Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда яшәүче хатын уникенче баласын Аргентинага барып тапкан

news_top_970_100
Чаллыда яшәүче хатын уникенче баласын Аргентинага барып тапкан
https://tatarstan24.tv/

Чаллыда яшәүче Екатерина Орлова 12нче баласын табарга Аргентинага киткән. Аның башка балалары Чаллыда, Петербургта, Мәскәүдә туган. Бу турыда «Татарстан 24» хәбәр итә.

Хәзер ул 12нче баласын Буэнос-Айреска барып тапкан. Малайга Матвей дип кушканнар.

«Августта тагын бер бала табасын белгәч, иремә шундый фикер килде. Башта «бу – фантастика» дип уйлаган идем, сүзләренә ышанмадым. Соңрак ачыкланганча, бу кызыклы вариант булып чыкты. Аргентинада туган балага җир хокукы буенча гражданлык бирелә. Ул Россия һәм Аргентина гражданины була», – ди Екатерина.

Аргентина паспорты белән йөздән артык илгә визасыз барып була. Бөтен гаилә белән күченүгә килгәндә, Орловлар өчен бу сорау ачык кала. Кайсыбер илләрдә социаль ярдәм бик югары дәрәҗәдә, ди Андрей Орлов. 

Күп балалы бу гаилә Чаллыда арендаланган фатирда яши. Алар үз торакларына сертификат ала алмый икән.

«Мин аерым бүлмә телим, сеңелләрем, энеләрем белән бер бүлмәдә кысан», – ди Дарья исемле кызлары.

Хәзер балалар әниләре һәм кече энеләре кайтуын көтә. Әлегә төгәл вакыты билгеле түгел. Екатерина сүзләренчә, Буэнос-Айреста чакта, ул күпне күргән, күпне белгән. Россия, Колумбия, Венесуэла, Бразилия һәм Норвегия кешеләре белән танышкан.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100