Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Археологлар: Сөембикә манарасы, Казан алынгач, җимерелгән Хан мәчете өстенә төзелгән

Сөембикә манарасы – Казанның гына түгел, бөтен татар халкы символларының берсе. «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының баш архитекторы Рөстәм Зәбиров, манара Казан ханлыгы чорында төзелмәгән, аны татарлар төземәгән, дигәч, каршы фикер язучылар шактый булды. «Интертат» башка тарихчы, археологларның да фикерләрен җыйды.

news_top_970_100
Археологлар: Сөембикә манарасы, Казан алынгач, җимерелгән Хан мәчете өстенә төзелгән
Салават Камалетдинов/архив

Сөембикә манарасын кемнәр кайчан кемнәр төзегән?. Археолог Рөстәм Зәбиров: «Бина XVIII гасыр башында каравыл манарасы буларак төзелгән, дигән фараз бар. Төгәл даталарны әле беркемнең дә әйткәне булмады. Тарихчылар әлегә кадәр әйтә алмый», – дип белдергән иде.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Бу мәкалә чыккач, безгә Габдулла Шамуковның 1968 елда «Казан утлары»нда басылып чыккан мәкаләсенә игътибар итәргә куштылар. Ул мәкалә «Интертат»та басылып чыкты. Шамуков әйтүенчә, бинаны татарлар төзегән, һәм ул татар архитектурасына карый. Габдулла Шамуков – актеры, нәфис сүз остасы, педагог һәм язучы. Тарихчылар аның тарихчы да, археолог та, архитектор да булмавын әйтер билгеле, әмма дәлилләрнең күп китерелүе (алар ни дәрәҗәдә фәнни – анысын шулай ук белгечләр әйтергәтиештер – авт.) бу версиягә ышанырга мәҗбүр итә.

Шулай да, Сөембикә манарасы мәсьәләсен, иң элек, Казан Кирмәнен өйрәнгән археологлар, тарихчылардан сорашу урынлы булыр, дигән нәтиҗәгә килдем. Археологларга Сөембикә манарасын кем кайчан төзегәнлеге, аның татар яки рус архитектурасы булу-булмавы турында сорау бирелде. Димәк, бу бәхәсле мәсьәләгә бер төркем Татарстан археологлары җавап бирә.

«Урыс халкы бервакытта да аны үзенең изге җире дип санамады...»

Татарстан Фәннәр академиясе Археология институтының директор урынбасары, археолог Фаяз Хуҗинга шалтыраттым. Белгәнебезчә, ул – Болгар, Казан ханлыгы чорын өйрәнгән, Казанның меңьеллыгын исбатлаган шәхесләрнең берсе. Фаяз Шәрипович иң элек археолог, тарих фәннәре докторы Равил Фәхретдиновның «Сөембикә һәм Сөембикә манарасы» дигән мәкаләсе белән танышып чыгарга киңәш итте. Мәкаләдән галимнең кайбер фикерләрен китерик.

 

Фото: © Владимир Васильев

«Сөембикә манарасын урыслар салган, дигән фикер тарафдарлары түбәндәгеләр: Ф.Эрдман, В.Суслов, И.Грабарь – болар XIX йөз авторлары, безнең гасырда исә – П.Дульский, Н.Калинин, ә иң соңгы чор вәкилләреннән – С.Айдаров, А.Халиков.

Манараның татар архитектурасы истәлеге булуы турындагы фикерне революциягә кадәр Н.Баженов, К.Невоструев, С.Шпилевский, М.Пинегин, Н.Загоскин, П.Заринский, П.Невзоров кебек Мәскәү hам Казанның урыс галимнәре яклады, ә татар тарихчы-галимнәреннән шушы ук фикердә торучылар Ш.Мәрҗани, К.Насыйри, Г.Әхмәров, Һ.Атласи, З.Вәлиди, Г.Батталлар булды.

Совет чорында бу карашны В.Егерев, Г.Шамуков, Ф.Вәлиев, Ә.Мөхәммәдиев, Ф.Салихова куәтләп hәм яңа материаллар белән баетып чыкты. Без фәкыйрегезне дә шушы фикердә дип белерсез.

Сөембикә манарасының 1552 елда Казанны яулап алганнан соң төзелүе турында фәндә бер генә документ, бер генә тарихи чыганак та юк. Әгәр дә ул шул чорда, ягъни XVI йөзнең икенче яртысы – XVIII йөзләрдә салынган булса, hичшиксез, шул заманның рәсми документларында яки башка төрле язмаларында теркәлгән булыр иде, чөнки Казанның урыслар төзегән күп кенә архитектура истәлекләренең даталары билгеле. Мәсәлән, Кремльдәге Благовещение соборы, Спасск hәм Никольск башнялары (1556–1560 еллар), алардан ерак түгел урнашкан Петропавел чиркәве (1720 еллар).

