Артур + Лия, яки «Йолдызлар туе» ничек үтә?
3 сентябрь көнне Чаллыда музыкант Артур Mauzer һәм җырчы Лия Шәмсиналарның хәләл туе гөрләде. «Интертат» хәбәрчесе дә мәҗлестә кунак булып, яшьләрне әлеге истәлекле бәйрәмнәре белән котлап кайтты.
Туй мәҗлесләрендә бик еш булабыз инде. Тик менә «йолдызлар туен» күргәнем юк иде әле минем. Артур белән Лиядән чакыру килеп төшкәч, озак уйлап тормыйча, ризалаштым. Алга китеп әйтәм – иллә дә шәп үтә икән ул артистлар туе!
Яшьләр бәйрәм тантанасы өчен шәһәрнең бик тә затлы бер ресторанын сайлаганнар. Кунакларны матур фирүзә фондагы фотозона янына басып, май кояшы кебек елмаеп, тантана сәбәпчеләре үзләре каршы ала.
Артур белән Лияне сәламләгәч, мәҗлес залына үтәм. Иң беренче итеп күзем кияү-кәләш өстәле артындагы «Артур – Лия» дигән гарәпчә язуларга төшә. «Без икебез дә гарәп телен, гарәпчә язылышны бик яратабыз. Исемнәребезнең гарәпчә булуын миңа караганда да Лия күбрәк теләде», – дип аңлата моны ахырдан Артур миңа.
Ап-ак зал нәфис фирүзә төсләрдәге элементлар кертеп бизәлгән. Биредәге һәр деталь күзне иркәли. Мәсәлән, өстәлдәге ваза эчендә ап-ак роза чәчәкләре, ә алар арасында кечкенә шәмнәр йөзеп йөри. Ул шәмнәрне официант кыз бер генә минутка да күз уңыннан җибәрми – дымланып, утлары сүнә башласа, тиз генә кабызып куя.
«Мин Лияне «табиб булыр» дип уйлаган идем»
Иртәрәк килүемнән файдаланып, кунакларны күзәтә башладым. Тантанага берсеннән-берсе зәвыклы парлар агыла. Иң беренче итеп, Лиянең әти-әнисе Миләүшә ханым һәм Ринат абыйны туктатам.
Миләүшә ханым, Артур белән никахлашканда Лиягә 19 яшь кенә иде. Тормыш корырга иртәрәк, дип уйламадыгызмы?
Борчылу булды, әлбәттә. Кызым белән Артур ике ел никахта яшәделәр. Хәзер инде мин күпкә тынычрак. Чөнки Лиянең ышанычлы кулларда булуын беләм. Күзләр генә тия күрмәсен.
Тормыш иптәшенең сүзләрен Лиянең әтисе Ринат абый алдырып китә:
Без Артурның нинди тәрбияле, яхшы гаиләдән булуын бик әйбәт белә идек. Әтисе Маузир белән 1990 елларда бик якын аралаштык. Бергәләп спорт белән шөгыльләнә идек. Артур үзе дә – бик тырыш, булдыклы егет.
Кияүгә чыкканда Лиягә нинди киңәшләр бирдегез?
Ринат абый:
Хатын-кыз ир-ат сүзеннән чыкмаска тиеш.
Миләүшә ханым:
Аңларга, гафу итәргә һәм… үзеңчә эшләргә (рәхәтләнеп көлә). Лия ул, күбрәк, минем 50 ел бергә гомер кичергән әти-әниемнән – өлкән буыннан үрнәк алып яши. Төп киңәшләрне дә кызыбызга алар бирә.
Ул арада залда әлеге династиянең командирлары – Әлфия апа һәм Роберт абый үзләре дә күренә. Әлеге пар күптән түгел генә алтын туйларын билгеләп үтте.
Әлфия апа, сез Роберт абый белән озак еллар бергә матур гомер кичерәсез. Сезнең өчен үрнәк гаилә формуласы нинди?
Гаиләнең бәхетле булуы хатын-кызга бәйле. «Ир – баш, хатын – муен» дисәләр дә, башны муен гел борып тора. Ирең, бәлки, сине тыңламас та, ләкин син аңа барыбер юнәлеш бирергә тиешсең. Мин Лиягә дә шушы сүзләрне әйттем.
