Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Архитектура сәнгатебезнең бер истәлеге (Габдулла Шамуков)

Сөембикә манарасының төзелү тарихына багышланган язма «Казан утлары» журналының 1968 елгы сентябрь саныннан алынды.

news_top_970_100
Архитектура сәнгатебезнең бер истәлеге (Габдулла Шамуков)
Владимир Васильев
  • Сөембикә манарасы Казан ханлыгы чорында төзелмәгән, ягъни аны татарлар төземәгән, дип сөйләгән иде «Интертат»ка «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының баш архитекторы Рөстәм Зәбиров. Узган гасырның 68 елларында Габдулла Шамуков Сөембикә манарасының татарларныкы булуын язган.

Халыклар төрмәсе саналган патша Россиясе җимерелеп, изелгән милләтләрнең тулы хокук, азатлык алуларына илле ел тулды. Россия Империясенең кайчандыр йотылып бетәргә хөкем ителгән халыклары, Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә, дәүләт, хуҗалык, культура өлкәсендә искиткеч укышларга ирештеләр. Шулар арасында татар халкы да югары үрләргә күтәрелде. Безнең бу үсеш-күтәрелеш культура үсешендә аеруча нык чагыла. Совет власте шартларында сәнгатьнең моңарчы бөтенләй булмаган кайбер тармаклары барлыкка килде һәм тиз арада үсеп чәчәк атты. Милли культурабызның кайбер төрләре исә, үз чикләребездә генә торып калмыйча, бөтен дөньяга танылды. Габдулла Тукай әле тугызынчы елда гына: «Өмет юк түгел әле: ихтимал, үз арабыздан маһир рәссамнар чыгып, шүрәленең кәкре борын, озын бармак, мөгезле башларын һәм дә кулы кысылуларын, шул тасвир кылынган урманнарны – һәммәсен тәрсим кылып чыгарырлар», - дип язган иде.

Бүгенге көндә безнең Бакый Урманче, Харис Якупов, Лотфулла Фәттахов кебек рәссамнарыбыз, скульпторларыбыз бар.

Үзе иҗат иткән музыкаль әсәрне сәхнәгә чыгып уйнаучы талантлы композиторны Фатих Әмирхан 1906 елда бары төшендә генә күргән иде, чөнки өндә әле андый кешеләр юк иде. Революция таңы атып күп тә үтмәде, безнең Салих Сәйдәшев, Солтан Габәши, Фәрит Яруллин, Нәҗип Җиһанов, Җәүдәт Фәйзи кебек талантлы композиторларыбыз үсеп чыкты.

1907 елда һәвәскәрләр иннциативасы белән барлыкка килгән театр сәнгатебез Октябрь революциясеннән соң профессиональ дәрәҗәгә күтәрелде һәм илебезнең милли театрлары арасында күренекле урын алды. Хәзерге вакытта зур осталыкка ия булган музыкантларны, җырчыларны, биючеләрне берләштергән Опера һәм балет театрыбыз бар.

Әгәр Тукай белән Әмирхан безнең көннәргә кадәр яши алган булсалар, кайчандыр хыял гына булып тоелган нәрсәләрнең чынга ашуын күреп, таң калырлар иде. Хәзер инде безнең шүрәлебез кәгазьгә, киндергә генә түгел, сәхнәгә дә күчте. Фәрит Яруллинның гүзәл музыкасы белән бергә, шүрәле Советлар Союзының бик күп сәхнәләрен гизде. Алай гына да түгел, чит илләргә кадәр барып җитте. Шулай итеп, татар мифологиясенең герое бетен дөнья культура казанышлары хәзинәсенә әверелде.

Болар, әлбәттә, барысы да билгеле нәрсәләр.

Ләкин, уңышлар белән бергә, культура өлкәсендә безнең әле кул тимәгән яисә онытылып калган тармакларыбыз да юк түгел. Шундыйларнын берсе — архитектура сәнгате.

Республикабызның башкаласы Казан шәһәре әкият тизлеге белән усә. Шәһәрдә, торак йортлардан тыш, төрле җәмәгать биналары, культура сарайлары салына. Ләкин бу йортларның, биек биналарның архитектура эшләнешендә татар халкына хас төзелеш үзенчәлекләре, милли колорит бөтенләй диярлек чагылмый. Кавказ, Урта Азия һәм Балтик буе республикаларының башкалаларында җирле халык архитектурасына нигезләнеп салынган мәһабәт биналарны күреп сокланмау мөмкин түгел. Дөрес, төзелешне стандарт проектларга гына нигезләү практикасынын йогынтысы анда да шактый нык сизелә. Соңгы елларда салынган йортлар нәкъ бездәгечә, барысы да бер төсле. Ләкин җәмәгать биналары төзегәндә анда җирле традицияләр һәрвакыт киң кулланыла. Милли архитектура традицияләрен өйрәнү, үстерү, камилләштерү эшен фәнни нигезгә корудан килә бу.

Ә бездә, бәлки, өйрәнер, үстерер нәрсә юктыр? Бит кайберәүләр әле дә булса татар халкының киез йортлардан, читек-кәвештән башка бер нәрсәсе дә булмаган дип исәпли. Бәлки шундый карашлар да булу сәбәпле, бездә милли архитектура сәнгате гафу ителмәс дәрәҗәдә артка каладыр. Дөрес, татар халкының бүгенге көнгәчә сакланып калган архитектура истәлекләре күп түгел. Казандагы борынгы таш биналар бөтенләй диярлек җимерелеп беткән. Үзләренең гүзәллекләре, байлыклары белән дан тоткан Болгар, Суар, Бүләр, Жүкәтау, Тубылгытау. Кирмәнчек шикелле шәһәрләр шулай ук вакыт һәм яулар тарафыннан юкка чыгарылган. Хәтта Бөек Болгар хәрабәләре арасында җимерелеп бетми калган биналарны да, Петр I нен кадерләп сакларга, дигән боерыгы булуга да карамастан, Елизавета Петровна хакимлеге чорындагы Казан архиепискобы фанатик Лука Канашевич җимертеп бетергән. Ләкин, шуңа да карамастан, җентекләп тикшергәндә, исән торып калган аз гына истәлекләрдән дә шактый материаллар тупларга һәм аларны төзелеш практикасында иҗади файдаланырга мөмкин булыр иде.

Ул заман архитектурасын күз алдына китерү өчен, XVI гасырның икенче яртысында тезелгән һәм «Лицевой летописный Свод» дип аталган ун томлык җыентыкка мөрәҗәгать итеп карыйк. Җыентыкның татарлар турында сөйләгән өлешләрендә шартлы рәвештә генә сурәтләнгән татар тормышы, татар архитектурасы формаларын күрсәткән рәсемнәр урнаштырылган. Ләкин, шартлы рәвештә генә сурәтләнсә дә, ул рәсемнәр безнең борынгы архитектурабызның реаль күренешләренә нигезләнгәннәр. Бу җыентыктан тыш тагын икенче бер чыганакны да күрсәтеп үтәргә мөмкин. Казан ханлыгын яулау вакыйгасын мәңгеләштерү максатында, митрополит Макарий инициативасы белән эшләнгән һәм «Казанны алу апофеозы» дип аталган картина барлыгы мәгълүм. Бүгенге Көндә бу каргина Третьяков галереясында саклана. Картинаның өске ун як почмагында, көчле ялкын эчендә. Казан шәһәре сурәте — биек таш койма белән уратып алынган зур шәһәрнең бер почмагы күренә. Анда 17 бина, 4 мәчет сурәтләнгән. Тарих галиме М. Г. Худяков, бу ике әсәрне җентекләп тикшереп, тагар чоры Казаны темасына фәнни хезмәт яза һәм аны «Вестник научного общества татароведения» дигән журналның 1930 елгы 9—10 саннарында бастыра. Автор «Казанны алу апофеозы» картинасында унбер төрле архитектура формасы барлыгын исбат итә Һәм үзенең мәкаләсендә шул формаларның схемаларын урнаштыра. Бу хезмәтне һәм андагы архитектура формаларын безнең архитекторларыбыз (теләк булганда), әлбәттә, үз эшләрендә файдалана алырлар иде.

Үткән ел Казан төзелеш институтында архитекторлар әзерләү курсы оештырылды. Быел ул архитектура кафедрасына әверелде. Менә шунда болгар-татар архитектурасы традицияләрен дә өйрәнү буенча дәресләр алып барылыр. Димәк, хәзер архитектура кафедрасы каршында җирле традицияләрне гыйльми тикшерү эшләрен җәелдерү мөмкин. Мәсьәләнең тагын бу ягы да бар: бабайларның борынгы мираслары белән кызыксыну милли чикләнгәнлеккә алып бара дип уйлаучылар да юк түгел. Моның да йогынтысы булмый калмагандыр

Казан ханлыгы чорында таштан, кирпечтән салынган монументаль корылмалар Казанда һәм башка шәһәрләрдә генә түгел, хәтта авылларда да булган. «Нива» журналының 1879 елгы 45 санында бер рәсем бар. Ул рәсемне француз художнигы А.Бар эшләгән. Үткән гасырның уртасында Россия буйлап сәяхәттә йөргәндә, ул Казан губернасындагы бер татар авылына килеп чыга һәм кирпеч белән таштан салынган борынгы мәчет харәбәсен күрә. Мәчет бинасының җимерелми калган кайбер архитектура формалары үзләренең оригинальлеге, нәфислеге белән художникны хәйран калдыра һәм ул аны кәгазьгә төшерә.

Тарих фәннәре кандидаты, архитектор Фоат Вәлиевнең күрсәтүенчә, рәссам А.Бар тарафыннан төшерелгән мәчет ул 16нчы гасырның беренче яртысында салынган булырга тиеш. Стиль үзенчәлекләре белән ул борынгы болгар архитектурасына барып тоташа.

Шулай итеп, югары баскычка күтәрелгән болгар-татар архитектурасының стиль үзенчәлекләре шул чорның авыл архитектурасында да чагыла дип әйтергә безнең тулы мөмкинлегебез бар.

Казан ханлыгы чоры архитектурасының исән калган иң гүзәл әсәре – Сөембикә манарасы. Ләкин анысы да бәхәсле. Аның кайчан һәм кем тарафыннан салынуы тәгаен генә ачыкланмаган икән. Бу мәсьәлә мине бик кызыксындырды. Мин Сөембикә манарасына караган хезмәтләрне махсус укып, тикшереп чыктым.

Сөембикә манарасы Казан алынганнан соң салынган дигән караш кайчан һәм ничек туган соң? Иң элек сүзне шуннан башлыйк. Билгеле булганча, патша хөкүмәте рус булмаган барлык милләтләрне гасырлар буена кысып, изеп килде һәм аларны, христиан 6айрагы астына җыеп, руслаштыру политикасын уздырды. Рәсми телдә «инородец» дин йөртелгән вак милләтләрнең культура үсешен тоткарлау, булган кадәресен юк иту өчен төрле чаралар кулланылды. «Инородец»ларда уяну чаткылары күренсә, великорус шовинистлары бик нык пошындылар, кайгырдылар һәм ничек тә ул чаткыларны тизрәк сүндерү юлларын эзләделәр. Бу юлда алар һәр халыкнын үз эчендәге реакцион көчләреннән дә оста файдаландылар. Мәгълүм ки, һәр халыкның өстен сыйныфы патша кубызына биеп торды. 1905 ел революциясе чорында яулап алынган Октябрь манифесты нигезендә «инородец»ларга бирелгән матбугат иреге шовинистларның бәгырьләрен көйдерде. Реакцион тарихчы Н. А. Спасский үзенең «Очерки по Родиноведению» дигән китабында: «Чуваш интеллигенциясе арасында, кызганычка каршы , милләт һәм милли әдәбият идеясе туды. Комиссаров әфәнденең сүзләренә караганда, хәзер бу идея усү-янару чорын кичерә»,—дип язды. Күрәсез, «инородец»ларны христианлаштыру гына да җитми, шовинистлар теләгәнчә, вак халыклар, үзләренең телләрен, милли йөзләрен, рухи байлыкларын жуеп, руслашырга тиешләр. Әлеге Спасский мукшыларны үз гореф-гадәтләрен, туган телләрен онытып, тиз арада руслаша барулары өчен үтереп мактый, әмма күптән христианлашкан чуваш халкы массасы «руслашуга бик авыр бирелә» дип пошына.

Спасский фикеренчә, инородецларның ин әшәкесе — татарлар. «Хакимлек итүче милләтнең һичбер төрле йогынтысына бирелми», ди ул татар халкы турында. Спасский Казан губернасының артталыгын татарларның руслашуга каршы торуы белән аңлата. Анын фикеренчә: «Фәкать тиз арада бөтен халыкларны христианлык һәм рус культурасы байрагы астына туплап, барысын бер итү аркылы гына губерна халкын эчке һәм тышкы үсеш юлына чыгарырга мөмкин. Ә бу эшне бары тик рус милләте, Рус дәүләте хакимлеге идеясе белән сугарылган рус чиркәве һәм рус мәктәбе генә эшли ала».

