Арчадагы кырын эшләр, яки Йортсыз калган мохтаҗлар: «Алдап, ипотекага кул куйдыртканнар»
«Безне район ташлады. Инде сәламәт кешеләрне алдасыннар, инвалидларны алдадылар бит алар», – ди Арча станциясенең элеккеге аяк киеме фабрикасы бинасында яшәүчеләр. Квота белән фатирга ия булган мохтаҗ, инвалид, аз керемле 18 гаиләдән Дәүләт торак фонды 4-5 миллион ипотека түләттермәкче була. «Интертат» язмыш иркендә калучылар белән таныштыра.
Хронология
1972 ел. Арча районы авылларында башланган милли аяк кием фабрикасы Арча станциясенә – шул максаттан салынган бинага күченә. Дистә еллар дәвамында 2 катлы фабрика бинасында эш гөрли.
1999 ел. Арча милли аяк киеме фабрикасы, бөлгенлеккә чыгып, эшләүдән туктый. Бераздан фабрика бинасы бушап кала.
2009 ел. Фабрика бинасын торак йорт рәвешенә китереп реконструкциялиләр, аңа өченче катны өстәп салалар. Әзер булган «фатирларга» квота буенча чират торган мохтаҗ, аз керемле, күп балалы, инвалид, ятимнәргә бирәләр, алар социаль найм буенча шушында яши башлый. Кешеләрне 1 атна эчендә фабрика бинасына күчереп бетерәләр, социаль ипотекага кул куйдырталар, бераздан аның социаль наймга әйләнүен, фатирларны 5 елдан приватизацияләргә мөмкин булачагын әйтәләр. Алар бары 2010 елда гына фатирларга теркәлә ала дип кисәтәләр.
2014 ел. Бу йортта яшәүчеләр 5 ел дәвамында социаль найм түләп яшиләр. Кулларында «фатир социаль найм буенча бирелә» дигән протокол да бар. 5 елдан соң фатир приватизацияләнергә тиеш була, тик фатирлар һаман да рәсмиләштерелмәгән.
3 ел элек Дәүләт торак фонды биредә яшәүчеләрне судка бирә. Фатирларны ипотека белән алуларын таләп итә. Суд нәтиҗәсез кала һәм 2023 елда торак фонды 18 гаиләне кабат судка бирә. Алардан яңа фатирлардан да кыйммәтрәк бәягә ипотека алуларын таләп итәләр.
Шунысы гаҗәп – 2011-2012 елларда йорт авария хәлендә, дип табыла. Өченче катны өстәп салу сәбәпле, йортта ярыклар барлыкка килә, фундамент начарлана. Хәзергәчә һәр фатирның дивар, түшәм, идәнендә зур ярыклар күрергә була. Йортның җимерек булуы тышкы яктан да күренә.
«Кул белән каплап, ниндидер документларга кул куйдырдылар»
Валентина һәм Виктор Эйсмонт, Харис Заһидуллин, Наил Мөхәммәдиев, Гөлүсә Бәйрәмова, Виктор Марченко, Гөлсәхрә Нотфуллина, Фәридә Зиннәтуллина, Эльвира Шакирова, Зөлфирә Миңнехуҗина, Венера Миңнегалиева, Ирина Петрова, Фәнис Сабирҗанов, Газимә Гыйлфанова, Фирдәвес Латыш, Әнисә Ситдыйкова, Гөлнар Галимҗанова, Тимур Идилов, Мансура Мөбәрәкшина – бу исемнәр язмада еш очрый. Барысы да – Арча районының элеккеге хакимиятенең кырын эшләре, ә бәлки хаталары аркасында язмыш иркендә калучы мохтаҗлар, аз керемле, инвалид, ятим, торакларын яхшыртырга тиешле кешеләр.
Ике бүлмәле фатирым бар иде. 2000 елда кечкенә малай тугач, зуррак фатир алырга – «расширение»га гариза яздым. Әле ул вакытта почтада эшли идем. Мин инде фатир көтмәгән дә идем, ул вакытта балалар үсеп беткән иде, – дип сөйләп китте алданганнарның берсе Гөлсәхрә апа Нотфуллина. – Флера Сөләйманова (ул вакытта Арча шәһәре мэры урынбасары. – ИТ) «фатир бирәбез» дип чакыртып алды. «Фатирым бар, кирәк түгел», – дидем. Ул миңа фатирларны карарга ачкыч бирде. Кыз шунда: «40 квадратны 60ка алыштырып, берүзең генә күченәсеңме», – диде. Шуннан соң фатирдан баш тарттык. Флера миңа ачуланды, бөтен документ синең исемгә әзерләнгән, кемгә бирим, диде. Арча районында мохтаҗлар беткәнме инде?
1 атнадан тагын шалтыратып чакырды. «Сиңа тиешле фатир 3нче катта, 90 квадрат метр», – диде. Өченче этаж яңа төзелгән иде, әйбәт кебек тоелды. Бөтен кеше күргәнне без дә күрербез, дип күчтек. Менә күрсәттеләр инде күрмәгәнне, – ди Гөлсәхрә апа.
Урынбасар Флера Сөләйманова халыкны «5 ел найм түләп торгач, фатир приватизацияләнә, сезнең шәхси милек була», дип ышандыра. Тик хәзер кешеләрнең кулларында бер документ юк – найм озынайтылмаган, приватизация бирелмәгән.
Без «на птичьих правах» яшәдек. 2009 елда күчендек, пропискага 2010 елда гына керттеләр. Торак фондына йорт 2010 елда гына бирелгән бит. 1 ел «өрәк йорт»та торганбыз. Хәзер ипотека графиклары килә башлады. Алдалап керттеләр дә, хәзер шулай судка бирәләр, – ди Гөлсәхрә ханым.
Аның сүзләренә ятимә Гөлүсә Бәйрәмова да кушылды. «Документларны каплап, кул куйдырдылар. Ә без ышандык», – ди ул.
Мин ипотекага чират тормадым. Ул елларны энем белән сеңлемә сертификат бирелде. Ятим бала буларак, мин дә йөри башладым. «Сезгә социаль найм бирәбез, аннары үзегезгә кала, беркем дә ала алмый, 5 елдан приватизация ясый аласыз», – диделәр. Кул белән каплап, ниндидер документларга кул куйдырдылар. Хәзер, алар безгә ипотека рәсмиләштереп, аннары коммерция наймы биргәннәрдер, дип уйлыйбыз. Ә Флера Сөйләманова «социаль найм» диде. Ә без андый урында эшләгән кешеләргә ышанабыз. Хөкүмәт ышанычлырак кеше кулында, дип уйладык...
Ул вакытта яшьләр ипотекасы артыннан да йөреп карадык, хезмәт хакыгыз җитми, диделәр. Ә ипотекага ничек тыкканнар? Безнең документларны ничек кулланганнар? Ипотека икәнен белмәдек тә. Белсәк, бәлки, ул вакытта ук түләгән булыр иде, – ди Гөлүсә Бәйрәмова.
«Безнең мохтаҗ һәм аз керемле икәнне белә торып, мыскыл иттеләр»
«5 ел найм түләп торасыз, аннары фатир сезнеке була», – дип алдаган гаиләләр саны 18. Авария хәлендәге торак, инвалид булган кешеләргә дәүләт субсидияләре дә бар. Нигә район халкы мәнфәгатьләрен кайгыртырга тиешле җитәкчеләр субсидияләрне эшкә җикмәгән? Әллә белмәгәннәр, әллә онытканнармы?
Ленар Закиров (ул вакытта ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының Арча төбәкара вәкиллеге башлыгы – ИТ) безнең мохтаҗ һәм аз керемле икәнне белә торып, безне мыскыл иткән. Ничек аз керемле кешеләргә социаль ипотека биреп була? – ди Валентина Эйсмонт. Ул гаиләсе һәм инвалид баласы белән авария хәлендәге барактан шушы йортка күченергә мәҗбүр була. – Безне тиз-тиз, 3 көн эчендә фатирдан шушында күчерделәр. Без законның 32нче маддәсе буенча фатирга ярты ел дәвамында күченә алганбыз. Тик безне өйләрдән куып чыгардылар. Чөнки аларга тиз арада шушы әйберне башкарырга кирәк булган, – дип искә алды Валентина.
«Документларны Казанга җибәрергә кирәк, тиз генә килегез», – дигән сылтау белән барысы да тиз эшләнелә. Валентина «социаль ипотека» дигән документка кул куйдыруларын да хәтерендә яңартты.
«Нигә социаль ипотека?» – дип сорадык. Алар ниндидер «үткәреп җибәрү процедурасы» булуын әйттеләр, аннары найм буенча 5 елдан соң үзегезгә кала, диделәр. Алар безне мәҗбүр итеп имзалаттылар бит. Психикага басым ясадылар, бүтән бушлай фатирлар булмаячак, диделәр. 2 айдан сайланган фатир протоколына кул куйдырдылар. Ә кемнең фатиры булган соң ул? Закиров безнең документларны буташтырган, дигән сүз. Минем кулымда «социаль найм» дигән кәгазь бар, ә судка «социаль ипотека» дигәнен бирәләр. Болар – икесе ике нәрсә бит. Бу – минем гаиләмне һәм башка кешеләрне алдаганнар дигән сүз, – ди Валентина.
Ул елларда квота белән фатир алучылар 18 гаилә генә булмый. Кайберәүләрнең бәхете – аларга торак Арчаның үзәгендә эләгә, һәм алар фатирларын приватизацияли алалар. «Беләсезме без нинди үпкәле? Шундый яраксыз йортка кертүләре дә бер хәл», – ди Виктор Эйсмонт.
Аларның күршеләрендә фатирларын шәхси милек итеп рәсмиләштерә алучылар бар. Мәсәлән, Әнвәрә белән Нургали Таиповлар аның өчен суд юлын таптый. Арчадагы барактан утларын өзеп, газларын сүндереп, түбәне сүтә башлап чыгарып җибәрәләр. «Бер искедән икенче искегә төштек. Бу фатир үзебезнеке булып санала», – ди Нургали Таипов. Тик аларга алдан ук «социаль найм» урынына «социаль ипотека» дип әйтәләр.
Монда безгә сатып алырга куштылар, ипотекага утырттылар. Калганнар документларга кул куйган булганнар, ә мин кул куймадым. Бирмичә куймыйм, дидем. Прокуратура эшне башлады, судларда йөрдем. Ахырда Илшат Габделфартович килгәч (хәзерге район башлыгы – ИТ), безгә шул эшләп бирде барысын да. Тегесе (элеккеге башлык – ИТ) эшләмәде, – ди Нургали абый.
Икегә ярылырдай йорт өчен – 5 миллион
Дәүләт торак фонды район тарафыннан квота белән фатирлы булган кешеләрдән ипотека түләтергә тели. 3 ел элек булган суд утырышы хәл ителмичә калган. Мохтаҗларның мәнфәгатьләрен ул чакта район прокуратурасы яклаган.
Виктор Эйсмонт сүзләренчә, судья торып басып: «Сез бит аларны алдагансыз, хәзер алардан нәрсә телисез? Бер-берегез арасында хәл итегез», – дип әйтә. 3 ел үткәч, Дәүләт торак фонды халыкны кабат суд юлында йөртергә булган.
Беренче суд утырышы – 18 декабрь көнне – күзе күрмәү аркасында инвалидлык төркемендә булган Фәнис Сабирҗанов эше буенча. Реконструкцияләнгән 2 бүлмәле, 63,7 квадрат метрлы фатир өчен, торак фонды аннан 4 миллионнан артык акча таләп итә. Эйсмонт гаиләсенең дәүләткә бурычы 5 миллионга җитә икән. Стеналары ярылган иске бинадагы йортның бәясе Арча үзәгендә төзелгән яңа йорттагы фатирга караганда кыйммәтрәк.
«Бу – ипотека алырлык йорт түгел», – ди халык. Чөнки плиталар буйлап киткән ярыкларның саны иксез-чиксез. Иң куркынычы – йортның бер як канаты. Бинаның 3 этажы да бер урыннан ярылган, эчке яктан да, тышкы яктан да ярык күренеп тора. «Ул ярыктан кулны икенче якка чыгарып була иде», – ди Виктор Марченко.
Фатирларның һәрберсендә – идәндә, диварда, түшәмдә ярыклар. Узган гасырда төзелгән 2 катлы бинаның өстенә өченчесен өстәп салу хәлләрне мөшкелләткән, дип аңларга кирәктер. Ярыклар 2011 елда ук күренә башлый. Ул елларда «йорт авария хәлендә» дип таныла. Бер елны йортның фундаментын ныгыталар. Әмма төзелештә хата киткән – йорт җимерелү, икегә аерылу хәлендә. Балконнар юк, идәннәр дә юк – коры бетон, бөтен җирдән җил өрә. Ярыклар яз, кыш айларында тагын да зурая. «Йорт гел икегә аерылыр кебек. Өйдә балалар үзләре генә дә кала бит», – ди Гөлүсә Бәйрәмова.