Лия – минем аеруча яраткан оныгым. Үзе йомшак, нечкә күңелле, тәмле телле. Аның белән шундый якын безнең араларыбыз, кендекләребез тоташканмыни. Минем янда үсте ул, гел безгә кунарга керә иде. Бабасы белән икебезнең арабызда, безгә сарылып йоклый иде. Хәзер дә шулхәтле яратабыз без бер-беребезне. Аз гына авырсам да, «әби» дип өзелеп килеп җитә.
Әлфия апа, Лиянең киләчәген нинди итеп күрәсез?
Дөресен әйткәндә, мин аны нигәдер «табиб булыр» дип уйлыйм идем. Ул якка бик батыр, тәвәккәл кыз ул. Үсә төшкәч менә «җырчы булам» дип йөри башлады. «Җырчы һөнәре – бик авыр һөнәр, хобби кебек кенә башла, әмма артист булуны үз алдыңа максат итеп куйма. Бәлки, син кияүгә чыгарсың, ә ирең җырлап йөрүеңне ошатмас», – дидем. Аллаһка шөкер, тормыш иптәше дә иҗади кеше туры килде.
«Малай әни кеше өчен аеруча кадерле була икән»
Артурның иң кадерле кешеләре – әнисе Гөләрә апа һәм сеңлесе Гөлназ белән дә әңгәмә корып алам.
Гөләрә апа, улыгызны өйләндерәсез. Дулкынланасызмы?
Туй алдыннан бик борчылдым. Кызыбызны кияүгә биргәндә дә бу кадәр каушамаган идем. Малай әни кешегә аеруча кадерле, аеруча якын була икән ул.
Лияне ничек кабул иттегез?
Лияне дә үз баламдай кабул иттем. Артур алып кайтып таныштыруга ук: «Өченче кызым – төпчегем буласың», – дидем. Әтиебезне югалткан бик авыр вакытыбызда кояш нуры булып килеп керде ул гаиләбезгә.
Маузир абый исән булса, бүгенге көнегезгә бик сөенер иде…
Маузир белән бергәләп Лиянең клипларын карый идек тә, ул миңа һәрвакыт: «Менә, Артурга Лия кебек чая, иҗади, ут янып торган кыз кирәк», – дип әйтә иде. Ул барысын да алдан тойган кебек килеп чыкты. Артур белән Лия бер-берсен гел тулыландырып тора. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте инде бу.
Маузир белән бик еш кына, Артурыбызның туен шулай-шулай үткәрербез ,дип сөйләшә идек. Һәм менә барысы да әтисе хыялланганча булды.
Маузир миңа җил-яңгыр тидермичә яшәде. Улымның да, әтисенең дә миңа үз гомерләрендә бер авыр сүз әйткәннәре булмады. Артурның да Лияне шулай саклап, яратып яшәячәгенә иманым камил.
Артурны бик милли җанлы итеп тәрбияләгәнсез.
Балаларыбызның шундый булып үсүе – тулысынча әтиләренең тәрбиясе, Маузирның тырышлыгы. Әтиләре – гомер буе «татар милләте үссен, Татарстан белән Башкортстан арасында дуслык булсын» дип янган кеше. Маузир өебездә дә милли рухны саклап яшәде. Балалар туу белән гаиләдә бары тик татарча сөйләштек, барысы да татар балалар бакчасына йөрделәр, Артур Гали Акыш исемендәге лицейда укыды.
Артур кечкенә вакыттан ук җитди, җаваплы егет булды ул, – дип сүзгә кушыла Артурның бертуган сеңлесе Гөлназ. Ул гел әти белән әнинең фикерен тыңлап үсте. Туганнарына, якыннарына карата мөгамәләсе әти-әни тәрбиясеме икән, әллә инде Аллаһы Тәгалә аны башта ук Артурның күңеленә салганмы. Аны хәтта «Артур, Артур» дип, авылдагы бер белмәгән әбиләр дә ярата иде. Кечкенәдән эчендә ниндидер иман нуры булды абыемның.
Без – өч туган, бер-беребезне бик тә кадерләп яшибез, бөтен сораулар буенча да киңәшләшәбез, әлхәмделиллаһ.
Абыемның нәкъ менә Лияне очратуына да шатланып бетә алмыйм. Лия әнием белән дә үз кызы кебек аралаша. Бик еш әни янына килеп куналар. Лиянең авызыннан бер тапкыр да, минем анда барасым килми, дигәнне ишеткәнем юк. Әнине хөрмәт итеп, үз теләге белән килә. Бу да – минем өчен бик зур күрсәткеч», – диде Гөлназ.
