Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Арча һәм Әтнә районнары военкомы Алмаз Борһанов, ришвәтчелектә гаепләнеп, кулга алынган

news_top_970_100
Арча һәм Әтнә районнары военкомы Алмаз Борһанов, ришвәтчелектә гаепләнеп, кулга алынган

 Арча һәм Әтнә районнары хәрби комиссары Алмаз Борһанов кулга алынган. Бу хакта 116.RU сайты, Югары суд матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итте.

Алмаз Борһанов, Арча районы суды карары белән, 7 октябрьдә үк кулга алынган булган. Военком кулга алу турындагы карарны Югары судта шикаять иткән, әмма оттырган. Судья аны тикшерү изоляторында 14 ноябрьгә кадәр калдырган.

Хәрби комиссар 290нчы маддәнең 3нче өлеше – «ришвәт алу»да гаепләнә. Суд аны хәрби билет өчен 130 мең сум акча алуда гаепли. Бу хәл 2016 елда ук булган.

116.RU сайты хәбәр итүенчә, Борһанов вазифасын вакытлыча Азат Вахитов башкара. Алмаз Борһанов әле һаман да хәрби комиссар вазифасында исәпләнә.

«Арча хәбәрләре» газетасы Алмаз Борһановның улы хәрби хезмәткә китүе турында язган иде. «Балаларымны батыр йөрәкле, курку белмәс, илебезнең чын гражданнары итеп тәрбияли алуыбыз белән горурланам. Аларның беркайчан да йөзебезгә кызыллык китермәячәкләренә ышанам», – дигән булган Алмаз Борһанов.

Хәрби комиссар армиягә китәргә өндәп тә чыгыш ясаган булган:

«Язгы чакырылыш башланды. Әти-әниләрне бер сорау борчый – махсус операция белән бәйле рәвештә армиягә чакырылучылар саны артмадымы? Сүзнең нәрсә турында барганы аңлашыла. Бу сорауга 2022 елның 29 мартында үткән киңәшмәдә Россия Федерациясенең Оборона министры армия генералы Сергей Шойгу төгәл җавап бирде: «Чакыру буенча армиягә алынган хәрбиләр «кайнар» нокталарга җибәрелмәячәк. Бер ел алдан армия сафларына алынганнар билгеләнгән тәртип буенча өйләренә кайтып китәчәк», – диде. Курыкмыйча балаларыгызны армия сафларына җибәрә аласыз».

Алмаз Борһанов армиядән качып йөрүчеләрне гаепләп тә чыгышлар ясаган булган:

«...армиягә барып кайту – ул дәрәҗә. Егет армиягә барып кайткан икән, димәк, ул – бар яктан да сәламәт, тәртипле һәм киләчәк өчен ышанычлы шәхес. Армиягә бармый калучы егетләргә хәрби билет түгел, ә белешмә биреләчәк. Әлеге белешмә белән ул 10 ел дәверендә бернинди дәүләт эшенә дә урнаша алмаячак. Бу – без уйлап чыгарган нәрсә түгел, федераль закон нигезендә эшләнелә. Балаларын үзләре качырып ятучы әти-әниләр дә бар. «Кайдалыгын белмибез, үзегез табыгыз, ул безнең белән яшәми», – кебек алдау сүзләре дә ишетәбез. Шул рәвешле әти-әни үзе үк баласын начар юлга бастыра». (Арча хәбәрләре)

  • Бу – Арча районы хәрби комиссариатындагы беренче генә очрак түгел. 2008 елда Арча һәм Әтнә районнары хәрби комиссариатының 2 бүлеге җитәкчесе Герасимов, хәрби билет сатуда гаепләнеп, 6 елга хөкем ителгән иде. Герасимов 6 кешене армиядән алып калган, хәрби билетларны 35 меңнән 65 мең сумга кадәр саткан булган. Шунысы кызык – судта майорның хәрби билетларны сатарга үзе тәкъдим иткәнлеге ачыкланган иде.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100