Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Киек каз юллары»н җырлаучы Артур Хәсәнов ялга кайткан: «Якыннарыбыз бик сагындыра»

news_top_970_100
«Киек каз юллары»н җырлаучы Артур Хәсәнов ялга кайткан: «Якыннарыбыз бик сагындыра»

Соңгы арада редакциябезгә мобилизациягә эләккәч Филүс Каһиров репертуарыннан «Киек каз юллары» җырын башкарып танылган татар егете Артур Хәсәнов турында сорап язучылар күп булды. Укучыларыбыз борчылып тормаса иде, Артурның хәлләре яхшы. Сөенечле хәбәре дә бар – ул бу көннәрдә Украинада барган махсус операциядән 2 атналык ялга кайтты. Артур әлегә Казанда, тиздән Башкортстанның Илеш районындагы якыннары янына юл тотачак. 

Моннан берничә ай чамасы элек Артур белән «Телеграм» аша элемтәгә кереп, сөйләшеп алу мөмкинлеге чыкты. Ләкин аралашуыбыз бик тә киеренке узды. Видеоэлемтә начар, сүзләр өзек-өзек ишетелә, аның өстенә бертуктамый яңгыраган шартлау, атыш тавышлары сискәнеп-сискәнеп куярга мәҗбүр итә.

«Бәлки, соңрак шалтыратыргадыр», – дип, трубканы куярга берничә тапкыр омтылдым. «Юк, сөйләшик. Сиңа гына шулай куркыныч тоела, без ияләштек инде. Безне мондый гына тавышлар куркытмый», – диде Артур.

Ул көнне Артурдан берничә соравыма җавап алырга өлгердем. Үзе һәм иптәшләренең куркынычсызлыгын кайгыртып, Артур бик сак сөйләде һәм бу язманы да үзе ялга кайткач кына чыгаруыбызны үтенде. 

Артур, соңгы арада сине югалттык.  Хәлләреңне беләсе килгән иде? 

Хәлләр яхшы, Аллаһка шөкер. Инде күптәннән монда. Куркынычсызлыкны саклау максатыннан, кайда икәнебезне төгәл әйтә алмыйм. 

Якташларың – Татарстан, Башкорстан егетләре бармы?

Якташлар да бар. 

Үзеңнең, хезмәттәшләреңнең кәефләре ничек?

Әйбәт. Монда зарланып булмый инде. Барысы да яхшы, дип языгыз. Отпускыга кайтарабыз, диделәр бит әле менә. Аллаһы Боерса, апрельдә отпуск башлана. Посланиеләрне тыңладык, бу хәлләр бетәр, дип әйтмәсләрме, дигән өмет бар иде. Ә бәлки, бетеп тә куяр әле. Өйгә кайтасы булгач, барыбер, күңелгә җылы керде. 

Яшәү шартлары ничегрәк, Артур? Ашарга пешереп ашау мөмкинлеге бармы? 

Җир астында яшибез инде… Үзебез казыдык, үзебез шунда яшәп ятабыз. Ашау ягы зарланырлык түгел. Бөтенесен дә үзебез пешерәбез. Азык-төлеккә алай кытлык юк. Якташлар гуманитар ярдәм җибәреп тора. Якын-тирәдәге кибетләргә барып, кирәк әйберләрне үзебез дә сатып алабыз. 

Сезгә карата җирле халыкның мөнәсәбәте нинди? 

Бик аралашкан юк. Без бит урманда яшибез. Шул кибетләргә барганда гына очратырга туры килә. Анда нормаль халык. Болай начар караш сизелми.

Көннәр җылынуга таба барамы инде? 

Монда кар юк. +7 градус тирәсе җылы. 

Мобилизацияләнгәннәр 10 көн дежурда, аннары 10 көн ял итәләр, дип сөйлиләр. 

Монда башка система. Без тәүлек буе дежурда… Ләкин безне бөтенләй үк утның үзәгендә дип әйтеп булмый. Хәзерге минутта моннан 10 чакрым тирәсе ераклыкта сугыш бара. 

Беренче тапкыр ут астында калганда ниләр хис иттең, Артур? 

Анысы турында сөйли алмыйм, Гөлназ. 

Сезгә бүген ярдәм кирәкме? Нәрсәләр җитми? 

Янәшәдә хатыннарыбыз җитми. «Киләбез», – дип кенә торалар инде үзләре. Безнең расчет хатыннары барысы да боевой (көлә). Әлбәттә, шаяртам инде… Якыннар бик сагындыра, шул гына…

Сынмас өчен, үзеңне ничек кулга аласың? 

Егетләр белән бергәләшеп җиңәбез авырлыкларны. Бер-беребезгә терәк булырга тырышабыз. Менә бу беләзек-талисманым да саклый, авыр вакытларымда ярдәм итә.

Дога язылганмы анда?

 Юк, бу – уңыш китерә торган агачтан ясалган беләзек. Мобилизацияләнгәч, миңа аны бертуган Марат абыем бүләк итте. Ул – «Нур» театры артисты. Беләзекләрнең берсе миндә, икенчесе – абыйда. Шуңа карагач, абый да янәшәмдә кебек тоелып китә. 

Якыннарың, әти-әниеңнең хәлләре ничек? 

Менә әле синең белән сөйләшкәндә, әнидән смс килеп төште. «Хәлең ничек, улым?» – дигән. Шулай аралашып торабыз. Авыл яңалыкларын сөйләп тора. Абыем белән дә даими сөйләшеп торабыз. Филүс Каһиров белән аралашам. Без аның белән абыйлы-энеле кебек якынаеп беттек. Бик әйбәт кеше Филүс. Якташларым Айдар Галимов, Әнвәр Нургалиев шалтырата. Әле шушы көннәрдә генә Айдар абый шалтыратып, минем белән хезмәт итүче барлык егетләргә дә җылы сүзләрен җиткерде. Җырчы Айгөл Габдуллина да минем белән гел элемтәдә.

Җырлаштырасызмы соң? Анда җырларга шартлар бармы? 

Монда юк шул. Алай да бер чарада җырлау мөмкинлеге булды. Ләкин биредә барысы да җырлаганымны белә. Гитарабыз бар. Мине Пензада вакытта видеога төшергән егет тә безнең расчетта. Ул гитарада шундый шәп уйный, үзе дә җырлый. Исем-фамилиясен атый алмыйм, әмма аның белән бик нык дуслаштык, дип кенә әйтә алам. Бергәләп җырлашып утырабыз. Бергә булу монда күпкә җиңелрәк.

Нинди планнар, ниятләр, Артур? Кайту белән, иң беренче итеп, нәрсә эшләячәксең? 

Кайту белән үк ныгытып иҗатка тотынырга исәп.

Рәхмәт, Артур, тизрәк әйләнеп кайтыгыз!

Аллаһка шөкер, җырчы егетебез исән-имин кайтып җиткән. «Интертат» хәбәрчесе шушы көннәрдә аның белән очрашып, зур әңгәмә әзерләячәк. Артурга хәерле яллар теләп калабыз!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100