Әлбәттә, монда сүз патша хөкүмәтенең тоткан политикасы һәм аны тормышка ашыручы реакцион көчләр турында бара. Рус халкының революнион-демократик өлеше бу политиканы якламады гына түгел, аңа каршы актив карәш алып барды. Инородец дип йөртелгән халыкларның хезмәт ияләре алдынгы рус демократларының гуманистик юнәлештәге фидакарь көрәшләрен куреп килделәр, аларның мораль ярдәмнәрен, кешелек мөнәсәбәтләрен һаман тоеп тордылар. Әйтик, полиция һәм погромчы карагруһлар тарафыннан милли дошманлык тудыру максаты белән оештырылган «Бейлес эше», Малмыж өязе Иске Мултан авылындагы удмурт крестьяннарын дини йола буенча кеше үтерүдә гаепләү процессы вакытында, рус халкының атаклы әдипләре Горький белән Короленко патша хөкүмәтенең шовинистик, провокацион погром политикасына каршы фидакарь көрәш атып баралар һәм жиңеп чыгалар. «Мултан авылында корбан чалу» процессы вакытында Короленконың яклау речен генә алып карыйк: ул анда полиция һәм погромчы карагруһларның мәкерле максатларын шундый бер көч белән фаш итә, патша судына удмурт крестьяннарын яклаудан башка юл калмый.

Реакцион рус интеллигенциясе арасында исә татар культурасын түбәнәйтеп күрсәтү тенденциясе ул елларда шулкадәр көчле була ки, моның өчен кайберәүләр хәтта фальсификация юлына басудан да тартынмый. Мәсәлән, Андрей Курбский язмаларын беренче тапкыр китап итеп бастырып чыгаручы Н. Г. Устрялов, шул тенденцияне үткәрү өчен, оригинал текстына үзлегеннән «төзәтмә» кертә.

Мәгълүм буганча, гаскәр башлыгы Андрей Курбский 1552 елда Казанны яулап алуда катнаша һәм шул турыда үзенең язмаларын калдыра. Ул шәһәр крепосте стенасын шартлаткан урыннан ерак түгел тау башында, биек вежа (манара) тора дип яза. Бу сүзләр Сөембикә манарасына туры килә. Курбский үзенең әсәрендә бу манараны берничә тапкыр телгә ала. Бер җирдә шундый деталь бар: «биек манара башыннан хәрби байрак болгап ишарә ясау белән, урманда качып торган басурманнар, ягъни татарлар отряды кинәт кенә безгә һөҗүм ясый», ди автор . Устрялов, Курбский хезмәтендә искә алынган әлеге зур манараны Казан Кремлен шартлаткан вакытта җимерелгән итеп күрсәтү өчен, автор текстын үзлектән үзгәртә. Бер урында «җимерелде» дигән сүз алдына башня сүзен өстәп куя.

«Под вежу великую и под тайники подкопано, откуды они на весь град воду брали, а порохов подставлено, аки двадесять бочек великих: башню и вырвало».

Курбский язмасының бу җирендә «башня» дигән сүз бөтенләй юк. Анда бары тик «...и вырвало* гына диелгән. Устрялов бу төзәтмәне ни өчен керткәнлеген болай аңлата: имеш, аның кулындагы тугыз күчермәнең берсендә «башня» дигән сүз булган. Казан университеты профессоры Шпилевский болай сүз өстәп автор фикерен бозарга кирәкмәс иде, ди. «Автор бит су алырга чыга торган яшерен юлны җимертү турында гына әйтә, башня җимерелү турында бер сүз дә әйтми», дип яза Шпилевский. Ул рус елъязмаларында да фәкать су ала торган яшерен юлны җимертү турында гына сүз баруын, анда башня турында сүз дә булмавын әйтеп уза. Профессор Шпилевский «Курбский язмалары»ның үз китапханәсендә сакланган күчермәсендә да текстның ул җирендә «башня» сүзе булмавын әйтеп үтә.

