Россия мәдәният эшлеклеләре, актерлар һәм җырчылар, әгәр «бронь» булмаса, мобилизацияләнергә мөмкин. Бу хакта «Объясняем.рф» проекты аңлатты, дип яза «Российская газета».
«Әгәр әлеге вазифага мәдәният учреждениеләрендә бронь бирелмәгән булса, шулай ук хезмәткәр Россия Федерациясе Кораллы көчләрендә запаста торса һәм аның сәламәтлеге буенча кичектереп торырга сәбәпләре юк икән, ул мобилизацияләнергә мөмкин», – дип аңлата «Объясняем.рф» проекты.