Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әсәреннән боевик чәчрәп чыга»: әдәбиятчылар Бөек Ватан сугышы турында әсәрләрне барлый

Бөек Ватан сугышы турында нинди әсәрләр укырга мөмкин? Мәдәният күзәтүчесе Рузилә Мөхәммәтова, әдәбият галимнәре белән бергә, татар язучыларының сугыш турындагы әсәрләрне барлады.

news_top_970_100
«Әсәреннән боевик чәчрәп чыга»: әдәбиятчылар Бөек Ватан сугышы турында әсәрләрне барлый
Солтан Исхаков, Рамил Гали, Салават Камалетдинов/архив

Легендар башкорт язучысы Мостай Кәримнең «Ярлыкау» повесте буенча төшерелгән «Помилование» фильмы киң прокатка чыкты. Премьера алдыннан иҗат төркеме Казанга килеп, фильмны күп кинозаллы сәүдә үзәкләренең берсендә тәкъдим итте. Фильмны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм бик күп рәсми затлар карады. «Бик рәхәтләнеп, Мостай Кәрим повесте буенча төшерелгән «Помилование» фильмын карадым. Карарга киңәш итәм, бик гыйбрәтле тарих», – дип язган иде Рөстәм Миңнеханов «Телеграм» каналына.

Бюджеты ачык чыганакларда күрсәтелмәсә дә, кино мәсьәләсендә «глаз-алмаз» булган белгечләр фильмның бюджетын 70-80 млн. сум дип бәяләде.

Хәзерге вакытта Татарстанда Александр Далматов, Арча якташлык җәмгыяте белән берлектә, Нурихан Фәттахның «44нең май аенда» повесте буенча тулы метражлы нәфис фильмын төшерә. Татарстан Хөкүмәте грант итеп биргән сумма – 2 млн сум. Режиссер үзе сметаны 5 млн. сумга бәяләп, шул бәягә төшерергә вәгъдә иткән иде.

Ике очракта да ике халык язучысының сугыш чорына багышланган әсәре турында сүз бара. Чишелеш кенә төрлечә.

Хәзерге вакытта ике татар дәүләт театры репертуарында «А зори здесь тихие...» («Ә таңнар гүзәл иде...») спектакле бар. Түбән Кама театры аны Илтөзәр Мөхәммәтгалиев тәрҗемәсендә татарча куйса, Буа театры рус телендә уйный.

Әлеге мисалларны нәрсә берләштерә, дисезме? Язучыларның Бөек Ватан сугышы чорын тасвирлаган әсәрләре. Күрәсез, кинематографиябез акчасыз да нидер эшләргә азаплана, театрларыбыз Россия кинематографиясе аша популярлашкан әсәрне куеп, җиңел генә патриотик репертуар булдыра. «Ә таңнар гүзәл иде...» – яхшы әсәр, аның театрларның репертуарда булуы бернинди дә сорау тудырмый. Булсын! Әмма янәшәдә үз әсәрләребез дә булсын иде, дигән теләк туа. Теләк белән бергә сорау да туа – бармы бездә андый әсәрләр?

Театрлар куймыйлар, димим, үз вакытында Камал театры Зәки Зәйнуллин әсәре буенча «41нең арбалы хатыннары»н куйды. Тинчурин театрында берничә ел элек куелган Туфан Миңнуллинның «Нәзер», Түбән Кама театрында Аяз Гыйләҗевның «Яра» спектакльләре бар. Яңа куелган булмаса да, театрлар үз исемлеген тәкъдим итә аладыр.

9 Май көннәрендә, әдәбият белгечләре белән бергә, татар язучыларының Бөек Ватан сугышы чорына багышланган әсәрләрен барлап чыктык.

«Әдәбиятыбызда кино булырлык әсәрләр бармы?» танылган әдәбият белгечләре җавабы

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең вице-президенты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе хакыйкый әгъзасы, филология фәннәре докторы, профессор Дания Заһидуллина, теләсә нинди аудитория өчен кино яки спектакль итәрлек әсәр дип, Әмирхан Еники хикәяләрен, Фатих Хөснинең «Йөзек кашы» әсәрен тәкъдим итте.

«Адымнар» мәктәбе педагогы, филология фәннәре кандидаты Рамил Ханнанов: «Әмирхан Еники хикәяләре, Нәби Дәүлинең «Яшәү белән үлем арасында», Фатих Кәримнең «Разведчик язмалары» повестьлары, Габдрахман Әпсәләмов романнары буенча, бәлки... Сугышта ут эчен иң күп язучылары күргән милләт бит без. Кино сәнгате булса, махсус иҗат итүче фронтовик язучылар табылган булыр иде. Ихтыяҗ юклык», – дип җавап бирде.

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галиме, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов: «Сугышка башка яктан карау ягыннан, гыйбрәт өчен, мин кино яисә театр өчен Нурихан Фәттах һәм Миргазиян Юныс әсәрләрен алыр идем. Аларны һәм эчтәлеге, һәм сәнгати эшләнеше ягыннан югары бәялим», – диде.

КФУның Алабуга институты доценты, филология фәннәре кандидаты Гомәр Даутов: «Кино төшерергә кирәк булса, «конкурстан тыш» дип әйтик инде – Габдрахман Әпсәләмов, әлбәттә. Аның «Ак төннәр»е, мәсәлән, бик күркәм әсәр. Маҗаралы, боевик булырлык әсәр, дисәгез, һәр әсәреннән бер боевик чәчрәп чыга. Тыл турында әсәр, дигәндә, Гомәр Бәшировның «Намус»ы. Монда чын мәгънәсендә татар дөньясы, татар авылы, татар гореф-гадәтләре, татар менталитеты чагыла. Бик мавыктыргыч, матур кино булыр иде. Анда барысы да бар – татар яшәеше, бөтен тулылыгы белән татар тормышы, килен-кайнана мөнәсәбәтләре, анда мәхәббәт тә бар... мәхәббәтнең әллә ничә төрлесе – Нәфисәнең ире сугышка китеп аннан яшь кала, беренче мәхәббәте Зиннәт белән очраша... о-о-о-о, монда татар менталитеты... Райком секретаре белән җылы мөнәсәбәтләр... Монда Санта-Барбара! Зәйнәпбануның һавадан йолдыз чүпләмичә генә шөкер итеп яши белү үрнәген күрәбез, Әпипә мисалында азгынлык үрнәге дә бар... баш орып, шушыны гына төшереп ятмалы. Сериал төшерергә була», – диде.

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар әдәбияты кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Гөлфия Гайнуллина: «Бөек Ватан сугышы чоры татар прозасы, беренче чиратта, Әмирхан Еники иҗаты белән бәйле проза ул. Ни өчен? Чөнки нәкъ менә Бөек Ватан сугышы чоры прозасында, асылда совет чоры прозасы бит инде ул, Әмирхан Еники прозада сурәтләү объектын үзгәртә. Ягъни, башкача әйткәндә, сурәтләү объекты булып, эпик текстта вакыйга түгел, ә хис-кичереш куела башлый. Аның сугыш чорында язылган «Бала», «Бер генә сәгатькә», «Ана һәм кыз» хикәяләре, «Мәк чәчәге» нәсере – һәркайсы буенча кыска метражлы нәфис фильм төшереп булыр иде. «А зори здесь тихие» фильмы дәрәҗәсендәге әсәр – ул асылда Миргазиян Юнысның «Шәмдәлләрдә генә утлар яна» («Биектә калу») повесте. Ләкин ул күпкә соңрак – 1979 елны гына языла. Бу повесть үз чорында бик югары бәяләнә. Аерым алганда, шул вакыттагы профессиональ тәнкыйтьче Фәрваз Миңнуллин әсәрне «Әмирхан Еники стилен дәвам итеп язылган Бөек Ватан сугышы турындагы бөтенләй яңа әсәр» дип бәяли, «андагы төп проблема яшәү белән үлем каршылыгы белән бәйле» дип күрсәтә. Аның бәясе бүгенге көндә дә бик актуаль, чөнки ул – фильм төшерерлек һәм теләсә нинди аудиториягә күрсәтерлек менә дигән фильм материалы булыр иде.

Хәзер әдәбиятчыларның Бөек Ватан сугышы чоры татар әдәбияты исемлеген тәкъдим итәбез

Исемлек төзү өчен катгый чикләр куелмады, һәр әдәбиятчы аны үз күзаллауларыннан чыгып төзеде.

Бөек Ватан сугышы чоры татар әдәбияты буенча Әлфинур Вәлиуллина исемлеге: 

Әлфинур Вәлиуллина Казан Дәүләт университетының Татар теле, әдәбияты, тарихы һәм Көнчыгыш телләре факультетын тәмамлаган, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты аспирантурасын тәмамлаган. Казан шәһәре Совет районының 181нче мәктәбендә укыта.

Әмирхан Еники – «Кем җырлады», «Бала», «Ана һәм кыз», «Бер генә сәгатькә», «Мәк чәчәге»;

Габдрахман Әпсәләмов – «Ак төннәр», «Алтын йолдыз», «Мәңгелек кеше», «Газинур»;

Нәби Дәүли – «Яшәү белән үлем арасында», «Кайту», «Казан кызы»;

Зиннур Мансуров – «Балкыш, яки Хәйретдин Мөҗәйнең сугыш язмаларыннан юллар»;

Сибгат Хәким – «Сары капкалы йорт», «Курск дугасы»;

Мирсәй Әмир – «Саф күңел», «Ялантау кешеләре»;

Мөхәммәт Мәһдиев – «Кеше китә – җыры кала», «Фронтовиклар», «Без – кырык беренче ел балалары»;

Хисам Камалов – «Һәркемнең гомере бер генә»;

Шамил Рәкыйпов – «Кайда син, Жан?»