Кунаклар килеп бетү белән, урыннарыбызга утырыштык. Туй башланганчы, Артур белән Лиянең алдан әзерләнгән видеоязмалары күрсәтелде. Зур-зур экраннар 3 урынга эленгән, сузыла-сузыла, интегеп карап утыра торган түгел. Анда аларның танышу тарихы бәян ителә. «Интертат»ка интервьюда да Артур белән Лия бу хакта сөйләгән иде.
Озак та үтми, залда яшьләр үзләре дә пәйда булды. Нәкъ менә бүген, туйларына бүләк булып, Артур белән Лиянең «Әйе» дигән өр-яңа җырлары барлык музыкаль мәйданнарда дөнья күрде. Туй мәҗлесен дә яшьләр шул җыр белән ачып җибәрделәр.
«Кайвакыт шулай була:
Уеннан уймак чыга, әйе-е-е».
140тан артык кунак һәм… саллы бүләк
Тантананы рус һәм татар телләрендә Чаллыдагы иң популяр алып баручыларның берсе, «Чаллы ТВ» дикторы Фәрхәд Иванов һәм «Күңел» радиосы «тавышы» Лилия Гатина алып барды.
Алар кунаклар белән таныштыра башлагач, әлеге ике нәсел ничек шулхәтле бер-берсенә охшаш соң, дип уйлап утырдым да җавабын таптым. Артур белән Лия икесе дә туганлык җепләре бик нык булган гаиләләрдән икән. Тикмәгә генә 140тан артык кунак җыелмады инде аларның туйларына. Якыннарының географиясе дә киң: Татарстан, Башкортстан районнары, Казахстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре. Араларында депутаттан башлап (мәҗлестә Россия Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин да кунак булды), директорлар, табиблар, нефтьчеләр, инженерлар, бизнесменнар, тагын әллә кемнәр бар иде. Татар туйларына хас гадәт буенча чәчәкләп-чуклап сөйләүчеләр дә (аеруча Азнакай яклары тырышты), җыр сузып, биеп тәбрикләүчеләр дә булды.
Котлаулар да татар, рус, инглиз һәм гарәп телләрендә яңгырады бүген. Артурның тагын бер сеңлесе – Гөлназның игезәге Гөлнара гаиләсе белән Швейцариядә яши. Өченче сабыйларын көтү сәбәпле, туйга кайта алмаганнар. Йосыповлар гаиләсе Гыйниятуллиннарга сәламнәрен видеоэлемтә аша юллады.
Лиянең бик хисле кыз икәнлеген белә идем. Кечкенә энесе дә апасыннан калышмый икән. Апасы белән җизнәсен котлаганда, мин егет кеше дип тормады – күз яшьләрен тыеп кала алмады Марат. «Мин сезне бик нык яратам», – дип кочаклап алды аннары үзләрен.
Лиянең, алып баручы әйтмешли, «бик тә җитди босс бабасы» Роберт абыйның сүзләре дә, туй бүләге дә саллы булды. Ул тормыш иптәше һәм ике кызы исеменнән Артур белән Лиягә тулысынча җиһазландырылган ике бүлмәле фатир бүләк итте. Туй сәяхәтенә барырга дип 2 мең долларын да өстәде. «Йөзегезгә кызыллык китермәдемме?» – дип тә шаяртып алды әле ахырдан.
Яшьләрнең туганнары тантана сәбәпчеләре белән бәйле бик күп кызыклы хәлләрне искә төшерделәр. Аларның күбесе, әлбәттә, иҗади парның балачакларына кайтып тоташты. Мәсәлән, әнисе ягыннан туган абыйлары Артурны гомердә дә «музыкант булыр» дип уйламаган икән. «Җизниләр Артурны җәй башында авылга саксофоны белән бергә кайтарып куялар. Янәсе, көн саен уйнасын. Ә Артур, җизниләрнең машиналары күмелү белән, саксофонны карават астына тыгып куя да, җәй буе исенә дә төшерми. Әниләренең кайтып алыр вакыты җиткәч кенә тартып чыгара, өф-өф итеп тузаннарын өрә. Менә шулай булса да, нинди талантлы музыкант булып үсеп җитте. Әлбәттә, аның уңышлары – әти-әнисенең тырышлыгы, максатчан эшләве нәтиҗәсе дә», – диде абыйсы.