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Әгәр дә манараны урыслар салган булса, ул шул урыс чорының иҗтимагый фикерендә чагылыш тапкан, урыс халкының тарихи хәтерендә сакланып калган булыр иде. Урыс халкы бервакытта да аны үзенең изге җире дип санамады, аның турында җырлар җырламады, аның янына килеп чукынмады, аңа икона hәм тәре куймады. Үзенең «святыня»ларына мәхәббәт саклаган урыс халкының үз башнясын Казан ханлыгы тарихында якты эз калдырган, аның бәйсезлеге өчен көрәшкән, татар халкының күңеленә мәңгегә кереп урнашкан мөселман динендәге кеше исеме белән атавы – гамәлгә сыймаслык эш.

Сөембикә манарасы – татар халкының иң кадерле, иң газиз тарихи истәлеге ул. Халкыбыз аның турында гасырлар буенча риваять-легендалар, җыр-бәетләр тудырган, гасырлар дәвамында аның янына гыйбадәт кылырга, Коръән укырга йөргән. Сөембикә манарасы татар халкының йөрәк түрендә, аның мәңгелек тарихи хәтерендә. Боларны инкарь итәргә тырышу, аларга каршы көрәшү халык тарафыннан кискен каршылыкка очрады hам очраячак.

Үзенең архитектур чишелеше, стиль үзенчәлекләре, композицион алымнары, эшләнешендәге мөhим элементлары hәм бизәлеше ягыннан Сөембикә манарасы татар архитектура сәнгатенең ачык үрнәге булып тора. Ярусларының кискен-контраст булуы, күзгә бәрелеп торган баскычлылыгы белән манара урыс хәрби башняларыннан hәм чиркәү колокольняларыннан бик нык аерылып тора – боларына корылманың бер өлешеннән икенчесенә әкренләп, салмак күчү, гомумән, корылмаларның үзенә сыгылмалылык, пластика хас.

Октябрь революциясеннән соң ук Совет хөкүмәте органнары тарафыннан кабул ителгән «Казандагы Сөембикә манарасын мөселман хезмәт халкына бирергә» дигән карарны үтәү йөзеннән hәм халык үтенечен искә алып, элекке мәчет манарасы булган Сөембикә манарасына ай куелды, дөресрәге, 20 нче еллар азагындагы гаделсезлек нәтиҗәсендә алып ташланган айны торгыздылар.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Белешмә. Сөембикә манарасы хакында язылганнар Татарстан ССР Министрлар Советы каршындагы «Мирас» региональ үзәгенең Тарих hәм культура истәлекләрен caклау комиссиясенең 1990 ел 5 май көнне уздырылган махсус утырышында сөйләгән докладка нигезләнде (автор – әлеге комиссиянең рәисе). «Комиссия Сөембикә манарасы турында карар кабул итте, анда манара өстенә ай кую кирәклеге басым ясап әйтелде. Ниhаять, шушы карарга нигезләнеп, Татарстан ССР Министрлар Советы шул ук елның 24 августында (№ 317) Сөембикә манарасы буенча карар чыгарды hәм озакламый – 1990 елның 25 сентябрендә – манара өстенә алтынланган ай куелды. Шулай итеп, тарихи дөреслек торгызылды, татар халкының гасырлар буе теләп йөргән хыялы тормышка ашты».

Фаяз Хуҗин: «Хан мәчете XVII гасырның ахырында гына җимерелә. Аннан соң шушы урынга Сөембикә манарасын төзеп куялар»

Археолог Фаяз Хуҗин Рөстәм Зәбиров версиясе белән килешүен әйтте. Ягъни, манара Казан ханлыгы чорында төзелмәгән, аны татарлар төземәгән, ди ул.

 

Фото: © Рамил Гали

– Мин – археолог, фактлар белән эш итәм. Тиздән «Җыен» фондының «Сөембикә» дигән яңа китабы чыгарга тиеш. Анда Габдулла Шамуковның да, Равил Фәхретдиновның да, минем дә мәкалә урын алган.

