Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Арча военкоматының мобилизация бүлеге җитәкчесе судта: «Миңа 30-40 мең сум бирелде»

news_top_970_100

1 июнь көнне Арча һәм Әтнә районнары Хәрби комиссариаты мобилизация бүлегенең элеккеге җитәкчесе Фәнил Сафиуллинга хөкем карары чыгарылды. Ул ришвәт алуда гаепле дип табылган.

Ачыклаганча, хәрби комиссариат вәкиле 2018 елдан 2021 елга кадәр хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле егетләргә хәрби билетлар «җайлаган». Җинаять эшендә 5 эпизод каралган һәм һәр ришвәтнең күләме 120-140 мең сум тәшкил итүе теркәлгән. Комиссариатка «мөрәҗәгать» белән килгән егетләргә «хәрби хезмәткә чикле рәвештә яраклы» – категория «В» дигән хәрби билетлар биргәннәр, һәм алар запастагы рядовойлар исемлегенә кертелгән. Шәхси эшләр сейфка ябылган.

2009 елдан бирле Арча һәм Әтнә комиссариатында эшләгән 39 яшьлек Сафиуллин үз гаебен тулысынча таныган һәм тикшерүчеләргә ришвәт алуда катнашучы хезмәттәшләренең дә, арадашчыларының да кем икәнлекләрен сөйләп биргән.

«Вечерняя Казань» хәбәр итүенчә, Сафиуллин Арча һәм Әтнә районнары хәрби комиссары Алмаз Борһановның да ришвәт алуда катнашы барлыгын раслый.

Сафиуллин суд барышында сөйләгәнчә, бервакыт хәрби комиссар Алмаз Борһанов аның янына килгән һәм хезмәт итәргә теләмәгән егетләрдән ничек акча эшләп булуын һәм шәп схема барлыгын әйткән.

Ул миңа, ачыктан-ачык: «Син минем белән бергә моны эшләмәсәң, тыныч кына эшләтмәячәкмен», – диде. Мин ризалашырга мәҗбүр булдым... Һәрвакыт Борһанов янына киңәшләшергә керә идем, хезмәт итәргә теләмәгән егетләрнең түләргә әзер булуын җиткердем. Борһанов миңа сумманы әйтте, мин аны җиткердем. Акча алгач, хәрби комиссарга алып барып бирдем, ул барысын да үзенә ала иде, миңа гадәттә 30-40 мең сум бирелде, – дип сөйләгән Сафиуллин.

Аның сүзләренчә, бервакыт ул вөҗдан газаплары кичерә башлый һәм, эшеннән азат ителгәннән соң, 2022 елның 11 маенда, тикшерүчеләр янына гаебен танып килә. (Искәртик, 2022 елның 24 февралендә махсус хәрби операция башланды).

Хәрби комиссариатның элеккеге хезмәткәре ышандырганча, әгәр ул барып сөйләмәгән булса, тикшерүчеләр ялган билетлар бирү схемасын һәм армиядән качып йөрүчеләрнең чын санын ача алмаган булырлар иде. «Мин ул вакытта ук, беренче тапкыр килгәч, 38 фамилияне искә төшердем, аннары тагын 40 фамилияне әйттем», – дип, саннар китерә Сафиуллин.

Сафиуллин тикшерүчеләргә исемнәрен атаган ришвәт бирүчеләр һәм арадашчыларның 16сына район судларында хөкем карары чыгарылган. Борһановка килгәндә, ул узган елның октябрендә тоткарланды, хәзерге вакытта хәрби комиссар тикшерү изоляторында.

«Мин әле дә Борһанов эше буенча тикшерү белән хезмәттәшлек итәм, шаһит күрсәтмәләре бирәм, барлык катнашучыларны фаш итәргә ярдәм итәм. Мин кылган эшемә үкенәм, тикшерүчеләр янына, гаебемне танып, үзем килүемә бер тапкыр да үкенмәдем, мин моны узарга тиеш, ә алга таба чиста күңел белән яшәргә тиешмен», – дип мөрәҗәгать иткән судьяга Сафиуллин.

Бүген билгеле булганча, Фәнил Сафиуллинга 3 ел сынау срогы белән 4 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләнгән. Бу темага: Арча һәм Әтнә районнары военкомы Алмаз Борһанов, ришвәтчелектә гаепләнеп, кулга алынган

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100