Ләкин никадәр кызганыч булмасын, шушы үзгәртелеп бирелгән Устрялов варианты барлык соңгы басмалар өчен төп текст хезмәтен үтәп килә  Шулай итеп, 1552 елда Казан шәһәрен үз күзе белән күреп язган авторның фикере әле һаман дәвам итә! Устряловтан соң бу фикер көчәеп китә. «Казан тарихы» дигән әсәрнең авторы Рыбушкин китабының беренче басмасында Сөембикә манарасын татар архитектурасының бүгенгәчә сакланып калган бердәнбер әсәре дип күрсәтсә, икенче басмасында бернинди ныклы дәлил китереп тормыйча, беренче басмадагы үз сүзләренә капма-каршы фикерне алга сөрә: «...Халык риваятьләре буенча манара татар ханлыгы чорына карый. Әмма безнең фикеребезчә, ул Анна Иоановна хакимлеге чорында салынган. Ләкин Казанны яулап алучы Иван Грозный өйләрне генә түгел, хәтта гыйбадатханәләрне һәм хан төрбәләрен дә җимерергә боерык биргән бер заманда манараның гына исән калуы мөмкинме», дип яза ул китабының икенче басмасында.

Димәк, манараны, аның уенча, Мәскәү хакимлеге заманында салганнар була. Ни өчен салынганлыгын ул болай аңлата:

«...Рус коралын тиешенчә танымаган иногородецлар хәрәкәтен күзәтү өчен».

Тик шунысы гаҗәп: ул манараны ни өчен татар стилендә салдылар икән соң? Өр-яңа манара салып маташканчы, элек салган манараны гына җимермичә, шуннан файдалану дөрес булмадымы икән?

XIX гасырның, икенче яртысында археологларның IV сьездына әзерлек башлана. Бу съезд Казан губернасындагы борынгы шәһәрләр һәм башка төрле болгар-татар истәлекләрен гыйльми тикшерүгә багышлана. Съезд алдына куп төрле проблемалар белән бергә, Сөембикә манарасының кайчан һәм кемнәр тарафыннан салынуы мәсьәләсен тикшерү бурычы да куела. Ике рус галиме съезд программасы буенча язылган хезмәтләрендә бу мәсьәләне һәр яктан җентекләп тикшерәләр. Галимнәрнең икесе дә Сөембикә манарасы Казан ханлыгы чорында салынган дигән фикергә килә. Мин монда, сүзне озынга сузмас өчен, шул хезмәтләрнең берсенә генә — профессор С. М. Шпилевскийның югарыда телгә алынган китабына гына тукталмакчы булам.

Профессор С. М Шпилевский манараны Мәскәү хакимлеге чорында салынган дигән фикерне исбатлау өчен китерелгән дәлилләрнең барысын да нигезсез дип таба һәм манараның Казан ханлыгы чорында салынуын исбат итә торган дәлилләрнең төплерәк икәнлеген әйтеп китә. Беренче фикерне, ягъни манара Мәскәү чорында салынган дигән фикерне нигезләү өчен китерелгән дәлилләргә ул аерым-аерым туктала. Монда мин шуларның татарчага тәрҗемә ителгән күчермәләрен бирмәкче булам:

«Эрдман, белмим, нәрсәгә таяныптыр, манараны ваттырып ташланган мәчет кирпечләреннән Иван Васильевич салдырган, ди».

«Анна Ивановна чорында манара янында Комендант йорты дип аталган бина салынган булган, ул йортка әлеге манара астыннан кереп йөргәннәр. Шуна нигезләнеп, кайберәүләр Сөембикә манарасы да шул чорда салынган дигән нәтиҗә ясаганнар».

«Второв манараны руслар салган дигән фикерне нигезләү өчен китерелгән шундый бер дәлилгә туктала: «Кайберәүләр манара стенасындагы уелма сыман детальне күрсәтеп, бу икона кую өчен ясалган булырга тиеш; шулай ук пилястрлар да (стенага ябыштырып эшләнгән колонналар — Г. Ш.) татарларда булмаган, имеш», диләр. Әмма шунда ук Второв шушы сүзләрне дә өсти: «Ләкин,— ди ул,— Бохара шәһәрендә дә кайбер биналарның шушы манараныкы шикелле нечкә колонналар белән эшләнүен һәм Казан белән Бохара арасында тыгыз бәйләнеш булуын исәпкә алсак, манараны борынгы Казан ханлыгы калдыгы дигән фикер белән дә берникадәр килешеп була».