Мин археологик материалларга нигезләнәм, чөнки без, археологлар, 1994–2005 елларда Казан Кремлендә киң күләмле казу эшләре үткәрдек. Эшләребез ярыйсы гына нәтиҗәле булды: башкалабызның барлыкка килү вакытын ачыкладык; моңа кадәр начар өйрәнелгән ханлык чоры археологиясе буенча кызыклы гына ачышлар ясалды, мәсәлән, язма чыганакларда телгә алынган Кол Шәриф мәчетенең нигезләре табылды, 1977 елда ук ачылган Ханнар төрбәсен тулысынча казып чыгардык һ.б.

Сөембикә манарасына ай куелу. 1990 ел

Фото: © Рамил Гали

2001–2002 елларда безнең экспедиция Сөембикә манарасына якын гына җирдә – аның төньяк һәм төньяк-көнчыгыш ягында казу эшләре үткәрде. Без биредә таштан салынган зур гына бина калдыкларына юлыктык.

Хәзер Сөембикә манарасы торган урында элек Хан мәчете торган. Ул мәчетнең эзләре ачылды. Хан мәчете Казан ханлыгы чорында төзелә. Явыз Иван Казанны алгач, мәчетне бөтенләй үк җимермиләр, склад итеп тоталар. Һәрхәлдә, ул мәчет XVII гасырның ахырында гына җимерелә. Археологик яктан ул исбатланган. Аннан соң шушы урынга Сөембикә манарасын төзеп куялар.

Манара җиде яруслы итеп кызыл кирпечтән салынган. Төрле биеклектәге яруслары баскычланып өскә күтәрелә һәм түбәсенә ярым ай утыртылган сигез кырлы шпиль белән тәмамлана. Манараның нигез мәйданы – 140 квадрат метр. Биеклеге 58 метрдан артып киткән әлеге корылма үзенең вертикаль күчәреннән ике метр чамасы көнчыгышка авышкан. Авып баручы манаралар дөньяда күп түгел һәм безнең Сөембикә – шуларның берсе. Шушы үзенчәлеге аңа тагын да серлелек өсти һәм бөтен кешенең, бигрәк тә чит илләрдән килгән туристларның, игътибарын җәлеп итә.

Безнең алда озынлыгы-киңлеге 14 метрга җитә торган таш бина хәрабәләре иде. Аның төзелеш горизонты (юка гына чүп-чар катламы) калынлыгы бер метрдан артып киткән ханлык чоры катламының нигезендә диярлек ята. Димәк, аның төзелү вакытын якынча XV гасырның урталары (икенче яртысы?) белән билгеләргә була (табылдыклар бу датага бераз төгәллек кертә). Шул ук ханлык чорында тупланган катламның югарырак өлешендә тагын бер төзелеш горизонты – XVI гасырның беренче яртысында, әлеге таш бинага терәтеп, кирпечтән үлчәмнәре 9 х 9 метрлы тагын бер корылма өстәп куйганнар. Игътибар итегез: бина озын ягы белән көньяк-көнбатышка – нәкъ менә Мәккәгә, кыйблага каратып салынган. Хан мәчете булганмы? Бәлки, Нурали мәчетедер? Тәгаенләп әйтүе кыен, әлегә бары тик фаразлаулар гына. Шулай да, бу бина безгә Сөембикәне хәтерли кебек тоелды.

Без казып чыгарган бина кайчан җимерелгән, дигән сорауга җавап табу өчен, стратиграфик күзәтүләребезне дәвам итәбез. Аның җимерелү вакытын күрсәтеп торучы горизонт XVII–XVIII йөзләр аралыгында тупланган рус чоры катламында урнашкан. Димәк, ханлык чорында салынган мәчет – һичшиксез, Хан мәчете! – кимендә XVII гасыр ахырларына кадәр яшәгән.

Безнең өчен менә нәрсә көтелмәгәнрәк булды: хәзерге Сөембикә манарасының төньяк-көнчыгыш нигезе менә шул без казып чыгарган һәм ханнар чорында салынган бина өстендә «утыра». Димәк, соңгысы Сөембикә манарасын төзегәндә (бәлки, бераз элегрәктер) җимертелгән була инде. Мәчетнең җимертелгән вакыты XVII–XVIII йөзләр аралыгында, дибез икән, димәк, Сөембикә манарасы тагын да «яшьрәк» булып чыга. Сүз уңаеннан: манараның төньяк-көнчыгыш тарафка сизелерлек авышуы, нәкъ менә аның шул як почмагы элеккеге мәчетнең нигез чокырына туры килүе белән аңлатыла, – диде Фаяз Хуҗин.

Галимнең бу сүзләре «Җыен» фондының «Сөембикә» китабында урын алачак.

