләрнеке кебек, бишесенә биш данә кием калган. Бер чалбар, бер күлмәк, бер свитер, бер пар ботинка. Анысының да икесе бер аякныкы — берсе Кашыймның уң аягыныкы, икенчесе Циркульнең уң аягыныкы.

 Шуңа күрә беренче катка икәү генә төшәләр. Чалбарлы Евгений Васильевич һәм трусикчан Ликвидатор. Төшсәләр — кем дә юк, кунакханә ишеге бикле. Дөбер-шатыр шакылдатып, администратор дигән бүлмәдән бер юан сары хатынны уятып чыгаралар. Теге бик тиз аңышып ала:

— А-а-а, әйберләрегезне югалтып кайттыгызмыни?

— Нинди югалту ди? Карак керде, милиция чакыр?

— Нинди милиция?

— Ничек нинди. Карак керде дим, милиция чакыр!

— Нигә? — ди теге хатын, авызын ачып исни. — Бәлки сез үзегез югалтып кайткансыздыр киемнәрегезне?

— Ничек инде? — боларның барлы-юклы русчалары, сүзләрен тутырып әйтергә сүзлек запаслары да җитми. — Син нәрсә, без шәрә кайткан дип уйлыйсың, штоли?

— Мин не уверена, — ди хатын. — Мин сезнең чыгып киткәнегезне күрдем, сез чыгып киткәндә үк исерек идегез бугай инде. Кайтканыгызны күрмәдем. Бәлки без киемнәрегезне урамда ук югалтып кайткансыздыр?

Псих Ликвидатор әтәчләнә, моны Евгений Васильевич тыеп кына тора:

— Менә мин аек, мин эчмим, безгә әле генә карак керде, чакыр милиция!

Каян белим мин син эчәсеңме-юкмы, бәлки син наркомандыр, — ди юан хатын, күзен дә йоммый. Аны да аңлап була. Шәһәрдә эш юк, бу урынга танышлык белән генә урнашкан. Милиция чакыру ул инде тавыш чыгу дигән сүз, тавыш хатынга да, хуҗаларга да кирәк түгел. Запир белән Алхасны белмәсә дә, чамалый — җирле ике бандит белән талашканчы, җәһәннәм тишегеннән килгән исерекләр белән ызгышуың уңайрак. Алар китә дә югала, ә теге каракларның кемнең кемнәре икәнен белмәссең.

— Чакыр милиция, — диләр тегеләр.

— Әйдәгез, иртән хуҗага хәбәр итәбез, ансыз мин милиция чакыра алмыйм.

— Чакыр!

— Юк, дидем бит. Хуҗа килгәнне көтегез.

 Талашу остасы буларак танылган Ликвидатор адәм баласының авырткан урынына тия торган сүзләрне бик оста уйлап таба. Шуңа да хатынга каршы атакага күчә:

— Тик утырып, симереп беткәнсең бит инде. Чакырмасаң милиция, мин сине ябыктырам. Син минем кем икәнемне белмисең әле!

— Ах, алкаш тәре! — юан хатын атакага күчеп, боларның кем һәм нинди кыяфәтле икәнлекләрен сиптерә башлый.

— Хатын-кыз белән талашып җиңә алмыйсың, бәлки, хуҗа килгәнне көтәргәдер, — ди Евгений Васильевич. Тегесе кызган баштан бу фикернең дөрес икәнен бәяләп бетерә алмый әле.

— Шуннан курыктыңмы, аңгыра, — ди Ликвидатор. — Симез дип әйткәнгә генә үртәлә торган чагы беткән инде аның. Һәм, хатынның авызын йомыбрак торган чагыннан файдаланып, үтергеч сүзләр әйтә:

— Кашларыңы йолкырга кирәк сиңа, дура. Брежневка охшап калгансың! Бигрәк ямьсез. Бир телефонны.

Хатынга симез дип күп тапкырлар әйткән булсалар да, мондый ук сүзләр әйткәннәре булмый әле. Аның йөзенә кызыллык йөгерә, тамагына төер тыгыла.

— Әнә, чакырыгыз үзегез, — дип, бораулы телефонын алларына куя да, пыр итеп чыгып китә.

— Алай ук кирәкмәс иде, — ди Евгений Васильевич. Кунакханә хезмәткәрләре белән яхшы мөнәсәбәттә генә булырга кирәк дигән алтын кагыйдәне дә боза болар шулай итеп.

Шалтыраталар милициягә. Озак аңлаталар. Телефонның теге ягында утырган адәм теләмичә генә тыңлый. Аннары:

— Ә сез анда үзегез генә килешә алмыйсызмы? — дип сорый. Болар шок хәлендә:

— Кем белән килешергә?

— Ник, сезгә зыян салучылар белән. Үзегез килешә алмыйсызмы урында?

— Ничек?

— Ничек-ничек. Сөйләшеп. Ирләр бит сез, сөйләшегез инде.

— Нигә? Алар бит караклар!

— Ни бит, безнең нәчәлникнең туган көне иде. Монда чыгып китәргә әзер экипаж юк, — ди тегесе турысын ярып. — Шуңа күрә үзегез генә килешсәгез, әйбәт була.

— Ничек килешик, алар бит караклар, чыгып чаптылар урамга! Киемнәрне алып! Аңлыйсызмы, берни калмады безнең!

— Ә миңа ничек шалтыратасыз алайса?

— Ничек булсын, телефоннан!

— Ну менә, берни калмады дисең. Телефоның калган бит әле, ха-ха… — үзенең юмор остасы булуына куанган дагыстанлы милиционер. Аннары кемнәр беләндер мыгырданып сөйләшкәч, озакламый экипаж киләчәген хәбәр итә:

— Если пашутил, сматри, — дип кисәтергә дә онытмый.

Калганнарга бу хакта хәбәр иткәч, каракларның да, алар урлаган әйберләрнең дә табылачагына өметләр юкка чыга.

— Бер дә өмет күренми болардан, егетләр, — ди Кашыйм.

— Үзләре талап китмәсә, рәхмәт әйтерсең, — ди Циркуль.

 Болар ах-ух килеп башларын уып яталар, мигалкаларын яндырып, сиреналарын үкертеп килеп җитә берзаман Махачкала милициясе. Дөбер-шатыр аяк тавышлары, йөгерешеп күтәреләләр. Борыннары көрән, битләре кызыл, кырынмаган, изүләре ачык, кулларына алтатар тоткан килеш бүлмәгә атылып керәләр:

— Ятарга! Милиция!

Аек Евгений Васильевич белән үзе исерек булса да башы аек Ликвидатор шундук идәндә сузылалар. Үзенең гадел колхоз рәисе булуын әйтергә дип авызын ачкан Кашыймны сугып та егалар:

— Ятарга!

Бичара чалгы белән чапкан әрекмән кебек ава. Башкалар да идәнгә сибелешә. «Фәлән-төгәннәр» дип сүгенә-сүгенә милиционерлар дөрес итеп ятарга кушалар. Болар төрмәдә утырып караган кешеләрмени, кулларны баш артына куеп, аякларны аеры койрыкныкы төсле аерып ятасын каян белсеннәр. «Без караклар түгел» дип баш калкытырга маташкан һәм дә дөрес ята белмәгән өчен тагын бер-ике тукмак эләгә боларга.

— Кайсыгыз нәрсә урлады?

— Болар инде дәшми дә.

— Синме? — Циркульнең кабыргасына тибәләр.

— Юк, — дип ыңгыраша, — Сезне без чакырткан идек.

— Ә-ә, шулаймыни. Безгә дөрес мәгълүмат кермәде. Без бит сезне караклар дип торабыз. Торыгыз алайса, нигә ятасыз…

Дәвамы бар…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100