Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер вөҗдан газабы тарихы: прокатка Мостай Кәрим әсәре буенча «Помилование» фильмы чыкты

Фильм язучының «Ярлыкау» повесте буенча төшерелгән.

news_top_970_100
Бер вөҗдан газабы тарихы: прокатка Мостай Кәрим әсәре буенча «Помилование» фильмы чыкты
Автор фильм караганда төшергән һәм ТР Мәдәният министрлыгы аша оештыручылар тәкъдим иткән фотолар кулланылды

Мостай Кәримнең «Ярлыкау» повесте буенча төшерелгән «Помилование» фильмы киң прокатка чыкты. Фильм премьера алдыннан иң элек Уфада күрсәтелде, икенче көнне иҗат төркеме Казанга килеп, күп кинозаллы сәүдә үзәкләренең берсендә фильмны тәкъдим итте. Фильмны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм бик күп рәсми затлар карады. «Бик рәхәтләнеп, Мостай Кәрим повесте буенча төшерелгән «Помилование» фильмын карадым. Карарга киңәш итәм, бик гыйбрәтле тарих», – дип язган иде Рөстәм Миңнеханов «Телеграм» каналына.

Фильм Мостай Кәрим фонды инициативасы белән РФ Мәдәният министрлыгы ярдәмендә «Мотор фильм студия» кинокомпаниясендә төшерелгән. Фильмның слоганы – «Приказ любить не отменяется никогда».

Мәгълүмат өчен: 2019 елда әлеге Фонд шушы ук кинокомпания белән Мостай Кәримнең «Безнең өйнең яме» әсәре буенча «Сестренка» фильмын чыгарган иде. Режиссеры Александр Галибин, сценарий авторы – Айдар Акманов.

  • «Помилование» фильмының сценарий авторы – Айдар Акманов. Режиссеры – Айнур Аскаров.

«Фильмны Мостай Кәримнең туганнары – Мостай Кәримнең кызы Әлфия Мостаевна һәм оныгы – төп продюсерыбызның берсе – Тимербулат Кәримов белән бергә эшләдек. Мин бернинди оештыру эшләренә катышмыйча, режиссерлык эшен генә башкардым. Алай эшләү рәхәт икән, кофе эчеп, актерларга ничек уйнарга икәнен аңлатып тик утырасың», – диде Айнур Аскаров, чакырылган режиссер булуның рәхәтлеге турында.

Мәгълүмат өчен: Моңарчы Айнур Мостай Кәримнең «Өч таган» әсәре буенча «Таганок» фильмын чыгарган иде. Фильм белгечләрнең уңай бәясен алды. Ул, гомумән, Айнур Аскаровның иң яхшы фильмнарының берседер, мөгаен.

ххх

«Нигә башкорт фильмы Казанда шундый киң колач белән күрсәтелә икән ул?» – дип сорады миннән фильм карарга килгән театр әһелләренең берсе. Җавап бирәм.

Беренчедән, Мостай Кәрим фондын гамәлгә куючы, эшмәкәр Тимербулат Кәримов (язучының оныгы, «Роснефть»нең идарә әгъзасы Игорь Сечинның кияве) Мостай Кәрим мирасына бәйле мәсьәләләрдә Татарстан белән җылы мөнәсәбәтләрдә, күрәсең. Фонд катнашында Казанда Мостай Кәримгә һәйкәл куелуын, Мостай Кәрим турында документаль фильмның Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры залында күрсәтелүен генә искә төшерә алабыз.

Икенчедән, Мостай Кәримнең татар кешесе (типтәр) икәнен беләбез бит. Шуңа аның әсәрләре буенча киң прокатка чыгарлык фильм төшерелүе һәм Казанда премьера алдыннан күрсәтелүе – безнең дә шатлыгыбыз.

Өченчедән, башкорт әдәбияты-сәнгате әһелләренә «Казанны алу» – аеруча зур ләззәт. Башкорт эстрадасы вәкиле Элвин Грейны, язучы Айгиз Баймөхәммәтовны искә төшерик. Режиссер Айнур Аскаров фильмнарын Казанга алып килергә ярата, без дә аны яратабыз. Шушы күп сәбәпләр берләшеп, Казан интеллигенциясенә «Помилование» фильмын зур прокат алдыннан карау мөмкинлеге туды.

Башкортстан яңалыкларына караганда, Уфада фильмны карарга Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров килмәгән, фильм, гомумән, мәдәният министры урынбасары югарылыгында гына тәкъдим ителгән.

Презентацияне оештыру өлешенә кагылышлы мәгълүматны шунда тәмамлап, фильмның үзенә килик.

Хәер, артистлар турында беркадәр мәгълүмат. Любомир Зух ролендә – Александр Новиков. Янтимер Байназаров ролендә – Николай Галләмов. Руслан Казанин ролендә – Гела Месхи. Ласточкин – Евгений Михеев. Мария-Тереза – Җәмилә Мөдәррисова.

