Альбина Исмаева исемле блогер Түбән Кама урамыннан инвалидлар коляскасында баручы 85 яшьлек Фаяз абыйны видеога төшереп танытты. Фаяз бабайны блогер Альбина Исмаева физик мөмкинлекләре чикле кешеләр балында катнашырга чакырган иде. Алар бергәләп репетицияләргә дә йөрде. Бу мизгел килеп тә җиткән һәм узып та киткән.
Видеода күренгәнчә, матур итеп киенгән Альбина белән Фаяз бабайны музыка бөтереп алган.
«Казан Ратушасында II республика инклюзив бал булды. Анда бию һәм музыка, фрак һәм бал күлмәкләре, «бабочка» һәм перчатка яратучы талантлы кешеләр җыелды. Балда катнашырга ярдәм итүчеләргә рәхмәт», – дип язган блогер.
«Альбина, бер көнне син урамда бер кешене күрдең дә, аның тормышы үзгәрде»;
«Фаяз бабайның бәхетле һәм янып торучы күзләре. Молодец, Альбина! Баш иям»;
«Фаяз бабай әле үзе дә аңлап бетермидер, барысы да төш кебек тоеладыр»;
«Альбина, сокланам сезгә. Сездәге мәхәббәт һәм изгелек» кебек комментарийлар блогерга соклану һәм Фаяз бабай өчен куану хисләре белән сугарылган.
Видео Альбина Исмаеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән.