Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Арчада боз кузгала бугай: мохтаҗларны «кәкре йортка» терәтү буенча җинаять эше ачылды

Дәүләт Торак фондының Арча станциясендәге элеккеге аяк киеме фабрикасын мохтаҗларга мәҗбүри сатарга теләве хакында язган идек. Бу уңайдан җинаять эше ачылды. «Интертат» мәсьәләгә ачыклык кертүен дәвам итә.

news_top_970_100
Арчада боз кузгала бугай: мохтаҗларны «кәкре йортка» терәтү буенча җинаять эше ачылды
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Узган ел ахырында «Интертат» редакциясенә Арча станциясендәге реконструкцияләнгән элеккеге аяк киеме фабрикасы бинасында яшәүче 18 гаилә мөрәҗәгать иткән иде. Алар барысы да инвалид, аз керемле, күп балалы, ятим, яки торак хәлен яхшыртырга тиешле кешеләр, барысы да, квота буенча фатир алабыз, дип, чиратта торганнар. 2009 елда район хакимиятендә эшләүчеләр чиратта торган мохтаҗларга Арча станциясенең Мостовая урамындагы милли аяк киеме фабрикасы бинасында фатирлар бирә. Элек завод цехы булган бинаны фатир итеп үзгәртеп корган булалар. Бу кешеләр аңлатуынча, хакимияттә эшләүчеләр: «5 ел социаль найм түләп яшисез, аннары фатирлар үзегезгә кала, приватизацияли аласыз», – дип әйтә. Шулай әйтеп, аларны бу йортка кертәләр.

Мохтаҗлар 5 ел найм түләп яши, әмма бу срок узгач, фатирлар приватизацияләнми. Берничә елдан Дәүләт торак фонды халыкка ипотека түләргә кирәклеге турында хатлар юллый башлый. Ачыклый башлагач, бу кешеләр алданганлыкларын белә. 2009 елда ук, барлык мохтаҗлар да социаль найм төзибез дип уйлап йөргән, чынлыкта социаль ипотека буенча чиратка бастырылып, Дәүләт торак фонды белән килешү төзеп, фатирларны социаль ипотекага алган булып чыга. Һәм алга таба китеп әйтик – монда Тикшерү комитеты да «алдау факты бар» дип фаразлый!

Зыян күрүчеләр сүзләренчә, алар бу хакта белмәгән, аларны алдап, ипотекага кул куйдыртканнар.

Шул вакыттан бирле бу кешеләр Дәүләт Торак фонды белән тарткалаша.

ТР Рәисе каршындагы Дәүләт Торак фонды, ипотеканы мәҗбүри алуны таләп итеп, судка бирә. Берничә ел элек булган суд утырышында район судьясы, район хакимияте һәм Дәүләт торак фондына үзара килешергә кушып, эшне карарсыз калдыра. Әмма килешә алмыйлар. Хәзерге көнгәчә бу аларга бу авария хәлендәге, диварларында зур ярыклар булган фатирларны ипотекага алырга кушалар, суд белән яныйлар.

Каршылык тагын шуның белән кискенләшә: иске завод бинасындагы фатир итеп ясалган бүлмәләр Арчадагы өр-яңа йорттагы фатирларга караганда да кыйммәтрәк – 5-6 миллион сум тора.

Арчадагы кырын эшләр, яки Йортсыз калган мохтаҗлар: «Алдап, ипотекага кул куйдыртканнар»

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Суд утырышыннан

Дәүләт торак фонды белән суд утырышлары гыйнвар урталарына билгеләнгән. Декабрь азагында 2 гаилә – Фәнис Сабирҗанов һәм Газимә Гыйлфановага карата суд утырышы кичектерелде. Утырышта катнашырга дип зыян күрүче башка гаиләләр дә килгән иде.

Зур папка белән һәрберсе исеменә Дәүләт торак фонды хатлар язып салган. Хатта – ипотека түләү графиклары.

«Кайвакыт Агафья янына урманга китәсем килә. Яшәр идем әле шунда, балык та тотар идем. Бернәрсә күрәсем килми», – дип уфтанып куйды бу матавыклардан изаланып беткән Ирина ханым. (Агафья – Саян таулары арасындагы урманга яшәргә киткән хатын, аның турында телевидениедә сөйләштереп торалар. – «Интертат»).

2 бүлмәле фатир өчен, күп балалы Гөлсәхрә апалардан 5 миллион 700 мең сум сорыйлар.

Фото: © «Татар-информ», Энҗе Габдуллина

Акчалы кеше булса, бөтенесе дә ипотека ала, беркем дә квоталы чиратта утырмый. Главага әйтәм инде: «18 фатирлы йорт салган булсаң, әллә кайчан котыла идек инде. Син дә бездән котыла идең, без дә синнән котыла идек», – дим. Кергән саен талашып чыгам, – ди Гөлсәхрә апа.

Суд утырышына килгән Газимә Гыйлфанова белән улын судья аерым чакырып алды, тыңлаучыларны суд ишегеннән ары кертмәделәр. Газимә апаның кызы каршы мәхкәмә бирү сәбәпле, утырышны айдан артык вакытка күчергәннәр. Дәүләт торак фонды да утырышны кичектерүне сораган. «Кичектерү район администрациясе белән сөйләшүләр бару белән бәйле, диделәр. Судья да: «Мин сезнең проблеманы беләм, гаризаларны күрдем. Сөйләшүләр бара икән, бу мәсьәлә чишелер, дип өметләнәм», – диде», – ди Газимә ханым.

«Өйне авария хәлендә дип табу отышлы түгел»

Тагын бер тапкыр искәртик – фатирлар реконструкцияләнгән, өченче каты өстәп салынган элеккеге аяк киеме фабрикасы бинасыннан бирелгән. Күптәнге булу өстенә өстәп салынган өченче кат хәлне катлауландырган – йортта ярыклар барлыкка килгән, тәрәзә кырыйлары, түшәмнәр, идәннәр – һәммәсе кыек.

Бу йортта үз теләге белән ипотека алган гаиләләр дә яши. Аларның кайберләре инде ипотеканы түләп бетергән, аларның бу «социаль найм» эшенә катнашы юк. Әмма алар да йорт җимерелеп төшәр дип куркып яши башлаган. Шундый йорт өчен 5-6 миллион ипотека – ул абсурд хак, диләр.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

2010 еллар башында йорт авария хәлендә дип табылган булган. Тик ул вакытта фундаментны ныгыту белән генә тыелып калганнар, ә ярыклар исә зурайганнан-зурая. Әмма йортны авария хәлендә дип танымыйлар. «Дәүләт торак фондына ул өйне авария хәлендә дип табу отышлы түгел. Чөнки анда күп кеше ипотекасын түләп бетерде. Димәк, аларга яңа йорт салып бирергә кирәк булачак», – ди халык.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Авария хәлендә булуы хакмы, юкмы икәнне тикшерү өчен, йортка комиссия килгән булган. Валентина Эйсмонт торак комиссиясеннән килгән белгеч кызга үз фатирларын күрсәтүен сөйләде.

Без аны беренче итеп үз фатирыбызга алып кердек. Аның беренче әйткән сүзе: «Куркыныч әйбер юк». Аннары ремонтка кадәр дивардагы ярыктан урам күренеп торган фатирга кердек. Ул карады да: «Монда штукатурка гына купкан», – диде. Коридорларны, йортны урам яктан, фасадларны күрсәттек.

Ул 2 катлы йортка өченче катны өстәп салуларын белмәгән… Белгеч кыз, башкарма комитет икенче елга фасадка ремонт ясарга тиеш, ди. Нәрсәгә безгә фасад, әгәр безнең фатирлар бөтен җирдән ярылган икән?! Дәүләт торак фонды безгә капиталь ремонт ясавын сорап, судка гариза язачагыбызны әйттек тә, ул: «Ясамаслар. Сез яшисез, сез ясагыз», – диде. Без ремонт ясыйбыз да, ул яңадан ишелеп төшә бит.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

2012 елда ук фундамент ясаган эшчеләр: «Сезнең йорт астыннан су ага. Берничә елдан фундамент белән агып китүе бар», – дигәннәр иде. Комиссия барышында башкарма комитет та, коммуналь фонд белгечләре дә берничә әйтмичә, басып тордылар, – ди Валентина Эйсмонт.

Торак комиссиясе күзгә күренеп торган, 3 кат буенча сузылган ярыкларның нинди фаҗигагә китерә алуын күрми яки күрергә теләми икән, башка органнардан нәрсә көтәсе? Гадәттәгечә, фаҗига булганны көтү, дип аңларгадыр моны.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Буталчык мәсьәлә

Узган язмада алданган кешеләрнең язмышлары белән тулырак таныштырган идек. Аларның һәммәсен бер ысул белән социаль ипотека корбаны иткәннәр.

«Без социаль ипотека чиратында тормадык, без – мохтаҗлар, ничек акча түләргә дип чиратта торыйк», – дип зар елый алар.

Әмма Арча районы инфраструктура үсеше бүлегендә биргән материаллар буенча, мохтаҗларның чыннан да 2009 елда фатир алуларын, социаль ипотека чиратында торуларын, 2015 елга кадәр найм шартларында яшәүләрен белдек. Эш материалларында бу фактлар теркәлгән. Тик ул найм социаль булмаган. «5 ел түлисез, аннары фатирлар сезгә приватизацияләнә» дигән сүзләр исә алдау гына булган.

«Алар барысы да социаль найм вәгъдә итүләрен әйтәләр. Тик Дәүләт торак фонды беркайчан да социаль найм бирми», – ди инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе урынбасары Сания Гатауллина. Районда социаль ипотека чираты белән алданганнарның эшен ул алып бара.

Социаль ипотека урынына найм түләп яшәү мөмкинлеген ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан 2007 елның 2 августында кабул ителгән 366нчы карар буенча кулланып булган. 2015 елның 15 гыйнварындагы карар нигезендә 366нчы карарга үзгәрешләр кертелә, һәм найм шартларында торак бирү бетерелә. Килешүдә каралган социаль ипотека шартнамәсе срогы тәмамлану сәбәпле, Дәүләт торак фонды гражданнарны сатып алу шартларына күчерә. 2015 елдан бүгенге көнгә кадәр югарыда күрсәтелгән гаиләләр тарафыннан бирелгән торакны сатып алу буенча чаралар күрелмәгән.

Сания Гатауллина әйтүенчә дә, 2017 елда Дәүләт торак фонды гаиләләр адресына сатып алу буенча бурычны түләү яки арендалы торак программасына күчү кирәклеге турында судка кадәрге дәгъвалар җибәрә. Хәзерге вакытта да Дәүләт торак фонды бу биналарны йә арендага, йә сатып алырга тәкъдим итә.

Үз вакытында бу кешеләр тиешле органнарга барып, йортның нинди хәлдә, үзләренә ничек бирелә икәнен юридик яктан ачыкласа, мондый проблемалар булмас иде билгеле. Әмма алар хакимият әйткән сүзгә ышанган. Аннары – алар социаль яктан яклауга мохтаҗ контингент. Район хакимияте биргән килешүне юристларга алып барып, барлык нечкәлекләрен ачыкламаганнар, ачыклый алмаганнардыр да.

Җинаять эше

Бу эшләр һәммәсе – районның элекке хакимиятендә торган хезмәткәрләрнең кырын эшләре. Халык тарафыннан иң күп бәддога иясе – элеккеге мэр урынбасары Флера Сөләйманова. Аңа карата инде бер тапкыр җинаять эше ачылган булган. Ул Бөек Ватан сугышы ветераны хатынының фатирын үзләштерүдә гаепләнгән була. Хәзер исә бу ханымның һәм башка билгесез кешеләрнең гамәлләрендә РФ ҖК 285 маддәсенең 3 өлешендә каралган җинаять билгеләре булу сәбәпле, җинаять эше кузгатылган. Нәкъ менә шушы эш буенча – социаль найм дигән булып, ипотека килешүе төзетү сәбәпле. «Под видом заключения договора социального найма были заключены договоры ипотеки» дип язылган җинаять эше ачулы турында постановлениедә.

Тикшерү комитеты карарында «Күпфатирлы торак йортта яшәүчеләрнең хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре шактый бозылган, алар торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булганнар, торакны алга таба хосусыйлаштыру мөмкинлеге булган социаль найм шартлары буенча торак урыннары белән тәэмин итүгә дәгъва иткәннәр. Шулай ук, эш урынында хокук бозу һәм җирле үзидарә органнарының абруен какшату» факты барлыгы теркәлгән.

Шулай ук, бу мәсьәлә белән район прокуратурасы да шөгыльләнә башлаган. Прокуратура башкарма комитетка йортны кабаттан авария хәлендә булу-булмавын тикшерүне йөкләгән. Шулай ук мохтаҗларга тиешенчә шартлар күрсәтмәү буенча да тикшерү баруы билгеле булды.

Фото: © «Татар-информ», Энҗе Габдуллина

Хәзерге җитәкчелек сүзләренчә, алар элекке җитәкчеләрнең ничек шундый уен кора алуларын аңлап бетерми.

– Үзебез дә аңлап бетерә алмыйбыз. Ничек шулай эшләгәннәр аны? Нәрсә булган ул? Бик четерекле, буталчык мәсьәлә, – диде бу хакта район башкарма комитет җитәкчесе Ренат Гатиятов.

Халыктан килгән моң-зарлар беренче булып аның кулы аша үтә. Җитәкче хәзерге вакытта социаль ипотека белән проблемалар юклыгын да әйтеп үтте. «Хәзерге көндә ипотекага басучылар дөрес тәртип буенча бара. Мәсәлән, 48 фатирлы йорт төзелә. Анда социаль ипотекага басучыларга, ятимнәргә биреләчәк. Тагын берне салырга дип планлаштырып йөрибез», – диде Ренат Гатиятов.

«Халык безнеке булса да, торак йортлар безнеке түгел»

Тик әлеге 18 гаиләнең баш бәласен район гына чишә алмый булып чыкты. Бирелгән торак фатирлар – ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды милке. Социаль ипотека килешүләрен дә чиратта торучы мохтаҗлар Дәүләт торак фонды белән төзегән. «Без хатлар язабыз», – диделәр район хакимиятендә.

Без Дәүләт торак фондына, элеккеге социаль найм шартларында калдыру өчен, берничә тапкыр хатлар яздык. Әмма безгә һәрвакыт җавап бирәләр: карар белән найм шартлары туктатылган, бары тик сатып алу яки арендага алу мөмкинлеге генә бар, – ди Сания Гатауллина.

Фото: © «Татар-информ», Энҗе Габдуллина

Район башлыгы Илшат Нуриев исә бу мәсьәлә белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та таныш булуын әйтте. «Без бу турыда Рәисебез Рөстәм Нургалиевичка мөрәҗәгать иттек», – диде район башлыгы.

Ул биргән күрсәтмә нигезендә тикшерерү эшләре бара, хәзер ул мәсьәлә буенча прокуратура, тикшерү комитеты шөгыльләнә. Тикшерү комитеты җинаять эше дә ачып куйды. Әзрәк сабыр итәргә кирәктер, дип уйлыйм. Тикшерү эшләре нәрсә булып бетәсен дә әйтә алмыйм.

Без башкача берничек тә ярдәм итә алмыйбыз. Дәүләт торак фонды районга карамый, ул Рәискә карый. Кызганыч, ярдәм итә торган мөмкинлегебез юк. Ул йортлар безнеке түгел, мин бирә дә алмыйм.

Бу мәсьәләне, элеккеге хакимиятнең кырын эшләре, диләр.

Аның буенча комментарий бирә алмыйм. Мин ул эш белән таныш. Мин килгәннән бирле бара торган сорау инде бу. Элек 20 фатир иде, хәзер 18гә калдылар. Мин халык белән элемтәдә. Комиссия төзеп, йортның торырга яраклымы-юкмы икәнлеген дә тикшерәчәкбез. Бу турыда Дәүләт торак фондының җитәкчесе Марат Зарипов белән дә, аның урынбасары белән дә сөйләштек. Хәзер тикшерүләр беткәнен көтәбез. Бу эш белән ТР Кеше хокулары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская да шөгыльләнеп карады.

Ул безнең район карамагындагы әйбер түгел. Халык безнеке булса да, торак йортлар безнеке түгел. Әлбәттә, үземнең тарафымнан җитәкчелеккә һәрдаим җиткереп торам, – диде Илшат Нуриев.

Шул ук сүзләре башкарма комитет җитәкчесе дә кабатлады. Торак йортлар Казанга карагач, район җитәкчелеге дә Казан ягын күзли. «Район ярдәм күрсәтә алмый. 18 гаиләгә район бюджетыннан фатир акчасы чыгарып булмый. Суд карарыннан тора иде», – ди Ренат Гатиятов.

Шулай да ул район халкын ташламаска сүз бирде.

Халыктан алай ипотека түләтү дөрес булмый, сүз дә юк. Кешегә яшисе, тормышын алып барасы бар. Анысы буенча сөйләшербез. Судтан соң билгеле булачак инде. Алар бит ышанып яшәгәннәр. Мондый ситуациягә килеп чыгарбыз дип уйламаганнар. Халыкны алай ташлап калдырырга ярамый. Без бөтен көчне куярбыз. Халыкка да ярдәм итү, бу мәсьәләне уңай чишү ягын карарбыз, – диде башкарма комитет җитәкчесе.

18 гаиләгә карата суд утырышлары Арча район судында гыйнвар урталарында башлана. «Интертат» бу мәсьәләне яктыртуны дәвам итәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100