news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Артур Mauzer белән Лия Шәмсинаның туе булачак

news_top
Артур Mauzer белән Лия Шәмсинаның туе булачак
Артур белән Лиянең шәхси архивыннан

Саксофончы Артур Mauzer белән җырчы Лия Шәмсина ике ел элек никах укытканнар иде. Яшь пар, билгеле сәбәпләр аркасында, туй мәҗлесен уздырмыйча торды. Ә кичә Лия сторисларында туй күлмәгенә туры китереп туфли алуы турында сөйләп алды. Димәк,  бу талантлы парның туе көтелә!  Бу хакта белешергә теләп,  «Интертат» хәбәрчесе Артур белән элемтәгә керде. 

«Әйе, туебыз 3 сентябрь көнне Чаллыда узачак. Инде ике ел элек никахлашсак та, пандемия чикләүләре булу сәбәпле, туебыз чигерелеп килде. Язылышканда да иң якыннарыбызны - ун кеше генә чакырдык. Инде туйны үткәрергә вакыт җитте дип уйладык. Туй мәҗлесебез хәләл булачак. Бәйрәмдә 140лап кунак булыр дип көтелә. Аларның күпчелеге туганнарыбыз. Туйны аклы-каралы һәм пастель тоннарда, кино стилендә оештырырга уйлап торабыз. Туйның программасы, алып баручының кем булачагы турында әле киңәшләшәбез», - дип сөйләде ул.

Яшьләрне әлеге матур вакыйга белән тәбрик итәбез. Мәхәббәтегез гомерлек булсын! 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар