Популяр алып баручы Илшат Вакказов белән тормыш иптәше Арина әти-әни булган. Бу хакта яшь әти сторисларында хәбәр итә. «Кызыбыз өчен рәхмәт, кадерлем!» – дип язган ул хәләл җефетенә. Шулай ук Илшат үзләрен котлап язган барлык дусларына да рәхмәт сүзләре белдергән. «Әлегә җавап бирә алмыйм, балабызга сокланып туя алмыйбыз», – дип язган ул.
Илшат Вакказов сөйгәне Арина белән никахын быел июнь аенда рәсмиләштергән иде. Яшьләр бәби табу өчен вакытлыча Аргентинага күченеп китте. Илшат Вакказов декрет ялынның берничә аен чит илдә үткәрәчәкләрен, әмма Казанны бик яратуларын һәм декабрьдә кире әйләнеп кайтырга планлаштыруларын әйтте.