Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан Кирмәненең баш архитекторы: «Сөембикә манарасы йөз елдан соң авып төшәргә мөмкин»

«Сөембикә манарасы аяныч хәлдә, астагы кирпечләре җимерелә, туристлар ярыклар ясап, тимер акча, язулар тыгып китә», - дип чаң сугып мөрәҗәгать итте редакциягә укучыбыз. «Интертат» «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының баш архитекторы Рөстәм Забиров белән манараның кайчан төзелгәне, ни сәбәпле авыушын һәм кайчан аварга мөмкин икәнен белеште.

news_top_970_100
Казан Кирмәненең баш архитекторы: «Сөембикә манарасы йөз елдан соң авып төшәргә мөмкин»
Салават Камалетдинов

Бинаны Сөембикә төзетмәгән яки манара чынлыкта нәрсә булган?

– Рөстәм абый, Сөембикә манарасының кайчан төзелгәнен бәлки Сез әйтерсез. Шул җавапны ишетергә дип өметләнеп килдем.

– Кол Шәриф мәчете төзелгәнче Сөембикә манарасы озак вакыт республиканың төп символы булып торган иде. Бина XVIII гасыр башында каравыл манарасы буларак төзелгән дигән фараз бар. Төгәл даталарны әле беркемнең дә әйткәне булмады. Тарихчылар әлегә кадәр әйтә алмый.

1638 елда Казанга килгән Саксония галиме Адам Олеариус төшергән рәсемдә Сөембикә манарасын тапмыйлар. Сөембикә манарасы шулай ук XVII йөзнең «Казан сызымы»нда да, Амстердам кешесе Николаас Витсенның 1692 елгы «Северная и Восточная Татария» монографиясенең Казан күренешләрендә дә күрсәтелмәгән.

Бинаның архитектурасы бик үзенчәлекле. Төзелештә итальян төзүчеләре дә катнашкан булырга мөмкин, чөнки манараның аналогы булып Мәскәү Кремленең Боровицкий манарасы санала, ә соңгысын исә итальяннар проектлаган (якынча 1680 ел).

Казан шәһәре планында бу корылма беренче тапкыр 1717-1718 елларда, ягъни Петр I идарә иткән чорда гына барлыкка килә. Архитектор Сергей Саначин картографик һәм язма чыганакларны анализлау нәтиҗәсендә, манара төзелергә мөмкин вакытны 1694-1718 еллар дип билгеләп карый.

– Димәк, Сөембикә ханбикәбез манарадан сикермәгән?

– Юк, бу риваять кенә. Әдәбиятта беренче тапкыр «Сөембикә манарасы» атамасы 1832 елда Казанның «Заволжский Муравей» журналының дүртенче санында чыга. Тора-бара ул гомумкулланышка кереп китә. Татар телендә «Сөембикә манарасы» исеме XIX гасырдан да иртәрәк телгә алынмагандыр. Баштарак татар телендә манара «Хан мәчете» дип аталган.

Манараның урнашкан урыны Кирмәннең иң бөек ноктасында диярлек. Благовещение соборы аннан бераз гына өстәрәк.

Бу җирләрдә кеше таш гасырлардан ук яшәгән. Кирмәндә яшәгән халык өчен күзәтеп тору да мөһим булган.

Казан - стратегик яктан мөһим җирлек. Кирмән урнашкан таудан елгадан йөзеп килгән дошманнарны яхшы күзәтеп булган. Гадәттә, һөҗүм итүчеләр елга буйлап йөзгән, шәһәргә һөҗүм иткән, талаган һәм кире йөзеп киткән. Манара ноктасыннан 40 чакрымга кадәр күренеш ачылган. Шул позициядән бинаны күзәтү манарасы дип санау отышлы.

– Бинаны Сөембикә төзеткән дигән сүзләрне дә кире кагасыз булып чыга.

– Әйе. Манараны Сөембикә дип атау кайчан башланганын әйтүе авыр. Явыз Иван Казанны яулап алганчы Кирмәндә биш мәчет булган. Кол Шәриф мәчетенең аерым зур өч катлы таш мәдрәсәсе булган. Шуңа да татарлар Кирмәндә татар мәдәнияте белән бәйле бинаны күрәселәре килгән.

Шуңа күрә бу манараның Казан ханлыгы заманыннан сакланып калган бердәнбер бина булуы турында риваять чыккан, соңрак XX гасыр башында мөселман-татар милли хәрәкәте барлыкка килгәч, 1918 елның февралендә Үзәк мөселман комиссариаты инициативасы белән, мөселманнарга Казандагы милли тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен - Сөембикә манарасын һәм Оренбургтагы кәрвансарайны кире кайтару турында Совнарком декретлары имзалана.