«Манара Алексей Михайлович заманында салынган дип уйлаучыларның дәлилләре шул: имеш, манара янындагы чиркәү бинасын яңартканда җир астыннан Михаил Федорович һәм Алексей Михайлович акчаларын тапканнар. Ә чиркәү белән манара бер үк нигезгә корылган, имеш. Шулай булгач, янәсе, бу акчаларның нигез корганда салынган булуы мөмкин. Ләкин бу фикер белән килешү өчен иң элек чиркәү белән манараның бер нигездә булуын исбат итәргә кирәк. Икенчедән, табылган әлеге акчаларның бинага нигез корганда салынуын исбат игәсе бар, чөнки аларнын мәчет бинасын чиркәүгә әйләндергәндә генә салынуы да бик ихтимал».

Шуларга тукталганнан соң профессор С. М. Шпилевский, Сөембикә манарасының Казан ханлыгы чоры әсәре икәнлеген раслый торган дәлилләрнең берсе итеп, «Казанская Писцевая книга»дагы язманы күрсәтә.

«Анда нәкъ манара тирәсендә татар биналары барлыгы әйтелә. Китапның белдерүенә караганда, элекке хан ишегалды (дворы) урынында ике бина булып, берсе хан ишегалды түрендә, икенчесе хан ишегалды белән янәшә. Хан ишегалды Введение чиркәве янында дип күрсәтелә. Ул чиркәү бер ягы белән Сөембикә манарасына, икенче ягы белән сарай ягына тоташа. Димәк, элекке хан йорты һәм җимерелми калган татар биналары Сөембикә манарасы янына урнашкан булган.

«Писцевая книга» хан ишегалды янындагы биналарны санап киткәннэн соң шунда ук Мөрәле (Нургали) мәчетен телгә ала. Кызганыч, китап ул мәчетнең нинди рәвештә икәнлеген күрсәтми».

«Мәрхүм Невоструев «Писцевая книга»дан үзе күчереп алган нөсхәнең читенә, нәкъ шул сүзләр язылган турыга, үз кулы белән «Сөембикә манарасы» дип язып куйган. Непоструевның бу сүзләре игътибарга лаек. Бу сүзләр бүгенге сарай чиркәве бинасының элекке мәчет икәнлеген аныкларга мөмкинлек бирә».

«Ниһаять, Туринның 1834 елда басылган «Казан күренешләре» дигән китабына өстәмә итеп урнаштырылган Казан планының аңлатмасында Сөембикә манарасы белән тоташкан бу бина «борынгы Казан патшаларының элекке мәчете һәм аның янында капкалы манара» дип исемләнә.

Димәк, Сөембикә манарасына тоташкан сарай чиркәве элек мәчет булган. Казанны алганнан соң мәчет бинасы Введение чиркәвенә әйләндерелгән. Бу гасырның башыннан әлеге бина дары магазины итеп файдаланылган. 1850 елларда элекке мәчет янәдән христиан гыйбадәтханәсенә әйләнгән.

Бу бинаны нәкъ менә Мөрәле (Нургали) мәчете дип исәпләргә мөмкин.

Профессор С. М Шпилевский дәвам итә:

«Димәк, Рыбушкинның татарныкы 6улган барлык өйләрне генә түгел, хәтта гыйбадәтханәләрне дә ваттырырга боерык бирелгән бер заманда, мнаараның гына исән калуы мөмкин түгел, дигән сүзләре нигезсез булып чыга. Чөнки «Писцевая книга»да татарларның берничә таш бинасы, ике мәчете – Мөрәле (Нургали) мәчете белән Благовещение чиркәве янындагы мәчетнең исән калуы ачык әйтелә. Татарларның таш биналарын җимермәгәннәр, яулап алучылар һәр бинаны үз кирәкләренә файдаланганнар».

Болардан тыш Сөембикә манарасының татарныкы икәнлеген исбат итә торган бер дәлил бар. Ул да булса, татарлар арасында сөйләнелә торган риваятьләр. Әгәр дә манараны руслар салган булса, үз күзләре алдында эшләгән эшне татарлар күрми калмаслар иде һәм аларның руслар кулы белән салынган бинаны изге санап, аның янына килеп гыйбадәт кылулары һич тә акылга сыя торган нәрсә түгел.