Филология фәннәре кандидаты Гөлфия Гайнуллина исемлеге (бүгенге әдәбиятны да колачлаган иң тулы исемлек):

Бөек Ватан сугышы чоры турында язылган 90нчы елларга кадәрге прозадан башласак, Габдрахман Әпсәләмов әсәрләре – «Алтын йолдыз», Газинур», «Мәңгелек кеше» романнары актуальлеген югалтмый. Аларны берничек тә әдәбият тарихыннан читкә алып куеп булмый.

Нәби Дәүлинең «Яшәү белән үлем арасында» әсәре аерым игътибарга лаек.

Шәйхи Маннурның «Муса» романын да читкә куярга ярамый. Ул яңа программа буенча мәктәп укучыларына да өйрәтелә – бик хуп.

Шул чор әсәрләреннән поэтик яктан иң көчлеләреннән Әмирхан Еникинең «Кем җырлады?» хикәясе.

Миргазиян Юнысның «Шәмдәлләрдә генә утлар яна» («Биектә калу») повесте.

Гомәр Бәшировның «Намус»ын да читкә куясым килми. Заманында Сталин премиясен алган, төрле телләргә тәрҗемә ителгән, татар әдәбиятын популярлаштыруга хезмәт иткән әсәр. Бәлки, хәзерге укучыга кызык та түгелдер, ләкин, Гомәр Бәшировка Сталин үзе шалтыраткан, дигән мәгълүмат та бар.

Бөек Ватан сугышы темасына караган әсәрләр бүген дә языла: Зөлфәт Хәкимнең «Легионер» романы (драма тексты да бар), Рафис Корбанның «Ватан», «Әхмәров» романнары, Марсель Галиевнең «Тимә, яшәсен!», Марат Әмирхановның «Алман мордары», Галимҗан Гыйльмановның «Нихәл, яшьти?», Илсөяр Иксанованың «Онытылган парад», «Сугыш корбаны», Айсылу Имамиеваның «Хәбиб бабай хатирәсе», Рифә Рахманның «Вәиснең әтисе кайта», Нәбирә Гыйматдинованың «Шәрифулла», Рәмис Латыйповның «Солдат», Фирдәвес Хуҗинның «Штурман язмалары» игътибарга лаек.

Фәрит Яхинның «Әткәй сугышны сөйли», Ландыш Әбүдарованың «Йола», Рифә Рахманның «Икмәк исе», Наилә Харисованың «Төзәлмәс яра», Альберт Хәсәновның «Өстемдәге затлы җиләнем» әсәрләре тема яңалыгы җәһәтеннән дә аерым игътибарга лаек, хикәя жанрындагы әсәрләр.

Укучыларга Әмирхан Еникинең «Кем җырлады?» хикәясен, Миргазиян Юнысның «Шәмдәлләрдә генә утлар яна» («Биектә калу»), Рифә Рахманның «Икмәк исе», Фәрит Яхинның «Әткәй сугышны сөйли», Ландыш Әбүдарованың «Йола», кечерәк классларга Альберт Хәсәновның «Өстемдәге затлы җиләнем» әсәрләрен тәкъдим итәм.

Бөек Ватан сугышы чоры татар әдәбияты буенча Гомәр Даутов исемлеге:

Габдрахман Әпсәләмов – «Ак төннәр»;

Әмирхан Еники – «Бер генә сәгатькә»;

Хисам Камалов – «Безне өйдә көтәләр», «Үлгәннән соң яздым»;

Фатих Хөснинең сугыш чоры хикәяләре;

Мирсәй Әмирнең «Мөстәкыйм карт йокысы».

Галимнән бер өстәмә: «Без ким түгел җирдән һичкемнән» дигәндәй, Мирсәй Әмирнең качып ятучы дезертир турында «Җан көеге» әсәре Распутинның шуңа охшаш әсәреннән («Живи и помни») алдан язылган икән. Ләкин Распутиннан соң гына басылып чыга һәм аны, Валентин Распутин үрнәгендә язылган, диләр. Юк, киресенчә! Мирсәй Әмир язган, ләкин «безгә хас түгел» дип, бастырмыйча ятканнар. Распутинныкы чыккач, «урыс әдәбиятында бар» дип, чыгарганнар. Шулай итеп, татар ясалма рәвештә икенче планга калдырылган».