«Правда» газетасы 1918 елның 14 мартында Казан мөселман халкына манараны тантаналы рәвештә тапшыру турында хәбәр итә. Шул ук вакытта анда Россия гербын ярымайга алмаштыралар (ике башлы бөркетне 1730 елда урнаштырганнар дип исәплиләр). 1930 елларда дәүләт сәясәтенә бәйле ярымай манарадан алына.

Үзгәртеп кору чорында татар җәмәгатьчелеге үтенече буенча манара түбәсенә янәдән алтын ярымай куелды.

Фото: © Рамил Гали

Сөембикә манарасына ярымай куелу. 1990 елның 26 сентябре.

Риваять халык арасында шулкадәр киң тарала, XX гасырның урталарына кадәр Казанның юл күрсәткечләрендә манараны Казан ханлыгыннан калган бина дип йөрткәннәр. Мәсәлән, манара Сөембикәнең 1549 елда үлгән ире Сафагәрәй истәлегенә төзелгән, имеш. Башка риваятькә күз салсак, манара Явыз Иван боерыгы буенча, 1552 елда Казанны алганнан соң җиде көн эчендә (аның җиде ярусы бар) төзелә һәм ханбикә Сөембикә җиденче каттан җиргә сикерә.

Икенче версиядә, Явыз Иван Сөембикәне кияүгә алырга тәкъдим итү бүләге буларак, бинаны төзетә, ди. Мондый риваятьләр чынбарлыктан бөтенләй ерак.

Безгә бу риваятьләрне кире кагарга туры килде, чөнки моның дөреслеккә туры килмәвен раслый торган документлар табылды. Манараны Сөембикә төзетмәү турындагы фактны күңелсезләнеп кенә халыкка җиткердек.

Бина Казан ханлыгы чорында төзелмәгән

– Бина турында Казан ханлыгы документларында бернәрсә дә сакланмаган. Ул документлар янгыннарда янып беткәндер инде... Бина Казан ханлыгы архитектурасы булырга мөмкинме?

– Юк, без бу сорауга манара тирәсендә казу эшләре алып барганда нокта куйдык. Кирмәндәге җирдә 1552 елгы туфрак катламын бик яхшы аерып була. Ул чор туфрагы бинаның нигезен урнаштыру өчен билгеләнгән төзелеш урыныннан шактый аерыла.

Икенчедән, манара Казан ханлыгыннан калган Хан мәчете нигезе кисешкән урында төзелгән. Хан мәчете Сөембикә манарасы белән хәзерге Император сарае чиркәве арасындагы урында урнашкан булган. Казу эшләре нәтиҗәсендә без ул мәчетнең кирпеч һәм таш нигезен таптык. Сөембикә шул мәчетнең фундаментын «кисә».

Өченчедән, манара бөтенләй башка – православ планировкасында урнашкан. Анда Благовещение соборы, Император чиркәве дә бар. Алар хәзерге көнчыгышка таба ориентация белән Шейкман юлына параллель перпендикуляр тора. Ханнар мавзолее, Хан мәчете башка планировка челтәрендә – алар Кәгъбә урнашкан якка карап торган.

– Цемент урынына ул вакытта нәрсә кулланганнар?

– Цемент ул заманда булмаган, известь эремәсе кулланганнар. Без моны манараның фундаментын ныгытканда казу эшләрендә ачыкладык. 58 метрлы манара өчен ул фундаментны тирән дип санамыйм. 1,5-2,5 метр бут фундаментның нигезен плитә ташлары һәм түшәлгән таш кисәкләре тәшкил итә (тыгыз известьташ, комлык, доломит, гранит, диорит, базальт булырга мөмкин –авт.).

Ике аскы колоннаның мәйданы зур булганлыктан, төзүчеләр ташны экономияләп кенә кулланган. Ул заман технологиясе буенча, ташны экономияләү максатыннан, туфракны имән колгаларын тыгызлап кагып ныгытканнар. Ныгытыласы җиргә яңадан фундаментын таш белән ныгытканнар.

Бу манараның авышуына китергән дә инде. Терәүләр зур мәйданны алып торганлыктан, имән колгалары төрле халәттә калган. Туфрак йомшак булган урыннарда кечкенә чокырлар барлыкка килә, алар туфрак асты суларын тотып тора. Туфрак астында су һәрчак хәрәкәттә: ул килеп, китеп тора. Шуңа да манараны тотып торган кайбер имән колгалары һәрчак юеш булып тора, кайберәүләре йә чылана, йә кибә. Соңгысы исә агач өчен бик зыянлы, ул имәннең черүенә китерә.

Ә гел суда торган имән колгалары исә нык була, алар озак вакыт нык таш сыман булып тора.

Казансу өсте тигезлеге шактый түбән, бу Кремльдәге туфрак асты суларына тәэсир итми. Кремльдә грунт сулары күпкә югары. Шуңа күрә дә фундаментны ныгытырга карар кылалар.