«Манара Казан Рус дәүләте составында яшәгән чорда салынган, ул – рус чорына караган архитектура»

«Сөембикә манарасы – урыс чорына караган архитектура истәлеге, дип ялгышмыйбызмы икән? – ди Фаяз Хуҗин үзенең мәкаләсендә. – Юктыр, чөнки Сөембикә-ханбикә заманында Сафагәрәй вафатыннан соң гаугалы ике ел эчендә әле бүген дә зурлыгы-биеклеге белән күпләрне шаккатырырлык мондый корылманы – мәчет манарасын төзү һич тә мөмкин булмаган. Әле бит бу, Равил абый Фәхретдинов һәм ул санап киткән тарихчы-галимнәр инануынча, манара гына, ә аның төп өлеше – мәчетнең бинасы – нинди зурлыкта булырга тиеш икән? Хәзерге заман мәчет манаралары да күпкә кечерәк.

 

Фото: © Рамил Гали

Шуны да онытмыйк: Казан ханлыгы – Урта гасыр төрки-татар цивилизациясенең сүнеп бару чорында яшәп калган дәүләт. Ул чакта Болгар илендәге кебек мәшһүр калаларның эзе дә булмаган. Хәтта Казанны да зурлыгы ягыннан Болгар, Биләр, Суар, Җүкәтау ише болгар шәһәрләре белән чагыштырып булмый. Ыгы-зыгыдан башлары чыкмаган ханнар акча сугу эшен дә оештырып җибәрә алмаганнар ич. Зәгыйфьләнгән ил башлыгы, шундый авыр, каршылыклы шартларда көч-хәл белән тырышып-тырмашып идарә кылучы Сөембикә, сөекле иремнең истәлеген мәңгеләштерәм дип, кулыннан килмәслек эшкә тотынмас та иде. Шуңа күрә манараның Казан Рус дәүләте составында яшәгән чорда салынган булуы белән килешергә кирәктер.

Әйе, ул үзенең тышкы «кыяфәте» белән берьюлы һәм татар, һәм урыс архитектура корылмаларына охшаш. Аны төзегәндә, урыслар белән беррәттән татар осталарының да катнашкан булуы ихтимал. Кремль уртасында Россия империясенең гербы урнаштырылачак «татар» манарасын торгызып кую – ул инде Казанның Мәскәү хакимияте астында булуына ишарәләүче символ да.

 

Фото: © Рамил Гали

Ничек кенә булмасын, татар халкы манараны үзенеке итеп кабул итә. Әле бүген дә өлкән яшьтәгеләр бирегә килеп дога кылып китәләр, яуларда шәһит булганнарны искә төшерәләр, илгә иминлек телиләр. Чөнки ул бит Сөембикә заманнарыннан ук калган Хан мәчете өстенә салынган. Һаман да шул мәчет саклана халык хәтерендә», – ди Фаяз Хуҗин.

Фәрид Әхмәтгалин: «Манараны рус архитекторы төзеткән, дип уйлыйм»

Казан археологы, Альфред Халиков исемендәге Археология институтының фәнни хезмәткәре Фәрит Әхмәтгалин, манара XVII гасырда төзелгән, дигән фикердә.

 

Фото: © Фәрид Әхмәтгалинның шәхси архивыннан

– Манара Хан мәчете манарасы урынында төзелгән, дип уйлыйм. Ул аның фундаменты өстендә басып тора. Бина Казан ханлыгында төзелмәгән, бу – йөз процент төгәл билгеле. Археологик тикшеренүләрдән, бинаның кирпеч формасыннан чыгып шундый нәтиҗә ясыйбыз.

Бинаны кем төзеткәне, аның архитекторы билгеле түгел. Рус архитекторы булгандыр, дип уйлыйм, чөнки манара Мәскәү Кремлененең бер манарасына охшаш, – диде галим.

Нияз Халит: «Татар архитектурасы дип дәлилләр таба алмыйбыз, чөнки ул вакыттан берни дә сакланмаган»

Нияз Халит 2016 елгы әңгәмәсендә, Казан ханлыгы чорында Сөембикә манарасы астында хан некрополе һәм Хан мәчете урнашкан булган, алар өстендә манара һәм чиркәү төзелгән, дип сөйләгән булган. Галим бинаны «рус корылмасы» дип атый.

