Лия Шәмсина+Артур Mauzer: иҗади парның ярәшү мизгелләре видеосы
Музыкант Артур Mauzer Sax: «Лиянең әти-әнисенә, әби-бабасына шундый кыз тәрбияләп үстерүләре һәм аны миңа ышанып тапшырулары өчен рәхмәт».
Яшь җырчы Лия Шәмсинага саксофончы Артур Mauzer Sахның тәкъдим ясавы турында язган идек. Иҗади парның бәхетле фотолары бөтен социаль челтәрләрдә таралды. Яшьләрнең моңа кадәр сер итеп саклаган мөнәсәбәтләрен зур публикага игълан итүе күпләрдә кызыксыну уятты. Аларга иҗатташ һәм виртуаль дуслары күп санлы котлау сүзләрен җиткерделәр.
Артур үзенең инстабитендә, хисле сүзләр язып, әлеге истәлекле көннең видеосын урнаштырган.
«Без Лия белән биш елга якын таныш. Аралашып, төрле чаралар вакытында очрашып тордык, бер үк сәхнәләрдә чыгыш ясадык. Әти-әниләребез күптәннән таныш. Әтиләребез кечкенәдән дус булганнар.
Бер атна элек Лиянең әти-әнисеннән аның кулын сорадым. Алар хәер-фатиха бирде. Минем өчен бу әнием, якыннарым һәм сеңелләрем фикере кебек үк бик мөһим иде. Әтием дә минем булачак тормыш иптәшемнең гаиләсе белән якыннан таныш булуыбызны теләде. Ул һәрвакыт миңа булачак хатыным һәм гаиләмне тасвирлап күрсәтә иде. Бөтенесе дә ул уйлаганча килеп чыкты. Рәхмәт Аллаһы Тәгаләмә, рәхмәт Лиянең әти-әнисенә, әби-бабасына шундый кыз тәрбияләп үстерүләре һәм аны миңа ышанып тапшырулары өчен. Рәхмәт Лияма!» — дип язган ул.
Артур Дубайда яшәп иҗат итә. Музыкант үзенең бер постында Дубайның карантинга ябылуын, үзенең озын ялларга туган якларына җыенуын хәбәр итеп: «Ике ай дәвамында Мәскәү, Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә булачакмын. Шулай ук үземә булачак тормыш иптәшен табып, аны үзем белән Дубайга алып китәргә планлаштырам», — дип язган иде.