– Бинаның төзелеш тарихын кирпече буенча да билгеләп булмыймы?

– Юк, бу бик авыр эш. Җир катламына карап билгеләү җиңелрәк бу очракта.

– Манара тоташ кирпечтән генә торамы?

– Бина тышкы яктан берничә кат кирпеч белән өелгән. Эчке ягында түшәлгән таш һәм известь эремәсе.

Сөембикә манарасы авып төшүгә йөз ел калган?!

– Сөйләшүебез Сөембикә манарасының авышуына таба килеп җитте...

– Манараның авышуы турында беренче күзәтү 1910 елда теркәлгән була. Бина 39 сантиметрга авышкан дип исәпләп чыгаралар һәм металл корылма белән ныгытмакчы булалар. Соңрак 1913, 1941 елларда күзәтүләр ясалган. 1947 елдан ике елга бер тапкыр яхшы һәм начар һава шартларындагы үзгәрешләрдә күзәтү ясала.

Фото: © Рамил Гали

Сөембикә манарасы янында ураза гаете. 1992 ел.

1985-1990 елларда манараның нигезен 20 метр озынлыктагы буроинъекцион тимер-бетон субайлар кагып ныгыттылар. Субайларның очы известьташка (доломитка) таяна. Тик ныгыту эше ахырына кадәр башкарылмады, авышу туктады дип, эш ТАССРның Мәдәният министрлыгы карары белән туктатылды. Ныгытудан соң манараның авышуы, чыннан да, кимеде. Ләкин ул ава барудан туктамады.

1993-2020 елларда манара тагын 10 сантиметрга авыша, гомуми авышу 2,08 метр тәшкил итте (елына уртача 3,7 мм). 2001 елда Казах баш архитектура-төзелеш академиясе фәнни-тикшеренү эшләре үткәрде. 2013 елда манараның җир өсте өлешендәге төзелеш конструкцияләрен өйрәнгәннән соң, техник нәтиҗә ясалды. Аны ике томлык китап итеп тә чыгардылар. Исәпләүләр буенча, җимерелү куркынычы янарлык кадәр авышу 2 метр 45,3 миллиметрны тәшкил итә. Ул шушы авышуга йөз елдан соң җитәчәк. Тагын йөз ел калды…

Шуңа күрә ныгыту эшләрен дәвам итәргә кирәк, ул кирәкле эш. Реставрацияләү проектын 2015 елда «Татинвестгражданпроект» эшләгән иде. Реставрацияләү өчен 5,9 млн сум акча бүлеп бирелде.

Россиянең мәдәният министрлыгына «Архитектура һәйкәлләре» секция утырышында килештерүгә тәкъдим иткәндә кайбер кисәтүләр ясалды. Аларны хәл итәргә кирәк иде. Кызганыч, алар әлегәчә хәл ителмәгән. Без бу хакта ел саен әйтә киләбез. ГУП «Татинвестгражданпроект» проект документларын киредән җибәрмәде.

Быел бу ситуация хәл ителер, көймә урыныннан кузгалыр дип өметләнәм. Бинаның нигезен тирәнгә төшеп ныгытуны дәвам итәргә кирәк. Чөнки манараның кеше тотып карый торган өлеше дә инде яхшы хәлдә түгел.

Туристларның манарага зыян салуы турында: «Бу вандаллык»

– Ярыклар бик күп киткән шул, без хәтта ярыклар арасында 10 тиенлекләр таптык...

– Израильдәге «Стена Плача» объектындагы кебек, халык кирпеч белән кирпеч арасындагы измәне чокып, арасына акча, теләкләр язылган кәгазьләр тутыра. Бернинди дәгъвалар юк, әмма бу бинаның җимерелүенә китерә. Мин моны вандаллык дип тә атар идем.

Манараның эченә керә торган өлешенә капкалар куйгач, туристлар манараның эчке ягына керүдән туктаган иде.

Әмма ул капка манараның тышкы якка чыгып тора торган почмакларын капламый, шуңа киләчәктә манара тирәсен тулаем тотып аласы иде. Мәсәлән, киртәләр куярга мөмкин. Хәзер андый тәҗрибә бик киң таралган. Музейларда XVI-XVII гасырларда ясалган картиналар янына кешеләрне якын җибәрмиләр, пыяла киртәләр урнаштыралар.

Ярыклар барлыкка килгән урыннарны болай гына сылап куеп булмый, ул конструкциянең тышкы кыяфәтен үзгәртәчәк.

Кирпеч арасына куелган акчалар

Минемчә, тарихи объектны кул белән тоту бинага зыян сала алмый. Халыкның теләге аңлашыла: кеше тарихи чорда төзелгән корылманы тотып карыйсы, үзен шул чорда хис итеп карыйсы килә. Меңләгән чакрымнан килеп, бинаны күрү – бер, ә тотып карау икенче хисләр тудыра.

