Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Армиядән калдыру өчен ришвәт алуда гаепләнеп кулга алынган Арча военкомы өенә кайткан

news_top_970_100
Армиядән калдыру өчен ришвәт алуда гаепләнеп кулга алынган Арча военкомы өенә кайткан

Арча һәм Әтнә районнары хәрби комиссары Алмаз Борһанов, ришвәт алуда гаепләнеп, былтыр октябрь аенда кулга алынган иде. Хәзер аны, сак астыннан чыгарып, өенә кайтарганнар, ул өй арестында, дип хәбәр итә «Арча хәбәрләре». 11 июльдә Теләче судында аның эше карала башлады.

Хәрби комиссар 290нчы маддәнең 3нче өлеше – «ришвәт алу»да гаепләнә. Суд аны бер егеткә хәрби билет биргән өчен 130 мең сум акча алуда гаепли. Бу хәл 2016 елда ук булган, диелә. Ул 130 мең сум ришвәт алуда гаепләнә. Җинаять эшенең калган өлешләре хакында мәгълүмат юк. Әмма мобилизация «иң кайнар» чакта кулга алыну сәбәпле, халык арасында «мобилизацияләнгәннәрне калдыру өчен дә алган икән» дигән сүзләр киткән, әмма бу сүзләрне раслый торган мәгълүмат юк.

Җинаять эшендә ришвәт бирүдә гаепләнүче Тәхавиев та карала, мөгаен, ул – хәрби билетны алуда гаепләнүчедер.

Борһанов Казан хәрби-инженерлар училищесын тәмамлаган. Аның 4 баласы бар, бер улы Росгвардиядә, берсе махсус операциядә. Борһанов гаепләү белән риза түгел, һәм үзенә яла якканнар дип саный.

  • Күптән түгел генә Борһанов кул астында эшләгән кеше – Арча һәм Әтнә районнары Хәрби комиссариаты мобилизация бүлегенең элеккеге җитәкчесе Фәнил Сафиуллинга хөкем карары чыгарылды. Ул 2018 елдан 2021 елга кадәр хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле егетләргә акчага хәрби билетлар ясаган. 5 эпизод каралган һәм һәр ришвәтнең күләме 120-140 мең сум тәшкил итүе теркәлгән. Акча түләүчеләр «өлешчә хезмәт итәргә яраклы» дип табылып, армиягә алынмаган. 39 яшьлек Сафиуллин үз гаебен тулысынча таныган һәм тикшерүчеләргә ришвәт алуда катнашучы хезмәттәшләренең, шул исәптән, хәрби комиссар Алмаз Борһановның да ришвәт алуда катнашы барлыгын раслаган.
  • Сафиуллин судта Алмаз Борһановның үз янына килеп, ришвәт белән акча эшләп булганын әйткән. «Ул миңа, ачыктан-ачык: «Син минем белән бергә моны эшләмәсәң, тыныч кына эшләтмәячәкмен», – диде. Мин ризалашырга мәҗбүр булдым... Һәрвакыт Борһанов янына киңәшләшергә керә идем, хезмәт итәргә теләмәгән егетләрнең түләргә әзер булуын җиткердем. Борһанов миңа сумманы әйтте, мин аны җиткердем. Акча алгач, хәрби комиссарга алып барып бирдем, ул барысын да үзенә ала иде, миңа гадәттә 30-40 мең сум бирелде», – дип сөйләгән Сафиуллин. Аның сүзләренчә, бервакыт ул вөҗдан газаплары кичерә башлый һәм, эшеннән азат ителгәннән соң, 2022 елның 11 маенда, тикшерүчеләр янына гаебен танып килә. «Мин ул вакытта ук, беренче тапкыр килгәч, 38 фамилияне искә төшердем, аннары тагын 40 фамилияне әйттем», – дип, саннар китерә Сафиуллин. Фәнил Сафиуллинга 3 ел сынау срогы белән 4 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләнде.

Алмаз Борһанов рәсми чыгышларда армиядән качып йөрүчеләрне гаепләп сөйләгән булган:

«...армиягә барып кайту – ул дәрәҗә. Егет армиягә барып кайткан икән, димәк, ул – бар яктан да сәламәт, тәртипле һәм киләчәк өчен ышанычлы шәхес. Армиягә бармый калучы егетләргә хәрби билет түгел, ә белешмә биреләчәк. Әлеге белешмә белән ул 10 ел дәверендә бернинди дәүләт эшенә дә урнаша алмаячак. Бу – без уйлап чыгарган нәрсә түгел, федераль закон нигезендә эшләнелә. Балаларын үзләре качырып ятучы әти-әниләр дә бар. «Кайдалыгын белмибез, үзегез табыгыз, ул безнең белән яшәми», – кебек алдау сүзләре дә ишетәбез. Шул рәвешле әти-әни үзе үк баласын начар юлга бастыра». (Арча хәбәрләре)

2008 елда Арча һәм Әтнә районнары хәрби комиссариатының 2 бүлеге җитәкчесе Герасимов, хәрби билет сатуда гаепләнеп, 6 елга хөкем ителгән иде. Герасимов 6 кешене армиядән алып калган, хәрби билетларны 35 меңнән 65 мең сумга кадәр саткан булган. Шунысы кызык – судта майорның хәрби билетларны сатарга үзе тәкъдим иткәнлеге ачыкланган иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100