Ә менә Әлмәт районында яшәүче Сиринә апасы инде 1,5 яшьтә үк Лиянең җырчы булачагын чамалаган. «Безгә кунакка кайттылар да, әниләре клубка ниндидер концертка чыгып китте. Мин бала карап, өйдә калдым. Йоклата алмыйбыз гына бит Лияне. «Тукта, җыр кабызып карыйм булмаса», – минәйтәм. Телевизорны ачып, татарча җыр кабызуым булды, изрәп йоклап китте бит бу бала. Сүндерүем булды, кире уянды.Төнге бергә кадәр татарча җырлар тыңлатып йоклаткан идек. Шул вакытта ук «бу бала җырчы булачак» дип уйладым», – ди Сиринә апа.
Котлаулардан соң Артур белән Лия беренче биюләрен башкарды. Аларның бию ритмына әллә нинди махсус эффектлар кушылды, ут фонтаны атып җибәрде. Артур Лияне күтәреп әйләндергәндә, кияү белән кәләш өстенә күктән ап-ап кар бөртекләре сибелде. Кыскасы, «текә» һәм бик «романтично» булды.
«Татарча солянка», яки Туйдагы артистлар турында
Шуннан ни булдымы? Шуннан бәйрәм тагын да кызды. Ник дигәндә, туйга бер-бер артлы татар эстрадасы артистлары агыла башлады. Җәй эчендә концертлар шактый сагындырган икән. Артур белән Лиянең туенда «татарча солянка» карап кайткан кебек булдым.
Алып баручылар, бәйрәмнең иң көтелгән кунагы дип, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимовны игълан итте. Башта җырчыны ялгыш «атказанган артист» дип атаганнар иде. «Барс-медиа» компаниясе җитәкчесе Камил Гәрәев чыгып, алып баручыларның бу хатасын «публично» төзәтеп куйды.
«И, авыр һөнәр сайладыгыз инде, балакайларым. Бу профессиядә аеруча бер-береңә терәк булу кирәк. Мин сезнең бергә икәнлекне күргәч тә, бик дулкынланып, «күзләр тия күрмәсен» дип уйлап куйган идем. Пар килгәнсез, бу тормышка карашыгыз да үзенчәлекле. Бүгенге яшьләргә үрнәк булып, талантлы, иҗади гаилә булып яшәгез», – дип сөйләде Айдар абый.
Артурның әтисе Маузир абый Гыйниятуллин – милли җанлы, Татарстан белән Башкортстан арасында тыгыз элемтә булдырырга, җылы мөнәсәбәтләр урнаштырырга дип янып йөргән кеше булган. Айдар Галимов Маузир абыйны да җылы итеп искә алды.
Артур, сиңа әтиеңнең исемен саклаганың, аңа карата булган хөрмәтең өчен рәхмәт. Син аның эшен, миссиясен дәвам итәсең кебек, – диде ул Артурга.
Маузир абый 2005 елда Айдар Галимовка Миргазиян Юнысның «Альбатрос язмышы» дигән китабын бүләк иткән булган. «Шушы китапны үзем белән йөртәм. Ул аны миңа болай гына бүләк итмәгән. Шактый еллар узгач кулга алдым да, үзем өчен Миргазиян Юныс дигән авторны ачтым. Рәхмәт аңа шушы китап өчен, бу әсәргә салынган мәгънә өчен. Китап милли күтәрелеш, милләт өчен борчылып яшәгән 90 нчы елларда язылган. Ләкин бүген дә ул актуаль», – диде җырчы.
Туй барышында Маузир Гыйниятуллин исеме бик күп тапкырлар яңгырады. Артур, махсус әтисенә багышлап, «Кошларым» композициясен башкарды. Маузир абый да бүген улы белән килененең туен карап, күзәтеп торгандыр. Тормыш иптәше Гөләрә ханым әйткәнчә: «Үзе күкләрдә булса да, әтиегезнең рухы бүген биредә».
Айдар Галимовтан соң сәхнәгә Филүс Каһиров чыкты. Ул Артур белән Лияне «эстраданың яңа сулышы» дип атады һәм берничә җырын башкарды.
