Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева: «Минем ирем дә барачак. Ул әзер!»

news_top_970_100
Гөлназ Асаева: «Минем ирем дә барачак. Ул әзер!»

Җырчы Гөлназ Асаева социаль челтәрләрдә фронтка барудан качып йөргән ир-атларны тәнкыйтьләгән. 

«Бәлки, мин бу мәсьәләдә бөтен нәрсәне дә аңлап бетермимдер. Әмма мин, кеше буларак, «үзегез сугышыгыз» дип, үз иленнән качкан ирләрне аңламыйм. Кеше биредә туып-үскән, яшәгән, акча эшләгән һәм менә, авыр көн килү белән, ул әти-әнисен, якыннарын, туганнарын калдырып качып китә. Мин шокта. Без Вильдан белән бу турыда сөйләштек. Мин 99 процент ышанып әйтә алам – минем ирем дә сугышка барачак. Ул әзер, ул тели. Чөнки моннан качып булмый. Әгәр дә ул башка фикердә булса, без, мөгаен, бергә дә булмас идек.

Ә инде концертлар куюга килгәндә, бер нәрсә әйтәм. Сез барыгыз да эшлисез бит, беркем дә сезне моның өчен тәнкыйтьләми. Сездән дә юк-бар сөйләмәвегезне үтенәм. Без дә кешеләр, без дә кредитлар түлибез», – дип сөйләгән Гөлназ. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100