Сөембикә манарасы Мәскәү хакимлеге чорында салынган булса, архивта моңа дәлил булып нинди дә булса эз калырга тиеш иде. Яулап алынган Казанда салынган һәрбер бина турында, хәтта Кремльнең кайсы җирен күпмегә салдыру турында документлар калган. Заманының иң биек корылмасы булган Сөембикә манарасы турында исә бернинди документ юк. Шактый күп акча таләп иткән шундый зур корылманың хуҗалык кәгазьләрендә чагылыш тапмавы бик сәер, әлбәттә.

Манара Мәскәү хакимлеге чорында салынган дигән фикер бары узган гасыр урталарында гына барлыкка килә. Ана кадәр мондый нәрсә беркемнең дә башына килми. Рус галимнәренең, барысы да Сөембикә манарасын Казан ханлыгы чоры әсәре дип йөртәләр. Манара ханлык бетерелгәннән соң салынган булса, бу архитектура шедеврын алар, үзләре иҗат иткәнне онытып, бер авыздан татарныкы дип йөртерләр идеме икән?

Сүз уңаеннан шуны да әйтик, рус архитектурасын популярлаштыру өчен бик күп фәнни хезмәтләр, альбомнар чыгарылган. Ләкин шуларның берсендә дә Сөембикә манарасы күрсәтелми. Әгәр дә манараның Мәскәү хакимлеге чорында салынуы исбат ителгән булса, үзенең композицион төгәллеге, мәһабәтлеге белән күпләрне хәйран калдырган бу уникаль әсәрне альбом төзүчеләр читтә калдырмаслар иде.

Сөембикә манарасының гомум архитектура стилендә генә түгел, хәтта аның детальләрендә дә борынгы Болгар традицияләре чагыла. Сөембикә манарасы белән Болгардагы «Кара Пулат»ның һәм шулай ук Идел буендагы жимертелеп юкка чыгарылган кайбер корылмаларының декоратив капительләре (колонна башлары) арасында зур уртаклык бар. Ленинградта Дәүләт Эрмитажында, Терещенко коллекциясендә, Алтын Урданың башкаласы Сарай-Берке хәрабәләреннән табылган шундый капительләр саклана. Шуларның берсе Сөембикә манарасыныкына бик охшаш. Өч заманга караган бу өч бинаның декоратив детальләре бер тамырдан. Алар өчесе дә көнчыгыш архитектурасына хас «сталактит» дип аталган өчәр буынлы капительләр категориясенең стильләштерелгән формасында эшләнгән. Бер-берсеннән алар тик заман тирәсендәге кайбер стилистик үзгәрешләр белән генә аерылалар.

Казан тарихын тикшеруче рус галимнәренең күпчелеге Сөембикә манарасын Казан ханлыгы чорыннан торып калган корылма дип исәпли. Революциягә кадәр чыккан энциклопедияләрнең барысында да ул шулай дип күрсәтелә.

Тарих фәннәре кандидаты архитектор Фоат Вәлиев үзенең «Татарстанның архитектура-декорация сәнгате» дигән монографиясендә Сөембикә манарасы һәм Борынгы Болгар, Владимир-Суздаль князьлегендәге кайбер корылмаларның охшашлыг турында бик кызыклы фикер үткәрә.

 Мәгълүм булганча, борынгы Болгарның «Кече шәһәр» дип йөртелгән өлешендә таштан салынган зур корылма калдыклары сакланган. Реконструкцияләнгән манара белән Сөембикә манарасы арасындa бик зур охшашлык бар.

Төзелеш принцибы буенча әлеге манараларга охшаган татын беp башя Владимир шәһәрендә сакланган. XII гасырда салынган ул башняны «Алтын капка»дип йөртәләр. Рус елъязмаларында әйтелгәнчә, Владимир-Суздаль князьлегенә Болгардан төзу осталары чакыртылган. Бу «Алтын капка»ны салуда үз заманының алдынгы тезүчеләре — Болгар осталары да катнашкан булырга тиеш.

Сөембикә манарасы узенең архитектура формалары, композициясе, бизәкләре, планлаштырылуы буенча бугенге татар авылларында сакланып калган мәчетләр стиле белән дә бер тамырга барып тоташа. СССР Фәннәр академиясе Казан Тел, әдәбият, тарих институтының сәнгать тарихы бүлеге алып бара торган гыйльми тикшеренү материалларыннан без моны бик ачык күрәбез.

Озын сүзнең кыскасы: сәнгатебезнең архитектурага караган тармагына кирәкле әһәмият бирелергә тиеш. Бу безнең көн тәртибендә торган бурычларыбызның берсе.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100