Шуңа өстәп, фатирлардагы җылылыкны, газны караучылар да юк. Чөнки әлеге дә баягы документлар дөрес булмау сәбәпле, газ бүлеге халык белән килешү төземи икән. «Һәр өйдә аерым котел, газ отделениесе карарга тиеш котелларны, безнең белән договор да төземиләр. Газны да карамыйча ничек яшәмәк кирәк? Алла сакласын. Алар бит ел саен профилактика уздырырга тиеш», – диеште апалар. Станциядәге 5 миллионлык фатир шундый булырга тиешме әллә ул хәзер? Бу – акылсызлыкның, абсурдның чиге, дип аңларга кирәктер.
Әле ул гына түгел – булган барлык милек, шул исәптән машиналарга инде арест салганнар. Калганнарның суд утырышлары Яңа елдан соң билгеләнгән. «Бөтенебезне бер көнне җыеп, бөтен нәрсәне элеп куярга телиләрдер. Әгәр шулай була икән, автомат рәвештә машиналарны да алып китәчәкләр. Алар шулай «арттан керә». Алар проблеманың төбе-тамырын эзләргә, элекке хакимиятнең, түрәләрнең хатасын күрсәтергә теләмиләр», – ди Виктор Эйсмонт.
«Әй апай җаным, иске өйләр яна инде ул»
«Без аларга ышандык. Хөкүмәт ышанычлырак кеше кулында, дип уйладык», – ди Гөлүсә Бәйрәмова. «Кара сакалың гомер буе артыңнан йөри» диләр. 18 гаиләнең һәрберсе документларга кул куйган көннәрен, ул вакытта Арча районы башлыгы Алмас Назиров, мэр урынбасары Флера Сөләйманова, ул вакытта ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының Арча төбәкара вәкиллеге башлыгы Ленар Закировның әйткән сүзләрен, эшләгән гамәлләрен хәтерлиләр. Шулай ук һәр документта диярлек хәзерге район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илшат Галимуллинның да имзасы күренә.
Бу фамилияләрнең кайберләре матбугат битләрендә кара тарих булып язылган иде инде. Флера Сөләйманова – эш урыныннан файдаланган түрә хатын – 2010 елда ире Бөек Ватан сугышында һәлак булган 85 яшьлек әбигә биреләсе фатирны үзләштерә. Арча район суды карары белән Сөләймановага шартлы рәвештә 4 ел төрмә җәзасы билгеләнә, 10 мең сум күләмендә штраф салынган. Бу хакта Тикшерү комитеты да хәбәр итте.
Елларга караганда, квотага билгеләнгән фатирлар белән булган гамәлләр дә шул вакыт аралыгында башкарылган. Хәзер Флера Сөләймәнова Арчада яши һәм эшли.
Районның элекке башлыгы Алмаз Назиров исә 2014-2018 елларда ТР Урман хуҗалыгы министры булып та эшләде. Аңа хезмәт вазифасын арттыруда җинаять эше кузгатылган иде, соңыннан ул туктатылды. Бу кешеләр дә аның турында бик күп сөйләделәр – ул вакытта Арча үзәгендә бик күп иске йортлар янган. «Әбиләр чакыра иде дә: «Әй апай җаным, иске өйләр яна инде ул», – дип чыгарып җибәрә иде кабинетыннан. Төзелеш өчен җир кирәк була икән, ул шулай дия иде. Ул вакытта бик күп сарайлар янды инде. Шундый конкрет кеше иде...» – дип искә алдылар элеккеге башлыкны фабрика бинасында яшәүче фатирсыз калганнар.
Соңгы өмет: «Рәис үзе ярдәм итмәсә, бернәрсә дә барып чыкмаячак»
Фатирлы булып та фатирсыз калганнар Россия Президенты Владимир Путинга хат язган. Алар, бу мәсьәләгә Татарстан Рәисе игътибар итсә генә чишелеш табып булыр, дип өметләнәләр. «Безгә Рәис үзе ярдәм итмәсә, бернәрсә дә барып чыкмаячак», – ди Виктор Эйсмонт.
Хәзерге глава безнең яклы кебек инде. Нәрсәдер эшләргә тырыша, тик барып кына чыкмый. Аның акчасы юк. Хәзер безнең эш белән прокуратура шөгыльләнә. Моңа кадәр дә шөгыльләнгәннәр иде инде, булмады гына... Без Татарстан Рәисенә җиткерергә телибез, ул безне ишетсен иде. Кәгазьләр аңа барып та җитми бит. Хәлләр мөшкел, – диләр язмыш иркендә калган кешеләр.
«Интертат» редакциясе Татарстан Рәисе каршындагы Дәүләт торак фондына рәсми хат юллый. Шулай ук Арча районы хакимияте һәм прокуратурасы, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән элемтәгә керәчәк.
Редакция бу хәлне алга таба да яктыртачак.