Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада яшәүче аяксыз Фаяз бабай балда бию өчен репетицияләргә йөри

news_top_970_100
Түбән Камада яшәүче аяксыз Фаяз бабай балда бию өчен репетицияләргә йөри
Фото: Альбина Исмаеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән скриншот

Альбина Исмаева исемле блогер Түбән Кама урамыннан инвалидлар коляскасында баручы 85 яшьлек Фаяз абыйны видеога төшереп танытты.

Блогер аннан тормыштан канәгать булу серләрен сораша. «Кайгырып яшәгәнче, көлеп яшәве әйбәтрәк», – дип җавап бирә аңа төшенкелекнең ни икәнен дә белмәүче, инвалид коляскасында утырган килеш кибеткә барып, азык-төлеккә кадәр алып кайтучы Фаяз бабай.

Җор телле, күтәренке кәефле бабайны халык үз итте, ярдәм итәргә теләүчеләр дә күп булды. Ләкин Альбинаны акча җыюдан Уфа блогеры, шулай ук коляскада йөрүче Рөстәм Нәбиев туктатты. Блогер үзе Түбән Камага килеп, бер аяксыз Фаяз бабайга пульт белән йөри торган коляска бүләк итте, аның белән белән ничек йөрергә кирәклеген дә күрсәтте.

«Татарстан 24» каналы хәбәр итүенчә, Фаяз бабай коронавирус белән авыру сәбәпле аяксыз калган.

Хәзер Фаяз бабайны блогер Альбина Исмаева физик мөмкинлекләре чикле кешеләр балында катнашырга чакырган. Фаяз бабай шатланып риза булган, алар берничә бию дә өйрәнергә өлгергән, шулай ук репетицияләргә йөрүләрен дәвам итәләр. Машинада барганда, блогер бабайны сөйләштереп бара.

– Бөтен авыл карый инде сезне? «Молодец» диләрме? «Юләр» диләрме? Сезнең биегәнегез бар идеме? Казанга чакырсалар, барабызмы соң?

– Әйе, «молодец» диләр. Өйдә тик ятканчы. Биегәнем юк, бер дә биегәнем юк. Хоккей карарга яратам, тик телевизордан гына караган бар. Казанга көнен генә барабызмы? Кунып калабызмы? – дип чын күңеленнән куана Фаяз бабай.

Фаяз бабай өченче катта яши. Пандусларларның төшеп-менеп йөрү өчен бик уңайсыз булуыннан зарлана. Аның сүзләренчә, ул узып баручылардан ярдәм көтеп утырырга мәҗбүр.

Фаяз абый бүгенге көндә зур, пөхтә фатирда хатыны белән яши. Хатыны иренең сау-сәламәт вакытта бик актив кеше булуын, хәзер дә хәрәкәттә булырга тырышуын сөйли. «Аның өйдә торасы килми. Кыш буе ул чыга алмады. Тәрәзә саен йөрде, нишләргә белмәде. Ул өйдә ятып өйрәнмәгән. Ул җәй көне бакчада ята иде. Майда китеп, октябрьдә генә кайта иде», – ди Фаяз бабайның тормыш иптәше.

Видео Альбина Исмаеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100