Өч гаилә – Артур-Лия, Илназ Сафиуллин һәм Салават Миңнехановлар гаиләсен нәрсә берләштерә, дисәләр, мәңге җавап бирә алмас идем. Баксаң, аларның барысының да туйлары сентябрь башында булган икән. Илназ Сафиуллин хәтта, «символично» дигән булып, дүрт ел элек үз туенда кигән пиджәген киеп килгән. Дүрт ел элек кигән пиджәгенә сыйгач, «афәрин» дияргә кирәктер инде Илназга.
Салават Миңнеханов исә, гадәттәгечә, үз стилендә шаяртты. Башта: «Хатын-кызлар туйдан соң үзгәрүчән була», – дип, Артурның күңеленә шом салып куйды. «Алар башта песи кебек. Кабат, аеруча бала тапкач, нервлана, мыр-мыр килеп йөри башлыйлар. Мыр-мыр килгән вакытта дәшми калуың әйбәтрәк», – дип, киңәшләрен дә кызганмады.
«Без Лияне бөтен Татарстан белән бергә үстердек инде. Артурны да күптәннән беләбез. Сез икегез дә – «супер модный»лар. Ә яңа җырыгыз, яңа җырыгыз гына ни тора. Ул бездә һәрвакыт «на репите» булачак», – дип тә үсендерде яшьләрне Салават.
Салават һәм Гүзәлем үзләре белән кызлары Мәдинәне дә алып килгәннәр иде. Мәдинә әти-әнисенең мондый тормыш рәвешенә ияләнеп беткән. Бер сүз белән әйткәндә, сәхнә артында үсә торган бала. Оялып тормады, уртага чыгып, күбәләк кебек бөтерелде.
Җырчы Гүзәлия – Артур белән Лиянең иҗатташ дусты. Җылы итеп котлап, кияү белән кәләшне соңгы вакытта бик сирәк башкара торган «Югалтасым килми» җырына биетте.
Җырчы Рамил Закировны Артурның әтисе «дүртенче балабыз итеп уллыкка алабыз» дип шаярта торган була. Чөнки Артурның сыйныфташы, җан дусты бик еш кына Гыйниятуллиннар гаиләсендә кунып калырга яраткан. Үзе сөйләде. Сүз уңаеннан, Рамилнең үзенең дә туе шәп үткән иде аның. Рамил һәм кәләше Илүзәнең 34 мең сумлык туй күлмәге белән бассейнда коенганнары турында язган идек. Артур белән Лиянең туенда алай бассейннарга сикерүчеләр булмады, Аллаһка шөкер.
Туй дәвамында бер тапкыр да фонограмма яңгыраганны ишетмәдем. Туйга килгәндә үк безне җанлы музыка белән каршы алганнар иде, алга таба да кунакларның күңелен «Сафари» кавер-төркеме күтәрде.
Туйга бик тә данлыклы фокусчы-иллюзионист та килгән иде. Могҗизаларга ышану яшеннән үткәнгәме, аның чыгышын тәэсирләнеп карамадым, гафу итәрсез. Өстәвенә нәкъ шул вакытта алдыма кайнар антрекот (стейкка охшаган ит) китереп утыртканнар иде.
«Балык ашы, антрекот, балда пешкән бәрән ите…»
Ит дигәннән, туйга барып, ниләр белән сыйлаганнарын язмыйча китсәм, үпкәләрсез тагын. «Туйга барсаң, туеп бар» диләрме әле? Болай өйдән тамак ялгап чыккан идем анысы, әмма, өстәлдәге нигъмәтләрне күргәч, авызга сулар килде. Сулар килсә дә, башта аларга кагылырга да куркып утырдык әле. Чөнки тәлинкәдәге ризыклар – ниндидер бер шәп кешенең фантазиясе нәтиҗәсе, искиткеч матур итеп бизәлгән.
Төп ризыклар да «йолдызлар туе»ндагыча инде. Үрдәк ите һәм какланган груша белән салат, балык ашы, грильдәге яшелчәләр белән бозау итеннән антрекот. Алардан соң ресторанның шеф-пешекчесеннән махсус әзерләнгән ризык – балда пешкән бәрән ите алып чыктылар. Мин – сарык-бәрән итенә «борын җыерып» караучылардан. Шашлык вариантында да күңелемә ятып бетми «бәрәчкәй». Ләкин… бу бал тәме сеңеп пешкән, авызда эри торган иттән чүт кенә телне йотып җибәрмәдем.