Бөек Ватан сугышы чоры татар әдәбияты буенча Дания Заһидуллина исемлеге:

Әмирхан Еники – «Кем җырлады?» «Ана һәм кыз», «Бала»;

Гадел Кутуй – «Сагыну»;

Мирсәй Әмир – «Мөстәкыйм карт йокысы»;

Фатих Хөсни – «Йөзек кашы»;

Габдрахман Әпсәләмов әсәрләре.

«Әпсәләмовның сугыш геройларын сурәтләүгә багышланган әсәрләрендә татар әдәбияты өчен яңа күренеш калкып чыга: милли герой, көчле кеше, тормышны үзгәртүче генә түгел, бәлки үлемне җиңгән романтик образ – татар кешесе образы ул», – дип язган галимә «Гасырлар авазы» журналында басылган «Бөек Ватан сугышы – татар прозасы көзгесендә (татар әдәбиятында сугышны тасвирлауның үзгәреше)» мәкаләсендә.

Бөек Ватан сугышы чоры татар әдәбияты буенча Әлфәт Закирҗанов исемлеге:

Миргазиян Юныс – «Шәмдәлләрдә генә утлар яна»;

Хисам Камалов – «Һәркемнең гомере бер генә», «Безне өйдә көтәләр», «Үлгәннән соң яздым» (трилогия);

Габдрахман Әпсәләмов – «Мәңгелек кеше», «Алтын йолдыз»;

Нәби Дәүли – «Яшәү белән үлем арасында»;

Тыл тормышыннан:

Нурихан Фәттах – «Кырык дүртнең май аенда»;

Гомәр Бәширов – «Намус»;

Мирсәй Әмир – «Саф күңел».

Бөек Ватан сугышы чоры татар әдәбияты буенча филология фəннəре кандидаты, КФУ доценты Миләүшә Хәбетдинова исемлеге:

Зөлфәт Хәкимның «Легионер»ы искә төште. Бәләкәй чакта очучы Мәгубә Сыртланова турында Шамил Рәкыйповның «О чем грустят кипарисы» («Кызлар-йолдызлар») романын рәхәтләнеп укыганым истә. Аяз Гыйләҗевның «Язгы кәрваннар», «Камыш бармак, көмеш тырнак», «Берәү» – тылдагы тормыш турында. Миргазиян Юнысның очучы турында «Шәмдәлләрдә утлар яна» әсәре. Нәби Дәүли әсәрләре искә төште.

Мин бит рус әдәбиятында үстем, лейтенант прозасында. Бәлки, шуның өчен башка критерий белән карыймдыр. Бездә күбрәк романтик рухта язылды, ә мин Бондарев, Симонов, Астафьев, Распутин һәм башкаларны укырга яратам.

Бөек Ватан сугышы чоры татар әдәбияты буенча Рамил Ханнанов исемлеге:

Габдрахман Әпсәләмов – «Алтын йолдыз», «Газинур»;

Ибраһим Гази – «Онытылмас еллар»;

Мирсәй Әмир – «Саф күңел»;

Гомәр Бәширов – «Намус»;

Хисам Камалов – «Һәркемнең гомере бер генә», «Безне өйдә көтәләр», «Үлгәннән соң яздым» (трилогия);

Мөхәммәт Мәһдиев – «Фронтовиклар».

Галимнән бер өстәмә: «Иң яхшы дип, барысын да атар идем. Чөнки аларның һәрберсе үзенчә әһәмиятле. Бүген һәм әле тагын шактый еллар бу кимәлдә әсәрләр язылмаячак. Чөнки... Дөньядагы, илдәге тарихи-иҗтимагый хәлләрне бар тулылыгында аңлап, халыкка хакыйкатьне объектив иләк аша уздырып тәкъдим итәрлек прозаиклар әзерләү юк дәрәҗәсендә. Элек «самородок»лар булган. Аларны авыл биргән. Хәзер авылның иҗат чишмәсе корып бара, урбанизация үз эшен эшләде. Бар ышаныч – шәһәрнең оҗмахтай шартлар тудырылган мәктәпләрендә. Ә анда укытучыларга кытлык. Остазлар, педагоглар кирәк. Балалар сугышмасын дип саклап утыручылар түгел! Мәктәпләрдә сәләтле егетләрне кечкенәдән аналитик фикерләүгә өйрәтүче, баскычлап, иҗат эволюциясен күрсәтүче, үзе милләте алдында абруйлы остазлар, педагоглар...».

Әдәбиятчылардан шундый исемлекләр барлыкка килде. Алар кемдәдер ностальгия уятып, әлеге әсәрләрне кулларына алу теләге тудырган икән – китаплы матур яллар сезгә!

Редакциягә ярдәм иткән әдәбият белгечләренә рәхмәтебезне җиткерәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100