Мәскәү актеры Николай Галләмовның тамырлары Туймазыга барып тоташа, ди. Шушы урында Уфадагы коллегам Ләйлә Аралбаеваның «Башинформ» язмасыннан кайбер мәгълүматларны китерәм. Әйтик, Мостай аганың кызы Әлфия ханым башкорт солдаты Янтимер Байназаровны уйнаган 22 яшьлек Николай Галләмовның тышкы кыяфәте белән Мостай Кәримне хәтерләтүен әйткән. «Королев шәһәрендә туса да, балачагы әбисе янында Туймазыда узган, Мостай Кәрим әсәрләре белән мәктәптә укыганда танышкан. «7нче класста укыганда «Помилование» повесен укыганымны хәтерлим, киләчәктә шушы китап буенча фильмда төшәчәгемне уйлый да алмый идем. Питчингта әлеге фильм тәкъдим ителәсен белгәч, без әни белән бергә хәл иттек – мин анда катнашырга тиеш. Режиссер белән элемтәгә чыгып, бу рольгә максатчан килдем. Бу ролем белән гомерем буе горурланырмын», – дип сөйләде Николай Галләмов «Башинформ»га», – дип яза Ләйлә Аралбаева.

Икенче бер коллегам: «Башкортча беләсеңме?» – дип сорауга Николайның, белмәвен аңлатып, баш селкүен яза. Белмидер, әлбәттә, Туймазыда башкортлар кайдан килсен?! Татарча белгәндер, бәлки.

Мария Тереза ролендә – Уфа кызы Җәмилә Мөдәррисова. Җәмиләнең апасы Алинә Мөдәррисова Камал театры артисты. Ә әтисе – Башкортстанның халык артисты Рушат Мөдәррисов – «Нур» театры актеры. Фильмда төшкәндә, Җәмиләгә 15 кенә яшь булган, ди.

Артистлар һәм персонажлар темасын дәвам итеп, бер кызыклы әйбергә тап булдым. Мостай Кәримнең «Ярлыкау» повестенда капитанның исеме Вардгес Сергеевич Казарян. Ә кинода капитан Руслан Сергеевич Казарин булып киткән. Ни өчен? Башта кинода тискәре персонажның чыгышына басым ясамаска булганнар, дисәм, әсәрнең русча вариантында ук Казарин икән. Ягъни, Мостай Кәримнең улы Илгиз Кәримов тәрҗемәсендә Казаринга әверелгән. Бу вакытта әле Мостай ага исән булган, һәм алар аталы-уллы киңәшеп эшләгәннәр. Мәсьәләгә Мостай Кәримнең килене – улы Илгизнең хатыны, журналист, язучы һәм тәрҗемәче Нәзифә Кәримова ачыклык кертте. «Әлбәттә, киңәшеп эшләделәр. Алар һәрбер сүзне «иләктән чыгаралар» иде. Ул повесть Мостай Кәримнең 10 томлыгының 5нче томында икән, карадым – чыннан да, башкортчасы Казарян булган. Казарин/Казарян турында кызым белән сөйләштем. Әле тәрҗемә ителгәнгә кадәр тискәре персонажның бер милләт вәкиле икәнен, бу очракта әрмән икәнен күрсәтү дөрес булмас иде, шуңа нейтраль итеп үзгәртергә кирәк, дип, өстән күрсәтмә булган икән. Ул вакытта милләтләргә итәгатьлек күрсәткәннәр икән», – диде Нәзифә Кәримова.

ххх

Инде фильмның үзе турында. Билгеле әсәр буенча фильм/спектакль чыкса, әсәрнең оригиналы белән чагыштыру китә һәм, күп очракта, «әсәр яхшырак» дигән вердикт чыгарып куялар. Бу очракта эш хәтта әсәрдә генә дә түгел, ә аны укыган чор буенча ностальгия булырга мөмкин һәм шул яшьлекне/балачакны сагыну өстен чыга.

Оят булса да әйтим – әсәрне белми идем, чөнки кыз бала сугыш турында әсәрләрне малайлар кебек үк актив укымый. Бу очракта әсәрне белмәү «наданлыгым» минем файдага булды – фильмны чагыштырып азапланмыйча гына яратып карадым. Шуңа күрә Татарстан Республикасы Рәисе фикере белән тулысынча килешәм: «Бик рәхәтләнеп карадым. Карарга киңәш итәм, бик гыйбрәтле тарих».

Дөрес, соңыннан әсәр белән танышып чыктым: «Ярлыкау» повесте белән «Помилование» фильмы бер-берсенең төгәл күчермәсе түгел. Алай була да алмый, сценарий авторлары һәм режиссер әдәби әсәр персонажларын берләштерәләр, кайберләрен төшереп калдыралар, икенче берләрен калку итеп күрсәтәләр – болар табигый. Ракурсны алыштыру да – була торган хәл.