Ресторанның бер озын өстәлен тутырып, катлы-катлы чәк-чәкләр, бавырсак, кош теле, пар каз кебек, кунаклар, кода-кодагыйлар алып килгән күчтәнәчләр өелде. Аларның барысыннан да авыз иттек. Артур белән Лиянең туенда бөтен ризыклар һәм эчемлекләр хәләл иде.
Малаймы, кызмы?
Ничәмә-ничә көннәр дәвамында репетицияләр ясалып, оештыру эшләренә чиксез күп көч китсә дә, әлеге туй ничектер экспромт форматта узды кебек. Мәгънәсез вә оятсыз уеннары һәм ялыктыргыч котлаулары да, «әче» дип кычкырып, яшьләрне үбештереп интектерүләр дә булмады анда. Ахырына якынлашканда гына туйның кайбер гореф-гадәтләре искә алынды. Мәсәлән, үз әнисе Лиянең башыннан фатасын салдырды, ә Артурның әнисе исә килене башына ап-ак яулык бөркәде. Менә шул рәвешле кыз үзенең «кәләш» статусын «хатын» статусына алмаштыра икән.
Аннан соң яшьләрнең булачак бәбиләренә акча җыйдык. «Малайга» дигән тартмада, һәрвакыттагыча, акча күбрәк булып чыкты. Ә бераздан оештыручылар, нәкъ гендер-патилардагы кебек, ике зур шар күтәреп чыктылар. Кунаклар бераз аптырашта да калды. Әллә соң Лиябез әни булырга әзерләнәме?
Артур белән Лиянең аларның берсен сайлап, шартлатулары булды – идәнгә зәңгәр төстәге вак шарчыклар сибелде. Әлеге пар гаиләләре ишәячәген игълан иткәч, Артуровичны көтәргә кирәк, дигән сүз инде бу.
Ә аннары зур, матур, дүрт катлы торт чыкты. Артур белән Лия әлеге тортның беренче кисәкләрен, үз куллары белән кисеп, иң якын кешеләре – әти-әниләренә авыз иттерде. Ә мин исә, өске катлары нечкә генә чәчәк сабагына беркетелгән бу тортка сокланып, шул ук вакытта «ава күрмәсен» дип куркып утырдым.
«Күп җирләрдә булдык, сынауларга да очрадык»
Туй азагында, традиция буенча, сүз кияү белән кәләшкә бирелде.
Мин Аллаһы Тәгаләмә шушы язмышым, әти-әнием, шундый туганнарым, хатыным өчен бик рәхмәтле. Зур рәхмәт Лиянең әти-әнисе, әби-бабасына Лияне инсафлы итеп тәрбияләгәнегез өчен. Зур рәхмәт әниемә, безне шулай кадерләп үстергәнегез өчен. Сез әти белән бөтен кешеләр сокланырлык үрнәк гаилә булып, безне мәхәббәттә үстердегез. Киләчәктә дә куанышып, бер-беребезгә терәк булып, ярдәмләшеп яшәргә язсын.
Мин Лия белән бик бәхетлемен. Ул – минем өчен Аллаһы Тәгаләдән бүләк. Без бу ике ел эчендә бик күп җирләрдә булдык, сынауларга да очрадык. Без тәүлекнең 24 сәгатендә дә бергә. Бизнесны да, иҗатны да бергә алып барабыз. Аллаһы бирсә, әби-бабайлар кебек, алтын туйларыбызны да бергә каршыларга насыйп булсын, – дип, Артур микрофонны тормыш иптәшенә тапшырды.
Лия дә сүзен әти-әнисенә рәхмәт әйтүдән башлады.
Әти-әнием, әби-бабаем – рәхмәт, мин сезне бик яратам.
Икенче әниемә дә хөрмәт хисләрем чиксез. Әни – (кайнанасы турында сүз бара) искиткеч хатын-кыз, ул – бу дөнья йөзендәге иң якты, иң ихлас кеше, минем өчен чын мәгънәсендә үрнәк.
Мин сезнең барыгызны да яратам. Ешрак күрешербез дип өметләнәм. Без кунакка йөрергә дә, кунаклар чакырырга да бик яратабыз. Зур йорт салып керү хыялыбыз бар. Шул йортыбыз бала-чага тавышыннан һәм туганнарыбыз, якыннарыбыздан өзелмәсен иде, – дип теләде Лия.