– Сезнең күзаллаулар буенча, Сөембикә манарасы җимерелеп төшә аламы?

– Әгәр дә ул шундый халәткә кала икән, ихтимал, манараның өске ике яки өч каты гына җимерелер. Әлбәттә, бина тулаем җимерелеп төшмәячәк, чөнки аскы яруслары зур. Ул яруслар бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә түгел.

Бина көнчыгышка, бераз көньяк-көнчыгышка таба авып төшәчәк.

– Бинаның эченә керә алмадык, килештерүләр кирәк дидегез. Бина эчендә үзегезнең булган бардыр, нәрсәләр барлыгын безгә дә сөйләгез әле.

– Бина җиде ярустан тора. Һәр ярус аерым бүлмә кебек, бер ярустан икенчесенә эләгү өчен кирпеч баскычтан менеп була. Манараның калган өч ярусына менү өчен агач баскыч куелган. Бинаның авышы иң өске яруста сизелә, аның идәне дә авыш тора. Сүз уңаеннан, бинаның идәннәре шулай ук агачтан.

«Казан ханлыгына кагылышлы ачышлар киләчәктә булачак»

– Сөембикә манарасы буенча тагын нинди мәсьәләләр хәл ителмәгән?

– Гидроизоляция бозылу сәбәпле, явым-төшем (су, кар) бинаның билгеле бер урыннарында тоткарланып кала, нәтиҗәдә, дым бинаның диварларындагы өелгән кирпеч араларыннан чыга, бу кирпеч өеменең җимерелүенә китерә. Су агып чыгу сәбәпле, бина эчендәге кайбер агач корылмаларны алмаштырырга, ныгытырга кирәк. Реставрацияләү өчен аерым проект кирәк.

Бинаны тышкы яктан тигезләү һәм тышкы бизәлешен матурлау өчен элегрәк диварны сылап, аңа ясап куелган һәм буялган кирпечләр бар иде. Проектта инде моны хәл итәргә тиешләр.

Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты узган ел лазер техникасы белән мониторинг уздыру өчен заказ ясады. Нәтиҗәләре ничек булыр, шулай ук кызык. Алар лазер ярдәмендә һәр ай саен үлчәүләр ясый, авышуның ничек булуын күзәтә, һәм бу процесс ел буена дәвам итәргә тиеш.

Гомумән, бинаны кемнәр төзегән, кем заказ ясаган, кемнең проекты булган – берни дә билгеле түгел, шушы сорауларга җавап табасы бар әле. Бинаны төзү вакыты болганчык елларга туры килгән, халык күтәрелешләре булган...

– Соңгы тапкыр казу эшләре кайчан булды һәм тагын булачакмы?

– Казанның мең еллыгы алдыннан булган иде. Хәзерге вакытта казу эшләре туктатылган. Археология методикасы буенча кыйммәтле дип саналган территориядә кыска вакыт аралыгында казу эшләре алып барырга ярамый. Казу эшләре – җимерелүнең соңгы стадиясе. Андый территориянең 10 процент җирендә генә казу эшләре алып барырга ярый.

Калганын киләчәк буынга калдырырга кирәк. Алар эшләгәндә инде техника, фән тагын да алгарак китәр, алар күбрәк ачыш ясар, мәгълүмат җыя алыр дип уйлыйм. Ә Казан ханлыгына кагылышлы ачышлар киләчәктә булачак әле.

Барлык архив чыганаклар да өйрәнелгән дип әйтеп булмый. Кызганыч, Казан архивлары гел янгынга эләккән, шуңа күрә тирә-яктагы төрле чыганаклардан (Питер, Мәскәү һ.б. шәһәрләрдә) мәгълүмат тупларга туры килә. Ул чыганаклар бөтен Россия буйлап таралган. Шуларны бөртекләп-бөртекләп җыярга кирәк булачак. Бу сорау белән аерым бер кеше дә шөгыльләнми торгандыр, бу эшне команда белән башкарсаң яхшы.

– Киләчәктә Сөембикә манарасын тагын да популярлаштырырга исәбегез бармы?

– Ул Кремль составына кергән инде. Элек Сөембикә манарасы Казанның символы булса, бүген – Кол Шәриф мәчете. Фото, открыткаларда тарала, басма продукция буларак таныла. Шул да җитеп торадыр.

 

Фото: © Рамил Гали

Сөембикә манарасы янында дога кылалар, 1991 ел.

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 8 апрель 2022
    Исемсез
    Рәхмәт, бик төгәл мәглүмәт бирдегез. Тарих безгә тагын да серләрен ачсын иде.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100