Әсәрдә вакыйгалар сугыш фонында бара. Әмма без туплар шартлавын, солдатларның ут эченә ташлануын, ягъни, башка совет чоры яки соңга таба төшерелгән фильмнар үрнәген күрмибез. Сугыш фонында кеше язмышы сурәтләнә. Хәер, бер генә дә түгел... «Үлчәүнең бер ягында – закон, икенчесендә – намус, үлчәү кая баса – шушы мәңгелек тема», – диде Казанга фильмны тәкъдим итергә килгән режиссер Айнур Аскаров фильмы турында.

Айнур – чын милли җанлы башкорт режиссеры. Аның Россия прокатына чыгасы фильмга 2 башкорт кешесенең башкорт телендә сөйләшүен кертеп куюы – шулкадәр матур. Гөлзифа белән Байназар үз телләрендә гаҗәеп матур сөйләшәләр. Хәтта Уфада популяр булган һәм Мостай ага повестька керткән «Деньги есть – Уфа гуляем, денег нет – Чишма сидим» гыйбарәсен дә өстәп куйганнар. Байназар, Мостай Кәримнең үзе кебек, Чишмә районы егете, дип бирелә.

Әсәрне алдан белмәгән кешеләр өчен «Помилование» сүзе үзе үк спойлер кебек тоела. Фильм башында Любомир Зухның, танкка утырып сөйгән кызы янына барып кайтуы өчен, трибуналда үлемгә хөкем ителүен күрдек, азакта без аның ярлыкаланып исән калуын көтәбез бит инде – бу табигый. Әмма заманында миллионлаган тираж белән чыккан, Уфада Гафури һәм Рус драма театрларында куелган әсәрнең финалын әйтүне спойлер дип кабул итмәгез – Зухны атып үтерәләр. Үзенекеләр... Чөнки ул сөйгән яры янына танк белән киткән – бу дезертирлык дип бәяләнә. Бәхетеннән күкләргә ашып кайтып килгәндә, иске сарайга бәрелеп, кәҗәне һәм 2 тавыкны таптаткан. Кәҗәсез калу кайгысыннан йөгереп килгән Лукич солдатны кичерә дә бит, капитаннан да аны ярлыкауны сорый, әмма... эш зурга җибәрелгән, янәсе. Хәер, ярлыкау кәгазе килеп тә җитә. Соңарып… «Лукич кызганыч, аңа хәзер шушы йөкне – Зухның үлеменә сәбәпче булуының вөҗдан газабын күтәреп яшисе бит. Ул бит аны кичерде. Аны гаепләп калдырдылар...» – диде кызым, фильмны карагач.

Әсәрдә Зухның физик үлеме күрсәтелсә, мине Янтимер Байназаровның рухи үлеме тетрәндерде. Башта аны тамак хакына, дөресрәге, иптәшләренә каршы килә алмаганга, итле өйрә ашаткан Анна Сергеевнаның «күңелен күрергә» баруын күрәбез. Югыйсә, горур башкорт егете бармаска да тиеш иде кебек. Ашханә мөдиренең күңелен күрү белән генә эш бетми шул, Такташ әйтмешли, «Кем уйлаган шушы шаярулар Синдә кәсеп булып калыр дип...» Байназаровның йомшаклыгы, каршы килә алмавы аны рухи тарката – капитан Казарин «Зухны атарга» дигән команданы аннан бирдертә. Байназаровның калтыраган кулын күтәреп торган кадр әле дә күз алдымнан китми. Дусларның икенче берсе – Леня Ласточкин – ату командасын бирмәс өчен егылды, безнең гадел, намуслы Байназаров егыла да алмады. Командир командасын үтәде – дусты Зухны атарга дигән команданы ул бирде. 

Бәлки, профессионаллар фильмнан кимчелекләр дә табарлар, әйе, кемгәдер нәрсәдер җитмәгән, кемгәдер булып бетмәгән булып тоелыр, кемдер «әдәби әсәр көчлерәк» дияр. Минем андый претензияләрем юк. Бер әйбер бәхәссез – режиссерның кастинг үткәрү осталыгы һәм актерлар белән эшли белү сәләте. 

Тик менә азактан Мария-Терезаның Любомир исемле улы туганлыгын күрсәтүнең нигә кирәклеген аңламадым: бу – мелодрама карарга яраткан тамашачыга бүләк – хэппи-эндның бер формасымы? Зух баласы булгандыр инде ул, икенче берәүдән туган баласына беренче мәхәббәте исемен кушмагандыр...

Ә Мостай Кәримнең әсәре Байназаровның сугыш азагында Вена театры эчендәге үлеме һәм «Әҗәл алмас Мария-Тереза әле дә дөнья буйлап атлый. Көлә-елый, елый-көлә атлый Мария-Тереза...» дигән сүзләр белән тәмамлана.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 5 май 2023
    Исемсез
    И чему может научить подрастающее поколение это произведение?
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100