Лиянең туй алдыннан җитди чирләп киткәне турында язган идек. Кәләш үзе дә бу көннәрне күз яшьләре аралаш искә алды.
Шул авыр көннәремдә Артурның ни дәрәҗәдә борчылганын күреп, аның искиткеч кеше икәнлегенә тагын бер кат инандым. Мин тизрәк аякка бассын өчен нәрсә генә эшләмәде ул. Чәен дә ясап алып килде, туй буенча бөтен мәсьәләләрне да чиште. Бүгенге мәҗлес – бары тик синең тырышлыгың нәтиҗәсе, Артур. Рәхмәт сиңа бик зур. Мин сине бик яратам, – диде Лия.
Бәйрәмнең финалында Лия «Дусларыма» җырын башкарды.
Туй күпмегә төшкән?
Кунакларын озатып бетергәч, Артур һәм Лия белән аралашып алдык. Көне буе аяк өстендә булсалар да, арыганнары сизелми, сөбханалла, бәхетлеләр. Хис-кичерешләрен сөйләделәр. Туйның кыйммәтле бәйрәм икәне беркемгә дә сер түгел. «Әнә туй, менә туй, ат өстенә кәҗә суй», – дип, юкка гына әйтмәгән инде аны әби-бабайлар. Мондый «йолдызлы туй» үткәрүнең күпмегә төшкәнен дә белештем.
Туйга озак әзерләндегезме, Артур?
Безнең туй үткәрү планы никахтан соң ук барлыкка килгән иде инде. Ә болай, ныклап, без ярты ел элек әзерләнә башладык. Ашык-пошык әзерләнәсем, бөтенесен дә соңгы көнгә калдырасым килмәде. Лия белән һәр көнне вакытыбызның биш-ун минутын туй мәсьәләләренә багышлый идек. Әгәр башкача булса, нык борчылыр идем.
Чыгымнарга килгәндә, миллион сумнан артык акча киткәндер.
Туйны кемнәр «күтәреште»?
Үзебез туплаган акчага үткәрдек.
Туй узгач җиңеллек килдеме?
Җиңеллек килде.Чөнки туй үткәрү ул – барыбер җаваплылык. Безне аеруча да туй алдыннан Лиянең авырып китүе бик нык борчуга салган иде. Түләүле табиблар чакыртып, дәвалау курсы узып, аны тиз генә аякка бастырдылар.
Иң мөһиме – туй бик әйбәт узды. Без икебез дә канәгать. Халыкта «туй хәләл булгач күңелсез инде ул» дигән стереотип бар. Безнең бәйрәм, минемчә, хәләл туйны да күңелле итеп уздырып булганлыгына бер дәлил.
Лия, ә синең хис-кичерешләрең?
Мин бүген иртәдән бирле дулкынландым. Борчылу түгел, нәкъ менә дулкынлану, зур вакыйга алдыннан була торган мандраж хисләре иде бу. Әмма юкка кайгырганбыз. Миңа хәтта аз гына җитми дә калды, мөмкинлек булса, тагын бер биш сәгать биер идем әле.
Күлмәгең искиткеч матур. Тектердеңме, сатып алдыңмы?
Чаллыдагы бер салоннан сатып алдым. Дөресен әйткәндә, Чаллыда күлмәк табармын, дип уйламаган идем. Әмма бу күлмәкне бер күрүдә ошаттым. Бу эксклюзив күлмәк, ялгышмасам, бөтен Татарстанга бер генә. Шуңа күрә, аның эзләүчеләр күп булды, диделәр, ләкин мин барысына караганда да өлгеррәк булып чыктым.
Сер булмаса, бәясен дә әйт әле.
Күлмәк 80 меңгә төште. Ә туйга килгәндә, бу – минем хыялымдагы туй иде. Бер генә мизгелен дә алып атмас, бер генә мизгел дә өстәмәс идем. Барысы да без күзаллаганча үтте. «Туй уздырыйк», – дип, Артурдан бик еш сорый идем, ниһаять, ул тынычлап сулыш алыр (көлә).
Артур белән Лиягә тагын бер кат бәхет теләп, саубуллаштым. Әлеге ихлас, якты күңелле парны сәхнәләрдә еш күрергә язсын.