– XVIII гасырның 20 нче елларында төзелгән, дип әйтә алабыз. Документлар, ышанычлы чыганак булмаса да, моны раслый. Казанның планнары, панорамалары, сызымнары бар. Анда да манараның кайчан барлыкка килгәне күренә. Минем өчен архитектура – шулай ук үзенә күрә документ. Биолог үсемлекләрнең киселеше буенча нәрсәдер билгели ала, мин дә, архитектор буларак, корылма буенча мәгълүмат әйтеп бирә алам. Биредә XVII гасыр ахыры – XVIII гасыр башындагы Мәскәү оборона архитектурасы мәктәбе аермачык күренә.

Мәскәүнең Спас манарасы белән чагыштыручылар бар. Анысы инде – инглиз готикасы. Ә монда күбрәк Италия юнәлеше сизелә. Сөембикә манарасына охшаш шундый ук корылмаларны әйтеп була: Мәскәү Кремленең Кызыл мәйдандагы Иверск часовнясы, шуңа охшаш манаралар Коломенское, Измайловода бар. Охшашлыгы – түбән өлешләре буенча. Якынча пропорцияләр һәм сәнгать образы буенча Мәскәү Кремленең Боровицкий манарасын атый алабыз. Әмма дә ләкин абсолют охшашлык беркайда да юк. Мәсәлән, Василий Блаженный храмы – кабатланылмый торган уникаль корылма, ул башка беркайда да юк. Гәрчә бу XVI гасырның рус корылмасы булса да.

Монда да шул ук хәл. Бу манара – үзенең сәнгать образы буенча индивидуаль. Кайберәүләр аны татарныкы дип әйтеп ялгыша. Татар архитектурасы дип дәлилләр таба алмыйбыз, чөнки ул вакыттан берни дә сакланмаган.

Стиль композиция, сәнгать образы, декоратив деталь, төзелеш культурасы, конструкцияләре, планировкасы һ.б. сыйфатларның зур комплексын үз эченә ала. Бу билгеләр – XVII гасырның рус архитектурасыныкы, ләкин аның Казан Кремлендә төзелгәнен исәпкә алганнар. Манара төзелгәндә, территория Казан губернасы дип түгел, ә Казан Патшалыгы дип аталган. Ул әле яңа яулап алынган территория генә булган, – дип сөйләгән булган Нияз Халит.

«Сөембикәнең дә, Үтәмешгәрәйнең дә сөякләрен башка Казан ханнары белән янәшә күмү мәсьәләсен күтәрергә кирәк»

P.S. Археолог, тарихчы Равил Фәхретдинов үзенең мәкаләсендә Сөембикәнең Казанда 18 ел яшәвен, hәм 32 яшендә, үзенең сабый баласын – яшь ханны кочаклаган килеш, Казан халкын зар елатып, кара кайгыга батырып, мәңгелеккә китеп баруы турында яза. Ул Сөембикәнең кабере табылуына ышаныч белдерә.

 

Фото: © «Сөембикә» операсыннан бер күренеш. Сөембикә ролендә – Гөлнора Гатина, Үтәмешгәрәй – Арслан Сибгатуллин. «Татар-информ» архивы.

– Сөембикәнең улы Үтәмешгәрәйне чукындырып, аңа Александр исеме кушалар, тик ул 1566 елда 18 яшендә ниндидер сәбәптән үлеп китә (бүгенге көндә аның гәүдәсе Мәскәү Кремленең Архангельск соборындагы таш саркофагта, урыс патшаларының саркофаг-каберләре белән янәшә).

Сөембикәне, әле улы үлгәнче үк, ул вакытта Касыйм ханы итеп куелган Шаhгалигә көчләп кияүгә бирәләр.

Бердәнбер газиз баласыннан аерып, җаны сөймәгән бер әшәке адәмгә көчләп бирелгән Сөембикәнең соңгы көннәре билгеле түгел. Аның Шаhгали тарафыннан кыйнап үтерелгәнлеге хакында да кайбер, әлегә ачыкланып ук бетмәгән хәбәрләр бар. Һәрхәлдә атасы Йосыфның Иван Грозныйга үпкәләп, ачуланып язган хатында шул хакта әйтелә.

Кайда күмелгәнлеге дә ачык түгел – Касыйм шәhәрендәге Шаhгалинең гаилә мавзолеенда аңа куелган таш юк. Аның каберенең кайчан да булса табылачагына мин, мәсәлән, археолог-тарихчы буларак ышанам. Ул чагында Сөембикәнең дә, Үтәмешгәрәйнең дә сөякләрен Казанга алып кайтып, Сөембикә манарасы янына – башка Казан ханнары белән янәшә күмү мәсьәләсен күтәрергә кирәк, – дигән галим.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100