Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Туе алдыннан Лия Шәмсина авырып киткән: «Организмым түзмәде..»

news_top_970_100
Туе алдыннан Лия Шәмсина авырып киткән: «Организмым түзмәде..»
Абдул Фархан

Тиздән яшь артистлар Артур Маузер һәм Лия Шәмсинаның туе булачак дип язган идек. Туй мәшәкатьләре эзсез узмаган – Лия үзенең туган көнендә авырып киткән. Өстәвенә, яшьләр Әлмәт шәһәрендәге ачык һавада узачак концертларын да өзәргә мәҗбүр булган. Тамашачыларыннан гафу үтенеп, Лия бу турыда социаль челтәрләрдә яза. 

«Иң беренче чиратта, туган көнем белән котлауларыгыз өчен зур рәхмәт әйтәсем килә. Барыгызны да бик яратам. 

Инде иртәдән үземне начар хис иттем. Артур миңа тулы күңел ачу программасы әзерләгән иде. Спа, атларда йөрү, туганнарга кунакка бару. Ләкин язмышның планнары башкача булган икән. Спа процедуралар алдыннан без кире кайтып киттек, чөнки минем температурам күтәрелде.

Артур миңа көтелмәгән һәм бик шәп бүләк ясады – ак алтын йөгертелгән бриллиант алкалар бүләк итте. Ә мин бүләк көтмәдем, бары тик аңа «бу көнне икебез генә үткәрәсем килә» дип әйткән идем. Артур мине тыңламаган.

Көн дәвамында миңа төрле чәчәк кибетләреннән курьерлар шалтыратып торды. Һәр чәчәк бәйләменә сабый кебек сөендем. Минем бер көндә шулхәтле күп чәчәкләр алганым юк иде әле. Якыннарым, зур рәхмәт сезгә.

Соңгы атнада безнең эшебез бик күп булды, чыгышлар ясадык, туй буенча бик күп мәсьәләләрне хәл иттек. Күрәсең, организмым түзмәде. Шуңа күрә бүген Әлмәттә чыгыш ясый алмыйбыз. Мин бик борчылдым. Дарулар эчеп, сезнең янга килергә дә уйлаган идем. Ләкин табиблар тагын да көчлерәк авырып китү ихтималы турында кисәттеләр, шуңа күрә концертны өзәргә мәҗбүр булдык.

Ләкин Гүзәлия безгә ярдәмгә килде, һәм бүген Әлмәттә аның командасы чыгыш ясаячак»,– дип яза ул.

Дуслары һәм якыннары Лиянең тизрәк терелүен теләп калган. 

 

Фото: © Лия Шәмсинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100